Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Укучыларның буе җитмәс татар спорт журналистикасы, яки Далер Кузяевның татарлыгын кем раслар

Спорт журналистикасына мәдәни журналистика аша бер караш һәм вак-төяк киңәш - әгәр кирәк тапсалар.

news_top_970_100
Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Укучыларның буе җитмәс татар спорт журналистикасы, яки Далер Кузяевның татарлыгын кем раслар

Мин "Татар-информ" мәгълумат агентлыгының мәдәни күзәтүчесе. Шуңа да карамастан, күптән түгел, үзем теләп, спорт журналистларының матбугат конференциясендә  булдым һәм спорт темасына язучы коллегаларыма сорауларны мәдәни күзлектән бирдем, гафу итегез!

Спорт һәм мәдәни темаларга язучы журналистларны бәйләүче уртак әйбер бар: аларга башкалар акча түләп кергән чарага бушка керә алу мөмкинлеге бирелә (әлбәттә, әлеге чараны яктырту шарты белән). Тик, икенче яктан караганда, спорт һәм мәдәни журналистлар кимендә ике нәрсәдән мәхрүм. Беренчесе – матур гаилә кичләреннән, чөнки чаралар нигездә кичен уздырыла, карап кайткач әле аны төн йокыңны калдырып язып кую да мәҗбүри, чөнки бүгенге “аш” иртәгәгә ярамый, аның икенче көнне кирәк тә булмавы мөмкин. Икенчедән, бу темаларда профессиональ “йөзгән” журналистлар әлеге чаралардан “тәм табу”дан мәхрүм: алар спорт яки мәдәни чарадан гади тамашачы кебек ял итеп, эмоциональ туенып, тәэсирләнеп, энергия туплап кайта алмыйлар. Чөнки алар тамашаны укучыга-караучыга-тыңлаучыга җиткерү турында уйлана, анализлый. Алар тамашаларны күп күргәнлектән, инде шактый таләпчәнгә әйләнгән, һәр күренешкә тәнкыйди карый, уңай һәм җитешсез якларын тиз күреп ала.

Матбугат конференциясендә спикер буларак катнашкан спорт журналистларының - Атлас Гафиятов һәм аның улы Алмаз Гафиятовның, Радик Сабировның һәм Илнар Хөснуллинның, залдагы журналист сыйфатында утырып реплика әйткән Фәрит Салиховның үз эшләрендә профессиональ булуына бер шигем дә юк. Әмма, шулай да, монда миңа аңлашылмаган әйберләр бар.

Укучыларның сезгә буе җитми, коллегалар!

Спорт журналистлары спорт сөючеләр өчен яза. Аларның укучылары күпме? “Интертат” электрон газетасындагы материаллар көн саен 20 000 мәртәбә укыла, шуларның 1000е спорт турында язмаларга туры килә, дип мисал китерде “Татар-информ”ның шеф-мөхәррире Алсу Исмәгыйлева. Димәк, 0,5%. Азмы бу, күпме? Арттыру мөмкинлеге бармы?

“Татар-информ”га килгән профессиональ спикерларның фикер сөрешен ишетеп уйга калдым. Алар үз дәвамчыларын әзерләү турында да, укучыларын арттыру турында да уйламыйлар кебек. Күз алдына китереп карагыз: менә алар – акыллылар, белемлеләр, мускуллы көрәшче егетләр – пьедесталда басып торалар. Аларны укучы алар биеклегендә булырга тиеш. Биеклегендә булганнар укый, аларны аңлый. Бу - шул 1000 кеше! Ә башкаларны кызыктыру өчен басмалар ясаучы да, баскыч сөяп куючы да юк. Менә мин, әйтик, карап торам астан, ә менә алмыйм, чөнки махсуслашкан, үзләрен профессиональ санаган спорт журналистларының язмалары миңа аңлашылмый. Чөнки, урыс әйтмешли, мин “не в теме”. Менә быел чемпионат көннәрендә, мәсәлән, спорт турында кемнәр язды? Спорт темасына язарга атлыгып торган кешеләр димәс идем: "Шәһри Казан"нда мәдәният, татар дөньясы темаларына язып танылган Алисә Сабирова һәм "Татар-информ"ның баш мөхәррире, озак еллар антикоррупцион темада журналист-расследователь булып эшләгән Рәмис Латыйпов. Алар спорт темасын кирәк булганга яктырттылар. Матбугат конференциясендә Алисә Сабирова шуңа басым да ясады: "Мин кирәк булганга язам!" - диде. Алар спорт темасына язмаларын махсус гадиләштерелгән телдә яздылар, шул рәвешле, гади укучыга чемпионатның асылын аңлатып бирә алдылар. Бу минем фикер генә түгел, "Болгар радиосы" журналисты Чулпан Галиәхмәтова да шулай уйлый булып чыкты, ул бу хакта сорау биргәндә әйтте. Бәлки, спорт турында гади телдә язып, бу журналистлар “бөекләр” өчен бөтенләй аңлаешсыз гамәл кылганнардыр. Әмма алар шушы гамәлләре белән “бөекләргә” укучылар санын арттырырга булышканнардыр дип уйлыйм. Алисә Сабирова, әнә, спортның һәм спортчылар турында кызыклы фактлар туплап, спорт белән кызыксынучыларның санын арттыра. Бу укучылар спорт кармагына эләгеп, бәлки, киләчәктә “бөекләр”нең дөрес һәм профессиональ язмаларын укый башларлар.

