Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бушлай дарулар кемгә бирелә һәм аларны ничек алырга?

Тормыш өчен кирәкле һәм бик мөһим булган дарулар - Россия Федерациясе хөкүмәте исемлеге тарафыннан даруларга бәяләрне җайга салу өчен расланган исемлек.

news_top_970_100
Бушлай дарулар кемгә бирелә һәм аларны ничек алырга?
Бушлай дарулар кемгә тиешле һәм аларны алу тәрбибе нинди? Әлеге сорауга "Аргументы и факты" газетасы җавап бирә. 

Ташлама хокукы

Ташлаага хокуклы категорияләр бар, аларга тормыш өчен кирәкле һәм бик мөһим булган дарулар исемлеге кысаларында бушлай яки ташламалы дарулар каралган. Ташламага кемнәр хокуклы?

Инвалидлар һәм инвалид балалар.

Бөек Ватан сугышы ветераннары.

3 яшькә кадәрле балалар һәм күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче 6 яшькә кадәрле балалар.

«Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләр.

Бөек Ватан сугышы ветераннары, вафат булган сугыш инвалидлары һәм хәрби бәрелешләрдә катнашучыларның гаилә әгъзалары.

Бөек Ватан сугышы вакытында гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьтләрдә хезмәт итүчеләр.

Бөек Ватан сугышы вакытында тылдагы хәрби объектларда эшләүчеләр.

Чернобыль АЭСындагы һәлакәттә радиация алган затлар.

«7 нозология» исемлегенә кергән чирләр белән авыручылар.

Рецептны кайдан аласы?

Тормыш өчен кирәкле һәм бик мөһим булган дарулар исемлегенә кергән препаратларны бушлай алу өчен түбәндәгеләр мөһим:

1. Участок терапевтында тикшеренү узарга һәм аңа түбәндәге документларны алып килергә:

Ташламага ия икәнегезне раслаучы документ (ветеран яки пенсия таныклыгы, күпбалалы гаилә таныклыгы);

Акчалата компенсация файдасына, ташламалардан баш тартмавыгыз турында, җирле Пенсия Фонды биргән белешмә;

Медицина полисы;

СНИЛС.

2. Табибтан № 148–1у‑06 (л) буенча язылган дару рецепты.

3. Табибның медицина картагызга, сез әйткән барлык күрсәтмәләрне язуы турында мәгълүмат алу.

4. Рецептка хастаханә мөдиреннән кул куйдыру, рецепт бланкының дөрес тутырылышын, медицина оешмасы штампларның куелышын һәм дәвалаучы табибның печате булуын тикшерү.

5. Табиб әйткән даруханәгә мөрәҗәгать итәргә. Әгәр дә әлеге даруханәдә сезгә кирәкле дарулар юк икән, озынайтылган хезмәт күрсәтүгә язылырга кирәк.

6. Әгәр дә рецептның куллану вакыт чыкканчы дарулар булмаган һәм сез аларны мөстәкыйль рәвештә сатып алгансыз икән, чекларны сакларга кирәк. Бу чеклар, тиешле компенсация алу өчен, иминият компаниясенә мөрәҗәгать иткәндә кирәк.

Мөһим!

Медицина оешмасы тиешле препарат алу өчен рецепт бирми икән, гариза белән прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100