Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балага узу турындагы тест хаталы була аламы?

Балага узуны билгели торган тестлар даруханәдә сатыла. Тестның принцибы балага узган хатынның сидеге составында билгеле бер гормонны сизеп алу. Ул хорионический гонадотропин человека (ХГЧ) дип атала.

news_top_970_100
Балага узу турындагы тест хаталы була аламы?

Тест шул гормонны сизеп ала һәм тиешле сандагы полоскалар йә кызара, йә бернинди дә үзгәреш булмый. Тест полоскасына карап, кемдер сөенә, кемдер көенә. Шуңа күрә, һәркемгә үз хыялына ирешүне телик.

Гадәттә, тестны иртәнге якта ясыйлар. Тик хәзерге вакытта тәүлекнең теләсә кайсы вакытында йөклелекне билгели ала торган сизгер тестлар да сатуга чыкты. Сатып аланда, тартмада сизгерлек дәрәҗәсенә игътибар итегез.

Даруханәдә сатыла торган йөклелеккә тест полоскаларының күрсәтмәләрендә төгәллек 95-99 процент дип язылган. Димәк, шулай да, хата булу мөмкин. Тест уңай нәтиҗә күрсәтеп тә, балага узмаган очракта, тестны гаепләргә ашыкмагыз.

Хата түбәндәге очракларда булырга мөмкин:

Сез тестны иртән-иртүк ясагансыз. Бу вакытта йөклелекне күрсәтә торган гормоннар күләме бик түбән була.

Тестның куллану вакыты узган. Һәрвакыт тартмасындагы даталарны карарга онытмагыз!

Тестны дөрес ясамагансыз. Күрсәтмәләрне җентекләп укыгыз, анда барысы да язылган.

Кичтән бик күп сыеклык эчеп яткан булгансыз. Сыеклык сидекне сыекландыра, нәтиҗәдә гормоннар күләме кими.

Әгәр баласызлыктан кулланыла торган гормоннар эчсәгез дә, тест хаталы булырга мөмкин.

Яман шеш белән авырган кешеләрдә тест хата күрсәтү ихтималы бар.

Бала төшкән, яисә вакытыннан алда бала тапкан очракта да, аналыкта аталанган күкәй күзәнәк калдыклары сакланып калырга һәм тест уңай нәтиҗә бирергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100