Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп кем билгеләнергә мөмкин?

Мәгариф һәм фән министрылыгынң милли мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Фатиха Аитова исемендәге 12нче санлы кызлар гимназиясе директоры Лилия Әхмәтҗанова билгеләнергә мөмкин. Бу мәгълүмат "Татар-информ" хәбәрчесенә үз чыганаклары аша билгеле булды.

news_top_970_100
Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп кем билгеләнергә мөмкин?

Лилия Әхмәтҗанова "Татар-информ" хәбәрчесенә үзенә шундый тәкъдим булганлыкны раслады. Әмма ул рәсми билгеләнүнең кайчан булачагын әйтергә иртә икәнлеген белдерде.

"Татар-информ" хәбәрчесенә 12нче гимназиядә Лилия Әхмәтҗанованың коллективы белән саубуллашканлыгын расладылар. Хәзерге вакытта гимназиядә директор вазифаларын тәрбия эшләре буенча урынбасар Зөлфирә Рәхмәтуллина башкара.

Лилия Әхмәтҗанованың педагогик стажы 23 ел. Белеме буенча - тарих, җәмгыять белеме укытучысы. 1994 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Түбән Каманың 2нче татар гимназиясендә тарих укытучысы, директор урынбасары булып эшләгән. 2011 елда Түбән Кама районы башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән бәйләнеш бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. Соңрак ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшли. Бер ел элек 12нче гимназиягә директор итеп билгеләнгән иде.

"Татар-информ"га билгеле булганча, Лилия Әхмәтҗанованы милли мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп билгеләү иртәгә булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100