Тәэминә Биктимерова: “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе халкыбызның милли аңын үстерүгә ярдәм иткән якты маякларның берсе булды

3 Августа 2017

Укылган: 929 тапкыр

Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимирова үзенең мәкаләсендә "Татар университеты" исеме белән аталган уку йортының татар халкы өчен әһәмияте турында яза.

Тарихыбызга хаклы рәвештә, Татар университеты исеме белән дә кереп калган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә нигез 1882 елда салына. Бинасын төзеткән Мөхәммәтҗан исеменә бәйле рәвештә, мәдрәсә “Мөхәммәдия” исемен ала. Фамилиясе Галиев булганга, урысча рәсми атамасы “Галеевское медресе” булып китә. 

Мөхәммәтҗан Галиев, һичшиксез, күркәм гыйлем иясе булган. Җае туры килгән саен китаплар, кулъязмалар сатып ала-ала бай гына китапханә булдырган, үзенең дүрт улын да белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан. Игелекле улларының бары берсе – Газизҗан гына әтисе кебек сәүдәгәр булып киткән. Калган өчесе – Галимҗан, Салихҗан, Габдрахман Бохара, Төркия, Мисыр һәм Гарәбстан мәдрәсәләрендә белем алып, Казан мәхәлләләрендә дин әһелләре булып торганнар.

 

Галимҗан Баруди

Мәдрәсәи “Мөхәммәдия”нең язмышы олуг мәгърифәтче, дин эшлеклесе, философ һәм педагог булып танылган Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев (Баруди) исеме белән тыгыз бәйләнгән. Үтә сәләтле һәм талантлы Галимҗан Галиев (1857-1921) яшь чагыннан ук, Бохара мәдрәсәсе шәкерте буларак иске (кадими) мәдрәсәнең җитешсез якларын күрә, аларны үз җиткәсендә татыган булганлыктан, мәгариф эшенең бу юнәлештә генә баруы милләт үсешенә комачаулый дигән нәтиҗәгә килгән. Мөдәрриснең фикеренчә, мөселман-татарлар өчен һәртөрле мәгърифәт һәм дин файдалы, ләкин аларның дини тәрбия белән баглы булуы шарт. Кадими мәдрәсәләр, – ди ул, – төзәтелергә һәм дини юнәлешкә математика вә табигать фәннәре кушылырга тиеш. Балаларга практик белем бирү ихтыяҗыннан чыгып, Г.Баруди яшь буынга фәннең төрле тармакларыннан мәгълүмат бирү, тәҗарәт (сәүдә) һәм сәнәгать (промышленность) эшен яхшылап өйрәтү мәсьәләсен күтәреп чыга. Дини мәдрәсәләрдән баш тартмаган хәлдә, ул профессор, философ, инженерлар әзерли торган мәктәпләр кирәк дигән фикерне яклый.

Бу фикерендә аның ялгыз булмаганын да күрсәтергә кирәк. Патша хөкүмәтенең дә, иске фикерле руханиларның да дөньяви белемне яклаган мәктәпнең яшәешенә теше-тырнаклары белән каршы килүләренә карамастан, XIX гасырның азакларына таба кадими (дини-схоластик) мәктәп-мәдрәсәләргә яңа ысуллы, җәдиди уку йортлары алмашка килә башлый. Моның җитди сәбәпләре дә була.

