Чәйнектән юшкынны ничек бетерергә?

17 Апреля 2018

Укылган: 1921 тапкыр

Кул астындагы әйберләр ярдәмендә чәйнектәге юшкынны бетерү ысулларын тәкъдим итәбез.


Уксус ярдәмендә

Уксус юшкынны әйбәт бетерә. Моның өчен бер литр суга ¾ стакан 9% уксус кирәк булачак. Суны кайнатабыз һәм берничә сәгатькә суынганчыга кадәр калдырабыз. Суынгач, суын түгәбез һәм чәйнекне яхшылап юабыз. Әгәр юшкын үзе төшеп бетмәсә, аны йомшак губка белән юып төшерегез.



Чәй содасы белән

Әгәр сезнең чәйнеккә юшкын әле күптән түгел утырган булса, аны чәй содасы ярдәмендә бетерергә була. Моның өчен бер литр суга бер аш кашыгы чәй содасы алырга кирәк. Чәйнектә содалы су кайнатыгыз. Суынганын көтегез һәм йомшак губка белән юып төшерегез.



Лимон кислотасы белән

Лимон кислотасы белән юшкынны бетерү иң җиңел ысуллардан санала. Моның өчен дүрт аш кашыгы лимон кислотасын бер литр суга салабыз. Әгәр лимон кислотасы юк икән, ярты лимон кулланырга була. Лимон кислотасы белән су кайнаткач, суынганын көтегез. Аннан юып төшерегез. Чәйнекне чайкаткач, чиста су белән янәдән айнатып түгәргә кирәк.



Бәрәңге кабыгы белән

Чәйнекне бәрәңге кабыгы белән дә чистартырга була. Моның өчен чиста итеп юылган бәрәңге кабыгын чайникка салабыз. Өстенә су салып, кайнатабыз. Суынгач, яхшылап юабыз.



Тозлы кыяр суы белән

Тозлы кыяр суында органик кислоталар бар. Әлеге кислота юшкынны бетерүдә ярдәм итә ала. Моның өчен иләк аша тозлы кыяр суын чәйнеккә салыгыз. Кайнатыгыз. Суынгач, йомшак губка белән юшкынны юып төшерегез.

Фикерләр








Сорау-җавап

Казанда фатирларга җылы бирүне ни өчен туктатмыйлар?

Бу көннәрдә һава температурасы сизелерлек күтәрелү сәбәпле, Казан башкарма комитетына гражданнар йортларга җылы бирүне сүндерүне сорап мөрәҗәгать итә башлаган. 

Сорау-җавап

"Шипы" билгесе белән җәйге резиналарда йөрергә ярыймы?

Машина тәгәрмәченә җәйге резиналар куйгач, "шипы" билгесен алып ташларгамы, әллә калдырыргамы дигән сорау машина йөртүчеләрне борчый.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла