Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыш көне бозда таймас өчен, аңа нәрсә сибәргә?

Сезне кыш көне боз куркытамы? Егылудан һәм имгәнүдән куркасызмы? Бозга төрле матдәләр сибеп, егылып имгәнүне булдырмый калырга мөмкин.

news_top_970_100
Кыш көне бозда таймас өчен, аңа нәрсә сибәргә?

1. Кайнар су. Бозны күз алдыгызга китереп карагыз әле. Аның белән «көрәшүнең» иң гади юлы нинди? Әлбәттә инде, кайнар су! Боз эри, ә сукмак авышрак җирдә урнашкан булса, су агып бетә һәм салкыннар кабат башлангачы, күпмедер вакытта анда боз катмый торачак. Бозны эретү аннан җепшеткәнче генә котылып торырга мөмкинлек бирә. Ләкин бу вариантны да кулланырга була.

2. Тоз. Күпләр нәкъ шушы ысулны кулай күрә. Тоз сипкәч боз шундук ашала, берничә минуттан тайгак өслектән йөрү җиңеләя. Бу ысулның кимчелеге – тоз юл өслеген дә «ашый». Бу очракта сукмакның нинди материал белән каплануы мөһим түгел. Бетон, плитка яки брусчатка булсынмы – барысы да тоз йогынтысына бирешә. Моннан тыш, тоз аяк киеме табанына эләгеп өйгә дә керәчәк. Әле аяк киеме табанына да зыян килә. Шуңа да бу ысулны еш кулланырга ярамый.

3 Ком. Бу алым тоз белән бер үк дәрәҗәдә дияргә була. Ләкин бу җайлырак. Ком боз өслегенә тигез ята, шуңа да баскычтан, болдырдан һәм башка боз каткан өслекләрдә таеп егылу куркынычы азрак. Кимчелек - ком бик тиз очып бетә. Бозлы өслектә аз гына кала икән, ул инде тайгактан саклый алмый. Тагын бер минус – комны күп сипкән очракта, аның бер өлеше аяк киеме белән өйгә керәчәк.

4. Уникаль чара. Әлеге алым тиз арада боздан котылырга ярдәм итәчәк. Моның өчен ике литр җылы су, савыт саба юа торган сыеклык (6-7 тамчы), 100 мл спирт кирәк. Барлык компонентларны салып яхшылап болгатырга һәм рәхәтләнеп кулланырга мөмкин. Уңайлы булсын өчен әлеге сыеклыкны пластик шешәдә сакларга һәм шуннан бозга агызырга була. Әлеге ысулны кулланганда боз тиз арада эри, ә тоз һәм комның кирәге дә калмый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100