 

Бер яктан, җәдиди уку йортлары барлыкка килүгә татарның милләт буларак җитлегүе, милли үзаңның үсүе, иҗтимагый ихтыяҗ, Европа мәдәниятенә йөз тоту, мәгърифәтчеләрнең, алдынгы зыялылар катлавының дөньяви мәктәпләр өчен көрәшүе зур этәргеч ясый. Икенче яктан, кадими мәктәп радикаль карашлы татар сәнәгатьчеләрен, кәсәбәчеләрен дә канәгатьләндерә алмый. Капиталистик мөнәсәбәтләрнең кызу темплар белән үсүе шартларында аларга дөньяви белемнәрдән хәбәрдар булган, җитештерү эшенең гамәли ягын белеп алып баручы кадрлар кирәк була. Гомумроссия, ә аерым очракларда чит ил базарларындагы конкуренция татар буржуазиясеннән югарырак культура дәрәҗәсен таләп иткән. Шушы шартларда дөньяви белемгә омтылу таләбе буларак, заманы өчен прогрессив күренеш – яңа ысуллы (җәдиди) мәктәпләр барлыкка килә.

 Инде мәгълүм булганча бу яңалык (җәдиди мәктәп) бик ансат юл белән түгел, киресенчә, бик кискен көрәшләр аша җиңүгә ирешә. Әйтергә кирәк, бу көрәш төрле формаларга кереп дистәләрчә еллар дәвам итә һәм, ахыр чиктә, ХХ гасыр башларында җәдитчелекнең җиңүе белән тәмамлана. Яңа юнәлешне үзенә кыйбла иткән мәдрәсәләрнең берсе (санап китсәк, мәкалә бик озынга китә) Казанда Г.Баруди җитәкләгән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе була. Биредә ысул җәдид белән 1891 елда укытыла башлый. Яңача укытуны хәзрәт үзе “тәрбия гамә” яки “гыйлем гамә” дип атый, 1907 елда ул болай дип яза: “Русиядә, дөньяда яхшы яшәмәк өчен гыйлем кирәк, гыйлемсез гыйлемле халыклар белән тигез мөгаләмә, тигез ифадә вә истифадә мөмкин түгел; ... тәрбия гамә – үз эшендә, тәҗарәтендә, мөгамәләсендә башка халыктан түбән калмас, алданмас дәрәҗәдә күзле, җанын вә малын саклар дәрәҗәдә әхсән әхлакълы булудыр”.

 

Мәдрәсә шәкертләре

Әлбәттә, безнең тарафтан иске (кадими) мәдрәсәләрне дә белер-белмәс тәнкыйть итү, хурлау бары тик наданлык билгесе генә булыр иде. Үз чорының билгесе буларак, кадими мәдрәсә милләтебез өчен бик күп зыялылар, галимнәр, мәгърифәтчеләр җитештергәне хак бит. Мисалга Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, К.Насыйри, Ш.Күлтәси, Р.Фәхретдин кебек күренекле шәхесләрне китерү дә җитә. Казан уку-укыту округының татар, башкорт һәм кыргыз мәктәпләре инспекторы В.В.Радлов 1872 елда, ягъни дини мәдрәсәләргә реформа ясау турында сүз алып барырга да куркыныч заманда болай дип яза: “Шәкертләрнең фикри үсеше шактый зур  һәм, белемнәренең барлык беръяклылыгына карамастан, алар шәһәрдәге безнең приход мәктәпләре укытучыларына караганда зиһен җәһәтеннән югарырак тора (курсив безнеке. – Т.Б.).

Г.Баруди, дини җирлектән аерылмаган хәлдә, мәдрәсәне дөньяви юнәлештә, Европа казанышларына таянып үстерүне үзенә максат итеп ала. Уку йортын заманча җиһазландыру, медицина-гигиена таләпләренә җавап бирерлек шартлар тудыру өстендә армый-талмый эшли. Билгеле инде, бу эшкә мәдрәсәгә булышучы байлар, дәмолла үзе, өлкән-мөгаллимнәр, хәлфәләрдән торган “Мөхәммәдия”нең тышкы коллегиясе дә зур өлеш кертә. Башка күп кенә татар уку йортларының төшенә дә кермәгән уңайлыклар “Мөхәммәдия” өчен гадәти күренешкә әверелә. Мәдрәсәнең ишегалдында ашханә, кухня, авырулар өчен хастаханә, итек-читек, кәвеш төзәтү, агач эше, китап төпләү остаханәләре булдырыла. Хастаханә артында бакча булып, кыш көне кайбер шәкертләр тимераяк белән шугалакта шуалар.

 

Мәдрәсә шәкертләре. Беренче рәттә сулдан дүртенче - Кәрим Тинчурин. 1907 ел.

Мәдрәсәнең эчке тәртип кагыйдәләре төзелә. Шәкертләр килү, китү, керү, чыгу, яту, тору, туклану кебек эшләр махсус расписаниеягә нигезләнә. “Мөхәмәмдия” дә урыс мәктәпләрендәге кебек тәбәнәгрәк формадагы аяклы парталар, мөнбәр (кафедра), кара такталар, тарих һәм география карталары, плакатлар булдырыла. Төгәл расписаниегә нигезләнгән дәрестә шәкертләр утырма якалы тужурка, башларына тигез түбәле кәләпүш киеп утыралар.

Мәдрәсә кагыйдәләреннән

Матди яктан мондый югарылыкка ирешү (моның өстәвенә мәдрәсәне зурайту да 1892 елдан 1909 елга кадәр дәвам итә) зур чыгымнар таләп иткән. Әмма патша хөкүмәте, инде һәркемгә билгеле булганча, татарларның мәктәп-мәдрәсәләренә, бигрәк тә урыс сыйныфлары тотмаганнарына, бер тиен дә акча сарыф итмәгән. Бу җәһәттән үзләренең хәйриячелеге белән мөселман дөньясында дан казанган Әхмәт бай Хөсәенов, Габдулла Үтәмишев һ.б. байларның зур ярдәмнәрен искә алырга кирәктер. Мәдрәсәгә ярдәмне мәхәлләнең һәрбер әгъзасы да күрсәтергә тырышкан, шәкертләр дә мөлкәтләренә карап елына 5 сумга кадәр взнос түләргә тиеш булган (Кара: Р.Әмирхан. Иманга тугрылык. – Казан: Татар кит. нәшр., 1997. – Б.216). 1908 елда “Мөхәммәдия”дә 344 шәкерт укыган, тора-бара аларның саны 500 гә җиткән.

 “Мәдрәсәи Мөхәммәдия”нең төп сыйныфларына өстәмә рәвештә 5 нче мәчетнең ике бүлмәсендә ярлы һәм ятим балалар өчен фөкара (фәкыйрьләр) мәктәбе дә булган. Аларга уку әсбаплары белән беррәттән кием-салым да бушлай бирелгән. Ярлы халык арасында мәктәпнең абруе бик зур булып, ятим балаларны мәхәлләләрдән җыеп халык үзе китереп тапшыра башлый. Фәкыйрьләр мәктәбен тәмамлаган балаларны гадәттә кибетләргә өйрәнчек итеп эшкә урнаштырганнар, яисә “Мөхәммәдия”нең төп сыйныфларына укырга кабул иткәннәр.

 

Мәдрәсә укытучылары һәм попечительләре. 1915 ел

Фөкара мәктәбеннән тыш, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе каршында, җитәкчесе Г.Барудиның хатыны булган “Маһруй абыстай мәктәбе”дә (1904 елга кадәр) эшләп килә һәм шәһәр күләмендә зур абруй казана. Остазбикә укуда алдынгырак кызларны үзенә ярдәмче итеп ала, алардан мөгаллимәләр әзерли. Моннан башка мәдрәсәдә 1915-1916 елларда поляк татарлары өчен дә бер сыйныф ачыла. Әмма, телләр аермасы зур булу сәбәпле, таралырга мәҗбүр була.

 Баштагы елларда 1-2 аерым сыйныфтан гына торган бу уку йорты, ел саен үсә барып, дүрт сыйныфлы (хәзерлек сыйныфы белән – биш) берләштергән зур мәдрәсәгә әверелә. Анда ибтидаия (башлангыч), рөшдия (башлангычтан югары), игъдадия (урта) һәм югары белем бирүне максат итеп куйган галия (югары) сыйныфлар яшәп килә. Димәк, мәдрәсәнең тулы курсын үтәү өчен 12 ел укырга кирәк булган. Соңрак программа 14 еллык итеп үзгәртелә.

 Яңа программа буенча ибтидаия сыйныфына түбәндәге предметлар керә: Коръән, зарурияте диния (диннең зарурлыгы), хәдис (Мөхәммәт с.г.в. пәйгамбәр әйтемнәре). Бу предметлар Коръәнгә һәм ислам диненә кагылышлы фәннәр. Аларга Коръәнне көйләп укуны (мәкам) һәм аны ядлауны (хифыз) да кертергә мөмкин. Калган 14 фән дөньяви фәннәргә карый: урыс теле, гарәп теле, хисап, җәгърафия, тарих, гыйльме әшья (табигать белеме), күркәм язу, әшкял (сызым), счет, кавагыйде төркия (төрки тел кагыйдәләре), кыйраәте төркия (төркичә уку), имля, инша. Төрки дигәне татар телен аңлаткан. Урыс теленә башка предметларга караганда сәгатьләр күбрәк бирелгән (6 сәгать).

 Сәнәвиягә (урта сыйныф): Коръән, тарихе ислам, исламият вә саир әдъян (исламият һәм башка диннәр), фикъһе (шәригать турында белем), осулел фикъһе (шәригатьне белү ысулы), хәдис шәриф (изге хәдис), осулел-хәдис (Хәдисне өйрәнү ысулы), сиярен-нәби вә хәлифәи (Мөхәммәт пәйгамбәр һәм хәлифәләре тормышы хакында китап), гакаид (инану), тәфсир (Коръән сүзләренә аңлатма) укытыла.

 Дөньяви фәннәр: хөсне хат (матур язу), төрки тел, урыс теле, гарәп теле, әдәбияты гарәбия (гарәп әдәбияты), хисап, һәндәсә (геометрия), җәгърафия, тарихе каума төрки (төрки халыклар тарихы), тарихе рус (Россия тарихы), тарихе гомуми (гомуми тарих), тарихе голүм вә мәзаһиб табәкәт (гыйлем һәм сыйныфлар тарихы), гыйльме әшья, фәраиз (мирас бүлү кагыйдәләре), фәне әхлак, хифзыссыйхәт (гигиена), гаруз вә кувәфи (ритмика), фөнүн бәлягать (риторика), гыйльме рух (психология), мантыйк (логика), гыйльме фәлсәфә, осуле тәгълим вә тәрбия (методика һәм педагогика) керә. Күргәнебезчә “Мөхәммәдия”дә тарих фәннәре циклы берничә өлештән торган. Сәнәвиянең беренче уку елында төрки кабиләләрнең барлыкка килүе, хәзәрләр, болгарлар тарихы, аларның үзара һәм күрше (славян, финн-угыр) халыклар белән булган мөнәсәбәтләрен өйрәнүгә бирелгән. Төрки халыкларның борынгы чор тарихы ул заманнардагы Европа һәм Азия халыклары тарихы фондында бирелүе бик әһәмиятле күренеш. Чөнки мондый караш милли тарихны тар кысаларда гына түгел, ә бәлки башка халыклар һәм, гомумән, дөнья күләмендә булган тарихи процесслар җирлегендә күрергә мөмкинлек бирә. Ни кызганыч, бүгенге мәктәп программаларында мондый карашлар әлегә тиешенчә чагылмаган.

