Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ашыгыч ярдәм"не ничек чакырырга?

"Ашыгыч ярдәм" чакыру өчен, шәһәр телефоныннан "03" номерын, кәрәзле телефоннан түләүсез "103" номерын җыярга кирәк.

news_top_970_100
"Ашыгыч ярдәм"не ничек чакырырга?

Шалтыратып булмаса, "112" бердәм хезмәтләр номерын җыярга кирәк.

Чукрак-телсез кешеләр "Ашыгыч ярдәм" бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра ала. Моның өчен хәбәрне 8 987-297-41-36 номерга җибәрергә кирәк.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп чакыру һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен, чакыручы "03" номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. 

Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга "Сезнең чакыруыгыз кабул ителде" дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100