Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вячеслав Сурмятов: Мин ничек татар егете Салаватка әйләндем?

Укучылары аны Вячеслав Юрьевич дип белә. Ә татар дөньясында ул Салават буларак билгеле. Милли хәрәкәттә актив катнашкан, “Милли хәзинә” өстәл уенын уйлап тапкан егет үзенең ни рәвешле Вячеславтан Салаватка әйләнүе турында "Интертат" электрон газетасы укучыларына да сөйли.

news_top_970_100
Вячеслав Сурмятов: Мин ничек татар егете Салаватка әйләндем?

Сурмятов Вячеслав Юрьевич. 1989 елның 8 ноябрендә Курган өлкәсенең Шатров районы Дальние Кубасово авылында туган. Шадринск дәүләт педагогика институтының чит телләр бүлеген тәмамлаган. Свердловск медицина колледжында инглиз теле укытучысы булып эшли. Рус, татар, инглиз, немец телләрен яхшы, француз, итальян телләрен аңлау дәрәҗәсендә белә. 

Шәяхмәт – Юрага, Нуриәхмәт – Владимирга әйләнә

Мин Дальние Кубясово авылында 6 яшькә кадәр яшәдем. Кубясово – рус авылы иде. Шуңа күрә миңа әти Вячеслав дигән рус исеме кушкан. Аның үзенең исеме Шәяхмәт булган. Әти аны Юрийга үзгәрткән. Аның бертуганнары да исемнәрен русчалаштырган булган. Нуриәхмәт -  Владимир, Әхмәт - Виктор, Зәйтүнә - Зина, Зәкия  - Нина булганнар.

Минем бу хакта аларның үзләре белән сөйләшкәнем булды. Ләкин аларга бу тема уңайсыз, шуңа күрә алар сүзне читкә борырга тырыша. Шулай да мин аңладым: руслар арасында яшәгәндә, беренчедән, сине үчеклиләр, чөнки, ала карга кебек, башкалардан аерылып торасың. Алар бөтен авылга бер генә татар гаиләсе булган һәм исемнәре белән аерылып торган. Шуңа күрә хәтта документлардагы да исемнәрен үзгәрткән.

Икенче сәбәп - шул документлар белән бәйле хаталар. Шәяхмәт төрлечә язылырга мөмкин, Шаяхмат, Шаяхмет. Бер документта бер төрле, икенчесендә – икенче төрле, хаталар бар. Русларның бит татар алфавитындагы өстәмә хәрефләре юк, ничек ишетәләр - шулай язганнар. Аларга җайсыз булган, шуңа күрә әтиләр, тормышларын җиңеләйтергә теләп, рус исемнәренә күчә.

Әни миңа Салават исеме кушарга теләгән, ләкин моңа әти каршы була. Мине үчекләрләр, паспорт белән проблемалар булыр дип уйлаган. Салават исемендә өч «а» хәрефе нәрсәсе авыр аның? Белмим, ни уйлагандыр.

Мин ул чагында рус авылында нинди шартлар булганын белмим. Анда күпчелек старообрядлар яшәгән. Димәк, минем әтинең һәм туганнарының  исем алыштыру өчен җитди сәбәпләре булган. Бәлки, аларны чынлап та татар булган өчен бик нык үчекләгәннәрдер. СССР да, белүемчә, башка милләт кешеләренә шундый мөнәсәбәт булган. Бу әйбер әнигә дә ошамый иде. Әти соңыннан әни белән аерылышты, әтидә әле дә миллилек юк. Ул татарча яшәми, тулысынча руслашкан. Әлбәттә, бу миңа ошамый.

Миндә ничек татар рухы уянды?

Аннары без Кызылбай дигән татар авылына күчендек, ул вакытта анда әбием яши иде. Беренче класска укырга кердем. Мәктәптә татар теле юк иде. Бездән югары классларда бар иде, ә безнең класста һәм бездән соң укытмадылар. Ни өчен алай булганын мин белмим. Мәктәп программасында каралмаган иде.

