Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Рәмис Латыйпов: "Ворылд Ыскилыс" - татар менталитетына туры килгән бәйрәм

"Татар-информ" журналисты Рәмис Латыйпов WorldSkills KAZAN 2019 эшче һөнәрләр чемпионаты ачылышын карап кайтты. 

news_top_970_100
Журналист Рәмис Латыйпов: "Ворылд Ыскилыс" - татар менталитетына туры килгән бәйрәм
Өчпочмак-шоу! Ворлдскиллсның ачылышын менә шулай дип бәялим. Башыннан азагына кадәр безнең өчпочмакка мәдхия укыдылар бит. 
 
"Нинди өчпочмак?" димәгез – шоу башында ук төрле илләрнең вәкилләрен аркаларына өчпочмак таккан кешеләр ияртеп алып чыкты. Бөтенесе өчпочмак артыннан ияреп барды! Шундый ризык шул ул өчпочмак – бер авызың тисә, артыннан ияреп барасың да барасың! 


Алга таба: стадион уртасында да дүрт өчпочмактан ясалган пирамида, ә пирамида астында зу-уур өчпочмаклар, шул зу-уур өчпочмаклар алдында кызлар-җегетләр өчпочмаклар тотып бии. Бер керәләр өчпочмак эченә, бер чыгалар! Бу шоуның режиссеры татар булмаса да, ерак нәселендә булса да татарлар бардыр: генетик яктан татарның итле-бәрәңгеле, борычлап-суганлап пешергән өчпочмагына тартылгандыр. Шулай булмаса, бөтен шоуны өчпочмаклап чыгармаган булыр иде...


Стадион буйлап комбайн китеп барды. Жаткасы бигрәк куәтле: авыл басуларын ике генә урый торган "Җиһангир" ("Джондир"ны татарчалаштырып шулай әйтәм) урап йөри, азактан ул комбайндагы Емеля (Емеля түгел бугай инде, исемен оныттым каһәрнең) штурвалын ташламыйча гына ипи пешерә башлады, аны кунакларга да ашатты. 

Марат Готычның, бу комбайнны күрсә, йөрәге янадыр дип, аның өчен борчылып утырдым: монда уенчык комбайнны кудыралар зал буйлап пешекче ирләр, ә басуда бит ашлык коелып утыра, әллә нинди уңайсыз ел булып чыкты…


Карап торам шоуны: күңелсез, кызык түгел дигән фикерләр әйтәләр. Әйе, Универсиада ачылышындагы шоуны күргән кешегә шулайдыр. Дөрестән дә Универсиада ачылышы бик-бик югары дәрәҗәдә иде. Әллә беренчесе булганга шулай булды микән? Кешеләр дә бу шоудан шуннан артыкны ук булмаса да, кимне көтмәгәндер. Ул дәрәҗәдә булмагач, "фи" әйтүчеләр бар билгеле. Йошкар-Ола яки Чабаксарның төшенә дә кермәслек шоу инде бу, ә Казанга нәрсә? Без дөньякүләм шоуларны күреп арган. Безгә тагын да югарыракны китер!


Һәм дөрестән дә, илдә җырчы беткән кебек, Панайотовтан өч җыр җырлатуны мин үзем дә аңламадым. Кем соң ул - беркемгә дә билгеле булмаган җырчы - дөньякүләм вакыйгада өч җыр җырларга? Әле аның җырлавы югары дәрәҗәдә булса икән – шул бер үк аранжировщик шапылдаткан җырны шыңгыр-шыңгыр каты кычкырып җырлап тора. 


Аннары Елка җырлады. Аны яшүсмерләр бик яратты бугай инде, бик чәбәкәйләделәр “Елка-Елка” дип. Минем үземә чыршы җырлады ни, нарат ни – барыбер, икесен дә яратам, усак яфраклары шаулавын тагын да ныграк яратам әле. Шулай да яшүсмерләр сөйгән чыршыны китереп утыртканнар икән стадионга – дөрес эшләгәннәр. “Салаватны булса да чакырмаганнар”, - дип көлде бер танышым шоудан чыккач. Дөрес инде, чакырмаганнар шул. Бәлки, "Салкын чәй"не җырлар дип курыккканнардыр. “Салкын чәй” ул, ни генә дисәң дә, уңмаган пешекче җыры – уңган пешекченең чәе дә, өчпочмагы да һәрвакыт кайнар булырга тиеш. 


