Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Китапханәче булу өчен кайсы уку йортында укырга кирәк?

Менеджмент, программистлар заманында китапханәче һөнәре онытылып бара. Китапханәчеләр кайда укый, ничә сум хезмәт хакы ала - әлеге һөнәрнең перспективасы белән таныштырабыз.

news_top_970_100
Китапханәче булу өчен кайсы уку йортында укырга кирәк?

Кем ул китапханәче?

Китапханәче - китапларның системалы саклануы өчен җаваплы хезмәткәр. Ул китапханәгә килгән укучыларга хезмәт күрсәтә.

Китапханәче һөнәренең асылы нидән гыйбарәт?

Бер караганда, эше бик җиңел кебек тоела. Укучыга кирәкле китапны табып бирәсең, китергәч, урынына куясың. Ләкин китапханәченең эше моның белән генә чикләнми. Ул матур әдәбият әсәрләре белән таныш булырга, энциклопедияләр, сүзлекләр, электрон дәреслекләр, таблицалар һ.б. мәгълүматлардан иркен файдалана белергә тиеш. Ә иң мөһим вазифасы - кулыннан гаджетларны төшерми торган замана баласын укырга җәлеп итү. Шулай ук китапханәче борынгы китаплар белән дә эшли белергә, аларны киләчәк буыннарга саклау һәм тапшыру юлларын аңларга һәм кулланырга тиеш. Китаплаларны нинди дымлылыкта сакларга, бүлмә температурасы ничә градус булырга тиеш - китапханәче эшендә әлеге мәгълүматларның барысы да исәпкә алына. Китапханәгә килә даими килә торган газета-журналларның тупланмаларын булдыру, аларны дөрес шартларда саклауны оештыру да китапханәче вазифасы. Шулай ук бүгенге көн китапханәчеләре мәгълүмати технологияләрдән дә куллана белергә тиеш.

Китапханәче булу өчен кайсы уку йортында укырга кирәк?

Татарстанда әлеге һөнәрне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында алырга мөмкин - бакалавриат һәм магистратура төрләре. Көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре бар. Көндезге бүлеккә керү бары - 213, читтән торып уку бүлегенә 198 балл кирәк. Бюджет урыннар көндезге бүлектә - 10, читтән торып уку бүлегендә - 4.

Уку ничә сум?

Түләүле уку (бакалавр) - 1курс өчен 188 300 сум, магистратурада - 197 900 сум.

Хезмәт хакы күпме?

hh сайты мәгълүматлары буенча, Татарстан буенча китапханәченең хезмәт хакы - 9 меңнән алып 22 меңгә кадәр. Китапханәче - бүгенге көндә киң таралган һөнәрләрдән саналмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100