Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ураза - 2018: Казанда авыз ачу вакытлары

2018 елда Рамазан аенда сәхәр һәм ифтар вакытлары графигын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Ураза - 2018: Казанда авыз ачу вакытлары
16.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:30, авыз ачу - 19:50 

17.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:28, авыз ачу - 19:52

18.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:26, авыз ачу - 19:54

19.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:25, авыз ачу - 19:55  

20.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:23, авыз ачу - 19:57

21.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:21, авыз ачу - 19:59
 
22.05.2018 -сәхәр тәмам - 01:20, авыз ачу - 20:01
 
23.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:18, авыз ачу - 20:02
 
24.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:17, авыз ачу - 20:04
 
25.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:15, авыз ачу - 20:06
 
26.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:14, авыз ачу - 20:07
 
27.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:13, авыз ачу - 20:09
 
28.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:11, авыз ачу - 20:10
 
29.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:10, авыз ачу - 20:12
 
30.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:09, авыз ачу - 20:13
 
31.05.2018 - сәхәр тәмам - 01:08, авыз ачу - 20:15
 
01.06.2018 - сәхәр тәмам - 01:07, авыз ачу - 20:16
 
02.06.2018 - сәхәр тәмам - 01:06, авыз ачу - 20:17
 
03.06.2018 - сәхәр тәмам - 01:05, авыз ачу - 20:18
 
04.06.2018 - сәхәр тәмам - 01:04, авыз ачу - 20:20
 
05.06.2018 - сәхәр тәмам - 01:03, авыз ачу - 20:21
 
06.06.2018 - сәхәр тәмам - 01:02, авыз ачу - 20:22
 
07.06.2018 - сәхәр тәмам - 01:01, авыз ачу - 20:23
 
08.06.2018 - сәхәр тәмам - 01:01, авыз ачу - 20:24
 
09.06.2018 - сәхәр тәмам - 01:00, авыз ачу - 20:25
 
10.06.2018 - сәхәр тәмам - 00:59, авыз ачу - 20:26
 
11.06.2018 - сәхәр тәмам - 00:59, авыз ачу - 20:27
 
12.06.2018 - сәхәр тәмам - 00:59, авыз ачу - 20:28
 
13.06.2018 - сәхәр тәмам - 00:58, авыз ачу - 20:28
 
14.06.2018 - сәхәр тәмам - 00:58, авыз ачу - 20:29

Әгәр сезгә белешмә графикны рәсем рәвешендә кул астында тоту уңайлы икән, түбәндәге рәсемне үзегезгә саклап куегыз:


Ураза тотучыларга авыз ачканда укырга мөмкин булган догалар

 Ураза тоткан кеше уразасын бары тик Аллаһының ризалыгы өчен тотар. Бу караштан уразаның башка гыйбадәтләрдән өстен бер ягы бар. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә: 
"Ураза минем өчендер, аның әҗерен Мин шәхсән Үзем бирермен", — дигән.
 
Кичен авыз ачканда белгән догаларны укырга мөмкин. Риваятьләрдә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндәгечә дога кылуы турында әйтелә:
 
اللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ أَفْطَرْتُ
 
"Әллааһүммә ләкә сумтү вә галәә ризкыйкә әфтартү".
 
(Аллаһым! Синең ризалыгың өчен ураза тоттым, Синең биргән ризыгың белән уразамны ачтым, ифтар кылдым.)
Белгән кешеләргә түбәндәге догаларны уку яхшыдыр.

 
اللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَبِكَ آمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ
 
أَفْطَرْتُ وَلِصَوْمِ غَدٍ نَوَيْتُ فَاغْفِرْ لِى مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ .
 
"Әллааһүммә ләкә сумтү вә бикә әәмәнтү вә галәйкә тәвәккәлтү вә галәә ризкыйкә әфтартү вә лисауми гадин нәвәйтү фәгъфирлии мәә каддәмтү вә мәә әххартү".
 
(Аллаһым! Синең ризалыгың өчен ураза тоттым. Сиңа инандым, Сиңа ышандым, Синең ризыгың белән авыз ачтым, иртәнге уразага ният иттем. Минем үткән һәм киләчәк гөнаһларымны гафу ит, Аллаһым!)
 
اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ بِرَحْمَتِكَ الَّتِى وَسِعَتْ كُلَّ شَيْءٍ أَنْ تَغْفِرَ لِى .
 
"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә бирахмәтикәлләтии вәсигать күллә шәй-ин ән тәгъфиралии".
 
(Аллаһым! һәр нәрсәне каплаган, үз эченә алган рәхмәтеңне телим. Синнән гөнаһларымны гафу итүеңне сорыйм).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100