Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 марттан юл кагыйдәләренә нинди мәҗбүри яңалык керде?

Татарстанда машина йөртүчеләрне яктылыкны кире кайтаручы жилетлардан файдаланырга мәҗбүр итәчәкләр.

news_top_970_100
18 марттан юл кагыйдәләренә нинди мәҗбүри яңалык керде?

Юл йөрү кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр 18 мартта гамәлгә керә, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе.

Машина йөртүче тәүлекнең караңгы вакытында, торак пункттан читтә туктап торганда яки авариягә юлыккан очракта, машинадан чыккач, яктылыкны кире кайтара торган махсус жилет кияргә тиеш.

Бүген Европаның күп кенә илләрендә машина йөртүчеләрдә мондый жилетның булуы мәҗбүри. Уңай тәҗрибә жилетларны Россиядә дә куллану максатка ярашлы икәнлеген раслый, дип хәбәр итә "Татар-иформ".

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да кагыйдәләрне төгәл үтәргә һәм юлларда сак булырга чакыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100