Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ертык киемнән йөрүне дин тыямы? (сорау-җавап)

Ертык кием киеп йөрүне ярлылык чакыра диләр, бу чыннан да шулаймы?

news_top_970_100
Ертык киемнән йөрүне дин тыямы? (сорау-җавап)
Бу сорауга islam-today сайты җавап бирә:

- Һәрбер мөселман кешесенә гаурәт урыннарын каплаган, начар һава торышыннан саклаган кием киеп йөрү зарур. Киемдә урталыкны саклау мөһим. Мәсәлән, мөселман кешесенә бик нык искергән, ертык, пычрак кием киеп йөрү ярамый, мондый кием кешенең дәрәҗәсен төшерә.

Малик ибн Надл риваятендә шундый сүзләр әйтелә: "Бервакыт мин Аллаһ илчесе янына иске киемнәрдән килдем. Ул миннән: "Синең зәкят түләрлек мөлкәтең бармы?" дип сорады. Мин: "Әйе" дип җавап бирдем. "Нинди мөлкәт ул?" дип сорады. "Аллаһ миңа дөяләр, бәрәннәр, атлар һәм коллар бирде", дип җавап кайтардым. Шул вакытта Аллаһ илчесе миңа: "Әгәр сиңа Аллаһ байлык биргән икән, синдә Аның юмартлыгы һәм мәрхәмәте чагылырга тиеш" диде. Әлеге хәдистән аңлашылганча, матди мөмкинлеге булган кешегә яңа, чиста киемнәр киеп йөрү мөстәхәб гамәл санала. Матди байлыкка ия кеше пычрак, ертык кием киеп йөри икән, бу аның тарафыннан Аллаһның мәрхәмәтен кире кагу булып санала. Шуңа күрә, матур, чиста кием булганда, ертык, иске, тузган кием киюдән сакланырга кирәк. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100