2018 елда Татарстанда яшәүчеләр өчен социаль түләүдә нинди үзгәрешләр бар?

8 Января 2018

Укылган: 1481 тапкыр

Автор: Наталья РЫБАКОВА

Республикада, керемнәрне исәпкә алып, 15 социаль ярдәм чарасы бирелә. Бу ярдәмнән 1,2 млн кеше файдалана. Алар өчен социаль түләүнең күпмегә артачагын " Татар-информ" мәгьлүмат агентлыгы белеште.

Республика законы нигезендә, айлык акчалата түләүнең күләме төбәк ташламасына ия булучылар өчен 2018 елда инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып индексацияләнәчәк.


Индексациянең коэффициенты 1,04 куләмендә билгеләнгән. "Татарстанда 79 төрдә социаль ярдәм каралган. РФ законы нигезендә, алар индексацияләнәчәкләр. Безнең өчен һәм яшь гаиләләр өчен иң зур шатлык - 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Ул студент гаиләләр һәм яңа гына хезмәт юлын башлаган яшьләргә зур ярдәм булачак. Минем уйлавымча, бу чара яхшы нәтиҗә бирәчәк һәм безнең республикада балалар кубәер", - ди ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә ачыклык керттеләр. Федераль ташламадан файдаланучыларга бирелә торган айлык түләүнең күләме елга бер тапкыр, агымдагы елның 1 нче февраленнән куллану бәяләренең артуыннан чыгып индексацияләнә.

Индексацияләү коэффициенты Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Федераль ташламадан файдаланучыларга ай саен бирелә торган акчалата түләүләр ведомствада әлегә бирелмәгән.

"Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен тәкьдим итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Аерым игьтибар өлкән буын гражданнарына һәм балалы гаиләләргә бирелә", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәте ведомствосында.

Алынган мәгьлүматларга караганда, 2018 елның башында төрле социаль ярдәм чараларыннан республикада 1,68 миллион кеше файдалана. Социаль ярдәм чараларының 79ы республикада, 15 кешегә - керемнәрен исәпкә алынып бирелә. Адреслы социаль ярдәм күләме 2015 елдан 2017 елга кадәр 2,6 тапкырга артып 8 млрд сумны тәшкил итә, ягьни гомуми чыгымнарга юллана торган социаль ярдәмнең 65 процентын. Мондый ярдәмне кулланучылар 2015 елдан 3 тапкырга арткан һәм 1,2 млн кешене тәшкил итә.

Татарстанның социаль-икътисади сәясәте булып халыкның яшәү дәрәҗәсен һәм шул исәптән хезмәт хакын күтәрү өстенлекле юнәлеш булып тора. Хезмәт хакын арттыруда мөһим корал булып минималь гарантияләрне арттырудан гыйбарәт түләү тора.

Минималь хезмәт хакы күләме Россиядә 2017 елның 1 июленнән 7800 сум тәшкил итә. 2018 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме илдә 85 процент яшәү минимумы дәрәҗәсендә 9489 сум күләмендә урнаштырылачак. 2019 елда Россиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы зурлыгы белән 2018 елның икенче кварталына кадәр тигезләшә.

"Татарстанда 2017 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе бюджеттан тыш икьтисад секторы өчен аена 8848 сум тәшкил итә һәм 13 процентка гомумроссия күрсәткечләреннән артып китә. Килешүгә ТР профсоюзлар Федерациясе тарафыннан имза куела. ТР эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм ТР Министрлар кабинеты Татарстанда минималь хезмәт хакы күләме Россиядәгегә караганда югарырак (2018 елның 1 гыйнварыннан 9489 сум тәшкил итәчәк)", - дип хәбәр итәләр халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Килешүгә кул куюның төгәл датасы һәм минималь хезмәт хакының күләме әлегә билгеле түгел.

2018 елның айлык акчалата күләме һәм башка төр түләүләр таблицасы.

                              
                              Түләү төре


Түләү күләме
1.01.2017


Түләү күләме                                                    1.01.2018

Хезмәт ветераннарына айлык акчалата түләүләрнең уртача кереме 20 мең сумнан артып китә

448 сум


       446 сум

Ай саен ТР дәүләт бүләге белән бүләкләнгән һәм пенсия билгеләү өчен тиешле елларны эшләгән эш стажы булганнарга акчалата ярдәм

       
448 сум


       446 сум

Тыл хезмәтчәннәренә, 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр ким дигәндә ярты ел эшләгәннәргә , СССР территорияләрендә оккупацияләнгәннәрдән башка, СССР чорында орден яисә медальләр, Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләнгәннәргә айлык акчалата түләү



 669 сум



      696 сум

Реабилитацияләнгән гражданнарга айлык акчалата түләүләр

     
669 сум



   696 сум

Сәяси репрессияләрдән зыян күргәннәр өчен айлык акчалата түләү


560 сум


   583 сум

Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калып, опекага тапшырылган мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен айлык акчалата түләү


        7989 сум


   8309 сум

Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калып опекага тапшырылган мәктәп укучылары өчен айлык акчалата түләү


        9214 сум


  9583 сум

Йөрү өчен субсидия: ятим балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган төп белем бирү программалары белән укучыларга


       271 сум


  282 сум

Йөрү өчен субсидия: күп балалы гаиләләргә, укулары тәмамланганчы гомуми һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларга 18 яшькә кадәр (3 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен 18 яшькә кадәр)



       271 сум



   282 сум

Күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар өчен 6 елга кадәр дарулар алу өчен субсидия, өч һәм аннан да күбрәк бала булган гаиләләргә 18 яшькә кадәр ( тәрбиягә алынганнарны да кертеп)



120 сум



   125 сум

ТР да җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә айлык пособие: бала 16 яшьтә (яки гомуми белем бирү оешмасын тәмамлаганчы, тик 18 яшькә кадәр генә)



295 сум



   307 сум

ТР да җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә айлык пособие: әнисе ялгыз гына үстерүче балага

 
            
782 сум



     814 сум

ТР да җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә айлык пособие: ата-анасының алимент түләргә мөмкинлеге булмаган балаларга



442 сум



     460 сум

Гомуми белем һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларны ризык белән тәэмин итү

    
Көнгә 6,8 сум

    
  Көнгә 7,1 сум

 

Фикерләр








Сорау-җавап

Казанда фатирларга җылы бирүне ни өчен туктатмыйлар?

Бу көннәрдә һава температурасы сизелерлек күтәрелү сәбәпле, Казан башкарма комитетына гражданнар йортларга җылы бирүне сүндерүне сорап мөрәҗәгать итә башлаган. 

Сорау-җавап

"Шипы" билгесе белән җәйге резиналарда йөрергә ярыймы?

Машина тәгәрмәченә җәйге резиналар куйгач, "шипы" билгесен алып ташларгамы, әллә калдырыргамы дигән сорау машина йөртүчеләрне борчый.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла