Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиле-пешле йомырканы ничек пешерергә

Файдаланыр алдыннан, йомыркаларны яхшылап юарга кирәк. Чөнки кабыгында зарарлы микроблар күп булырга мөмкин.

news_top_970_100
Чиле-пешле йомырканы ничек пешерергә

Бозылмаганмы икәнен белү өчен, тозлы суга салып торырга була. Бозылган йомырка су өстенә калкып чыгачак.

Пешкән йомырканы чи йомыркадан аеру бик җиңел. Өстәл өстендә әйләндереп җибәрсәң, пешкән йомырка бик озак әйләнә, ә чи булса, бер-ике тапкыр бөтерелә дә туктый.

Чиле-пешле йомырка пешерү өчен, мәсәлән биш йомырка әзерлисе булса, уртача зурлыктагы кәстрүлгә ике стакан чамасы су салырга һәм плитәгә ут өстенә куярга.

Йомыркалар ярылмасын өчен, суга бераз тоз салырга кирәк. Су кайнап чыккач, аш кашыгы белән сак кына йомыркаларны кәстрүлгә урнаштырырга. 3-5 минут чамасы пешкәннән соң, утны сүндерергә һәм йомыркаларны аш кашыгы ярдәмендә судан алырга. Суынмасын өчен, һәрберсен кәгазь салфеткага төреп куеп торырга.

Чиле-пешле йомырканы тоз сибеп, май ягылган ипи белән ашарга мөмкин.

Әгәр йомырканы каты итеп әзерләргә уйласагыз, кайнап торган суда 10 минут пешерергә кирәк. Кабыгын чистартырга җиңел булсын өчен, пешкән йомыркаларны 5 минутка салкын суга салып торыгыз. Каты итеп пешкән йомырканы, гадәттә, салатларга салалар. Шулай ук, юлга чыкканда үзең белән алу өчен дә бик уңайлы ризык.

Тәбә пешерү өчен, кирәк кадәрле санда йомырка алып, ватарга һәм эчен тәлинкәгә агызырга кирәк. Йомырканы ватканда, кырыена сак кына пычак белән төртеп, кабыгын икегә аерырга һәм эчен тирән тәлинкәгә агызу хәерле. Турыдан-туры әзерли торган савытка ватарга ярамый. Чөнки бозылганы да эләгүе бар. Сайлап алынган йомыркаларны тирән эчле савытка салып барасы була. Шуңа бераз тоз, төрле тәмләткечләр, сөт өстәп, яхшылап болгатырга кирәк. Миксер файдаланырга да була.

Утта кыздырылган тирән эчле табага бераз үсемлек мае салырга, шунда йомыркалы катнашманы агызырга кирәк. Шуннан соң, табаны уттан алып, духовка куярга һәм пешереп бетерергә була. Йомырка тәбәсе 15-20 минут эчендә әзер була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100