 Урыс теленә сәнәвиянең һәр аяты сыйныфында 6шар сәгать бирелгән. Башка бер генә фән дә шул күләмдә укытылмаган. Ә бит 1910 елда Россиянең эчке эшләр министрлыгы инициативасы белән үткәрелгән “Махсус киңәшмә” (“Особое совещание”, нигездә татар мәгарифенә каршы үткәрелә) мәдрәсәләрне фанатизм оясы булуда, урысларга, християннарга, Россия дәүләтчелегенә каршы пропаганда алып баруда, пантюркизм һәм панисламизмда гаепләде, аларда фәкать ислам нигезләре, Төркия тарихы, төрек теле укытыла, урыс теле бөтенләй инкяр ителә дип сафсата сатты. “Мөхәммәдия”дә укытылган фәннәр бу яла ягуны тулысы белән фаш итә.

 Инде тагын мәдрәсәгә кайтыйк. Галия сыйныфы югары дәрәҗәдәге дин белгечләре әзерләүне максат итеп куйган. Шуңа күрә биредә нигездә дингә караган фәннәр: исламият вә саир әдьян, фикъһе, осуле фикъһе, хәдис шәриф, гакаид, тәфсир (атнага барлыгы 52 сәгать) булса, дөньявилыкка төрки тел, әдәбияты гарәбия, фөнүн бәлягать, гыйльме фәлсәфә, тарихе гөлүм вә мәзаһиб тәбәкат, осуле тәгълим вә тәрбия (20 сәгать) кергән.

 Шулай итеп, “Мәдрәсәи Мөхәммәдия”дә заманында иң зарур дини гыйлем дә, дөньяви белем дә бирелгән. Дөньявилыкка аерым килсәк, биредә урыс – Европа гомуми белем бирү мәктәпләрендәге барлык дөньяви фәннәр дә укытылган, ә кайберләре педагогик институтлар, югары уку йортларындагылар белән тәңгәл килгән.

 (Әйтеп үтик, СССР Министрлар Советы һәм ВКП(б) ҮКның 1948 ел, 10 февраль карары нигезендә, башка берничә алдынгы мәдрәсә белән беррәттән “Мөхәммәдия”дә, рәсми белем дәрәҗәсе һәм бу уку йортын тәмамлаучыларның хокукларын тану мәгънәсендә, педагогика училищесына тиңләштерелде).

 “Мәдрәсәи Мөхәммәдия”нең педагогик коллективы шактый зур булган. Мисал өчен, биредә 4-5 ассистентны санамаганда, 20ләп мөгаллим укыткан. Төрле елларда биредә Г.Габидуллин әл-Кырлави (фикъһе), Т.Габделхәкимов әл-Мәчкәрәви (гарәп теле, фонетика, морфология, каллиграфия), Җ.Сираҗетдинов (әхлак), Б.Гомәров-Кулаткый (логика), Шәһәр Шәрәф (философия, гарәп теле), Таһир Ильяси (гарәп теле, лексикография, математика), Әхмәтҗан Мостафин (гарәп теле, педагогика). Габдрахман Галиев (Коръән гарәп теле) һ.б. эшләгән. Әлбәттә Г.Баруди үзе дә төрле фәннәрдән дәрес биргән (Коръән тәфсире, хәдисләр), Кәшшафетдин Тәрҗемани (фикъһе, татар теле, философия, психология, логика), З.Уразаев (инша, рәсем, матур язу, хәдисләр, счет, арифметика, ислам тарихы һ.б.), Г.Гөбәйдуллин (тарих).

 Кайбер фәннәр программада каралмаган булса да, Г.Баруди фатихасы белән өстәмә рәвештә укытыла. Мәсәлән, доктор Ә.Терегулов – медицина, гигиена, адвокат С.Алкин – хокук, Ф.Әмирхан – төрле партияләр турында дәресләр биргән. 1905 елда Й.Акчура сәяси тарих укыта.

 “Мөхәммәдия”не тәмамлап, анда алган төпле белем нигезендә бик күп әүвәлге шәкертләр совет чорында төрле гыйлемнәр буенча фән докторлары, фән кандидатлары сафына аяк басты, дәрәҗәле урыннарда эшләде, мәктәпләр ачты, иҗтимагый – сәяси тормышның үзәгендә кайнады. Үзенең 36 ел (1882-1918) яшәү дәверендә мәдрәсә меңләгән шәкерткә башлангыч, урта яки югары дини белем бирде, татар халкы өчен югары гыйлем ияләре әзерләде.

