Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Зөһрә ханым, Филүс синең улыңмы әллә, рәнҗергә?" - Татарстанның халык артисты Рәшит Сабировның Зөһрә Сәхәбиева сүзенә җавабы

"Интертат" электрон газетасында күптән түгел Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваның интервьюсы чыкты. Зөһрә ханым әлеге интервьюда Филүс Каһировның Хәйдәр Бигичев җырларын рөхсәтсез башкарганына рәнҗүен белдерде. "Хәйдәрнең әзер репертуарын алып җырлаганда, аның исемен әйтмәүләренә рәнҗим. Гомумән, Хәйдәр җырларын яздырып, дисклар чыгаручыларга мин каршы! Аның җырларын кабатларга кирәкми, Хәйдәр Бигичевнең үзен тыңласыннар", - диде ул. Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров бу сүзләргә үз фикерен җиткерә.

news_top_970_100
"Зөһрә ханым, Филүс синең улыңмы әллә, рәнҗергә?" - Татарстанның халык артисты Рәшит Сабировның Зөһрә Сәхәбиева сүзенә җавабы

Зөһрә Сәхәбиеваның: "Филүс Каһировка рәнҗим, рөхсәтсез Хәйдәр Бигичевнең җырларын кулланып аудио диск чыгарган", - дигән интервьюсын укыгач, кулыма каләм алдым. 

Шушы интервью чыгар алдыннан гына Филүс Каһировның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булган концертын карап, җырчының уңышларына, яңалыкка омтылуына шатланып кайткан идем. Яңа җырлар бик күп яңгырады. Мәшһүр композитор Рөстәм Яхинның Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язган "Китмә, китмә сандугач" җырын Филүс микрофонсыз, баян белән җырлагач, бар халык аягурә басып көчле алкышлар белән Каһировка рәхмәтен белдерде. Минем янда утырган берәү: "Бүген бу җырны Филүс кебек беркем дә җырлый алмый, барысының да борынына чиртте Филүс, афәрин", - диде. 

Бу җырны Рөстәм Яхин махсус Илһам Шакиров өчен язган иде. Хәтта җыр язылып бетәр алдыннан Илһам абыйны чакыртып, киңәшләшеп бергә язганнар. Рөстәм абый кулын куеп аны Илһам абыйга тапшырган. Илһам Шакиров бу җырны озак еллар җырлады, халык та аны бик яратып тыңлады. Шуннан аны Хәйдәр Бигичев үз репертуарына алып җырлый башлады. Атаклы опера җырчысы Хәйдәр Илһам Шакиров репертуарыннан күп кенә җырларны алып концертларында башкарды. Концертларда Хәйдәр "Бу җыр Илһам Шакировныкы" дип, халыкка отчет биреп тормый иде. Шакировтан рөхсәт тә сорап җырламады. Шулай итеп Хәйдәрнең И.Шакиров репертуарындагы җырлар белән гади халыкка якынаерга теләве булгандыр инде. 

Зөһрә ханым, ә бит И.Шакиров "Хәйдәр нишләп минем җырларны җырлый?" - дип, сезнең кебек тавыш күтәреп, дәгъва белдереп йөрмәде. Җырласын, татарда җыр бик күп, һәркемгә җитәрлек. "Концертларында, аудио альбомында җырларны Хәйдәр Бигичев репертуарыннан дип әйтми, миннән Хәйдәр башкарган җырларны башкарырга рөхсәт сорамый", - дип, Зөһрә ханым дәгъва белдерә. Шул ук "Китмә, китмә сандугач" җыры  - Р.Яхин белән Илһам абый бергә язган җыр, ул Илһам Шакиров җыры. Аны бик матур итеп Георгий Ибушев та, Рөстәм Маликов та җырлыйлар. Зөһрә ханым нишләп аларга дәгъва белдерми? 

Имеш, Филүс Каһиров Хәйдәр җырын рөхсәтсез җырлый. Хәйдәр җыры? Кайдан килеп Хәйдәр җыры булсын алар! Хәйдәр композитор түгел бит ул, аның үз гомерендә бер җыр язганы юк. Хәйдәр Бигичев башкарган татар халык көйләрен, композиторларыбызның әсәрләрен башкарырга беркемнән дә рөхсәт сорыйсы юк. Алар ноталары, шигырьләре белән "Җырлыйк әле" китабына тупланган. Теләге булган кеше алсын да җырласын. Әгәр инде Хәйдәр берәр җырны композитордан махсус үзе өчен яздырып, махсус акча түләп сатып алган булса, бүтән җырчының аны җырларга хакы юк. Ә безнең совет чорында җырны сатып бирү, яки сатып алу дигән нәрсә юк иде. 

"Рәнҗим", - дигән сүз бик зур сүз ул. Бу сүз белән үзеңә зур җаваплылык аласың. Юлдан язган, әнисен кыйнаган улына гына анасы рәнҗи ала. Чөнки ул аны табып, күкрәк сөтен имезеп үстергән. 

Зөһрә ханым, Филүс синең улыңмы әллә, рәнҗергә? Нинди сүзләр белән рәнҗисез соң: "Башың бетсен", - дисеңме, яки "Бугазыңа яман шеш чыксын", - дипме? Ничек? Тар күңелле булырга кирәкми, Зөһрә ханым, киресенчә, "Филүс энем , Хәйдәр абыең җырлаган җырларны җырлап йөр, Хәйдәр рухын сәхнәдә яшәт әле", - дияргә кирәк. 

Мин аңлыйм сине, Зөһрә ханым, монда Филүс аудио диск чыгарган. Ә бит син, Хәйдәр дискын чыгарам, Хәйдәргә багышлап китап чыгарам, дип, район хакимият башлыкларыннан, оешма җитәкчеләреннән, бизнес белән шөгыльләнүчеләрдән акча җыясың. Яшь җырчы комачаулый булса кирәк сиңа акча җыярга. 

Хәйдәр Бигичев күренекле опера җырчысы. Ул СССР вакытында 15 союздаш республика арасында "Отелло"ны җырлый алган 4 җырчының берсе. Илһам Шакиров татарның җаны, моң патшасы, феномен - гасырга бер туа торган сирәк күренеш. Филүс Каһиров бүген шушы күренекле җырчыларның матур традицияләрен дәвам итүче талантлы, профессиональ җырчы. Филүсне теләсә кайсы илгә җибәреп, "Татарның җырчысы менә шушы инде", - дип горурланып әйтергә була.

Элек, Зөһрә ханым, син Зөхрә Сәхәбиева булып кына йөргән идең. Хәзер Зөхрә Сәхәбиева-Бигичева дип әйттерәсең. Бигичев фамилиясе белән йөрү файдалы шул. Син Хәйдәр исән чагында хатыны буларак аңа тиешле хөрмәт, тәрбия, игътибар күрсәтә алдыңмы соң? Ни өчен Хәйдәр туганнары сиңа озак еллар буе рәнҗиләр? Ни өчен сине Хәйдәрнең сеңлесе авылларына кертми, район үзәге Уразовкадан гына борып, Казанга кире куып кайтарып җибәрде? "Син Хәйдәр авылына бармыйсың", - диде?

Берәребез үскәнгә эчебез яна, әй поша... Ә бит хәзерге яшь җырчылар арасында "Җидегән чишмә" (С.Садыйкова, Г.Бәширов) җырын тигез тавыш белән чиста итеп башкаручылар бар. Кәҗә кебек мекертәп, өзек тавыш белән җырлау модада түгел хәзер. "Җидегән чишмә"не җырларга теләүчеләргә дә синнән рөхсәт сораргадыр, бәлки.

Филүс Каһировка сүзем шул: горур бул. Иҗади кешеләрдән көнләшү бар инде ул. Ә синең затлы, зыялы үз тамашачың, үз тыңлаучың бар. Чөнки син җырчы. Илһам абыең исән-сау гына була күрсен, аның өчен борчылабыз. Илһам Шакиров та, Хәйдәр Бигичев та бүгенге яшьләргә уку дәреслеге кебек үрнәк. Аларның җырлау алымын, мастерлыгын үзләштерсеннәр иде. Ә Филүс остазларыннан үрнәк ала.

Зөһрә ханым, Хәйдәр Бигичев рухын пычратып, интервьюларда яшь җырчыларга бәйләнеп, җырчыларны бер-берсенә каршы куймагыз. Хәйдәр Бигичевка каберендә булса да тыныч ятарга комачаулама, пожалуйста! Хәйдәр рухына дога кыл, корбан чалдыр. Башыңа очлы бүрегеңне киеп, кеше арасында "Иншаллаһ", дип кабатлап йөр. Бу Зөһрә изге икән, дисеннәр...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 апрель 2023
    Исемсез
    "Хәйдәрнең әтисе бик нык эчкән, Хәйдәр авыр тормышта үскән " дип кайнатасы белән авыз чайкап утыргач гайрәтем чикте. Үзен дин кешесе итеп күрсәтеп йөргән була, патшабикә кебек очлы башлык киеп.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100