Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарга булган гыйлемнәре белән уртаклашу зарурмы?

Камил хәзрәт Сәмигуллин җавабы.

news_top_970_100
Мөселманнарга булган гыйлемнәре белән уртаклашу зарурмы?

Пәйгамбәребез хәдисләрендә мөселманнарга булган гыйлемнәре белән уртаклашуның зарурлыгын әйтеп калдыра. Шулай ук имам Әхмәд: «Белем байлыкка охшаган: байлык күбрәк булган саен, аннан күбрәк зәкәт түләнә», – дип әйткән. Имам Гали әйткән: «Белүче үз гыйлемнәре белән бүлешә барган саен, аңа яңа гыйлем чыганаклары ачыла бара, алар үсә, ныгый һәм аныклана. Башкаларны укытканда ул элек алган белемен ныгыта һәм яңасын ала». Файдалы белемнәребезне арттырып, тагын да күбрәк таратырга насыйп булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100