Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәэминә Биктимерова: Кемгә кизәнәбез, яки Мәрҗанигә һәйкәл куюга каршы кешеләргә җавап

Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимерова "Татар-информ" өчен язган мәкаләсендә Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл куюга каршы кешеләргә җавабын җиткерә.

news_top_970_100
Тәэминә Биктимерова: Кемгә кизәнәбез, яки Мәрҗанигә һәйкәл куюга каршы кешеләргә җавап

Аллага шөкер, шушы елның 20 нче ноябрендә акылы сау татар баласының җанына җылылык өрдергән бер вакыйга булып үтте. Изге Мәүлид ае башында татар мәдәнияте, иҗтимагый тарихында тиңдәш булмаган олуг галим, фикер иясе һәм философ Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗанигә ниһаять һәйкәл куелды.

Һәйкәл куелган җиргә җыелган халык алдында чыгыш ясап, олуг затыбыз Мәрҗанигә үзләренең зур ихтирамнарын күрсәткән Татарстаныбызның президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм хәзерге Дәүләт киңәшчесе, республикабызның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка олы рәхмәтебезне җиткерәм.

Әмма бер чиләк балга бер кашык дегет салучылар да табылды. Һәйкәлгә шатланырга да өлгермәдек, интернетта “бөек тәнкыйтьчеләрнең” наданлык тулы язмалары күренә башлады. Имеш, һәйкәл кую дөрес түгел, Коръән сыннар ясауны тыя икән. Күп кеше нәфрәтләнде бу язмаларга. 

Хәзер тарихыбызга күз салыйк әле. 90 нчы елларда ук бөтен халык Мәрҗанигә һәйкәл кую кирәклеген яклап чыккан, куелачак урынын яратып кабул иткән һәм конкурста Бакый ага эшләгән сын да кулай дип табылган иде бит.

Олуг галимебезнең сынын халкыбыз арасыннан чыккан ике талантлы скульпторларыбыз эшләгәне билгеле. Берсе – Петербургта иң зур сәнгать сарайларыннан саналган,Эрмитажда эшләгән Мирзаҗан Хурамша улы Байкиев, икенчесе – исән чагында ук халкыбызның мәхәббәтен казанган талант иясе Бакый Идрис улы Урманче. Ни кызганыч, икесенә дә үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күрергә насыйп булмады.

Мирзаҗан ага хакында мин республикабызда 1927-1930 елларда чыгып килгән “Яңалиф” журналыннан укыган идем. Язманың авторы – М.Галләм, әмма автор үзе бу турыда Бакуда чыгып килгән “Мәгариф-мәдәният” журналыннан алганы һәм соңрак Петербургка Мирзаҗан ага янына барганы хакында хәбәр итә. Татарның талантлы баласы белән тугандаш халык әзәрбайҗаннарның соклануы бик күңелле хәл, әлбәттә. Әмма авторның йөрәкне чеметеп ала торган берничә җөмләсе бар: “Үзенең (ягъни Мирзаҗан аганың) әйтүенә караганда, – ди ул, – аны Шәрыкта булсын, төрек – татарлар арасында булсын, танучылар юк икән. Танылмавына ике сәбәп күрсәтә: берсе – иске патша заманында татар баласының эшен дөньяга чыгарырга мәйдан бирелмәве; икенчесе – фәкыйрьлек. Акчасызлыктан эшләрен күргәзмәгә җибәрә алмаган. Революциядән элек Тукай белән Мәрҗанинең статуяларын эшләп Казанга җибәрсә дә, ни җавап, ни эш хакы ала алмаган”.

  • Мирзаҗан Байкиев Пенза губернасы Краснослободский районы Байки (Байкиево) авылында туа. 17 яшендә әтисез калгач, якташларына ияреп Петербургка килә. Аллаһы Тәгаләбез юл ачкан, күрәсен, ул атаклы скульптор, Петербург Сәнгать Академиясе әгъзасы М.А. Чижовның һөнәрханәсенә эшкә урнашкан. Үзе дә бары тик тырышлыгы һәм сәләте аркасында зур дәрәҗәләргә ирешкән скульптор Мирзаҗанның сәләтен бик тиз күреп алган. Егеттән чын һөнәрче чыгачагына аз гына да шикләнмәгән оста аны барон А. Штиглиц тарафыннан ачылган Мәркәз техника мәктәбенә укырга биргән. Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Байкиев Царское Селодагы Екатерина II сараена скульптор-реставратор булып эшкә урнашкан.
<~>

Егетнең сәләтен күрүчеләр биредә дә аз булмаган, шөкер 9 ел Екатерина сараенда эшләгәннән соң Байкиевны Эрмитажга эшкә чакыралар. Гомеренең соңгы елларына, ягъни 1942 елга кадәр ул шушы сәнгать сараенда эшли һәм блокада вакытында үлә. Урыны җәннәттә булсын.

