Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2018 елга йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Яңа ел - ишек төбендә. Киләсе Сары Эт елы безгә ниләр вәгъдә итә? 2013 елга гороскоп белән таныштырабыз.

news_top_970_100
2018 елга йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар. Әлеге йолдызлык астында туучыларның күбесе өчен уңышлы ел килә. Әлбәттә, каршыга чыккан кыенлыклар алдында куркып калырга кирәкми. Еш кына Кучкарларга туктап ял итәргә, кылынган хаталарны төзәтергә кирәк булыр. Әгәр киләчәккә планнарны дөрес итеп төзесәгез, менә дигән финанс нәтиҗәләренә ирешерсез. Әмма, эшкә баштан аяк чуму сәламәтлегездә чагылыш табарга мөмкин. Киләсе елда Кучкарлар узган гомерне, хатирәләрне еш искә алыр. Ялгыз Кучкарларның юлларында үз кешеләрен очрату мөмкинлеге бар.


Үгезбозауларга 2018 елда күп ишекләр ачык булыр. Алар карьера баскычыннан югары күтәрелә һәм өстәмә керемгә ия була ала. Эт якыннарыгыз белән тагын да якынаерга мөмкинлек бирә. Йолдызлар Үгезбозауларга финанс уңышлары вәгъдә итсә дә, алар тотрыклы түгел. Шуңа күрә сезгә үзегезне кулга алырга һәм килеп туган мәсьәләрне вакытында чишә барырга кирәк. Эш, эш һәм тагын бер кат эш. Киләсе елга девиз шундый. Шул вакытта җитәкчелек тә тырышлыгыгызны күреп алыр.


Игезәкләр. 2018 елның беренче көненнән үк Игезәкләр алдына яңа бурычлар килеп баса. Гаиләне кайгырту, эштә билгеле бер дәрәҗәгә ирешү өчен, һәрвакыт дөрес юлда булу кирәк. Игезәкләр быел якыннарының кайгыртуын даими тоеп яшәр. Җәен ял итәргә диңгез буена барып кайтсагыз була. Ул елның икенче яртысына җитәрлек көч-дәрт өстәр. Кайбер Игезәкләр бу елда эшчәнлек төрен алыштырырга теләр. Белем алу һәм үсешкә күпме вакыт сарыф ителсә дә, зыянга түгел.


Кыслаларны артык гади ел көтми. Һәрнәрсәдән гаеп эзләп йөрүче Кыслаларны эштә дә, өйдә дә күңелсезлекләр көтеп тора. Шуңа күрә тырышып эшләргә һәм гаилә әгъзаларын да онытмаска кирәк. Тырышлыклар озак көттермәс: җәй башында Кыслалар шактый гына мая туплап, отпускка китеп барыр. Әмма эш дип дөньяны онытырга ярамый. Ялгыз Кучкарлар мәхәббәтләрен очратырга мөмкин. Шулай ук сәламәтлегегезгә дә игътибарлырак булыгыз.


Арысланнарөчен 2018 ел гел очышлар гына түгел, кайвакыт егылып төшүләрне дә тигез итеп әзерләгән. Арысланнар өчен карьера баскычыннан атлау җиңелләрдән булмас. Аның каравы, мәхәббәт өлкәсендә барысы да тәртиптә. Арысланнарны баш әйләндерерлек романтика көтә. Шулай да әти-әниегез, якыннарыгыз турында да онытмагыз. Чөнки алар белән мөнәсәбәтегез Эт елында өзелеп китәр дәрәҗәдә нәзек.


Кызларөчен 2018 ел тамырдан үзгәрешләр вәгъдә итми. Шулай да тырыш Кызлар ел ахырына яхшы гына финанс маясы тупларга, икенче яртысын табарга мөмкин. Ниһаять, җитәкчелек сезне күреп алыр. Бу исә – эштә яңа вазыйфа дигән сүз. Кызлар бик тырыш, шуңа күрә алар тәүлек әйләнәсе эшләргә мөмкин. Тырышлыклар барәбаренә, Кызлар финанс тотрыклылыгына ирешер, яшәү урынын алыштырыр.


Үлчәүләр өчен 2018 ел уңышлы булырга охшаган. Әлеге йолдызлык астында туучылар үзләрен эштә дә, өйдә дә гел яхшы яктан гына күрсәтер. Тик барысы да дөрес гамәлләрдән торуын исегездән чыгармагыз. Елның беренче яртысы үз агымына гына барса, җәен эш күп булыр. Һәм аларны тиешле вакытка өлгертергә кирәк булачак, юкса җитәкчегездән шелтә алырга мөмкинсез. Эшнең күп булуы сезне алҗытырга да мөмкин, шуңа күрә Үлчәүләр эш урынын алыштыра ала.


Чаяннарөчен дә киләсе ел катлаулы булмас. Шулай да җылы җәйне, отпускны көткәнче, җиң сызганып эшләп алуыгыз хәерлерәк. Гаиләдә юк-бардан тавыш чыгарга мөмкин, әмма үз-үзегезне кулга алуыгыз сорала. Ялкаулыкка урын бирмәгез. Сезгә ярдәм итәрдәй якыннарыгыздан баш тартмагыз.


Укчыларга 2018 ел көтелмәгән сюпризлар вәгъдә итә. Әгәр үҗәтлек һәм тырышлыгыгызны беренче урынга куйсагыз, эштә генә түгел, шәхси тормышта да уңышка ирешерсез. Ел ахыры отпускка китү өчен менә дигән чор. Иҗат өлкәсендә кайнаучылар өчен Эт елы аеруча да уңышлы.


Кәҗәмөгез. Җитәкчегез юк-бардан гаеп эзләргә мөмкин. Әгәр бәйләнерлек урыныгыз юк икән, куркырга кирәкми. Аның каравы, шәхси тормышта, гаиләдә барысы да ал да гөл. Йолдызлар сезгә үз эшегез белән генә шөгыльләнергә киңәш итә. Эш сөючән халык булганга, быел да эшегез күп булыр. Әмма җитәкчегез моны вакытында күрер һәм бәяләр.


Сукоярларөчен Әтәч елы җиңелләрдән булмады. Шуңа күрә 2018 елда иркенләп сулыш алырга мөмкин. Сезнең өчен быел иң мөһиме – гаилә. Вакытыгызны гаиләгә күбрәк бүләргә, ялларны бергә үткәрергә тырышыгыз. Тормышын тамырдан үзгәртергә теләүчеләр кыенлыклар алдында калуы ихтимал. Әмма аз-азлап үзгәрә барсагыз, бу сезнең өчен файдага гына.


Балыкларга Эт яхшы коллективта эшләү мөмкинлеге бүләк итә. Әмма гаиләдә барысы да майланган кебек бармас. Бу- көне-төне эштә булу нәтиҗәсе. Шулай да сез шәхси керемнәрегезне арттыруга ирешерсез. Күп акча эшләгән кешене кем яратмасын? Гаиләне дә, башкасын да җайлый ала ул. Сәламәтлегегезгә бармак аша гына карамагыз.


Кытай календаре буенча 2018 елга йолдызнамә

Күсе елында туучылар еш кына аңлашылмаучанлык һәм конфликтлы ситуацияләр алдында калыр. Эт елының башы финанс кыенлыкларына да китерер. Җәен авырмас өчен, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. “Служебный роман” бөреләнергә мөмкин. Әмма бу гаиләдә күңелсезлекләргә китерә.

Үгез елында туучыларга эштә аеруча да сак булырга туры килер. Сездән түбәнрәк баскычта торучы кеше, аяк чалып, авторитетыгызга тап төшерергә мөмкин. Үз-үзен яратучы Үгез өчен бу көтелмәгән хәл. Шуңа күрә ул моны бик авыр кичерер. Әмма нерваларыгызны саклагыз. 2018 ел азагында көтелмәгән финанс ярдәме алырсыз. Декабрь Үгезләр өчен мәхәббәт өлкәсендә уңышлы. Ялгызлар насыйп ярын очратыр, гаиләлеләр тулы аңлашуга ирешер. Ялгыз Үгезләргә гаилә кору өчен Эт елы – иң уңышлы чор.


Юлбарыс елында туучылар ел башында бик тыныч булыр, бу исә берникадәр ялкаулыкка китерә. Әмма табигатьтән бирелгән ерткыч характеры йоклап ятарга ирек бирми, язын җиң сызганып эшкә тотынырсыз. Март ае үз эшен башларга теләгән Юлбарыслар өчен аеруча уңышлы чор. Ышанычлы дуслар белән башланган эш аеруча да уңышлы булыр. Гаилә кору өчен дә шәп вакыт. Ел ахырында сәламәтлегегезне кайгыртырга кирәк булыр. Салкын тиюне вакытында дәваламасагыз, ул хроник төргә әйләнергә мөмкин.


Куянелында туучылар өчен эштә тотрыклылык чоры килеп җитте. Сезнең фикергә колак салалар, хөрмәт итәләр, киңәш сорыйлар. Сөйгән ярыгыз белән дә тулы мәхәббәттә яшәрсез. Финанс мәсьәләсендә дә кыенлыклар тумас. Әмма сәламәтлек турында онытырга ярамый. Бигрәк тә ашкайнату системасында авырулар баш калкытмагае.

