Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык Бистәсе башлыгы вазифасына Илдар Таҗетдинов тәкъдим ителде

Таҗетдинов кандидатурасын җирле совет депутатларына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итәчәк.

news_top_970_100
Балык Бистәсе башлыгы вазифасына Илдар Таҗетдинов тәкъдим ителде
Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдинов булырга мөмкин, дип хәбәр итте “Татар-информ”га үз чыганаклары.Таҗетдинов кандидатурасын җирле совет депутатларына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итәчәк.Агентлык әңгәмәдәше мәгълүматлары буенча, Илдар Таҗетдиновны Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләячәкләр. 2013 елның октябреннән җирле советны җитәкләп килгән Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев вазифасыннан китә. 11 сәгать 30 минутта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы Балык Бистәсе районы советы утырышы уза, анда муниципалитет башлыгының отставкага китүе кабул ителәчәк. Илдар Таҗетдинов 1977 елда Балык Бистәсе районында туган, Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. "Ак Барс" банкында, казначействода эшләгән. 2011дән 2018 елга кадәр “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директоры урынбасары вазифасында булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100