Кызылбай авылы ике өлешкә – русларга һәм татарларга бүленә. Рус өлешендә яңа төзелгән йортлар, анда руслар гына түгел, руслашкан татарлар да яши иде. Кызылбайда газ компрессоры станциясе бар һәм шуңа күрә анда командировкага кешеләр күп килде. Руслар, башкалар. Татар теле авылның иске, татар өлешендә популяр булмады.

Минем әбием татар ягында яшәде. Әби белән аралаштым, авылга кайткач, аңа ярдәм итә идем. Татарча барысын да аңлый идем, әмма сөйләшүе авыр булды. Татар телендәге авазларны җиренә җиткереп әйтүе читен.

Екатеринбургта минем абый яши, әтинең өлкән абыйсы ул, Әхмәт исемле. Хәзер Витя инде, ул да исемен алыштырган. Мәдәнияткә гашыйк кеше ул. Миңа караоке, русча-татарча сүзлекләр алып кайта, татар тарихы, көнкүреше темасына күп сөйләшә иде. Аның аша татар шәхесләрен, милли киемнәрне, милли кухняны белдем. Мин шунда үзебезнең руслардан берни белән дә калышмауыбызны аңладым. Хәтта, киресенчә, алардан өстенрәк тә икән әле без. Шунда минем милли үзаң барлыкка килә башлады.

Абый да минем татар телен өйрәнүемне теләде. Авылча, себер-татар сөйләмен өйрәндем, шуннан башладым да инде. Тыңлый, анализлый башладым. Ә сөйләшүе элеккечә үк – авыр. Мин сөйләшкәндә кешеләр «пешмәгән татар» дип көләләр иде.


Иң алдынгы методикаларны татар телен өйрәтү максатына эшкә җигәргә була

Соңыннан мин педагогика университетының чит телләр факультетына укырга кердем. Шунда тел өйрәнүнең төрле методикаларын үзләштердем. Татар теле минем өчен ул вакытта да кыен иде. Студент чагында мин татар телен өйрәнә алмадым, чөнки өй эшләрен күп бирәләр иде.

Укыганда мин «Дуслык» җыр коллективына кердем. Алар белән сәхнәләрдә чыгыш ясый идек. Ел ярым җырлап йөрдем, университетны тәмамлагач, армиягә алдылар. Анда Казан  егетләре белән сөйләшеп, татар телен шомарттым.

 Армиядән соң Екатеринбургка күченеп килдем. Шунда инде өч ел яшим. Телне югалтмас өчен төрле сөйләм клубларына йөри башладым. Университетта мин немец һәм инглиз телләрен өйрәндем, итальян һәм француз телләрен аңлыйм. Төрле методикаларны карадым, алып баручының материалны ничек җиткерүен, нәрсәгә нигезләнеп эш итүен, төп нигез итеп нәрсәне алуын өйрәндем. Диплом эшем дә «Чит телләр өйрәткәндә уен технологияләрен куллану» дип атала иде. Боларның барысын да берләштереп, үземә клуб ачарга кирәктер дип уйладым. Бу карарга килергә миңа әтинең абыйсы Әхмәт ярдәм итте. 

Шул турыда уйланып йөри идем инде, беркөн төнлә миңа «Яшен» яшьләр оешмасы активисты яза. «Яшен»нең ул чакта популярлыгы бетеп бара иде, аларга нәрсәдер уйлап чыгарырга, активистлар җәлеп итәргә кирәк иде. Минем нәкъ шул вакытта үземнең эшне оештыру идеясе туды. Шулай итеп, сөйләм клубы оештырдык. 14 февральдән бирле бу сөйләм клубы эшләп килә. Атнага бер тапкыр уза. Бу минем өчен үземне камилләштерергә, татар әдәби телен өйрәнергә зур мотивация булып тора.


Күбәләк суалчанга әйләнә алмый

Укучыларым өчен мин элеккечә Вячеслав Юрьевич. Әмма алар барысы да минем татар икәнемне белә, православ бәйрәмнәр белән котлаганнары юк. Эштә вакытта миңа Вячеслав Юрьевич дип мөрәҗәгать итәләр, чөнки күпчелек рус кешеләре, аларга шулай җиңелрәк. Ә татарлар миңа Салават дип дәшәләр. Бу миңа бик ошый.