Шаяртудан китеп караганда, безнең мондый шоуларда җырлатырлык җырчыларыбыз чыннан да бар. Шул ук Артур Исламов әллә җырлый алмаслык кешеме? Татарстан җирендә икән, эшли генә түгел, җырлый да белүебезне күрсәтергә кирәк. “Эшләп түгел, кешнәп яраган” дигән сүз дә бар бит халыкта. Атның җигелеп тарта гына түгел, кешни дә белә икәнен күрсәтү бер дә хилафлык булмас иде. Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге камера оркестры чыгыш ясады анысы, әмма музыкаль бизәлештә җирле үзенчәлекне дә күрәсе килгән иде.


Татарчаны эзлибез бит инде. “Киләчәк синең кулыңда” дип язганнар “Казан Арена”да. Рәхмәт, маладсы, татар күңеле бер язу! Әмма шул бөтен бер “Казан Арена”да татарча белгән бер генә данә татар да юк икән – “ң” хәрефе урынына “н” куйганнар. Аһ, күңел кырыла инде. Менә әйт инде син татар теле проблемасы юк дип. Тел күз алдында юкка чыгып бетеп бара – социаль челтәрләрдә татарның "әөүҗңһ"сен кулланган кешеләргә медаль бирер чаклар җитеп бара…



Дмитрий Медведев “хәерле кич” дип сәламләп, алкышларга күмелде. Юкка гына укымышлы агай-эне аны яратып “Аюпов” дип йөрми инде! 

  

Ворлдскиллс җитәкчесе Саймон Бартлиның Татарстаннан хәле киткән иде бугай. Мактап туя алмады. “Сәлам” диде анысы да татарчалап. 


Ачылыш тантанасы шоудан бигрәк эшче һөнәрләргә мотивация уятыр өчен оештырылган презентациягә күбрәк тарткан иде. Егетләр-кызлар чыга да, үзләре уйлап тапкан әйберләр турында сөйли. Бер егетнең тычканын күрсәттеләр. Фатирында яши торган джунгарский хомячогын түгел инде, компьютер тычканын. Молодец! Компьютер кулланган кешеләрнең абсолют күпчелеге ул тычканның ничек эшләгәнен дә белми, ә ул аны ясаган! Инвалидлар өчен протез ясаган кыз бигрәк тә хөрмәт уятты миндә. Бу инде эшче һөнәрнең кеше өчен бигрәк тә кирәк, тагын ничек әйтергә - саваплы өлкәсе. Аяксыз-кулсыз калган кешеләрнең рәхмәтләре ирешәдер ул кызга дип уйлап утырдым. 


Бер егет исә робот уйлап тапкан. Суфия дип исем дә кушкан. София инде ул, мин татарчалаштырып Суфия дим аны. Чын кеше шикелле сөйләшә малай, егет аны кулыннан гына сыйпап тора. Дөрес, ул Суфия дигәннәренең йөзе нәкъ безнең йортның управдомыныкына охшаган, чырае да шул управдом хатыны кебек акырып җибәрер кебек тора. Мин үз теләгем белән андый куркыныч хатынны әвәләп ясамас идем анысы. Ай-яй батыр егетләр бар ул. Усал хатын бәлаләреннән сакла дигән Ходай, мин үзем шундый кешедер инде.   


Һәр заманның үзенә күрә бер каһәр суккыры дигәндәй, берничә ел элек экономист-менеджер булу популяр булса, хәзер бит “психолог” булу модага әйләнде. Кемнең эше юк, шул “мотивация” бирү белән шөгыльләнә: син булдырасың, син тырыш, син эшли аласың! Яшьләр арасында шушы мотивация бирә торган психологларның популяр булуын исәпкә алыптыр инде, шоуга да шуның элементларын керткәннәр. Геройлар чыга да, коучлар кебек үк текстлар белән сөйли башлый. “Мин элек беркем түгел идем. Хәзер мин үземә ышанам. Мин булдырам. Мин әллә кем булдым инде. Син дә тырыш! Син дә булдырырсың!” Үз-үзенә ышанмаган кешеләр өчен бу файдалы дога икән, бер сүзем дә юк, дөрес эшлиләрдер. Әмма мондый коры сүзләрне кабатлап утыру шәхсән минем ачуны гына китерә. Ярар. М-мотивация.

