Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Лилия Локманова: XXI гасыр баласына бишек җыры көйләргә кирәкме?

Колагына аю басып кына калмыйча, таптый-таптый "полька" биегән хатын-кыз да әни булганнан соң атказанган исеменә лаек булырдай җырчыга әверелә. Җырлый беләсеме син, юкмы - балаң йокыга талсын өчен бар сәләтеңне эшкә җигеп, борын астыннан булса да бишек җыры көйли башлыйсың.

news_top_970_100
Журналист Лилия Локманова: XXI гасыр баласына бишек җыры көйләргә  кирәкме?
Мин әби белән үскән кыз буларак, халык әкиятләре, такмаклар, бишек җырлары белән азмы-күпме таныш. Әле дә хәтерлим, "Татарстан" каналыннан һәр эш көнендә 19.45 тә балалар өчен "Әлли-бәлли бәү" тапшыруы була иде. Аны хәзер режиссер буларак танылган Нурания Җамали алып барды. Шул тапшыру башланганда Римма Ибраһимова башкаруында бишек җыры яңгырый иде. 

"Куанычларым, шатлыгым булып,
Балам-багалмам, үсәсеңме син?
Сагынып җырлар җырыма минем,
Күземнең нуры, күчәрсеңме син?
Бәхет гөлемнең чәчәге булып,
Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син?
Әнием диеп, кадерлем диеп,
Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?
Гомерең сукмагын зур юллар буйлап,
Өмет йолдызым, утәрсеңме син?
Илеңнен данын, намус, вөҗданын,
Балам, әй балам, итәрсеңме син?"

Соңыннан белдем, җыр сүзләрен Туфан Миңнуллин язган булган икән. 

Балалар тапшыруын караганда миңа 5-6 яшь кенә булса да, җырның беренче куплеты истә калган. Хәзер дә улым озак кына йоклый алмый ятса, шуны көйлим. 

Күңелгә тагын әби җырлаган бер бишек җыры сеңеп калган. 

"Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу".

Бу юлларны аннары мәктәптә укыганда ятлатканнар иде. Габдулла Тукай сүзләренә халык чыгарган бишек җыры ул. 

Йокла, углым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым,
Кичтән йокың кала да,
Еглап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем,
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син,
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!

Мин бала чактан бик мөстәкыйль булганмын. Ә сеңлем әнигә күбрәк тартыла иде. Шуңа да әти-әни эшкә киткәч, көйсезләнә башласа, әбием: 

Әлли-бәлли, бәбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка, җиләккә,
Айсылуга бүләккә.
Әлли-бәлли, бәбкәсе,
Кая киткән әткәсе?
Тимерчегә, чиләккә,
Айсылуга бүләккә.
Әлли-бәлли, бәбкәсе,
Кая киткән әбкәсе?
Тегүчегә, күлмәккә,
Айсылуга бүләккә, - дип көйли башлый иде.

Ул чагында бу шигырьне никтер әби үзе уйлап чыгаргандыр төсле тоела иде миңа. Баксаң, аны Ләбиб Лерон кызына багышлап язган булган икән. 70 яшьлек карчык Лерон шигырьләрен каян белгән? Анысы миңа әле дә сер булып кала бирә. Шулай да җырның файдасы тими калмый иде. 


Замана баласын болай тәрбияләмиләр, бу искелек калдыгы, дияр кайберәүләр. Мин һич тә алар белән килешмәс идем.  Чын татар баласы тәрбияләргә теләгән ата-ана сабыен инде нәни вакыттан ук халык иҗат җимешләре белән таныштырырга тиеш. Җырлар, табышмаклар, әкиятләр, такмаклар- тапкыр халкымның мирасы гына түгел, ә тәрбия чарасы да. Шул исәптән, бишек җырлары да. 


Бишек җыры  баланы тынычландырып кына калмый, аны халык иҗаты белән таныштыра, уйлап сәләтен үстерә, фикерләргә өйрәтә, теле ачылуга этәргеч ясый. Шуның өстенә, бала бишек җырлары аша дөнья белән таныша. Бер сүз белән әйткәндә, балаларыгызга бишек җырлары җырларга иренмәгез. Ә җырларның сүзләрен белмисез икән, мин сезгә sabyem.ru сайтын тәкъдим итәр идем. Ә җырларның аудиовариантын muz-color.ru сайтыннан тыңларга мөмкин. 

Ә сез нинди бишек җырлары тыңлап үстегез? Араларында бәлки без белмәгән-ишетмәгәннәре дә бардыр. Булса, язып җибәрегез!

P.S. Заманча бишек җырлары һәм хәзерге заман баласы бишекләре хакында "Интертат" электрон газетасында киләчәктә укырга мөмкин булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100