Инде чын татар баласынын күңеле ник менә Мәрҗанигә, Тукайга, Дәрдмәндкә тартылганын әйтеп, аңлатып тору кирәк микән? Мирзаҗан ага да, Бакый ага Урманче белән күрешкән вакытларында, сыннар ясаганда Тукай, Дәрдмәнд шигырьләрен яттан укый-укый иҗат иткәнен сөйләгән.

Мирзаҗан ага, Мәрҗани сынын эшләр алдыннан, үзенең мәдрәсә белеме булуга да карамастан, атаклы дин галиме, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, 1917-1930 елларда Петроград һәм Мәскәү мәчетләрендә имам булган Муса Бигиев белән дә киңәшкән әле. Бигиевның Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүче икәне дә барыбызга булмаса да, күбебезгә билгеле бит инде. Мондый шәхесләребезне Коръәнне белмәүдә гаепләп буламы?!

Әйтеп үтик, рәхмәт, Мирзаҗан Байкиев татар халкына үпкә сакламаган, 1930 елларда яңадан Г. Тукай, И. Гаспралы, М. Вахитов сыннарын ясаган. Мулланур Вахитов белән якыннан таныш та булганнар икән. Ул ясаган Вахитов сыны Казанда башта Юнысов мәйданында, соңрак Свердлов урамындагы Мулланур Муллаҗан улы Вахитов туган йорт каршында куелган булган. Хәзер ник югалганын белмим.

Бакый ага танышлыклары хакында болай дип язып чыккан иде: “1925 елда Ленинградка баргач, танышларым миңа Эрмитажда “бер карт татар скульпторы” эшләгәнен әйттеләр. Эрмитажга барып, Мирзаҗан аганы сорадым, чакырдылар һәм минем алдыма тәмам ак халаттан мәһабәт бер карт чыкты. Урысча таныштык, татарча сөйләшә башладык”.

Шул вакытта аларның дуслыклары башланган.

1928 елда Эрмитаждагы мәһабәт залларның берсендә Мирзаҗан Байкиевның 35 еллык хезмәт бәйрәмен үткәргәннәр. Бакый ага биредә, ул – чакырулы кунак. Бу вакыйга хакында ул үз фикерләрен язып калдырган (Кара: Бакый Урманченың рухи дөньясы (татар, рус, инглиз телләрендә). – Казан: Татар кит. нәшр., 2005. – 303 б.). Һәрберебезнең күңелләренә якты бер хис белән кереп калган Бакый аганың сүзләрен бераз озынрак булса да китереп үтәм: “Менә бүген Ленирнградта бу картның 35 еллык эш бәйрәмен уздыралар, – ди ул. – 35 ел... Билгеле, Мирзаҗан аганың скульптор хезмәтен тикшергәндә, тәкъдир иткән вакытта ике ноктадан тикшерергә... мөмкин. Бердән иҗтимагый, икенчедән, формаль яклар.

Әгәр, 35 ел артка кайтып, ул заман татарларының мәдәни дәрәҗәсе, принципиаль һәм мәдәни даирәләре баскычында торган хәлдә;

- сын ясауның зур гөнаһ булганы халык фикерендә һаман да урын тотканы;
- мәктәпләрдә иҗек белән иман шарты укыганны:
- ХХ гасыр башында да яңа ысул белән әлифба укыта башлауның күпләр каршында көфер саналганы;
- һәрбер очраган агай-эне маңгаена көфер мөһере басарга торган чагында... Питерга килгән Мирзаҗанга күп уңайсызлыкларны кичәргә туры килгәндер.

Ул миңа, халык “тәре ясаучы” дип аптыраткач бер вакытны Муса Бигиевка барганын сөйләгән иде. Бу факт татар сынлы сәнгате тарихында бик әһәмиятле бер моментны күрсәтә торган билге булып калырга тиеш”.

Ихтимал, хөрмәтле Бакый аганың үзен дә бу мыскыллаулар озак вакытлар борчыгандыр. 