Аждаһаелында туучылар ел башында акчасызлык белән очрашыр. Әмма язын финанс ягы тотрыклыланыр. Карьера үсеше яки хезмәт хакы арту күздә тотыла. Әмма акчагызны юкка-барга туздырмагыз. Аеруча да кием кибетләренә кермәскә тырышыгыз. Чөнки гадәтегез начар: киемне күпләп аласыз. Яңа фатир яки машина алырга мөмкинсез. Җәен травмадан сакланыгыз. Йолдызлар отпускны гаилә атмосферасында үткәрергә киңәш итә. Ел ахырында социаль статус һәм финанс хәлегезне күтәрә торган кеше белән танышу көтелә.

Еланелында туучылар ел башында ук җитәкче белән сүзгә килергә мөмкин. Әмма барысын да йөрәгегезгә якын алмагыз, ул теләгәнчә эшләгез һәм коллегаларыгыз алдында үзегезне яхшы яктан күрсәтегез. Уңыш озак көттермәс. Башыгызда еш кына бер уй бөтерелер: акча каян алырга? Нәтиҗәсе җәй уртасында күренер. 2018 елда Еланнар икенче яртылары белән мөнәсәбәтләрне җайлый алмыйча җәфаланыр.Әмма – бу вакытлыча күренеш. Көз сезнең мөнәсәбәтләргә яңа сулыш өрер. Сынауларны узып чыкканнар гаилә дә кора. Бу – сыналган мәхәббәт нигезендә төзелгән гаиләне бик бәхетле киләчәк вәгъдә итә.

Ателында тууылар өчен Эт елы зур мөмкинлекләр һәм мавыктыргыч яңалыклар алып килер. Ел башында ук кызыклы тәкъдим алырсыз. Баш тартырга уйламагыз, йолдызлар сезнең якта, үгезне мөгезеннән эләктереп алыгыз. Профессиональ мөмкинлекләрегезне тулы куәтенә күрсәтү вакыты килеп җитте. Ат елында туганнар өчен 2018 ел – зур сатып алулар өчен уңышлы чор. Җәйгә ремонт планлаштырсагыз була. Көзен отпускка китегез.


Кәҗәелында туучылар өчен Эт елы шактый уңышыл булыр. Кәҗәләр ел буе гыйшык утында янар. Шуңа күрә сезнең күзгә вак-төяк тормыш мәшәкатьләре дә күренми. Ел башында яңа эш урыны тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Баш тартмагыз. Яз ахыры көтелмгән байлык вәгъдә итә. Шулай да экономия турында онытырга ярамый. Җәен җиң сызганып эшләргә туры килер. Отпускны көзен алыгыз. Әмма эш күп булу сәбәпле, бүленеп-бүленеп ял итәргә мөмкинсез.

Маймылелында туганнарга Эт елында җиңел уйлардан баш тартырга кирәк. Юкса, гаиләдә дә, эштә дә күңелсезлекләр сагалавы ихтимал. Бурычка акча алудан да, бирүдән дә сакланыгыз. Җиңел акча вәгъдә итүче проектларга кушылмавыгыз хәерле, юкса, зур акчалар белән алданырсыз. Мәхәббәт өлкәсендә уңышлы ел.

Әтәч елында туганнарны күп күләмдә эш көтә. Сез моңа шат кына, әмма кулга алынган акчаларны күргәч кенә, кәефегез китәргә мөмкин. Шулай булуга карамастан, ел башында сәяхәткә китүе җае чыгар. Социаль статусны күтәрү өчен уңышлы ел. Сәламәтлегезне саклагыз. Төшенкелеккә бирелмәгез. Вакытыгызны дөрес бүлеп, йокыга тиешле сәгатьләр калдырыгыз.


Этелында туучылар өчен бу ел бар өлкәдә дә уңыш вәгъдә итә. Чынга ашмас кебек хыяллар да уңай нәтиҗә күрсәтер. Мәхәббәт өлкәсендә дә барысы да ал да гөл. Җәй башында күп гаиләләр төзелер. Этләр, елның икенче яртысында, үз куышларын булдыру артыннан йөрер. Акчагыз җитеп бетмәсә, сезнең ярдәм кулы сузарга торучы дус-туганнарыгыз бар. Гаиләле Этләр өчен ел аеруча да рәхәт, тыныч узар.

Дуңгыз елында туучылар язны көтә. Чөнки елның бу фасылы финанс мөмкинлекләрен стабильләштерә. Әмма кулга кергән акчаны күчемсез милек булдыруга тотсагыз яхшырак.

2018 ел яңа мәхәббәт табу өчен кулай ел. Тик башыгызны югалтырга ашыкмагыз, артык мавыгу эшкә аяк чалуы бар. Яңа танышулардан баш тартмагыз, бу яңа танышлар, яңа элемтәләр дигән сүз. Гаиләле Дуңгызлар өчен гаилә тормышына яңа сулыш өрә торган чак.







Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100