Капрон колготкины юа беләсезме?

12 Февраля 2018

Укылган: 294 тапкыр

Фото: "Татар-информ"
Ефәк һәм капрон оекларны юу аерым кагыйдәләр буенча башкарылса, киемнәр озаграк чыдар, матур сакланыр, тәнгә рәхәт булыр.
Яңа капрон оекны кияр алдыннан, җылы суда чылатып киптерергә кирәк. Болай эшләгәндә, оек йомшарып китә һәм тиз тузмый. 

Гадәттә колготкины, оекларны көн саен юарга киңәш ителә. Әгәр аларда аяк киеменнән буяу эзе калса, борчылмагыз, дөрес итеп юуганда, алар чистара.

Ефәк һәм капрон оекны сабынлы җылы суда яки махсус порошок эремәсендә кул белән генә юарга кирәк. Әгәр кологоткиның җепләре тартылып, "затяжкалар" ясалып бетмәсен дисәгез, иң яхшы ысул — кул белән юарга.

Башта ярты сәгать чамасы җебетеп алыгыз. Аннан артык сыкмыйча, җайлап кына, йомшак итеп юыгыз. Бер кат юугач, җылымса суда чайкап алыгыз. Йомшак кына сыгып, коры тукыма өстенә җәеп киптерегез.

Капрон эшләнмәләрне батареяларга куеп йә фен ярдәмендә киптерергә ярамый.

Кер юу машинасына салу оекларның формасын бетерә, сыйфатын боза. Тик шулай да, кул белән юып торырга теләгегез булмаса, "деликатный" режимын файдаланыгыз. Кер юу машинасына капрон, ефәк колготки, оекларны бары тик кер юу капчыгына салып кына куегыз. Капчыкка салмасаң, алар машина барабанына шуып кереп китеп, аны да ватып куярга мөмкин.

Колготки сайлаганда, составын карагыз


Лайкра — эластиклык бирә, "затяжкалар" ясалуга каршы тора.

Микрофибра — киемне җылы һәм чыдамлы итә.

Акрил — ул күп булса, киемдә төерчекләр (катышки) күп хасил була.

Полиамид җеп  — ялтыравык бирә.

5-20 den — колготкилар аякта сизелми диярлек.

30-60 den — көн саен кию өчен иң уңайлысы.

70 den һәм аннан да күбрәк  — салкында кияр өчен. Мәсәлән, кыш, яз, көз айларында.

Әлбәттә, колготки алганда үлчәмен җентекләп карарга онытмагыз. Таблицада буенча, буегыз, авырлыгызны карап, XS, S, M, L, XL сайлагыз.

Фикерләр








Сорау-җавап

Олимпия уеннарында катнашкан Татарстан спортчыларын кайсы көннәрдә чыгыш ясый?

Корея Республикасы Пхёнчхан шәһәрендә уза торган XXIII кышкы Олимпия уеннарында Татарстан Республикасыннан катнашучы спортчылар исемлеге һәм аларның чыгыш ясау вакыты.

Сорау-җавап

Капрон колготкины юа беләсезме?

Ефәк һәм капрон оекларны юу аерым кагыйдәләр буенча башкарылса, киемнәр озаграк чыдар, матур сакланыр, тәнгә рәхәт булыр.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла