Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карда баттым, нишләргә?

Бу мәкалә бүген машинасы булган һәр кешене кызыктырыр дип уйлыйм. Машина йөртергә өйрәткәндә, карга батсаң нишләргә икәнен күрсәтмиләр бит, ә шулай да моны һәркем белергә тиеш. “Кар әсирлегенә эләккән машинаны ничек итеп коткарырга?” дигән темага сөйләшәбез.

news_top_970_100
Карда баттым, нишләргә?

Кыш көне рульда йөрүчеләр өчен иң зур проблема – көтмәгәндә яуган кар. Әгәр кар астында боз да булса, проблема икеләтә авырая. Автомобильның көпчәкләре бер урында гына әйләнеп торачак, якын-тирәдә булышырга теләгән кеше булмаска мөмкин.

Машинагыз баткан икән, зур тизлектә кузгалып китү мөмкин булмаячак, җәфаланмагыз да. Көпчәкләр бер урында әйләнеп торып,  үзләренә чокыр гына казыячак, шунлыктан кузгалып китү тагын да авыррак булачак.

Беренчедән машинадан чыгып баткан урынны әйбәтләп карарга кирәк. Машина тирәсендә мөмкин булганча күбрәк буш урын ясарга тырышыгыз: машина астын, ян-якларын, көпчәк тирәләрен кардан арындырыгыз. Машинагыз кузгалып китә алсын өчен аның якын тирәсе җитәрлек дәрәҗәдә ачык булырга тиеш.

Газ педаленә салмак кына басып кузгалып карагыз. Әгәр көпчәкләр бер урында әйләнә башлый икән, машинаның тизлеген сүндерегез.

Арткы тәгәрмәчләре тарта торган автомобильләрнең көпчәкләрен туры итеп куйсаң, әйбәтрәк була. Ә алгы тәгәрмәчләре тарткан машинаның рулен боргаларга киңәш итәләр.

Машинаны бераз артка биреп, баткан чокырдан янәдән кузгалып китергә тырышыгыз. Килеп чыкмаса, тагын артка бирегез. Шулай итеп, чокырны зурайтабыз һәм юлны иркенәйтәбез.

Карга баткан машинаны чайкату ысулы белән дә чыгарып була. Моның өчен  машинаны алгы тизлектән арткы тизлеккә күчереп торырга кирәк. Ләкин, онытмагыз, бу ысул механик коробка булган автомобильләргә генә туры килә.

Машинагызны домкрат белән күтәртеп, көпчәкләр астына келәм, такта, чүпрәк яисә ботаклар куегыз. Келәм, әлбәттә, бозылачак, шулай да бу сезгә “кар әсирлеге”ннән чыгырга ярдәм итәр. Мондый ысулны кулланганда берүк шуны оныта күрмәгез: көпчәк астына куелган предметлар машина кузгалып киткәч, очып чыгып, зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә, кузгалыр алдыннан тирә-якта беркем һәм бернәрсә юклыгына инаныгыз.

Карда баткан машинаны чыгару өчен тагын бер кулай ысул бар - башка йөртүчеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү. Алар автомобильне төртеп яисә буксирлап тартып чыгарырга мөмкин.

Кардан кузгалып китүнең үзенчәлекләре:

Кардан кузгалып киткәндә көпчәкләрнең басымын бераз гына төшерергә була. Көпчәкнең һавасы чыккач, аның җир белән таяну ноктасы арта, бу йөреп китүне җиңеләйтә. Үзегез белән насос булмаса, бу ысулны кулланмагыз.

Тәҗрибәле йөртүчеләрнең машиналарында еш кына аш тозын табып була. Машинада тоз йөртүе нәрсәгә кирәк ул дисезме? Җавап бик гади. Әгәр дә көпчәкләр астына тоз сипсәң, кар һәм боз эри. Шунлыктан кузгалып китү җиңеләя. Тоз урынына тәрәзәләрне чистарта торган сыеклык (стеклоочиститель) та кулланып була.

Буксирлап чыгаруның да берничә үзенчәлеге бар. Баудан ясалган трос иң кулай вариант дип санала. Мисал өчен, альпинистлар куллана торган бау. Ә менә металлдан ясалган трос туры килми.

Тасмалы арканга килгәндә, ул бик җиңел ертыла, ә кинәт тарту вакытында, өзелеп карабин машинаның алгы тәрәзәсен, фараларны ватарга мөмкин.

Тагын бер киңәш - кыш көне һәрвакыт машинагызда аркан һәм көрәк йөртегез. Бу әйберләр белән кышкы юлларда сез үзегезне күпкә тынычрак хис итәчәксез, буранлы көннәрдә бигрәк тә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100