Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аяк киемен тоздан һәм реагентлардан ничек чистартырга?

Кышкы чорда юлларга махсус химик реагентлар сибәләр. Бу юлда имгәнүләрне һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметә, ләкин аяк киемнәренә бик начар йогынты ясый. Тозга һәм реагентларга пычранган аяк киемнәрен ничек чистартырга соң?

news_top_970_100
Аяк киемен тоздан һәм реагентлардан ничек чистартырга?
Кирәкле әйберләр:

- нашатырь спирты,

- уксус,

- су,

- щетка,

- спрей,

- крем.

Эш барышы

Аяк киемен химик реагентлардан саклау һәм куллану срогын озынайту өчен профилактик чаралар күрергә кирәк. Нубуктан тегелгән аяк киеме өчен кибетләрдә махус спрейлар сатыла,алар аяк киеме өслеген дым тартудан һәм химик матдәләр йогынтысыннан саклый. Яңа аяк киеменә җиңелчә дымланганчы спрей сиптерегез, җылыту приборларыннан еракта китерегез һәм кабаттан спрей сиптереп кибәргә куегыз. Мондый алымны куллану аяк киемен юешләнүдән һәм эчке ягына зарарлы матдәләрнең керүеннән саклый.

Шома күннән тегелгән аяк киеменә составында чәшке мае булган крем сөртегез – бу табигый матдә дымланудан һәм аяк киеме эченә зарарлы матдәләр керүдән саклый.

Ләкин бер тапкыр гына эшкәртү аяк киемен кыш буена саклый алмый, шуңа да «тәрбия чараларын» еш кулланырга кирәк. Урамнан кергәч тә, аяк киемен нашатырь спирты эремәсәнә манылган щетка белән чистартыгыз. Эремәне эзерләү өчен 1 литр суга 1 аш кашыгы нашатырь спирты салып болгатыгыз, шушы катнашмага щетканы манып аяк киемен чистартыгыз. Соңыннан аяк киеменең эченә кәгазь тутырып киптерегез. Нубук яки замшны спрей белән эшкәртегез.

Нашатырь спирты урынына уксус эремәсе дә кулланырга була. Ул да аяк киеменнән химик реагентларны яхшы бетерә һәм кышкы итекләрнең куллану срогын озынайта. Эремә ясау өчен 1 литр суга 1 аш кашыгы 70% лы уксус салып болгатыгыз, щетканы манып аяк киемен чистартыгыз. Алга таба нашатырь спирты куллангандагы адымнарны эшләгез.

Бик нык пычранган нубук яки замш аяк киемен пар астында тотыгыз, щетка белән чистартып кабат пар астында тотып алыгыз. Моны аяк киемендәге пычрак тулысынча беткәнче эшләгез, аннан соң яхшылап киптерегез, махсус щетка белән «тарагыз».

Реагентлар аяк киеменә ничек тәэсир итә?

Күннән һәм замштан тегелгән аяк киеме тоз тәэсирендә үзенең сыйфатларын бик тиз югалта: ак һәм соры таплар белән, юып та бетми торган кунык белән каплана. Аяк киеме тукымасы вакыт узу белән үзенең эластиклыгын, формасын югалта.

Моннан тыш, реагентлар аяк киеменең җөйләренә, җепләренә дә йогынты ясый.

Болар барысы да аяк киемен кию вакытын кыскарта: хәтта бик кыйммәтле һәм сыйфатлы аяк киемнәре дә дымлы, карлы-тозлы катнашма белән үзара тәэсиргә керү нәтиҗәсендә 2-3 ай эчендә яраксыз хәлгә килергә мөмкин.

Аяк киеме өчен сатыла торган махсус чаралар очсыз булмаса да, аяк киемен тоздан саклау өчен берничә йөз сум акча җәлләргә кирәкми.

Күн аяк киемен тоздан ничек сакларга?

Яңа сатып алынган күн аяк киемен суны кире кайтара торган махсус чара белән эшкәртергә кирәк. Аяк киеме өчен спрей кулланырга мөмкин, бу күнне дым тәэсиреннән саклый һәм эластиклыгын арттыра.

Аяк киемен тоздан арындыру өчен өйгә кергәннән соң ук, реагентлар кибеп күнгә сеңгәнче, аны юарга кирәк,

Юганнан соң бүлмә температурасында кетерегез. Җылылык батареялары янында киптерү күнне бозарга мөмкин – кипкәннән соң бик вак сырлар, ярыклар белән капланачак.

Кипкән аяк киеменә, составында табигый балавыз яки җәнлек майлары кергән (мәсәлән норка мае), махсус крем сөртегез. Бу аяк киемен ялтыратып кына калмый, ә өслегендә саклагыч элпә барлыкка китерә, бу дым үтеп керүдән саклаячак.

Аяк киемен дымнан саклаучы халык чаралары

Аяк киемен реагентлардан саклау өчен халык чаралары да кулланырга була: үсемлек майлары (көнбагыш, җитен, зәйтүн мае), балык яки кастор мае. Аларны чиста һәм кипкән аяк киеменә сөртәләр, мондый майлар шулай ук күнне ялтырата һәм су үткәрми торган элпә барлыкка китерәләр. Мондый очракта иссез майлар куллану яхшырак.

Аяк киемен эшкәртү өчен майлы кремнар, мәсәлән, «Балалар кермы» яки тукландыргыч кул кремнары да кулланырга була. Ләкин, кайвакытта, косметика чаралары куллану күнне тоныкландырырга мөмкин.

Замш һәм нубуктан тегелгән кышкы аяк киемен карау

Замш һәм нубук итекләр җылы кыш өчен туры килми, алар белән юеш кардан, күлләвекләрдән йөрергә ярамый. Ләкин, шуңа да карамастан, әлеге тукымалар кышкы һәм демисезон аяк киемнәре тегү өчен киң кулланыла.

Замш аяк киемен, күнгә караганда, реагентлардан саклау авыррак, ләкин бу мөмкин эш. Мондый материалдан эшләнгән аяк киемнәре өчен махсус, суны кире кайтара торган катнашмалар сатыла (аларның тышына замш һәм нубук тукымадан тегелгән аяк киемнәре өчен дигән билге булырга тиеш).

Мондый аяк киемнәрен нашатырь спирты кушылган сабынлы суда яки аэрозоль чистарту чаралары белән чистартырга була. Моның өчен резинадан эшләнгән махсус щеткалар кулланыла – алар аяк киемен тоздан һәм башка пычраклардан чистартырга ярдәм итә.

Замш аяк киеменә балавыз, үсемлек майлары, кремнар сөртергә ярамый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100