 

Менә шундый фикерне ишеткәнегез бардыр. Элек хезмәт кешесен җәмгыятьтә данлау бар иде. Телевизордан тракторчы, слесарь, ипи пешерүчене – гомумән, һәр эшләгән кешене мактап тордылар. Заманалар үзгәрде, телевизор бөтенләй башка кешеләрне күрсәтә башлады. Шоу-бизнес, криминал һәм маймылланган блогерлар – замана баласы шуларның тормышын күзәтеп үсә. Трактор пәйда булганда да “прикол өчен” генә чыга – ул креатив түгел. Тракторчы турында язган журналист та “колхоз” санала, аңа йөз чөереп кенә карыйлар: имеш, көнбатышта бөтенләй башкача. Ә шул ук көнбатыш эшче идеалларын баш тартмаган – шул ук Америка ковбойны илнең символы дәрәҗәсенә күтәргән. Ә ковбой бит инде ул шул ук көтүче! Америкада ковбой төшерелгән футболка киеп йөриләр, ә син берәр кәттә егеткә киертеп кара көтүче сурәтле футболка! Тотып торырга көчең җитсә.


Ворлдскиллс менә шушы тенденцияне үзгәртергә өлеш кертер дигән өмет тудыра. Бераз кызыксынсагыз, беләсездер: заманалар үзгәргәч, һәр вуз, аннары томанлы җәйге кичтән соң пәйда булган бик күп яңа уку йортлары юрист һәм экономист, менеджер һәм мерчендайзер, дилер һәм шмилер, тагын әллә нинди профессия вәкилләрен шапылдата башлады. Акчаң гына булсын: шалт дипломны тоттыралар кулыңа. Аннары шул экономистлар дипломнарын тотып урамда басып калды: ә кемгә кирәк соң алар? Заманы үзгәрә: бөтен нәрсә автоматлаштырылган заманда, хисаплар электронлашканда саннар тигезләп утырган кешеләр кирәкми. Ә кулы белән нәрсәдер эшли белгән кеше ул һәрвакыт кирәк булган һәм кирәк булачак та. 


Ворлдскиллс ярышына кадәр без бәлки моны аңлап та бетермәгәнбездер. Универсиада белән дә шулай булды: ул узганчы без аның нәрсә икәнен белми идек. Шәһәрнең үзгәрүен һәм Казанның туризм үзәкләренең берсенә әйләнүеннән чыгып, универсиада, су спорты төрләре чемпионаты, футбол чемпионатының нинди эз калдырганын үзегез дә бәяли аласыздыр. 

Аннары, яткан таш мүкләнә диләр бит. Безнең ил халкы ул күченеп йөри торган затлардан түгел, берегеп яши берәр төбәккә. “Нигә безнең хакимият шундый, нигә безнең халык шундый куркак, сүзен әйтә белми” дип зарлана үзе. Без шундый инде. Ә менә бу ярышлар һәм бәйгеләр алар безгә чит ил кешеләрен китерә. Сез сизәсез микән шуны: алар килү белән бергә без дә үзгәрәбез. Безнең халыкта “чит кеше каршында оят” дигән әйбер бар. Алар белән бергә культура дәрәҗәсе (дөрес аңлагыз, глобальләшү турында түгел, кеше каршында үзеңне тоту кагыйдәләре турында сүз бара) үзгәрә. 

Күзәтүләремнән чыгып әйтә алам: биш ел буе пропаганда булуга карамастан, байтак кына кешеләр татар өчен сәер һәм ят атамалы “ворлдскиллс” дигән сүзгә күнегә алмады. "Ворылд Ыскилыс" дисәң, кешенең йөзенә кайчак курку катыш ятсыну да пәйда була: нәрсәгә кирәк, нәмәстәкәй соң ул?

