Ислам кануннарына буйсынмаган хатыннан аерылырга кирәкме?

17 Ноября 2017

Укылган: 641 тапкыр

Ислам кагыйдәләре буенча яшәмәүче хатын-кыздан аерылырга кирәкме?
Әлеге сорауга islam-today сайты җавап бирә:

- Яулыктан йөрмәүче, намаз укымаган хатыннан аерылганчы, аңа ислам кагыйдәләрен өйрәтү өчен көч куярга кирәк. Аерылышу хәләл саналса да, бер хәдистә әйтелгәнчә, Аллаһның иң яратмаган нәрсәсе ир белән хатынның аерылышуы. Аерылышу гына уңай нәтиҗә бирмәскә мөмкин, ә киресенчә проблеманың кискенләшүенә китерү ихтималы бар. Яраткан кешеңне үзгәртүгә, дөрес юлга бастыруга барлык көчне куярга кирәк. Хәдисләрнең берсендә әйтелгәнчә, хатын-кыз ир-атның кабыргасыннан яратылган, ә кабырга үзе үк кәкре формага ия. Аңа тимәсәң ул кәкре килеш кала, ә турайтырга тырышкан очракта ул сынарга мөмкин. Шуңа күрә урталыкта булырга кирәк, игътибарсыз да калдырырга ярамый, ләкин шул ук вакытта, артык басым да ясарга кирәкми. 

Фикерләр








Сорау-җавап

Коммуналь түләүләргә нинди ташламалар каралган?

"Үзем генә яшим. Пенсиямнең өчтән бер өлеше счет-фактуралар буенча түләгә китә. Миңа торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалар каралганмы?"

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла