Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рузилә Мөхәммәтова: Татар театрына татар драматургиясенең кирәге калмады

Бүгенге театр дөньясын күзәтеп барган журналист татар драматургиясенең кризистан чыга алмаячагын фаразлый.

news_top_970_100
Рузилә Мөхәммәтова: Татар театрына татар драматургиясенең кирәге калмады

Киләчәктә татар драматургиясенең кирәге булмаячак. Ул бүген үк кирәкми – татар театры тенденцияләре шуны күрсәтә, әмма без әлегә аның кирәкмәвен танырга куркабыз. Соңгы ун елда аны эткәләп-тарткалап үзебез белән киләчәккә алып бармакчы булабыз. Ягъни, мәеткә ясалма сулыш алдырырга маташабыз. Терелеп китмәсме, янәсе.

Терелтү өчен кайбер ысулларны да кулланып карыйбыз:

1. “Яңа татар пьесасы” драматургия конкурсы.

2. Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премия.

3. Драматурглар семинары.

Кыскача әлеге ысуллар турында.

Димәк, беренчесе - “Яңа татар пьесасы” драматургия конкурсы. Әлеге конкурс белән без ун ел чамасы “драматургияне саклыйбыз” дигән ышаныч белән яшәдек. 2003 елда игълан ителгән “Яңа татар пьесасы” конкурсына 2016 елда нокта куелды. 2017 елда конкурс яңа форматка күчте – хәзер инде конкурс әзер әсәрләрне генә кабул итеп калмый, үзе укыта-өйрәтә дә, ягъни, I Яшь татар драматурглары лабораториясе үтә. Моңарчы конкурсның “соңгы продукты” пьесалар җыентыгы булса, хәзер оештыручылар “читка” форматы тәкъдим итәләр. Ягъни, пьесалар режиссер кулы аша узып, артистлар тарафыннан сәхнәдә укыла. 2017 елда җиде катнашучының иҗади эше конкурсның “Пьесалар уку” (читки) этабына үткән. Пьесаларның җидесе дә хатын-кыз күңелендә казыну, аның проблемаларында актаруга багышланган иде. “Бу пьесалар аша татар драматургиясенең торышын, тенденцияләрен чамаларга була. Гафу итегез, алар өмет тудырмый”, - дип язган идем мин өч көн буе пьесаларны тыңлагач.

Икенчесе, Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премия дә булдырылган иде. Суммасы - 50 мең сум. Әмма аның беренчесе тапшырылган булудан тыш, бу хакта башка ачык мәгълүмат табылмады. Аптырагач, Татарстан Язучылар берлегенә шалтыраттым. Гамәлгә куючы – алар. Әлбәттә, Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә. Татарстан язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт премиянең беренчесе Мансур Гыйләҗевка, икенчесе Рәдиф Сәгъдигә бирелгән булуын әйтә. Быел апрель аенда булачак идарә утырышында Премиянең чираттагы кандидатлары каралачак. Драматургия секциясе премиягә Хәбир Ибраһимны тәкъдим итә ди. Әмма идарә башка кешене сайларга мөмкин. Дөрес, сайлау өчен артык киңлек юк – драматург дип аталып йөртелгән язучылар артык күп димәс идем. Шулай да, башка жанрларга артык кермичә, фәкать драматургия жанрында иҗат итүче берничә иҗатчыбыз бар – Зөлфәт Хәким, Хәбир Ибраһим һәм, әлбәттә, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. 

Өченчесе - Драматурглар семинары. Ул 2017 елның җәендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе инициативасы белән Татарстанның Биектау районы Битаман авылында үткәрелде. Ул нинди нәтиҗәләр биргәне мәгълүм түгел. Мөгаен, бер генә тапкыр үткәрелгән чарадан ниндидер нәтиҗәләр көтергә иртәрәктер.

Җыеп кына әйткәндә, бу ысуллар үлгән кешегә ясалма сулыш алдыру дия алмыйм инде. Әмма аларның ниндидер уңышларга ирешүен дә күрмим.

“Татар драматургиясенең “алтын чоры” җитмешенче-сиксәненче еллар – Туфан Миңнуллиннар, Аяз Гыйләҗевлар, Шәриф Хөсәеновлар иҗат иктән чор булган. Аның “алтын чор” булуын хәзер аңлыйбыз”, - ди татар драматургиясе жанрын өйрәнүче әдәбиятчы галим Әлфәт Закирҗанов. Ул татар драматургиясенең шедеврлары дип “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Ай булмаса, йолдыз бар”, “Әни килде” пьесаларын саный. Ә соңгысы – Зөлфәтнең “Телсез күке”. Галим шуннан соңрак заманча драматургия буенча куелган спектакльләрне аерып күрсәтә алмады.

Татар актеры диагнозы: трагедия жанры булмау – милләт үсешендә тоткарлык

Татарстан Язучылар берлегенең әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми утырышында драматургия жанрына анализ ясалган чыгышында әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов драматургларның көнкүреш темалардан ары китә алмавын, трагедия жанрына, шулай ук иҗтимагый-социаль, фәлсәфи, сәяси, документаль, тарихи драмаларга бик аз мөрәҗәгать итүен әйткән иде. Галим драматургиядә сәяси, иҗтимагый сатираның булмавын да кимчелек итеп күрсәтте.

