Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Ләйсән Хафизова: “Кариев театрында импровизация мине чыгырымнан чыгарды, күңелне кыйнады, тукмады"

Узган атнада Кариев театры тамашачысына Татарстанда беренче импровизацион спектакль тәкъдим итте. Лабораториянең остазлары – Кариев театры хореографы Нурбәк Батулла, Казан яшь тамашачы театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев һәм чакырылган педагог, театр һәм кино актеры Андрай Феськов. Импровизацион спектакль "16+" дип атала. Анда әлеге лаборатория дәресләрен үтүчеләр катнашты. Режиссеры – Андрей Феськов. 

news_top_970_100
Журналист Ләйсән Хафизова: “Кариев театрында импровизация мине чыгырымнан чыгарды, күңелне кыйнады, тукмады"

Мин шундый шәп урында булдым. Белгеч түгел, очраклы тамашачы гына идем. Әле дә айнып бетә алмыйм икән, төштә күргән кебек кенә. Ит кортлары тутырылган чүп чиләге, юк, чүп мичкәсенә башым белән төшеп, алтын беләзек эзләп маташтым. Сасып, пычранып беттем. Шул чакта миңа мат, сүгенү сүзләре кычкырып тордылар, башымны күтәрсәм, урта бармакларын күрсәтеп, ахахайлап көлделәр, дәҗҗал-дәҗҗал дип тукмап тордылар, мин чүплектә актарындым да актарындым, үләм дип торам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100