 Алар арасында без Х.Ямашев кебек кыю көрәшче һәм җәмәгать  эшлеклесе, Г.Камал, Ф.Әмирхан, М.Гафури, Ф.Бурнаш, К.Тинчурин, З.Бәшири, М.Укмаси, Ә.Исхак, Ә.Камал, Ф.Әсгать, Ф.Туйкин кебек фән эшлеклеләре һәм иҗтимагый фикер ияләре, Н.Исәнбәт кебек энциклопедист галим һәм әдип, М.Алмаев кебек революционер, шагыйрь, полиграфия белгече, С.Вахиди кебек археолог һәм педагог, Б.Шәрәф, Ә.Хәсәни, В.Бәхтияров кебек журналист һәм наширләр, Х.Биккинин, И.Әмирхан кебек күренекле дипломатлар, З.Солтанов, Г.Камал кебек талантлы артистлар, С.Сәйдәшев, С.Габәши кебек бөек композиторлар, Б.Урманче кебек алпат сынчы-рәссам һ.б. бик күп мәшһүр шәхесләрне күрәбез.

 

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе бинасы 1998 елда.

Ни кызганыч, шәхес культы еллары “Мөхәммәдия”нең талантлы мөгаллимнәрен дә, шәкертләрен дә аямады. Гаепсезгә рәнҗетелеп, вакытсыз гомерләре киселгән миллионнарча корбаннар арасында Таһир Ильяси, Кәшшафетдин Тәрҗемани, Әхмәтҗан Мостафин, Газиз Гөбәйдуллин, Шәһәр Шәрәф, Габдулла Гыйсмәти, Гали Рәхим, Фатих Сәйфи-Казанлы, Кәбир Туйкә, Фазыл Туйкә, Кыям Юлдашев һ.б.ларны сагыш һәм үкенеч белән искә алыйк. Гомуми мәдәнияткә керткән өлеше белән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе халкыбызның милли аңын үстерүгә, милләтне рухи яктан туплауга, аңа үз урынын табарга һәм билгеләргә ярдәм иткән якты маякларның берсе булды. Без аны горурлык белән искә алырга, аның киң кырлы эшчәнлеген фәнни нигездә өйрәнергә һәм бүгенге тормышыбызда файдаланырга тиешбез.



Фикерләр








Татар блогерлары

Рузилә Мөхәммәтова: Салаваттан милләт дошманы ясау кемгә кирәк булды?

Журналистлар, белепме-белмичәме, Салаваттан милләт дошманы ясап куйдылар. Мин социаль челтәрләрдәге фикерләрне укыдым да яңа сезонда Нәкый Исәнбәт әсәре буенча Камал театры сәхнәләштергән “Миркәй белән Айсылу” спектаклен күз алдына китердем. Параллельләр өстә ята.

Татар блогерлары

Алсу Исмәгыйлева: Вакытың талашып узгач, иҗатка урын каламы?

Бер көнне танышым "Татарлар, берләшегез!" җырының язмасын җибәрде. Асия Әхмәтшинаның ихластан, бөердән чыккан тавыш белән башкарылган шуны җырын кат-кат тыңлаганнан соң да "Берләшегез!" дигән шигарьнең ачынулы икәнен аңламаганмын. Аның чын мәгънәсенә төшенүем Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан уздырылган чарадан соң булды. Дәүләтебезнең чын бәйрәмен билгеләп үтәргә дип җыелган халыкның бик аз (нибары 2 меңләп) булуын күрү, шул кечкенә генә бәйрәмдә дә халкыбыз вәкилләренең үпкәле күз яшьләрен багу кәефемне тәмам кырды. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла