Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 Мартка бәйләм сайлыйбыз: бүген нинди чәчәкләр популяр?

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне җитте! Кемнең кемлеге бәйрәм җиткәч беленә. Якыннарны сөендерү өчен берәүләр затлы бүләк сайласа, икенчеләре акча бирәм дә котылам дип уйлый. Әмма хәзер бәйрәмне чәчәк бәйләменнән башка күз алдына китерүе кыен.

news_top_970_100
8 Мартка бәйләм сайлыйбыз: бүген нинди чәчәкләр популяр?

Чәчәк кибетләре чат саен хәзер. Хәтта барып, чират көтеп азапланасы да юк, үзләре үк китереп бирәләр. Укучыларыбызны чәчәк бирү модасы, аларны сайлау серләре, популяр чәчәкләр белән таныштыру өчен профессиональ флористка мөрәҗәгать иттек.

Диләрә Гадиева Казанда чәчәк салонында дүртенче елын эшли. Ир-егетләр таләбен, кызларның капризларын да белеп бетергән ул.

– Диләрә, сатып алучылар нинди чәчәкләр сайлый?

– Элегрәк сайлау мөмкинлеге булмаганда роза, хризантема, гладиолус иң популяр чәчәкләр иде. Хәзер исә аларның нинди генә сорттагылары, нинди генә төстәгеләре юк. Сайлау мөмкинлеге дә зур, чит илләрдән безгә күз явын алырлык чәчәкләр килә. Хәзерге вакытта бик популяр чәчәкләрнең берсе – ранункулюс. Чәчәк сирәк сорттан икән, төсе дә аерылып торса, бәясе дә үзгә була. Розалар да күп төрле. Капучино сорты, мәсәлән. Ул кофе төсендә, бик матур. Аны һәр чәчәк кибетендә табып та булмый. Хәзер бәйләмнең бәясе беренче урында тормый. Сатып алучылар үзенчәлекле, озак саклана торган чәчәкләр сорый.

– Гадәттә, бездә чәчәкләрне егетләр ала. Ә Европада  кызларның егетләргә чәчәк бүләк итүе гадәти хәл.

–  Россиядә, гомумән, чәчәк бүләк итү гадәте шактый артта калган. Әйтик, 14 февраль – Гашыйклар көне. Ул безнең илгә кереп кенә килә әле. Аңа карата төрле карашлар яши. Кемдер аны мәхәббәт бәйрәме дип кабул итә, икенчеләре кире кага. Бу көнне егетләр генә чәчәк ала. Ә 8 Мартта бер генә хатын-кызны да бәйрәм белән котламыйча калып булмый. Бу көнне ир затлары гына түгел, кызлар әниләренә, әбиләренә дә бәйләмнәр бүләк итә.

Быел 23 февральгә кызлар көчле затларыбызга да гөлләмәләр алды. Аны, билгеле, ир-атның холкына туры китереп төрәбез. Ике арада шәхси мөнәсәбәт булса, бүләкләр белән тулыландырабыз. Тартмалы бәйләмнәргә дә ияләшеп килә халык. Эш буенча, җитәкчегә бүләк ителә торган чәчәк бәйләмнәре дә – шулар. Ир кешегә бүләк ителгән бәйләм гүзәл затларга тәгаенләнгән гөлләмәдән аерыла. Төсе, формасы, чәчәкнең сорты буенча да.

– Бәйрәм көннәрендә чәчәк сатучылар кесәләрен шактый калынайта, дигән фикер яши...

– Бәйрәмдә бәянең артуы бездән генә тормый. Ул валюта курсына бәйле, чөнки чәчәкләр безгә чит илдән кайта. Без  чәчәкләрне күпләп сату ноктасыннан алабыз. Алар, үз чиратында, тагын бәя өсти. Һәркайсы үзенчә бизнес ясый. Ә гөлләмәнең бәясе буенча барлык сораулар – сатучыга. Мәсәлән, гади розаны гына алыйк. Аны үстергән, эшкәрткән, алып килгән хезмәтләрне карасак, ул бик озын юл үтә. Һәр очракта да хезмәт хакы түләргә кирәк.

– Диләрә, халык нинди төстәге чәчәкләрне кулайрак күрә. Ак төс – сафлык төсе, сары – сагыш дигән төшенчәләргә игътибар итәләрме?

– Флористларның һәм башка шуңа бәйле һөнәр ияләренең төсләргә карата стереотибы юк. Без ничектер аннан читтәрәк торырга тырышабыз. Халыкта канәфер чәчәген кабергә генә куялар дигән фикер яши, ә флористлар, үз чиратында, аны хәтта туй букетына да куя.
Профессионаллар колористика һәм чәчәк теленә өстенлек бирә. Колористика буенча карасак, кайбер төсләр төрле хисләр тудыра. “Сары” хис шатлык белән бәйле. Интерьеларны сайлаганда архитекторлар, дизайнерлар да куллана аны. Чәчәк бәйләме җыйганда, әлбәттә, төсләре буенча ниндидер эмоция тудырырга тырышабыз. Тыныч төсләрне яратучылар да күп. Бәйләмдә якты, кызыл, сары, шәмәхә төсләр булса, күтәренке кәеф бирә. Күзәткәнебез бар: гөлләмәдә бер генә сары чәчәк булса да, кешенең күзе шуңа төшә һәм ул шунысын сайлый.

– Язын гүзәл затларга бүләк итү өчен иң популяр чәчәк...

– Әлбәттә, язның иң популяр чәчәге – лалә. Ул сезонга да бәйле бит. Шулай ук 8 Март уңаеннан гиацинтны да күп алалар. Хәзер сатып алучылар аерым чәчәкләргә түгел, букетларга тартыла. Чөнки бәйләм сәнгать дәрәҗәсендә иҗат ителә. Лалә чәчәкләрен ирис, нәркис белән аралаштырып эшләнгән бәйләм – 8 Мартның төп символы.

– Үзегез нинди төр бәйләм тәкъдим итәр идегез?

– Бүген бәйрәмгә җыеласы бәйләмебез ранункулюс, альстромерия, эустома, канәфер чәчәкләре һәм эвкалипт ботакларыннан гыйбарәт. Болар төсләре буенча бер-берсенә килешеп торган, тыныч төсләр. Букет үзе актив формада, туры түгәрәк түгел. Анда чәчәкләр болыннан әле генә җыеп алынган кебек тезелә. Төрле үләннәр кыстыру бәйләмне табигый стильгә, модага якынайта. Бәйләм җыйганда аны әйләндереп карарга тиешбез. Ул бөтен яктан да матур булырга тиеш. Чәчәк бәйләмен башта гади җеп белән бәйлибез. Өстеннән декоратив тасма кулланабыз. Әгәр гөлләмә дөрес җыелган булса, савытка куймыйча да өстәлдә аумыйча «утырып торырга» тиеш.

Иң чыдам чәчәкләр:
Орхидея – озак сакланучы чәчәкләр арасында чемпион: ул 7 атна саклана;
Хризантеманың саклану вакыты - бер ай;
Лилия өч атна саклана;
Альстромериянең матур вакыты – ике атна;
Калла 10-15 көн тора.


Лаләне салкында саклыйлар

Лалә чәчәге шулай ук озын гомерле. Әмма моның өчен ул тиешле температурада сакланырга тиеш. Лалә чәчге +2 градустан югарырак температурада ачылып бетә һәм таҗларын коя башлый. Әгәр бүләк ителәсе чәчәкләр шиңә башлаган икән, болай эшләргә булла: бәйләмне тыгыз кәгазьгә төреп, салкын суга салыгыз. Савытны кара тукыма белән каплап, 3-4 сәгать тотыгыз. Сүз уңаеннан, чит илдән алып кайтканда, чәчәкләрне шундый тыгыз кәгазьгә төрәләр. Алар ул вакытта әле бөредә генә була.

Суга – активлашкан күмер

Бүләк ителгән чәчәкнең мөмкин кадәр озаграк шиңми торуын телибез. Моның кайбер хәйләсен белергә кирәк. Без чәчәккә иркенлек кирәк дип, бәйләмне “чишендерергә” яратабыз. Тик юкка: бу тирәлектә чәчәк үзен яхшырак хис итә. Чәчәк утыртасы суны фильтрдан үткәрәсе түгел. Шәһәрнең хлорлы суы исә файдалы гына: ул черетүче бактерия һәм гөмбәчекләргә каршы тора. 2-3 төймә активлашкан күмер салып, суны зарарсызландырырга онытмагыз. Чәчәкнең өчтән ике өлеше суда торырга тиеш. Шуңа күрә черүгә китерә торган яфрак, энәләрне кисеп алыгыз. Суга шикәр комын жәлләмәгез. Ул үсемлекне глюкоза белән туендыра. Суны көн саен алыштырырга да иренмәгез. Бу вакытта чәчәкнең сабагын юып, бер сантиметр тирәсе кисеп алырга кирәк. Бәйләмне яшелчә һәм җиләк-җимешләр янына куймагыз. Алар аны тизрәк шиңдерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100