Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарихчы Илнур Низамиев: “Шәмаил” спектакле шәмаил сәнгате киләчәгенә (өч)нокта куйды

"Казан Кремле" музей-тыюлыгының Исламият музее мөдире Илнур Низамиев "Шәмаил" спектакле турында фикерләрен уртаклаша.

news_top_970_100
Тарихчы Илнур Низамиев: “Шәмаил” спектакле шәмаил сәнгате киләчәгенә (өч)нокта куйды

“Московский” мәдәният үзәгенең ишегеннән чыгып, өйгә атлаганда, минем эчемә тынычлану хисе керде. Ниһаять, озак вакыт борчыган бер мәсьәлә - шәмаил сәнгатенең киләчәге мәсьәләсе - чишелде... Бу мәкаләдә мин, спектакль авторларына ияреп, спектакль һәм шәмаил турында бераз фикерләргә булдым. Спектакльгә кагылышлы уйларга күчкәнче, шәмаил сәнгате тарихына кечкенә сәяхәт ясыйк.

Белгәнебезчә, шәмаил - рәсем сәнгатенең милли үзенчәлекле бер төре. Ул 19 гасырда барлыкка килә һәм гаять популяр була: шәмаилләр кибетләрдә, базарларда сатыла, заказга ясала. Бүгенге көндә пыялада язылган шәмаилләр гаиләләрдә буыннан буынга тапшырыла, музейларда саклана.

Соңгы утыз елда шәмаилгә багышланган йөзгә якын күргәзмә узды, дистәгә якын каталог чыгарылды. Диния нәзарәте уздырган конкурслар нәтиҗәсендә шәмаил сәнгате җөмһүриятебездә һәм илкүләм яңгырады.

Шәмаил дигәч, милли бизәкләр, Коръән аятьләре, гадиләштерелеп язылган мәчет, кошлар, чәчәкләр күз алдына килә. Ләкин миңа башка төр – басма шәмаилләр якын.

Кызык бит: басма шәмаилләр үз эченә календарь, географик карталар, төрле шәһәрләрнең фотографик һәм схематик күренешләрен, хаттатчылык үрнәкләрен алган. Бу эшләр заман сулышын чагылдырган: рәсемнәрдә тимер юллар, очкычлар, төрле фантастик корылмалар. Бу шәмаилләрдә рәссамнар чын җәдидчә – Г. Тукайча, Ф. Әмирханча - киләчәкне күрсәткәннәр. 

Бастырып ясалган шәмаилләр тиражлауда аура (сәнгать үрнәкләренә хас бер сихри үзенчәлек) югалу турындагы фикерне (В. Беньямин) ачык раслый. Дөрестән дә, пыялада ясалган эшләр сакраль мәгънәгә ия булса, басма шәмаилләр уку әсбабы, белем чыганагы, матурлык үрнәге кебек кабул ителә. Басма шәмаилләрдә ул илаһи көч юк. Тиражланып, киң таралган эшләрнең аерым үрнәкләре бүген - 20 гасыр башында прогресска, мәгърифәткә багланган хыяллар турында үзенчәлекле һәйкәлләр. 

Инде төп фикеремә килик.

Мине борчыган мәсьәлә: соңгы дистә елларда эшләнгән шәмаилләрдә яңа сәнгать сүзе булмау. Бу эшләр стилизациягә корылганлыгын аңлау. Стилизация булмаса, йә ул чиста хөсни-хатт (каллиграфия), йә ислам сәнгатенең башка үрнәкләре (тәсхиб, тугра һ.б.). Нишләтәсең инде. Бер стиль дә әйләнеп кайтмый – иҗат елгасы алга ага (әйе, бернинди елга юк, ләкин хәрәкәт, үзгәреш бар бит?). Һәр нәрсәнең үз вакыты. Европа, гомумән, дөньякүләм бер мәдәни пространствода яшәгәндә, ничек шәмаилгә вакытыбыз сулышын өрергә? Менә бу мәсьәләне, миңа калса, иҗатчылар һәм сәнгать белгечләре чишергә тели иде.

Димәк,

1. Пыялада ясалган шәмаилләр вакытында мөселман сәнгате саналган хөсни-хаттның Европа сәнгатенә – нәккашька - тартылуын гәүдәләндерде.

2. Басма шәмаилләр асылы - репродукция. Шулай итеп, алар, техник тиражлау буларак, модерн чорын чагылдырды.

