Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала тудырганда окситоцин куллану зарарлымы?

Бала тудыру йортларында, тулгакны көчәйтү өчен, окситоцин дигән гормон кулланалар. Аны балага зыян сала диюләре дөресме?

news_top_970_100
Бала тудырганда окситоцин куллану зарарлымы?
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы белгече, югары категорияле акушер-гинеколог Наилә Гайнанова әйтүенчә, бала тудыру эшчәнлеген стимуляцияләү-тизләтү өчен кулланган гормон – окситоцинның хатын-кызга һәм балага бернинди зыяны юк.

Табибларның эш барышы дәвалау стандартлары, беркетмәләрендә теркәлгән. Алар шул документ нигезендә эшли. Физиологик яктан нормаль саналган бала тудыру эшчәнлеген стимуляцияләү таләп ителми. Хатын-кыз бала тудыра алмыйча, интегеп озак көчәнгән очракта, бу процессны көчәйтеп, тизләтеп җибәрү өчен, “окситоцин” гормоны кулланабыз, диде ул.


Табиб фикеренчә, окситоцин хатын-кыз кичерә торган авырту интенсивлыгына тәэсир итә алмый. Кирәк чакта бала тудыру эшчәнлеге барышына хас булган авыртуны җиңеләйтү өчен табиблар эпидураль анестезия куллана. Белгеч җитди эзләнүләрнең берсендә дә гормонның тискәре йогынытысы турында искәртелмәгән булуын әйтә.

Окситоцин куллану – табиб кулланган коралларның бер өлеше генә. Норматив документларда, законда табибның барлык хәрәкәтләре чагылган. Һәркемнең эшчәнлеге шул закон нигезендә корыла. Татарстанда кулланган ысуллар халыкара стандартлар кысаларында эшләнгән.

Кесәл булып арыган хатын таза-сау бала тудыра алмый. Хәзер үк кесарево операциясенә дә кертәсе килми. Акушерлык һәм гинекология кулланмасы нигезендә, һәрнәрсә үз вакытында эшләнә. Кирәк тапкан очракта гына окситоцин кулланалар. Авырлының суы китеп, хатын-кыз көне буе авыртып бала таба алмаган очракта да окситоцинны “тоташтырырга” ашыкмыйлар. Акушерлар аналык әзер булуын көтеп торырга тиеш.

Табиб окстоцин куллануның мәгънәсез булган очракларын да искәртте.

Гадәттә, хатын-кызның суы киткәч, баш миенә “бала чыгарга әзер” хәбәре китә. Канга простагландин гормоннары ташлана, бу күренеш, үз чиратында, аналыкка йогынты ясый – аны йомшартырга, аңа кыскарырга ярдәм итә. Бу катлаулы процесс берникадәр вакыт узуын таләп итә. Бала тудыру аралыгы кыска булганда, аналыкның әзер булмавы аңлашыла. Андый вакытта стимуляциянең мәгънәсе юк. Окситоцин булышмаган яисә кулланырга ярамаган очраклар да бар икән.

Бала тудыру эшчәнлеге озакка китеп аналыгы хәлсезләнгәч, бу гормонның файдасы юк. Плацента аерыла башлаганда яисә бала авыр хәлдә булган вакытта да окситоцин гормонын кулланырга ярамый. Гормонны кулланырга ярамаган тагын бер очрак бар. Беренче бала кесарево ярдәмендә туганнан соң аналыкта эз кала, шуңа икенче тапкыр бала тапканда окситоцинны куллану тыелган, – дип сөйләде табиб.

Табиб окситоцинны куллану балага бернинди зыян салмавын әйтте. “Гормонның бала сәламәтлеге өчен бернинди зарары юк, – диде ул.

Профессор, яңа туган балалар белән эш иткән неонатолог Валерий Сафронов та бу фикер белән килешә, окситоцин гормонының балага берничек тәэсир итмәвен таный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100