Шәхсән минем өчен футбол буенча дөнья чемпионатыннан иң шәп репортаж - язучы һәм журналист Дмитрий Быковның язмасы булды. Ул, бернинди спорт зифалыгы булмаган зур гәүдәле ир-ат, Испания белән Россия матчын Испаниядәге бер барда утырып караган. Ул безнең Җыелманы да, испаннарның матчка реакциясен дә шулкадәр үзенчәлекле тасвирлаган. Шушы язма хәтта мине дә чемпионат белән кызыксынырга мәҗбүр итте.

Кем белән булган интервьюдан укыганымны хәтерләмим, ләкин кайсыдыр бер режиссер “Дилетантлар кайчагында профессионаллардан яхшырак та эшли, чөнки аларның яхшы эшлисе килү теләге көчле була”, - дигән иде. Монда шул очрактыр инде.

Кузяев татармы?

Тагын мине гаҗәпләндергән бер факт. Россиянең җыелма командасында булган Далер Кузяевны Россия матбугатында “татар гаиләсеннән” дип яздылар. Чаллыда туып, өч ел чамасы Чаллыда яшәгән Далер Кузяев турында бер татар спорт журналисты да мәкалә язмаган, интервью алмаган. “Аның татар булуы расланмаган”, - диде Илнар Хөснуллин. Соң, расла идең - кем комачаулый соң? Егетнең Россиянең спорт күгендә балкый башлавына бер ел (!) үткән. Бер ел! Беркем селкенеп тә карамаган. Кузяевның татар булуы расланып аннан милли хисләр белән сугарылган берәр сүз ала алсак, бу бит татарчасын оныткан күпме “внучек”ларда милли хис уята алыр иде! Яратмыйсыз сез шәхесләр белән эшләргә, коллегалар, һаман уен рәвешен тасвирлыйсыз.

Үземнең мәдәни дөньямнан мисал китерәм. Мин, Россиянең “Большая книга”, “Ясная поляна”, Пушкин исемендәге конкурс кебек  әдәби конкурслары булсынмы, төрле халыкара мәдәни конкурслар булсынмы – нинди генә исемлектән дә татар фамилиясе эзлим. Шуннан соң аның татарлыгын раслау эшенә керешәм. Татар булуын раслагач, милли хисләренә төртеп карыйм. Актриса Дарья Минһаҗетдинова, музыкант Ренат Бакиров, актер Камил Тукаев, режиссер Дамир Сәлимҗанов, режиссер Тәлгат Баталов, балерина Рената Шакировалар - беркайчан да Татарстанда яшәмәгән татарлар. Аларның татарлыгы расланган, милли хисләре бар, йә булмаса, аны үстерү шансы бар – гарантия бирәм.

Спортка попсовый караш - бу реальме?

Спортны халыкка якынайтуның бер юлы – попсалаштыру. Әйе, әйе! Эстрада журналистлары ысулларын кулланырга кирәк. Параллель рәвештә мәдәниятне дә язган Алисә Сабирова, әнә, шушы юл белән бара. Спорт турында җиңел фактлар бирә. “Укыла”, - ди.

Бөтендөнья татар конгрессы хәер-фатыйхасы белән Федераль сабантуйда үткәрелгән көрәшчеләр жирәбәсеннән чыккан тавыш-гауга көрәш спортына игътибарны арттырмассы дигән өметем дә бар әле. Чөнки көрәшнең К хәрефен дә белмәгән кешеләр Муса Галләмов барлыгын белде, 80 кг.лылар арасында батыр асты калып та машиналы булган Ринат Сатдаровны исендә калдырды. Сүз уңаеннан, федераль сабан туе көрәшендәге гаделсезлекләр турында беренче булып кем язды әле? Профессиональ спортны язучы түгел, ә "Татар-информ"да рәсми хрониканы алып баручы Гөлнар Гарифуллина

Батыр алыптай зур булырга тиеш

Көрәштә чыккан гауганың резонансы шундый көчле булды ки, хәтта мин дә бу теманы күзәтә башладым. Шуңа бу хәлгә үз карашымны белдерәсем килә – батыр зур булырга тиеш дип саныйм. Татар әкиятләрендә, риваятьләрендә алыплар турында беләбез, милли көрәш - халкыбызның шушы алыпларга омтылышы. Көрәш - социаль тигезлеккә омтылу урыны түгел. Аллаһ сиңа алыптай гәүдә бирмәгән икән, үз авырлык үлчәмеңдәге призга риза бул!

Ну, егетләр, кәкре аяклы кызлар Матурлык конкурсына чыкмый бит. Без, хатын-кызлар, сезгә матур кызларга карау мөмкинлеге тудырабыз. Сез дә безне, машина бүләбез дигән булып, алыптай ирләргә соклану рәхәтеннән мәхрүм итмәгез инде!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100