Ә хәзер, игътибар:

3. Беренче ике төр дини үзаңга сыйса, 21 гасырда, постмодерн чорында, шәмаилнең бердәнбер юлы: гомумкешелек теленә чыгып, абстракт, концептуаль телдә сөйләшү. Бу телне Владимир Александрович Попов сизеп, сәнгатендә ачты. ЛӘКИН! Минемчә, бу шәмаил түгел, ә бәлки хөсни-хатт сәнгатен ирекле интерпретацияләү. Дөрестән дә, ничек карама, шәмаил сәнгате дини сәнгать, ә бүгенге көндә дини сәнгатьнең теле чикләнгән. Һәм бу чикләрне атлап чыккан эшләр шәмаил саналмый. Менә бу каршылык – дини фикерләү, дөньяны тану булмаган мохиттә дини сәнгатьнең киләчәге – зур проблема! Шәмаил, вакытында шәрык сәнгатен Европа сәнгатенә якынлаштырган феномен булып, 20 гасыр башында катып калдымы? Безнең көндә яңа тавыш таба алырмы?

Спектакль бу сорауга уңай җавап бирде. Шәмаил яңа адым ясады. Һәм яңадан – көнбатышка таба. (Ә башка юл юк та. Моны кабул итү кирәк.)

Хәзер аңлатам.

Шәмаил егерменче гасыр башында чынбарлыкны чагылдыру өчен нәкышка (живопись) тартылган. Егерме беренче гасыр башында шәмаил көнбатыш сәнгате үсеше юнәлешен алып, абстракциягә, перформанска, биюгә, тавышка тартылды. Нишлисең инде! Европага таба атлагач, адымнарны тизләтергә кирәк!

Бүген дини сәнгать кысаларында эшләүче хаттатлар гасырлар буе килгән стильләрдә осталыкларын арттыралар. Ә заманча сәнгатьчеләр постмодерн кушкан телдә иҗат итеп, региональ үзенчәлекләрне өстиләр. Ләкин бу ислам сәнгате түгел, ә бәлки ислам традицияләре белән илһамланган заманча сәнгать. Шундый үрнәкләрне казанлылар 2014 елда “Эрмитаж - Казан” үзәгендә күрсәтелгән күргәзмәдә күрделәр. Анда Виктория һәм Альберт музее уздыра торган “Jamееl prize” ярышы җиңүчеләренең эшләрен күрсәтелгән иде.

Шулай итеп – шәмаилнең ике юлы бар иде. Берсе – традицион ысулларга ябышып, шиңеп, тарихка һәм сувенир киштәләренә керү. Икенче юл – Европа сәнгате юлына басып, төрле сәнгатьләр синтезына бару. Өченче, дүртенче юл да бардыр бәлки. Ләкин икенче юл – катлаулы, кызыклы һәм - шәмаил өчен яңа түгел(!). Беренчедән, шәмаил үзе нәкыш белән хөсни-хатт (каллиграфия) баласы. Икенчедән, әле 90-нчы елларда Булат Галеев ясаган “Җырлый торган шәмаил” экспериментларын хәтерлибез.

Спектакль. 

Спектакль ислам сәнгатенә зур ихтирам белән эшләнгән. Биюче (Марсель Нуреев) иҗатчыны түгел, ә Иҗатчының каләме ролендә иде. Икенче иҗатчы – “мөнәҗәт” башкаручы (Илдар Мөбәрәкшин) хәтеребездә йоклаган мөнәҗәт уку-тыңлау тәҗрибәсен уятты. Карагыз: спектакльдә шәмаил - тавыш һәм бию синтезы. Шәмаил заманында хөсни-хатт белән нәкышне кушудан туды. Ә бүген тавыш белән биюне кушты. Бу шәмаил өчен җиңел! Бу – шәмаил сәнгатенең принципиаль кайтуы! Бүген без тирән мәгънәдә ислам сәнгате үрнәген күрдек: мираска хөрмәт, иҗади интуиция, зәвык, осталык белән эшләнгән.

Әйе, тамашачы күргән әйбер бер дә диварларда эленеп торган борынгы шәмаилгә ошамаган, һәм бу куркыта, шикләндерә, хәтта, кемнәрнедер сискәндерә. Ләкин бу – яңа, 21 гасыр шәмаиле. Аның идеясе – синтез. Аның теле – гомумкешелек теле. Аның асылы – милли сәнгать. Ә аны милли иткән әйбер – сүз, һәм, нишләтсәгез дә – моң. Мөнәҗәт – кадерсез җәүһәребез. Ә Илдар (Мубай) башкаруында - галәм күләмендә яңгырый торган дога.

Спектакльне шәмаил үрнәге кебек уку – билгеле, хаталы метод. Методы хаталыдыр да, оптикасы дөрес кебек. Һәм ул оптика миңа “шәмаил йокыдан уянды”, ди. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100