Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселман кешесенә йолдызнамәләр укырга ярыймы?

Ислам динендә йолдызнамәләргә ышанырга, аларны укырга ярыймы?

news_top_970_100
Мөселман кешесенә йолдызнамәләр укырга ярыймы?
Бу сорауга җавапны muslimclub.ru сайты тәкъдим итә: 

Күкләрдә һәм Җирдә яшерелгән серләрне Аллаһтан башка кем белер?
Изге Коръән. 27 сүрә "Ән-Нәмл"/ "Кырмыска", 65 аят.

Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән: "Кем дә кем, йолдызлар ярдәмендә күрәзәлек белән шөгыльләнә икән, бу кеше сихер юлы белән белем алуда гаепле булачак. Бу эшләрдә катнашкан саен, гаебе арта гына барачак" (Әбү Дауд, "Сүнән" 3905 хәдис). 

Йолдызнамәләр һәм киләчәкне юрап багулар мәҗүсилек булып санала һәм Исламда тыела. Юрауларга һәм йолдызнамәләргә ышану көфер гамәл, хәтта бу эшләргә аз гына катнашу да зур гөнаһ санала. Мөселманнар сихернең һәр төреннән сакланырга тиешләр. Аллаһ илчесе әйткән: "Багучылык белән шөгыльләнгән, күрәзәчегә барган кеше дә, сихер белән шөгыльләнгән кеше һәм аңа мөрәҗәгать иткән кеше безнең өммәттән түгел" (Әл Базар).  Башка бер хәдистә киләчәкне юрау турында пәйгамбәр болай дип әйткән: "Күрәзәчегә барган кеше, Мөхәммәд пәйгамбәрне кире кагучы була" (Әт-Тирмизи, 135 хәдис). 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100