Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кесәсендә Коръән булган кием белән бәдрәфкә керергә ярыймы?

Шулай ук бәдрәфкә Аллаһы Тәгаләнең исеме язылган йөзекне киеп керергә рөхсәт ителәме?

news_top_970_100
Кесәсендә Коръән булган кием белән бәдрәфкә керергә ярыймы?
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин "Шура" альманахында бу сорауга болай җавап биргән:

«Әл-Фәтәва Әл-Хиндия» китабында әйтелә:  Әбү Җәфәрдән (Аллаһ аннан разый булсын) кесәсендә яки букчасында Коръән булган кешегә бәдрәфкә керергә ярыймы, юкмы, дип сораганнар. 

Ул моңа каршы түбәндәгечә җавап биргән: «Әгәр ул Коръәнне бәдрәфкә алып керсә, бу – мәкруһ. Әгәр ул кесәсендә Коръән булган килеш йомышын чиста җирдә (мәсәлән, кырда, басуда) йомышласа, бу – мәкруһ саналмый». 

Моңа нигезләнеп шуны әйтеп була: әгәр кешенең кесәсендә Аллаһының исеме язылган акча яки Коръәннән берәр нәрсә булса һәм ул аны бәдрәфкә алып керсә, бу – мәкруһ санала. Әгәр ул йомышын йомышларга чиста җир тапса (алда әйтелгәнчә), мәкруһ булмый. Аллаһының исеме яки Коръәннән берәр аят язылган балдак белән дә шулай ук. Бу турыда «Әл-Мохит» китабында әйтелә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100