Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы күгендә Раштуа төнендәге сәер яктылыкның сәбәбе билгеле булды

Раштуа төнендә Татарстан күгендә метеороид янган. Бу турыда АКШның Аэронавтика һәм космосны өйрәнү Милли идарәсенә (NASA) сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

news_top_970_100
Чаллы күгендә Раштуа төнендәге сәер яктылыкның сәбәбе билгеле булды
"Чаллы күгендәге сәер яктылык: нәрсә булды бу?" - дип язган идек.

7 гыйнварда 00.24 сәгатьтә NASA Чаллы күгендә шартлау терки. Бу секундына 21 километр тизлектә хәрәкәт иткән метеороид була. Атмосферага кергәч, ул шартлый. Шартлаук көче тротил эквиваленты белән исәпләгәндә 0,1 килотонна булган. Чагыштыру өчен - Хиросима шәһәрен тулысынча җимереп бетергән атом бомбасының куәте 20 килотонна булган.

Шул сәбәпле, бу шартлауны Татарстанның көнчыгыш районнарында - Чаллы, Әлмәт, Зәй, Алабугаларда күрүләре гаҗәп түгел. Шаһитлар әйтүенчә, шартлау нәтиҗәсендә һава дулкыны җиргә дә килеп җиткән - кайбер торак пунктларда тәрәзә пыялалары зыңгылдаган.

"Раштуа күгендәге яктылыкны" техноген катастрофа дип тә, атмосфера күренеше дип тә, шулай ук гайре табигый хәлләр белән дә аңлатканнар иде.

Метеороид дип тузан белән астероид - космоста хәрәкәт иткән күк җисемнәре арасындагы элементларны атыйлар. Алар зур тизлектә атмосферага үтеп керә һәм, кислород тәэсирендә яна. Аларның кечкенәләрен без "атылган йолдыз" дип атыйбыз. Җиргә төшкән метеороид кисәген исә метеорит дип атыйлар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100