Татар драматургиясендә трагедия жанры булмавы турында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировның да кызыклы фикерләре бар: “Трагедия жанрында татар язучыларының әсәрләре юк диярлек. Һади Такташның “Җир уллары” трагедиясе генә бар. Бу милләтнең үсешендә тоткарлык дигән сүз. Зур фикерләр һәм каршылыклар булса, ул милләтнең язучылары трагедия жанрын да язарлар иде”, - диде ул Камал театрында “Ромео һәм Джульетта” спектакленең видеоязмасын карагач.

Татар драматургиясен инсценировка жанры алыштырганга карап татар театры бернәрсә югалтмый

Димәк, татар театрының нигезен тәшкил иткән драматургия жанры үз бурычларын үти алмый башлады. Моның сәбәпләре күп һәм мин аларны драматургларның үзләре, әдәбиятчы галимнәр һәм театрларның үзләре белән бергә ачыкларга кирәктер. Әлегә сүз татар театрының татар драматургиясеннән башка яшәргә тырышуы турында.

Әйе, яңа XXI гасырда татар драматургиясе белән татар театрының бер-берсен канәгатьләндермәве күзәтелә. Революцион ситуация – кемдер булдыра алмый, кемдер теләми.

Шуңа да татар театры хәзер башка юл белән китте: театр татар әсәрләрен сәхнәләштерүнең икенче юлын – драматургларсыз эшләү ысулын сайлады. Театр прозаны куя. Һәм уңышлы куя. Сүзләремне татар театрының авангардында барган Камал театры репертуары аша раслый алам. Камал театры бу сезонда ике проза әсәрен чыгарды. Берсе – Аяз Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә” повесте, икенчесе – Гаяз Исхакыйның “Тормышмы бу?” повесте. Беренчесен Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкалаган булса, икенчесен – спектакльнең режиссеры Айдар Җаббаров үзе. Чаллы һәм Әлмәт дәүләт театрлары Зифа Кадыйрова романнары буенча спектакльләр чыгарып, аншлаглар җыя.

Безнең сәхнәгә чыгарырга лаеклы проза әсәрләребез күп. Миңа калса, Сөмбел Гаффаровага да әтисе, күренекле язучы Әхәт Гаффарның моннан 30 ел элек язылып, быел Тукай премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләрен инсценировкалап карарга кирәктер. Әхәт Гаффар заманында танылган язучы иде. Ә нигә аны сәхнәгә менгермәскә ди?! Тукай премиясенә дә яңартылган әсәрләр белән килер иде.

Татар театрларының заманча спектакль өчен материал табарга тырышуының тагын бер юлы – рус, чит ил һәм күрше халыкларның драматургиясен татар тормышына яраклаштыру. Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Буа театрлары репертуарындагы шактый уңышлы татарчалаштырылган спектакльләрне саный алам. Аларның күбесендә сәхнәгә тәрҗемә әсәре куелганны кычкырып торган Иван Иванычлар түгел, Раисалар Рәйсәгә, Надялар Надиягә әйләнеп чыга. Кариев театры да, әнә, легендар “Любовь и голуби” фильмы буенча спектакль чыгара.

Илгиз Зәйниев – татар театрының уникаль күренеше

Бу театр сезонында “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында театрларга шактый гына акчалар бирелеп, коллективлар уңышлы гына спектакльләр чыгардылар. Әмма театрлар чит ил, рус һәм башка күрше халыкларның драматургиясен куйдылар. Илгиз Зәйниевнең үз пьесасы буенча үзе куйган комедиясен санасак, бу - бердәнбер заманча татар драматургиясе әсәре иде.

Әмма минем Илгиз Зәйниевне бүгенге драматурглар рәтенә куясым килми. Кул күтәрелми. Ул - татар театрының уникаль бер күренеше. Үзе яза, үзе куя, үзе уйный да ала. Шунысы да бар – ул нәрсә генә куйса да, хәтта урыс театрында чит ил драматургиясен куйса да, татарча куя. Нәрсә генә язса да, татарча яза.

Әгәр татарда драматургия жанр буларак сакланып калачак икән, бу бары тик “илгизчә” драматургия булырга тиеш. Ягъни, үзе шушы театрда яшәгән кеше драматургиясе. Фикеремне куәтләп башка театрларны да китерә алам. Чаллы театры да үз артисты Булат Сәлаховның “Яратылмый калган ярлар” пьесасын сәхнәләштерде һәм уңышка иреште. Спектакльне башкорт режиссеры Илсур Казакбаев куйды. “Тантана” республика театр премиясенең “Дебют” номинациясе дә шушы спектакльдә төп рольне башкарган актрисага тапшырылды.

Тинчурин театры күптән үз артистын драматург итте. Шушы театр актеры һәм әдәби бүлек мөдире Шамил Фәрхетдин – театрның төп авторы.

***

Әлбәттә, татар әдәбиятында заманча драматургия жанрының үлеменә карап, татар театрына бер зыян да килмәячәк. Беренчедән, Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Шәриф Хөсәеновлар һәрвакыт заманча яңгыраячак классик әсәрләр иҗат итеп калдырдылар. Икенчедән, татар әдәбиятында яхшы сыйфатлы проза бар әле. Бүгенгесен әйтә алмыйм, кичәгесе точно бар. Аларны сәхнә форматына китерергә инсценировка ясый алучы һәм моны уңышлы башкаручы артистларыбыз да бар. Өченчедән, башка халыкларда әле драматургия саекмаган, “Голь на выдумки хитра”, ди бит урыс мәкале. Димәк, бу әсәрләргә татар күзләре белән карыйбыз, әмма тәрҗемә итмибез, ә татар тормышына яраклаштырабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100