Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Июньдә ничек ял итәбез?

РФ Хезмәт Кодексының 112нче маддәсе нигезендә 12 июнь — Россия көне — бәйрәм көне булып санала.

news_top_970_100
Июньдә ничек ял итәбез?

Биш көнлек хезмәт атнасында 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла. Бу турыда Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь — Россия көне — бәйрәм көне булып санала.

2018 елда Татарстан Президентының «2018 елда Ураза һәм Корбан гаете көннәрен билгеләү турындагы» карары нигезендә Ураза бәйрәменең беренче көне 15 июньгә тәгаенләнә.

Хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм буш көннәрне нәтиҗәле файдалану максатында, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 октябрендәге «2018 елда ял көннәрен күчерү турындагы» № 1250нче карары нигезендә, быелның 9 июнь шимбәдәге ял көне 11 июнь дүшәмбе көненә күчерелә.

Россия Хезмәт кодексы, «Татарстанның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» закон һәм 2018 елның производство календаре нигезендә Ураза һәм Корбан гаетләре Татарстанда бәйрәм көннәре булып исәпләнә.

РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә киметелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100