Район башлыгы-фермер Таһир Хөрмәтуллин: “Хәзер яшьләр эшләмәс өчен укый”

6 Марта 2017

Укылган: 504 тапкыр

Автор: Таһир ХӨРМӘТУЛЛИН
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының күптән түгел үткән коллегиясендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кадрлар әзерләү мәсьәләсенә аеруча зур басым ясады. Ул бу өлкәне камилләштерү өчен махсус корпоратив уку йорты кирәк дип белдерде. 2006-2010 елларда Татарстанның Тукай районы, 2010-2011 елларда Менделеевск районы башлыгы булган, 2011 елдан Тукай районы Чыршылы авылында фермерлык белән шөгыльләнүче Таһир Хөрмәтуллин шушы уңайдан үз фикерләре белән уртаклашты.

Кадрлар – җитди проблема. Мәсәлән, безнең районда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайткан бер генә агроном да, инженер да юк. Аларның барысын да шәһәрләр “йотып” бетерә.

Яшьләрнең авылда каласы килмәүләрен, беренче чиратта, хезмәт хакларының түбән булуы белән бәйләп аңлатырга яраталар. Шәхсән мин бу фикер белән килешмим. Эш хезмәт хакында түгел, халыкның эшлисе, хезмәт итәсе килмәүдә. Бер генә мисал китерәм: Дәмәшкъ корычы, аны ничек әзерләүләре турында ишеткәнегез бардыр. Әти кеше корыч әзерләгәндә баласы карап, өйрәнеп тора. Әтисе аны корыч ясау серләренә төшендерә, төпле киңәшләр бирә. Үсә төшкәч, баланың бу эшне тагын да камилләштерәсе килә, шуңа күрә кулына китап ала.

Ә бездә ничек? Хәзер яшьләр эшләмәс өчен укый. Ата-ана баласына нәрсә ди: “Укы, улым, алайса, сәнәк тотып, тирес ыргытырга туры килмәгәе”. Яшьләр авылда калмас өчен укыйлар булып чыга. Ә бит алар “сәнәк белән тирес ыргытмас өчен” түгел, ә бу эшчәнлекне камилләштерү ысулларын эзләү өчен укырга, эзләнергә тиеш, югыйсә. Авылны үстерү өчен эшләсәләр була бит.

Гомумән, соңгы елларда авыл кешесенә карата фикер тамырдан үзгәрде. “Син - авыл”, “син - чабата”, “колхозчы” кебек җөмләләр хәзер хурлау буларак яңгырый. Авыл кешесе нинди? Киенә белми, сөйләшә белми, янәсе. Гади эшчегә дан җырлаучы, аны мактаучы калмады. Хәтерләсәгез, элегрәк телевизордан танылган комбайнчы, токарь, шахтерларны, алдынгы колхоз рәисләрен күрсәтәләр иде. Ә хәзер игътибар үзәгендә кем? Филипп Киркоров.

XX гасырның 70 нче елларына кадәрге чорны гына алыйк. Бу елларда авылда халык шәһәр белән чагыштырганда күбрәк иде, икътисад та үсте, камилләште. Соңрак исә халыкны  шәһәргә җәлеп итү эшчәнлеге башланды. Мәсәлән, “КАМАЗ” төзелешен мин үз күзләрем белән күргән кеше. Авылдагы бөтен малайлар Чаллыга китеп барды. Бу чорда икътисадның үсеше турында күпме генә сөйләсәләр дә, 70-80 нче елларда аның, киресенчә, түбән тәгәрәгәнен күрәбез. Бу күренешкә аңлатма табу авыр түгел: авылда яшәүчеләр саны кимеде, оста куллы, тырыш халык бетте.

Минем фикеремчә, икътисадны үстерүдә авыл хуҗалыгы иң зур рольләрнең берсен уйнарга тиеш.

Шәһәрләрдә торак йорт төзелеше темпларын бераз акрынайту кирәк! Ә авылларга исә, киресенчә, игътибарны арттыру сорала. Калада болай да сулыш алып булмаслык дәрәҗәдә кысан, ә авылда кеше юк.

Хөрмәтуллин Таһир Нурулла улы 1955 елда Чыршылы авылында туа. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Совхозда инженер, Казан депосында мастер, “Сосновоборский” совхозында директор булып эшли. 2010-2011 елларда – район башлыгы.

Фикерләр








Татар блогерлары

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе волонтеры Галимҗан Галимов: Телебезне үстерүгә һәркем ярдәм итә ала!

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе 12 ел дәвамында йөзләгән волонтерларны туган телне саклау эшенә җәлеп итте. Галимҗан Галимов - шул волонтерларның берсе. "Интертат" электрон газетасы өчен язылган блогында ул бу эшкә алынуының сәбәпләрен аңлата.

Татар блогерлары

Композитор Рим Хәсәнов Наҗар Нәҗмине искә төшерә: “Син - гомер агышларым” (Кышкы романс”) җырының язылу тарихы

5 февральдә "Син - гомер агышларым" ("Кышкы романс") җыры авторларының берсе - шагыйрь Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел булачак. Җырның көен язган композитор - Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты  Рим Хәсәнов "Татар-информ" өчен махсус язган блогында Наҗар Нәҗми турындагы истәлекләре белән уртаклаша. 

Татар блогерлары

Айсылу Юлдашева: Аллаһы Тәгалә тарафыннан әманәт буларак бирелгән телебезне саклап калуның ун ысулы

Башкалага килеп, Казаныбыз шаукымына ияреп яши башлаган студент елларымда иптәшләрем белән “Мин татарча сөйләшәм” акцияләрендә катнашып йөргән идем. Махсус футболкалар киеп, Бауман урамында, сәүдә үзәкләрендә татар теленә өйрәтә торган китапчыклар өләшәбез, кешеләрне туктатып, исәнмесез, сез татарча сөйләшәсезме, дип сорыйбыз. Аралашырга каршы булмаганнарга сораулар биреп, алар белән сөйләшүдән, күпмедер дәрәҗәдә эшебезне уңышлы башкарганга шатланабыз. Шул күтәренке кәефтә тулай торакларыбызга таралышкан, татар филологиясе, журналистикасы студентлыры идек без.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла