Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бассейнда йөзү ябыктырамы? (йөзүче киңәшләре)

Яз җитә башлагач, күпләр тиз генә ябыгу, гәүдәне формага кертү, артык майларны бетерү турында хыяллана башлый.

news_top_970_100
Бассейнда йөзү ябыктырамы? (йөзүче киңәшләре)

Тик бер-ике ай эчендә генә тренажер залы да, бассейнга язылу да ярдәм итмәс, мөгаен.

Бассейнда йөзү – бик файдалы гамәл. Төрле физик күнегүләр ясау өчен сәламәтлеге мөмкинлек бирмәгән кешеләргә йөзү – иң кулай спорт төре. Тик бассейнга абонемент – ябыгу өчен "мең дә бер чараның берсе" түгел. Йөзү – гәүдәне формалаштыра, әлбәттә. Шулай да, ашауны көйләмәсәң, еллар буена йөзеп тә, авырлыкны киметеп булмас. Үлчәү теле бер килограммга күчмәс.

Ябыгу өчен бассейнга җыенсагыз, даими рәвештә бер үк вакытта шөгыльләнергә, диетаны сакларга әзер булыгыз. Йөзеп кайтканнан соң, тутырып ашап куйган очракта, бер файдасы да тимәс.

Абонемент алганчы, башта бер-ике тапкыр бассейнга барып карау хәерле. Хлор йә фтор кушылган суга аллергия юкмы? Суы салкын булып, күшегеп калмыйсызмы?

Казанда бассейннар күп. Кайсында фтор йә хлор кулланылуын алдан белешеп, чамаларга кирәк. Шулай ук, бассейн озынлыгы да әһәмияткә ия. Әгәр сез яхшы йөзмәсәгез, төрле стильләр белмәсәгез, 50 метрлы озын бассейнда кыенрак булыр. Шуңа күрә, 25 метрлы юллы бассейнны сайлагыз.

Яшәү урыныннан ераклык та әһәмияткә ия. Әгәр җәмәгать транспортында ерак кайтасы булса, юлда салкын тидерү ихтималы бар.

Йөзәргә карар кылгач, ихтыяр көчен туплап, режимны сакларга кирәк. Атнага 2-3 тапкыр 45 әр минут йөзгән очракта, гәүдәне матурландыру ихтималы арта. Сәгатьләр буе суда яту бернинди дә файда бирми. Белгечләр иң кулае 40-45 минут, ди.

Йөзәр алдыннан душта чишенеп, сабын белән юынырга кирәк. Чисталыкны бар кеше дә сакларга тиеш. Бу – төп шартларның берсе. Бассейннан чыккач юыну - сезнең ихтыярда. Душта ашыкмыйча, җылынып торырга кирәк. Калтыранып туңган килеш суга чуму файдага түгел. Душта җылынган организм температура үзгәрешен яхшы кичерер, салкын тидермәссез. Бассейннан чыккач та, җылынып, ашыкмыйча гына киенегез. Юкса, бассейнга йөргәндә берничә тапкыр салкын эләктереп алуыгыз бар: кимендә, чишенгәч, суга кергәч, судан чыккач, бассейн бинасыннан чыккач.

Әгәр яхшылап йөзә белмәсәгез, кырыйдагы юлларга барыгыз. Акрын йөзүчеләр шунда булыр. Йөзү өчен махсус такталар, саклагыч жилетлар да кияргә була. Әгәр инде тиз йөзүчеләр арасына кереп китсәгез, алар арасында адашып калуыгыз да бар. Чынлап яхшы йөзүчеләрнең дә, сезнең дә кәефегез генә кырылыр. Башкаларга комачауламаска тырышыгыз. Аркан ятып йөзгәндә, юлны чамаларга өйрәнегез.

Бассейн юлында да автомобиль юлындагы кебек юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Каршы якка чыгып, “бәрелешеп” кую ихтималы бар.

Бассейнга баруның, файдасы белән бергә зыяны да булырга мөмкин, әлбәттә. Колак, борын авырулары булганнарга, бассейн суы килешмәс. Шулай ук тән тиресен дә даими рәвештә майлап тору хәерле. Даими хлорлы су белән чайкану тирене киптерә. Чәчләргә дә зыяны булуы бар.

Йөзәргә матур прическа ясап, бизәнеп бару урынсыз. Иннек яккан килеш йөзүчеләр көлке хисе генә тудырыр. 

Бассейнга чынлап та даими йөрергә җыенгач кына, шәп купальник, күзлек алырга мөмкин. Бер-ике тапкыр бару өчен экипировкага акча сарыф итү урынсыз.

Йөзү өчен тоташ купальник алырга кирәк. Мөселманнар өчен ябык йөзү костюмнары да бар. Теләге булган һәркем үзенә кирәклесен таба ала. Иң мөһиме, аның материалы хлорга чыдамлы, еш тренировкалар өчен булырга тиеш. Юкса, бер атна эчендә матур купальниктан төссез чүпрәк кенә калуы бар. Купальник үлчәмен дә дөрес сайлагыз. Артык зур булса, суга кергәч тагын да зураеп, күңелсез хәлгә таруыгыз бар. Кечкенә булса, йөзгәндә комачаулап интектерәчәк.

Йөзү өчен күзлек – бик әһәмиятле элемент. Күзлекне сайлаганда, колакчыннарын кимичә генә, күзгә ябыштырып карарга кирәк. Әгәр ул ябышып калса, авырттырмаса, димәк, күзлек - сезнеке. Күзлек ябышкан урын бер-ике сәгатьтән кире үз хәленә кайтачак. Әлбәттә, күзлек дөрес сайланган очракта. Арзанлы күзлеккә акча сарыф итмәгез. Ул бер-ике айдан парланып интектерәчәк. Сыйфатлы күзлекнең парга каршы элпәсе була, ул пардан да, күзне хорлы судан да саклый. Суда вакытта күзлекне салып, бармак белән ышкымагыз. Гомумән, күзлеккә кул белән тиярә киңәш ителми. Саклагыч элпәне бозып куюыгыз бар. Йөзгәннән соң, күзләр шешенгәнгә борчылмагыз. 

Уңайлы сланцы, башлык алырга кирәк. Сланцы җиңел салып йөрерлек булын. Башлык башны кыстырмаска тиеш. Киеп карап алу хәерле булыр. Башлыкны ничек кию тәртибен дә интернеттан карап була. Тарттырып киеп куярга ашыкмагыз. Ике кул белән ачып, башның артык ягыннан кию дөрес. Башлык кигәнче, чәчне чылатып алган очракта, Башлык баштан шуып интектермәс. Озын чәчле кешеләр өчен махсус башлыклар да сатыла. Чәчтә лак ише чаралар булса, башлык баштан шуып, салыначак.

Борынга-колакка каплый торган җайланмалар тыгып интекмәгез. Юкса, колак, борын, күз томаланган килеш бер рәхәте дә булмас. 

Дөрес итеп сулыш алырга өйрәнегез. Суга чумганчы сулыш алырга һәм су астында һаваны авыздан чыгарырга кирәк. Суда йөзгәндә борын белән сулыш алынмый диярлек. Су өстендә чакта гына, борын белән сулыш алырга була. Ләкин бу очракта да, су кереп, борын ялкынсынырга мөмкин. Бассейн суы белән авызны чайкамагыз, йотмаска тырышыгыз.

Бассейннан кайткач, киемнәрне, күзлекне бүлмә температурасында гына киптереп, җыеп куеп торыгыз. Резин башлык ябышмасын өчен, эченә коры әйбер тыгып кую хәерле.

Яхшылап әзерләнеп, күңел биреп башлагач, төрле йөзү стильләрен үзләштерүгә керешергә була. Интернетта өйрәтә торган видеолар бик күп. Бер кыенлыгы да булмас.

Яхшы йөзгәндә, бассейнда йөзү кәефне күтәрә, организмга тонус бирә. Бассейн кырыена ябышып, вакыт уздырганда, бер файдасы да булмас. Ашыйкмыйча гына гел хәрәкәтләнеп торырга кирәк. Арсагыз да, йөзүдән туктамыйча, юлда йөреп торыгыз. Дуслар белән барып бассейн кырына басып, сөйләшкән арада туңып салкын да тияргә мөмкин. Аралашу өчен, судан чыккач утырып торырга махсус урыннар бар – шуны сайларсыз.

Берүк, үз-үзегезне саклагыз. Суга сикереп, таеп егылып имгәнә күрмәгез!

Быел Татарстанда тагын бассейннар ачылачак. Казандагы йөзү урыннары исемлеген интернеттан эзләп табарга була. Шулай ук шәһәребездә хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым көннәр билгеләнгән бассейннар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100