“Коръән сәнгатьне тыйган”, дип өркетүчеләргә ул Түбән Камадагы “Җидегән чишмә” иҗади оешмасында ясаган чыгышында (1985) болай ди: “Коръән – Кәрим сәнгатьне тыйганмы – юкмы? – дигән сорауга җавап эзләп, мин Калям Шәрифне махсус ике мәртәбә укып чыктым. Әмма буш вакыт уздырганмын, чөнки моңа җавапны Риза хәзрәт Фәхретдин җәнаплары күптән тапкан. “Юк, тыймаган, тыйса, шундый гүзәл мәчет архитектурасы, шундый матур аһәнле мәкам музыкасы ничек туар иде”, дигән фикерен дә язган. Гомер буе чукындырудан куркып яшәгән халыкның сурәт, сын артында икона торуыннан шөбһәләнүе әле дә кара сакал булып, артыннан калмый бит.

Эшләремнең яхшысын да, яманын да күрүче Аллам.
Турылыкның, яңгылышның сәбәбен дә белгүче Аллам.
Сүзләремнең кайсы хак, кайсы ялган –
Гөнаһлар ярлыкаучы кодрәтле Аллам”.

Зур шөһрәт иясе Урманченың бу җавабына өстәп тагын нидер әйтү артык төсле. Әмма ХХI гасырда Бакый ага ясаган Мәрҗани сынына карата, оялмыйча пычрак аткан мескеннәргә тагын бер хакыйкатьне язып үтәсе килә. Игътибарга алып белсеннәр!

1974 елда Б. Урманчены Петербург мәчетенә имамлыкка чакыралар. Рухани нәселеннән булуын (әтисе Идрис хәзрәт имам вазифалары белән бергә мөгаллимлек хезмәтен дә үти),башлангыч белемне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, әхлак кагыйдәләрен әтисеннән үзләштергән оста икәнен, 1907-1914 елларда “Мөхәмәмдия” мәдрәсәсендә укуын гына искә алып түгел, ә бәлки:

- Коръән Кәримне көчле баритональ теноры белән Вәли Кари гүзәл мәкамендә укуын,
- җомгада – Коръән, шимбәдә – Тәүрат, якшәмбедә төрекчә Инҗилне укып ләззәтләнүен дә белгәннәр бит аны чакыручылар. Яңгыратып Коръән уку, Аурупадагы мөнбәрдән вәгазь сөйләү кызыктырмый калмагандыр рәссамны. Тик “80 ел абайлап сөйләшергә” мәҗбүр булуын онытмагандыр. Ни кызганыч...

Бакый аганың динебезгә, сәнгатебезгә карата әйтелгән карашлары, гүзәл шәмаилләренең эчтәлекләрен укып беләсе килгәннәргә югарыда искә алынган “Бакый Урманченың рухи дөньясы” дигән китапны укырга тәкъдим итәм. Әле бу китап белән “бөек тәнкыйтьчеләрнең” таныш булмауларына иманым камил. Укысалар, Коръәнне үзләре дә күңелдән белгән олуг сәнгатьчеләребезнең эшкә керешкәнче, халык алдында шөһрәт казанган дин әһелләре белән киңәшләшкәннәрен белерләр иде. Муса Бигиев, Риза Фәхретдин фикерләре генә аз булса, тагын бер китапны укырга киңәш итәм. Бу китапта бөек Мәрҗани хакында аның динебезгә, тормышыбызга фәлсәфи карашлары хакында халкыбызның танылган гыйлем ияләре Борһан Шәрәф, Габделбари Баттал, Габдулла Гыйсмәти, Галиәсгәр Гафуров, Гали Хәбибләрнең галимебезгә биргән бәһаләре басылган. Китапны төзүче Ш. Мәрҗани исемен йөрткән институтның тарихчы галиме Айдар Гайнетдинов. Китап исеме “Иҗтиһад ишекләрен ачучы Мәрҗани”. Казан, 2018.

Кемгә кизәнергә теләде бу тәнкыйтьчеләр?

- 90 нчы елларда Мәрҗанигә һәйкәл куюны даулап чыккан халыккамы?
- Әллә Мәрҗанигә һәйкәл ясаган бөек сәнгатьчеләребезгәме?
- Әллә халык фикерен хөрмәт итеп (үзләре хөрмәт иткәнгә дә шикләнмим) ниһаятьМәрҗанигә халык сораган урында һәйкәл бастырырга җөръят иткән җитәкчеләребезгәме?

Кемгә?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100