Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Вәсилә Рәхимова: "Татар булган җирдә мәчет бар"

Җәйнең уртасы, ялларның кызган чоры дисәм, әллә ни яңалык ачмам. Ел буе хыялланып, үзеңчә җыенып, өеңнән зур чемоданыңны тәгәрәтеп чыгып китүгә, син сәфәрчегә, заманча әйтсәк, туристка әйләнәсең дә куясың. Әмма ял дип кенә карыйсы түгел, алар да берничә төргә бүленә икән хәзер: актив ял итүчеләр, сәяхәт яратучылар, турист маршрутларына өстенлек бирүчеләр яки чираттагы ялын диңгез, елга комлыгында тыныч кына үткәрүне сайлап, су кереп, туйганчы кызынучылар...

news_top_970_100
Журналист Вәсилә Рәхимова: "Татар булган җирдә мәчет бар"

Күп җирләрдә булырга, илләр-җирләр гизәргә һәвәслегем, шөкер, мине әле һаман актив ял итүчеләр исемлегендә йөртә. Үзебезнең тын гына, салмак кына агучы Чулманда сәяхәт итү өчен шактый озын да, мавыктыргыч та “Казан-Пермь-Казан” маршрутын сайладым.

Теплоходка аяк басуга, ягъни трапны узуга олыбыз-кечебез уптым илаһи “ханымнар һәм әфәнделәр”гә әйләндек.

Зур су сагындырган икән: тавышын тыңлап, су исен иснәп, дулкыннарын күзәтеп рәхәтләндек. Чулманның буеннан-буена күз күреме җитмәс киңлекләргә сузылган, рәссам Шишкинны дөнья бәһасе торырлык рәсемнәр ясарга рухландырган нарат урманнары, таулар, болыннар юл буе озата бардылар безне. Теплоходыбыз үз көенә йөзде дә йөзде, ә без гүя тәбигать бишегендә тирбәндек.

Круизларны “күчмә пансионат” дип тә атыйлар икән. Дөрестән дә, бүгенге ашкынулы тизлек заманында каядыр ашыкмыйча ял итү – күпләрнең хыялы. Пансионатыбыздагы ике йөзләп туристның 60 проценттан артыгы пенсионерлар булуы мине башта гаҗәпләндерсә дә, бераздан сөендерде. Әле кайчан гына чит ил туристлары арасында күпчелек өлкәннәр булуына игътибар итеп, аларга кызыга идек. Шөкер, хәл үзгәрә башлаган ич. Бу хакта палубада йөргәндә чордашларым белән дә уртаклашмый булдыра алмадым. Икенче төрле әйткәндә, үземчә сораштыру оештырдым. Берсе: “Юлламаны ел да миңа улым белән кызым бүләк итә!” дисә, икенчесе: “Сәяхәт яратам. Кыш буе акчамны әкренләп җыям да, юлга кузгалам”, ә күрше каютадагы Жигулевск каласыннан килгән Нина Александровна “Бакчамны саттым, шул акчага ел саен рәхәтләнеп ял итәм”, - диде. Табындашларым исә: “Яшьлектә эшләдек тә эшләдек, дөнья кудык. Хәзер фатир да бар, балалар да урнашкан. Кайчан ял итәргә соң? Эшләп җыйган акчабызны оныкларга, балаларга бирәм дип күпме яшәргә була? Үзебезне үзебез йөрткәндә матур җирләр күрик, бергәләп ял итик дип, күп еллар рәттән өч сыйныфташ (классташларның һәркайсына 76 яшь булып чыкты!) бергәләп круизга чыгабыз”, - диештеләр. 

Өлкәннәр кесәсен тикшерү түгел бу. Шөкер, бүгенге чынбарлык: безнең пенсионерлар да ял итәргә өйрәнеп килә. Ил-җир күрү максаты куелгач, күңелне салгач, җаен, юлларын да һәркем үзенчә таба шул...

Яшермим, барган бер җирдә мәчетләр белешәм. Үз күзләрем белән барып күрәм. Бу юлы да Иделнең, Чулманның ике як ярларына урнашкан кала-салалары горизонтта күренүгә, күзем белән мәчет манаралары эзләдем. Казаннан чыгып озак та үтмәдек, Югары Осланга җитүебезне хәбәр иттеләр. Күп тә үтмәде, Иделнең уң як яр башында Кызыл Байрак авылы күренде. Рәхмәт яугырлары, Идел өстенә азан тавышлары ишеттерерлек итеп, олы су юлына кул сузымында ике манаралы ак мәчет тора. Палуба тулы халык. Кызыксынучан турист бернәрсәне дә битараф кына уздырмый. Авыл кырыенда, Иделгә орынып торган нинди корылма бу дип кызыксынды Татарстанга яңа аяк басучы Самара туристлары. Вакытлыча гид булырга форсат чыкты. Татар халкының бөек композиторы Сәлих Сәйдәшев җәйләрен үткәргән, кабатланмас музыкаль әсәрләр язарга рухландырган авыл бу дип, белгәннәремне уртаклашырга ашыктым. Һәм бездә һәр татар авылында хәзер мәчет булуын, әле генә барыбыз да игътибар иткән ике манаралы бинаның да мәчет булуын сөенеп сөйләдем.

Сәяхәтнең икенче иртәсендә үк без меңъеллык Алабугада идек. Нарат урманын узып, шактый текә таулар аша калага күтәрелдек. Гыйбадәт йорты белән кызыксынгач, безне каршылаган экскурсоводыбыз: "Алабугада 5 мәчет эшли. Сезгә кайсысы кирәк?" дигәч, җәмигъ мәчетен сайладым. Шәһәр уртасында гөлчәчәкләргә күмелгән үзе бер утрауны хәтерләткән иман йортын эчтән дә, тыштан да озак карап хозурландым. Биредә дә, башкала мәчетләрендәге кебек үк мөселманнар тормышы гөрләп тора: Корбан чалырга теләге булучылар әнә, исемлеккә язылып, акчасын китергәннәр. Хаҗга җыенучылар соңгы дәрес-киңәшмәгә җыелып, озын, җаваплы юлга кузгалыр алдыннан, киңәш-табыш итәләр. Һәр мәчет үз урынында халыкка кирәк, эшләп кенә торсыннар!

Дөньяның җиде могҗизасы дигән төшенчә бар. Әмма карап, барлап йөрсәң, кеше кулы тимичә, бер Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән тудырылган могҗизалар да җитәрлек. Пермь өлкәсенең Кунгур шәһәрендәге Боз мәгарәсе дә шулар исемлегендә. Фәнни телдә сталактитлар һәм сталагмитлар дип йөртелгән суык боз патшалыгына ел саен йөз меңләп турист килә икән. Быел бирегә турист маршруты салунуга 105 ел тулган. Мәгарәдә кышкы өс киемнәрендәге экскурсовод кызлар 1-1,5 сәгатьлек экскурсияләрне дүрт телдә тәкъдим итәләр. Бу – мәгарәнең чит ил галимнәрен дә, дөньяда тиңдәше булмаган серләр эзләүчеләрне дә үзенә җәлеп итүенә ачык дәлил. Һәм тикмәгә генә дөньяның атаклы мәгарәләре исемлегендә тормый шул.

Пермь якларын мәгарәләргә бай диделәр. Шулай зурдан кубып күрсәтерлек мәгарә биек тау куышындадыр дисәм, тау дигәне – гап-гади калкулык булып чыкты. Ә эчендә безнең эрага кадәрле ничәмә-ничә мең еллар элеккеге бозлык дәвере дәлиле – үзенә бер серле дөнья!

Казанга әйләнеп кайту юлында борынгы сәүдәгәрләр шәһәре Сарапулда туктадык, Ижевск шәһәрендә легендар шәхес Михаил Калашников музей комплексы белән таныштык. Сусаклагычлар, шлюзлар аша узганда Яр Чаллының Чулманга кул сузымында салынган "Тәүбә" мәчетен якыннан күреп уздык. Зур су юлы өстендә салынган өченче мәчетне заманында сәүдә эшен гөрләткән Сарапул шәһәрендә очраттык. Причалдан ерак та булмаган тау башында зәңгәр түбәле җыйнак кына мәчет тә гүя узган-барганга хәер-фатихасын биреп калды.

Алты көнлек сәяхәтемдә сигез калага аяк бастым. Шәһәрләр буенча экскурсия башлануга, гадәттә, калада күпме халык, нинди милләтләр яшәве, биләгән мәйданы, кешене эш белән тәэмин итүче әйдәүче хезмәт тармаклары хакында кыскача мәгълумат бирелә. Татарстаннан тыш без аяк баскан Воткинск, Чайковский, Сарапул, Ижевск, Пермь, Кунгур калаларында яшәүче милләт вәкилләре арасында сан буенча татарларның руслардан кала икенче урында булуларын әйттеләр. Һәм, әлбәттә инде, татар бар җирдә мәчет тә бар дип сөйләделәр. Ижевскида да, Пермьда да борынгы, бай тарихлы мәчетләрнең тиешенчә төзекләндерелүен белдек.

...Совет чорында Идел буйлап Әстерханга төшәсеңме, яки Мәскәү якларына, аннан да өстәрәк Ленинград, Петрозаводскка ук круизга чыгасыңмы, туктаган шәһәрләрнең тарихи истәлекле урыннары исемлегендә чиркәүләр, зур, затлы итеп төзелгән гыйбадәтханәләр, монастырьлар комплексы булмый калмый иде. Заманында су буйлап сәяхәткә чыгучы күпме турист аяк басты, якыннан танышты алар белән. Ни хикмәт, мәчетләр, мөселманнар тормышы хакында ләм-мим әйтелми иде ул заманнарда. Узган гасырның 80 нче елларында искән үзгәртеп кору җилләре генә бу хатаны төзәтте: мөселманнарга кайтарып бирелгән мәчетләр хакында да экскурсоводлар юл уңаенда таныштыра башладылар. 

Дин иреге ачылып, һәр шәһәр-калада үзебезнең дә манаралары күккә ашкан мәһабәт мәчетләребез калкыр, затлы, матур гыйбадәтханәләребез ерактан ук үзенә тартып торыр дип күз алдына да китерә алмаган дәвер артта калды. Мондый ирек килер дип күз алдына да китермәдек бит. Барысы да Аллаһ кодрәтендә шул!

Казаныбызга аяк баскан туристлар бик ерактан ук күренеп торган Кол Шәриф мәчетенә, Сөембикә манарасына игътибар итәләр. Казан мәчетләренең туристлар өчен дә ачык булуы гадәти күренеш хәзер. Түбән Камада шәһәр буенча оештырылган сәяхәттә дә экскурсоводыбыз җәмигъ мәчете янында махсус туктап, аның архитектурасы, кыскача тарихы белән генә таныштырып калмады, мәчетнең бүгенге эшчәнлегенә дә тәфсилле аңлатма бирде. Бүгенге чынбарлык бу. Диннәр, шул динне тотучы инсаннар хакында белүнең, танышуның, кызыксынуның гаебе юк хәзер.

Калалар белән таныштырганда экскурсоводлар авызыннан “дөньяда бердәнбер, Россиядә әлегә беренче урында, зурлыгы буенча галимнәрне кызыксындыручы” ише сүзләр белән турист игътибарын җәлеп итәрлек саннар, мәгълуматлар китерелә, иң истәлекле генә, иң матур җирләр генә күрсәтелә. Кунак килгән каланың йөзен ачу, аның матур, уңай якларын күрсәтү бу! Әмма минем ишеләр “пәрдә” артындагыларны да күрә, сораша шул. Күп йөргәч, чагыштыру мөмкинлеге дә бар. Пермь якларында да, күршедәге Удмуртиядә дә безнең Алабугадагы, Түбән Камадагы кебек борыннары еракка сузылган төзелеш краннарын күрмәдем. 70-80 нче елларда салынган йортларның калай-шифер түбәләре үк халыкның яшәү дәрәҗәсен күрсәтеп тора.

Һич арттыру түгел: Казанның үзеннән икәнлегемне белгәч, юлдашларым ачылып китеп, башкалабызны мактарга тотына, берничә тапкыр булуларын, дусларын, балаларын да бирегә сәяхәткә озатуларын әйтәләр, соклануларын яшермиләр. Хәзер кешене шаккатыру, игътибар иттерү җиңел түгел түгелен. Казаныбызны үрнәк итеп, бүтән шәһәрләр белән чагыштырырга мөмкинлекләре зур илгизәрләрнең. Үз ягыңның кадерен белер өчен ераккарак китеп кара, гыйбрәт ал дип юкка әйтмиләр шул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100