Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар Швейцариясе яки Швейцария Татарстаны – Актаныш районы Сабан туе Магнитогорск татарлары күзлегеннән

Быел Актаныш Сабан туенда Магнитогорсктан “Татар рухы” дип аталган “Татарларның милли-мәдәният оешмасы” вәкиле Рафаил Мөхәммәдшин беренче тапкыр катнашкан. “Интертат” электрон газетасы өчен язылган блогында ул Актанышның ни өчен Татар Швейцариясе исемен йөртергә лаек булганын аңлата.

news_top_970_100
Татар Швейцариясе яки Швейцария Татарстаны – Актаныш районы Сабан туе Магнитогорск татарлары күзлегеннән

Математикада кушылучыларның урыннарын алмаштырудан сумманың  кыйммәте үзгәрми дигән төшенчә бар. Актанышта һәм Актаныш районы авылларында үзләренең законнары бар – кунакчыллык, хезмәт сөючәнлек һәм Ватанпәрвәрлек! Безгә - Магнитогорск кунакларына, актанышлыларның туган якны ярата белү осталыгына, тормыш-көнкүреш кануннарын үтәүләренә өйрәнәсе генә кала. 

Безне кунак буларак Актаныш районының эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге рәисе Булат Шәйхрәзиев чакырды.

Россиянең Ерак Көнчыгышында урнашкан Владивосток шәһәре диңгез капкасы булса, Актаныш – Татарстанның коры җир капкасы. Актанышка бер сәгатькә яисә унбиш минутка булса да кереп чыгыгыз, аның урамнарыннан йөрегез! Кергәндә үк район үзәгенең чисталыгы һәм тәртибе гаҗәпләндерә. Көндезен дә район урамнарында урам себерүчеләрне яисә җыештыручы махсус техниканы очратмадык, димәк, авыл кешеләре чүп-чар ташламый. Дөрес, урам себерүчеләр дә иртә белән үк җыештырып, эшләрен тәмам иткән була.

Җиңү Паркы – Актанышның күркәм бер урыны. Анда сугыш еллары техникасы бар, Бөек Ватан сугышы елларында катнашкан тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл куелган, Советлар Союзы Геройлары һәм Әфганстанда сугыш вазифасын үтәгәндә үлеп калган сугышчыларның бюстлары урнаштырылган.

Ленин исемендәге парк һәм мәдәният паркы буйлап йөргәндә кеше тудырган матурлыкка карап сокландык. Үзем язам, үзем “паркта күргән урыннарның гадәти булмаган детальләрен тасвирларгамы икән?” – дип уйга калам. Фотолар интернетта да бар, ә менә үлән һәм агачларның тылсымлы һавасын, кешеләрнең кәефләрен һәм паркның искиткеч мохитен Актанышның үзенә барып тойсаң, күпкә яхшырак.

Актаныш – рус теленә “хороший знакомый” дип тәрҗемә ителә. Актаныш белән бер танышкач та, аннан тиз генә аерыласы килми. Актанышка сәфәр кылганнан соң, күпләр татар теленең, мәдәниятенең һәм борынгы бабаларның рухлары биләп алуын әйтте. Борынгы баба рухларының монда нинди катнашы бар дип уйламагыз. Элекке чорда шәһәр һәм авыллар кеше яшәү өчен яраклы урыннарда болай гына барлыкка килмәгән. Беркем дә үзенең борынгы бабасын кайсы төбәктән булганын белми, мөгаен, безнең бабаларыбыз да хәзерге Актаныш районы җирлекләреннән чыккан булганнардыр.

Безнең туристлар төркеме – Магнитогорскиның Халыклар дуслыгы йортындагы татар мәдәнияте бүлеге сәнгать үзешчәннәре катнашучылары

Безгә Татарстанның иң яхшы районнарыннан саналган Актаныш Сабан туенда кунак булу, Актаныш районының Теләкәй һәм Иске Җияш авыллары Сабан туйларында катнашу бәхете татыды.

Әлеге милли бәйрәмнең үзенчәлеге килеп керүгә үк шаккаттырды: машина кую урыннарына керә торган җирдә “Сабантуй” язуы белән арка тора, алга таба мәйданга керә торган урында тагын бер арка күзгә чагыла, аның аша барлык мәйдан күренә. Бәйрәмнең турыдан-туры трансляциясен карау өчен, үзәк сәхнәдә зур экран куелган, мәйдан кырында өч сәхнә, багана өстендә читлек эченә утыртылган әтәчләр, кул белән балык тоту өчен күл, капчык белән сугышу урыны бар. Тамашачылар өчен ябык трибуналар корылган, кунакларга да аерым урыннар каралган.

Милли бәйрәмдә Актаныш районының кече яшьтән алып өлкән яшькә кадәр сәләтле кешеләре осталыкларын күрсәтте, чыгыш ясады. Әмма бер коллектив үзенең костюмнары, тавышлары, биюләре, уңган-булган егет-кызлары белән аерылып торды. Ул – “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле иде. Аның составына төрле ансамбль төркемнәре керә: ир-атлар һәм хатын-кызлар хоры, катнаш вокаль ансамбль, халык уен кораллары ансамбле. “Агыйдел”нең репертуары да төрле – татар җыр һәм биюләреннән алып, рус, казак халкы репертуарына кадәр бар.

Без Теләкәй һәм Иске Җияш авыл Сабан туйларында да булдык.

“Теләкәй авылының мәдәният йорты”ның директоры Шәмсиева Дифинә Сәләх кызына безнең делегациянең очрашуын оештырганы өчен, безнең коллективка Сабан туе мәйданында чыгыш ясарга булышканы өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Мәдәният йортында безгә традицион татар халык ашлары белән төшке аш һәм кичке аш ашаттылар.

Теләкәй авылы мәчетендә без имам Вилдан Хәйретдинов белән татар халкының Татарстаннан тыш яшәү рәвеше турында сөйләштек

“Актаныш технология техникумы” директоры Илшат Гәбделхәевкә дә аерым рәхмәт белдерәсебез килә.

Боларның барысына да без ике көн дәвамында өлгердек! Тагын без барып карамаган күпме җирләр калды – Актаныш районы туган якны өйрәнү музее, “Сәләтле балалар өчен гимназия-интернат”, Актаныш Мөхтәсибәте, паром кичүе, фонтаннар, Актаныш яр буе, “Лачын” боз сарае һ.б. Бу җирләрне берничә тапкыр барып күрәсе килә!

Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак! Актанышка кайтыгыз, ул сезне һәрвакытта да шат күңелдән каршы алыр, тәмле итеп ашатыр һәм күңелегездә онытылмаслык хис-кичерешләр калдырыр. Юкка гына Актанышны Татар Швейцариясе яки Швейцария Татариясе димиләр бит! Ул бу исемгә чын мәгънәсендә лаек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100