Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучы Ркаил Зәйдулла: Язык ул татарда да язык

Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы, публицист Ркаил Зәйдулла журналист Рәмис Латыйповның "әдәби тел" турындагы фикерләренә үз карашын белдерә.

news_top_970_100
Язучы Ркаил Зәйдулла: Язык ул татарда да язык

Исегезгә төшерәбез, Рәмис Латыйпов язучылар, журналистлар тарафыннан уйлап чыгарылган, махсус рәвештә матурланган, бизәкләнгән ясалма телне "әдәби тел" дип атауга каршы чыга. Ул "әдәби тел" дип күпчелек халык сөйләшкән гади татар телен атарга кирәк дигән тәкъдим әйтә.

Рәмис Латыйфның хәзерге әдәби телгә кизәнгән мәкаләсе каләм әһелләрен бераз кузгатып алды. Кайберләрен. Ләкин элекке гадәт буенча “аксакал” дип йөрткән каләмдәшләремнән, шулай ук без “өметле” мөһере сугылган бәгъзе яшьләрдән сорашып караган идем, алар бу бәхәс һәм фикер алышулар турында ишетмәгән дә икән. 

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтләре сизелмәде. Эш урыннарын югалту янагач, бер кымшанып алганнар иде, югыйсә. Әллә Рәсәй президентын сайлау мәшәкате белән вакытлары калмадымы?

Битарафлык.

Ә бит әдәби тел мәсьәләсе милләтнең киләчәктә нинди юлдан китәсенә ишарә ясый.

Рәмиснең мәкаләсен укыгач, студент чакта язылган бер шигырем искә төште. Төгәл кануннарга буйсынган кырмыска оясын сурәтлим дә, “Никтер шушы кырмыска оясын Таяк тыгып болгатасым килә”, - дип шигырьне тәмамлап куям. Шул басылгач, Туфан абый “ Казан утлары”нда (1983, №5) махсус мәкалә (“Шигырь язарга өйрәтәм”) чыгарды. Ул теләсә кая таяк тыгып йөрмә, дигән киңәштән гыйбарәт иде.

Ләкин...

Унтугызынчы гасырда ук, әле матбугат булганчы, җанлы сөйләмгә якын телдә язучы шагыйрьләр була.  Иң беренче булып Габделҗаббар Кандалый күз алдына килә. Ләкин аның фәлсәфи-дидактик поэмалары укымышлыларга гына аңлаешлы шул заман өчен гадәти әдәби телдә иҗат ителгән. Ә менә мәхәббәт шигырьләре гап-гади “урам телендә”. Чөнки Габделҗаббар хәзрәт аларның һәрберсен диярлек берәр кызга атап язган һәм үз хисләренең алар йөрәгенә барып җитүенә өмет тоткан. Аңлаешсыз телдә кыз күңелен аударып булмый.

Әдәби әсәрләр сурәтле тел белән язылырга тиеш. Бу иҗатның төп шарты. Тел никадәр коры булган саен әсәрнең әдәби кыйммәте дә түбән була. Һәм киресенчә… Бүген матур әдәбият булырга дәгъва иткән күп язмаларның теле шаблон сүзләр, җөмләләр, калькалар белән шыплап тулган. Аларны, әлбәттә, тәнкыйтьләргә кирәк. Рәмиснең шундый телне яндырасы килә дә. Мин дә шул ук теләк. Ләкин моның өчен орлыкны кибәктән аеру сәләте булырга тиеш. Юкса көл өемендә утырып калуыбыз бар.

Сурәтле тел белән язу өчен аерым талант кирәк булса, дөрес җөмләләр белән әдәби телдә язарга һәркем өйрәнә ала. Моның өчен исә татар халкына татар мәктәпләре кирәк. Татар мәктәпләре! Татарстан җитәкчелеге мәктәпләрне милли нигездә бүлмибез, дип бик нык ялгыша. Уртак мәктәпләрдә татар баласы бик тиз урыслаша. Без холык-фигыль белән ул халыктан бик нык аерылабыз. Без басынкы һәм мокытрак. Бу сыйфатлар урыслашкан сурәттә дә берничә буынга сузыла әле. Сегрегация! Безне аерымлану гына коткара ала.

Әдәби телебезнең чишмәләре күз алдында корый. Хәзер авылларга өмет итеп булмый. Беренчедән, анда балалар аз, икенчедән, телевизор, интернет аларны да урыслаштыра бара. Халыкның күбесе хәзер асыл татар телендә сөйләшми, аның теле – суржик. Ләкин тамырлардан аерылып бетмәгәннәр әле. Үз теленә битараф булмаганнары “Мин татар языгы белән интересоваться итәм!” – дип еш кына безнең ишеләрне ничек әдәби телдә язарга өйрәтә башлый. Әйе, “язык” безнең татар телендә дә бар. Әйтелеше бүтән дә, мәгънәсе үзгә.

Язучылар бездә байтак. Югары өслүбтә язган берничә кешене исәпкә алмаганда, чәчмә әсәрләрнең күбесе “мәкалә прозасы”. Җанлы сөйләмнең ярлылана, корамалана баруы әдәби телгә дә тәэсир итә. Әлбәттә, без барыбыз да әсәрләребез укучыга барып ирешсен өчен язабыз. Ләкин әсәр укылышлы булуы өчен нәкъ бүгенге халык сөйләгәнчә яза башласак, кая барып чыгарбыз соң? Гасырлар дәвамында чарланган әдәби тел бөтен милләтнең уртак байлыгы ул. Әгәр дә инде милләт дигәнебез шул байлыкның кадерен белми, аннан баш тартырга тели икән... Анысы инде бүтән мәсьәлә. Афәт җибәрәсе булса, Тәңре башта халыкның зиһенен ала, имеш.

"Татар блогерлары" сәхифәсендә язылган фикерләр редакция фикерләре белән туры килмәскә мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100