Ә үзе бик гади һәм гомер буе черәшеп тырышып эшләгән татар кешесе өчен бик якын өлкә бит инде Ворлдскиллс. Һөнәрчеләр бәйгесе. 

Нигә Ворлдскиллс Татарстанда уза дип бөтенләй гаҗәпләнергә кирәкми. Ул Татарстанда узмаса гаҗәп булыр иде. Бу бит инде татар кешесенең менталитеты таләп иткән бәйге. Мач итеп кенә тора. 


Татар кешесе бит гомер буе күршесеннән уздырыйм дип тырыша: өе зуррак, матуррак, шәбрәк булсын, бөтенесе аңа көнләшерлек итеп яшәргә кирәк! Заманча әйткәндә, мотивация да кирәкми татарга – тарихи яктан салынган ул аңа күршесенең борынына чиертергә дигән фикер. Шуңа да яшь җегет кызларның Татарстан җирендә хезмәт буенча көч сынашуы бер дә гаҗәп түгел. "Ворлыд Эскилес" ул – татарның канында булган бәйрәм. Һәр татар авылында "күршененең борынына чиертим" дигән "Ворлыд Эскилес" узып тора.  

“Миллионнар түгәләр…” дигән фикер дә бар анысы. Менә мин Саратов, Самара аркылы узып көньякка барган идем әле. Ул шәһәрләрдә мондый бәйрәмнәргә миллионнар түкмәгәннәр. Әмма шәһәрләре гөл кебек, халкы бәхетле димәс идем. Ни генә әйтсәң дә, Казанда юлларга, ишегалларына, йортларга тел-теш тидерерлек түгел. Кеше килгәндә җыештырасың, өеңне рәвешкә китерәсең. Әле кайчан гына юньсез председетальнең фермасы кебек булып яткан вокзал тирәләрен генә күр! Кая ул вокзал – шәһәр йортларының ишегалларын бизәп бетерделәр. 

Теләсә нәмәрсә әйтегез, мин үзем шушындый бәйрәмнәр үтеп тору яклы. Бердән төзелеш бара. Икенчедән, мин “движуха” яклы. Движуха булганда кызык миңа. Япун кешеләре һәм зәнкиләрне безнең мәктәпләрдәге кызлар-малайлар кайчан күрер иде әле шушындый бәйрәмнәр булмаса? 


Дөрес, кунак килгәч әллә никадәр проблемасы да чыга инде. Кунак килгән ыгы-зыгыдан файдаланып, өстәлдә яткан ризыкны кесәсенә шудырган караклар да җитәрлек. Әмма нишлисең соң инде? Тормыш бу. 

Шоу беткәч, урамга чыктым, чыккан шәпкә Көньяк Африка республикасыннан килгән кара чутыр җегетләр белән фотога да төштек әле. Аларга нәрсә - татарча язудагы хатаны да күрмәгәннәр, минем кебек вакчыл кеше булмагач, акча әрәм була дип тә кайгырмыйлар, авызлары колакта, колаклары еракта, найс-найс дип кенә торалар. Казан ничек? Найс-найс, бар да шәп. Казанны белә идегезме соң моңарчы? Ноу-ноу, хәзер беләбез, найс-найс. 

Бер читтә ак күлмәкле гарәпләр, яннарында кара күлмәкле кызлары, аларны алай дип әйтү гөнаһтыр инде, әмма чибәр инде каһәрләр! Алары белән фотога төшсәң, гөнаһ булыр дип кыймадым, тау кадәрле гарәптән генә сорадым, ничек соң? “Найс-найс”. Башларына эшләпә кигән шат мексиканнар, баскан урында биеп торган колумбиялеләр, яман каты акырык тавышлы нимесләр, урамга чыккач, җырлап җибәргән французлар… Былтыргы футбол чемпионатыннан һич ким түгел. Кунакчыл Казанга барысы да сыйган. Нигә кунакчыл булмасын? Чыңгыз хан өйрәтеп калдырган бит аны кунакчыл булырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100