Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Люстраны ничек чистартырга

Өйдәге яктырткыч приборларга тузан бик еш утыра һәм ут яндырган саен, күзгә чалынып, кәефне кыра.

news_top_970_100
Люстраны ничек чистартырга
Даими рәвештә яктыртыкычларны коры чүпрәк белән сөртеп тору кирәк. Аш-су бүлмәсендәге люстраны кимендә айга бер-ике тапкыр җылымса су белән юып алу хәерле.

Люстра, бра, башка шундый электр приборларын чистарта башлаганчы, һичшиксез, утны сүндереп куярга онытмагыз. Һәр лампочканы борып алып, коры чүпрәк белән сөртеп, читкә алып куеп торыгыз. Юкса, электр тогы сугып, пыяла ватып, эшләр "Ашыгыч ярдәм" чакыру белән бетәргә мөмкин.

Дымлы чүпрәк белән люстраның пыяла өлешләрен сөртеп алыгыз. Чүпрәк йомшак булырга тиеш. Плафоннарны сүтеп алып, сабынлы суда юарга кирәк. Савыт-саба өчен сыеклык куллану да уңай нәтиҗә бирер. Пыяланы суга изелгән акбур белән чистартырга мөмкин. 

Люстраларның металладан эшләнгән урыннан чистартканда сак булыгыз. Төрле составлы химик чистарткычлар кулланып, металланы бозып куюыгыз бар. Җиз, алюминий люстраларны чистартканда, гади бетергеч кулланырга мөмкин.  Каралган урыннарын чистарту өчен нашатырь спиртында чыланган тампон белән сөртеп алырга була. Бакыр, борнза өлешләрен матурайтып җибәрү өчен, 1 аш кашыгы тозны 1 стакан эремчек суына (молочная сыворотка) салып болгатып, чистартырга була. Бакыр һәм җиз әйберләрне аш серкәсе белән чылатып, акбур белән ышкырга кирәк.

Чебен кебек вак корткычлардан калган эзләр, спирт йә аракы белән сөрткәч, чистара.

Агачтан эшләнгән люстраларны чүпрәк белән генә сөртергә ярый. Лак сиптереп куйсаң, агач эшләнмәләр озаграк сакланыр.

Фарфор, керамика, пыяла люстраларны сабынлы дымлы чүпрәк белән ышкырга, аннан соң чиста суда чайкап, корытып сөртеп куярга кирәк.

Бәллүр люстраны чистартканда савыт-саба юа торган сыеклык кулланырга ярамый. Ул бәллүр кристалларын "ашый", нәтиҗәдә алар  ялтыравыгын югалта. Мондый люстраны чистарту өчен махсус сыеклык алып, һәр бәллүр кисәген аерым сөртеп чыгарга кирәк. Кристалларны сөртеп куймаган очракта, су таплары барлыкка килә. Ә су табы тузан табыннан да хәтәррәк булып күренеп торачак.
Иң мөһиме, бәллүрне кайнар суда юуарга ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100