Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәннәткә нинди кешеләр керә?

Әлеге сорауга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә.

news_top_970_100
Җәннәткә нинди кешеләр керә?

Сабыр һәм аек акыл белән эш итү – ул пәйгамбәрләр сыйфаты. Кайберләре үз кавемнәрен бик күп еллар дәверендә дингә чакырганнар, халыклар нинди генә кабахәт эшләр эшләсәләр дә, Аллаһтан аларга кичерү сораганнар, сабыр итеп, хикмәт белән өндәгәннәр. Мескеннәргә һәм ятимнәргә карата яхшы мөгамаләдә булганнар. Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдисендә: «Җәннәткә йөрәкләре, ягъни күңелләре кошларныкына охшаган кешеләр керер», – дип әйтә. Имам Нәвәви бу хәдискә шәрехендә "кошларныкы кебек күңел – ул йомшаклык, ягъни мәрхәмәтлелек", - ди.

Газиз дин кардәшләрем, бу безнең өчен меңнән бер үрнәк кенә. Әмма шушы өлешне генә дә, яхшылап уйлап, үзебезнең калебләребезне пәйгамбәрләр кебек йомшартырга тырышсак, Аллаһның рәхмәте белән, тирәбездәге тормышыбыз яхшы якка үзгәрер. Аллаһы Тәгалә сөйләүчегә дә, тыңлаучыга да шушы сөйләнгәннәр белән гамәл кылырга насыйп әйләсә иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100