Исемемне үзгәртү теләге дә бар. Мине бер генә нәрсә тотып тора — документларны үзгәртүгә бәйле проблемалар булачак.

Мин ни өчен мондый карарга килдем? Үзеңнең чыгышыңны алдап булмый. Аннан качарга кирәкми дә. Күбәләк күбәләк булып туа, беркайчан да суалчан була алмый, туган вакытта вакытлыча суалчан рәвешенә кереп алса да, барыбер күбәләккә әйләнеп үлә. Теләсә нинди шундый мисал китерергә була. Үз кешеләрең янында булганда үзеңне бөтенләй башкача хис итәсең.

Татар рухын ничек уятырга?

Татарларда милли бердәмлек бар. Без бер-беребезне күрәбез, ярдәм итәбез. Татар оешмалары булган шәһәрләрдән миңа кунакка яшьләр килә ала, мин аларга барам. Екатеринбургка киткәч, башта күңелсез булган иде. Татар телендә ул гына минем белән сөйләшә алгач, өйгә кайтасы килә иде. Ул хәзер минем белән татар телендә генә сөйләшә. Ә хәзер мин дусларым белән ана телендә генә сөйләшергә тырышам. “Ана теле” дигән сүз зур мәгънәгә ия.

Хәзер татар телен укытуга бәйле вәзгыять үзгәрде. Минемчә, күбрәк кызыклы чаралар, проектлар кертергә кирәк. Мин үзем өчен мотивация уйлап таптым. Татар телен үстерү өчен аның актуаль икәнен күрсәтергә кирәк. Ата-бабаларыбыз туган телдә сөйләшкәннәр, без алардан түбән төшәргә тиеш түгел. Алар дәрәҗәсендә, яки алардан да югары булырга кирәк.

Мин мәсәлән такси чакыргач, берәр үзбәк килә икән, аның белән татарча сөйләшәм. Ул башта аптырап утыра инде, аннары сөйләшеп китә. Татарча караоке җырларга, музейларга, милли чараларга йөрергә кирәк.

Үз хокукларыңны якларга кирәк, барысы да үзебездән тора. Кешедә патриотизм хисе уятыр өчен, аңа балачактан ук тарих турында сөйләргә кирәк, Тарих дәреслекләрендә барлык фактлар да күрсәтелми, аларның кайберләре дөрес итеп бирелми. Безнең җиңүләрне, милләтнең югарыда булган вакытларын, татарның чәчәк аткан чорын күрсәтергә кирәк. Без чыннан да бөек милләт, безнең дәүләтебез, ханнарыбыз булган.

Шулай ук югалтуларны да күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, татарларга мәчет төзелешләренә рөхсәт бирелмәгән, дәүләтнең бездән йөз чөергән вакытларын да күрсәтергә кирәк.

Без бөек милләт һәм горурланырлык нәрсәләребез күп. Бу хакта балалар белән олылар сөйләшергә тиеш. Әби-бабайлар гына түгел, туганнар да сөйләшсен. Татар телен практик куллануның уңай якларын күрсәтергә кирәк. Сөйләргә генә түгел, ә нәкъ менә күрсәтергә.

 Татар теле – бай һәм бөек тел

Лингвист буларак, мин татар телен логик тел дип бәяләр идем. Ул сингармонизм теле. Бик кызыклы, кагыйдәләре бар. Телнең яңгырашы, әйтелеше матур. Рус теле белән чагыштырганда, татар теле кыска һәм ачык. Рус телендәге бер гыйбарәне татарча бер сүз белән әйтергә мөмкин. Мәсәлән, балаларыбызда – “у наших детей”. Бу бит бик яхшы, мондый сыйфат белән бөтен телләр дә мактана алмый. 

Тагын татар теле төрле диалектлары булуы белән бик кызыклы. Әмма нинди генә диалектта сөйләшсәң дә, үз телеңнән оялырга кирәкми. Үз сөйләмеңне дә, әдәби телне дә белергә кирәк, чөнки диалект ул телне баета гына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100