Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Гарифуллин: Кеше нигә фаҗига турындагы хәбәрләрне ярата?

Кеше ни өчен фаҗига турындагы хәбәрләрне ярата? Үтереш, җинаятьләр турындагы тапшырулар нигә популяр? Мәктәпләрдә үсмер балаларның иптәшләрен үтерүе, балта белән укытучыга ташлануы кебек күренешләргә мондый тапшыруларның тәэсире бармы? Психология фәннәре кандидаты, КФУның психология институты доценты Рамил Гарифуллин Интертат электрон газетасы өчен блогында шул хакта сөйли.

news_top_970_100
Рамил Гарифуллин: Кеше нигә фаҗига турындагы хәбәрләрне ярата?

Үтерешне күрсәтү профилактика була аламы?

Массакүләм мәгълүмат чаралары коточкыч хәлләр турындагы хәбәрләрне бик яратып тәкъдим итә. Криминал турындагы тапшыруларны алып баручылар моны яхшы күренеш итеп күрсәтергә тырыша. Имеш, бу – профилактика. Тапшыруны да “сезнең белән мондый хәл булмасын” дигән сүзләр белән тәмамлыйлар. Ә кеше рәхәтләнеп карый.

Мин бу күренешне “юрган читендәге коточкыч хәл” дип атыйм. Чөнки кеше бу яңалыкларны караганда контраст барлыкка килә. Минем юрган астында рәхәт, ә аннан чыксаң - начар. Кеше үзендәге уңайлы шартларга рәхәтләнеп, башкаларның кайгы-хәсрәтенә карый. Шушы контраст аркасында адреналин барлыкка килә.

Чын дөресен әйткәндә, капитализм килде. Элек мондый күренешләрне фильмнарда, Көнбатыш турында сөйләгәндә генә күзәтә идек. Хәзер шушылар барысы да безнең тормышка керде.

Фаҗигане кем ярата?

Гадәттә, коточкыч күренешләрне укырга, карарга үзләре хәсрәт күрмәгәннәр ярата. Үзләре кайгы кичергән кешеләр фаҗигане карамый. Мәсәлән, сугышта катнашкан кеше, сугыш турындагы фильмнарны карамый. Кеше хәсрәт кичерсә, мондый хәлләр белән кызыксынудан туктый.

Мин үзем андый тапшыруларны карамыйм. Минем фаҗигале хәлләр булган урыннарда эшләгәнем бар, минем янга хәсрәткә тарган кешеләр килә, үзләре турында сөйли.

Ә тыныч тормышта яшәгән кешеләргә моны карау үзенчә бер күңел ачу кебек. Бу садомазохистик эстетика.

Мин бу күренеш хакында бер очракка таргач ныклап уйлана башладым. Трамвайда барганда авария булды. Бөтен кеше урыныннан торып чыгып китте: кем бәрелгән, кем үлгән аларга шул кызык. Ниндидер күзгә күренми торган көчләр кешеләрне урыннан кубып тышка чыгарга мәҗбүр итә. Кешедә җимерүгә корылган омтылыш бар. Садомазохизм комплексы - кеше башкаларның газаплануын рәхәтләнеп күзәтә, әле шуңа өстәп моннан канәгатьләнү дә ала. Бу контраст душ кабул иткән кебек – башкаларга начар булу аның тормышына ямь өсти кебек.

Бу күренеш әдәбиятта да бар. Әсәрдә үлем юк икән ул кызык түгел, үлем әсәрнең төп «эчлеге», ул укучыларны җәлеп итә. Бер яктан караганда, кешеләр үлем бар икәнен аңлап, тормышның кадерен беләләр сыман, әмма икенче яктан караганда, бу – патология.

Массакүләм мәгълүмат чаралары барысы да сексуаль, агрессив һәм садомазохизм инстинктларны эшкә җигә. Мин моны социаль патология дип атар идем.

Ниндидер авыр хәл булганда берәү карап торыр өчен генә бара, ә икенче кеше ярдәм итәргә ашыга. Беренче очракта бу патология. Мин “Булгария” баткач, бардым, өйдә тыныч кына утыра алмадым. Интервьюлар да бирмәскә тырыштым. Ә анда яхшы материал ясыйм дип бик күп журналистлар бөтерелеп йөрде, рейтинг күтәрелә дип сөенделәр.

Массакүләм мәгълүмат чараларына да «яшәргә» кирәк, алар кеше нәрсә карый шуны күрсәтә, ә кеше инстинкт нигезендә карый. Менә шундый тозак! Кешеләр башка каналларга күчмәсен, телевизорны сүндермәсен өчен эшли: агрессия, садомазохизм, сексуаль инстинктлар белән идарә итү, хәзер барысы да шуңа бәйләнгән.

Фаҗига турындагы хәбәрләрнең нинди зыяны бар?

Телеканаллардан үтереш турында күрсәтүнең зур зыяны бар. Кеше бәла-каза турындагы мәгълүмат агымына ияләшә. Кеше хәленә керә белү, кызгану кебек хисләре юкка чыга. Тискәре мәгълүмат булганда ул инде бу хакта уйламый башлый. Бу кешедә эмоциональ салкынлык барлыкка килә, мин аны «социаль шизофрения» феномены дип атыйм. Классик шизофрения – авыру була, ә монысы - социаль. Ягъни, үз-үзеңә китү, башкаларның газабын үзеңнеке итеп тоймау. Кеше хәленә керү юкка чыга. Акрынлап җәмгыять иң мөһим сыйфатын – үз әрнүен сизми башлый. Җәмгыять үзенең хәсрәтен тоймый

Җәмгыятьтә хәсрәт булырга тиеш. Ул үсешне контрольдә тота. Кешеләрдә кызгану хисе югалса, бу зур зыян.

Икенчедән, кешедә оптимизм булмаса, ул дөньяга шушы караңгылык, кайгы-хәсрәт аша гына карый башлый. Сизгер, хисчән кешеләр өчен исә тормыш шушы вакыйгалардагы кебек тоела башлый. Алар киеренке, борчулы халәттә йөриләр, курку барлыкка килә.

Тискәре мәгълүматның тагын бер зыянлы бар. Кайбер кешеләр өчен үтереш, суеш инструкция булырга мөмкин. Мондый күренеш яшьләр арасында еш күзәтелә. Бала көне буе виртуаль уеннарда кеше үтерә, шәһәрләрне, биналарны юкка чыгара. Агрессия барлыкка килә, соңыннан аларның шушы уеннарда булганны тормышка ашырасылары килә. Ә чын тормышта бит кнопкага баскан кебек кенә җайлы түгел. Тормышта сиңа каршылык бар. Бала үзенең хыялларын тормышка ашыра алмасын аңлый, шуңа күрә ул киеренке хәлгә килә – ул бит уйлаганын эшли алмый! Ә менә кемдә барьер юк, алар бу психик тайпылышларын тормышка ашырырга мөмкин. Бурятиядәге кебек балта белән классташларына һөҗүм итү менә шундый очракта барлыкка килергә мөмкин. Ә кемнең моңа кулы күтәрелми, кемдә барьер бар, андый бала теләгән бинаны шартлата, ошамаган кешесен үтерә алмасын аңлый. Андыеның психикасы бозыла.

Үтереш-суеш турындагы мәгълүмат кесәгә дә суга

Куркыныч тапшырулар аша халыкта шөбһә барлыкка килү финанс яктан да зыянлы. Төрле куркулар барлыкка килүдән акча эшләргә теләүчеләр оста файдалана. Алар кешеләрне куркытып, сәламәтлекләрен тикшерергә чакыра, булмаган авыруларын уйлап чыгарып, акча талыйлар. Ә аларның сәламәтлекләре яхшы булып чыга, ләкин алынасы акчалар алынган. Шул рәвешчә зур акчалар эшлиләр.

Фаҗига турындагы хәбәрләр зыян китермәсен өчен нишләргә?

Бу очракта нишләргә? Беренче карашка, изоляция алымы бар кебек. Телевизор карауны, Интернетта утыруны чикләү. Бу - иң ахмак ысулларның берсе.

Башка юллары да бар. Мәгълүмат чаралары башка контент ярдәмендә тискәре мәгълүмат белән көрәшә ала. Иң мөһиме – кызыксынулары, тормыш кыйммәтләре башка төрле булган караучыны, тамашачыны тәрбияләргә кирәк. Аларның саны үсәчәк, мондый тапшырулар, язмалар кешегә кызык булмаячак. Бу озак вакыт таләп итә торган программа. Күп кенә кешеләр, бераз вакыттан соң тискәре мәгълүмат тудырган депрессиядән, куркудан чыгып: «Нишләп мин моны карыйм соң? Гел начар йоклыйм, кәефем юк. Мин яхшы әйбер карыйм әле», дип уйлана башлый. Менә шушындый кеше шәхес дип атала да инде. Шәхес ул - үз-үзе белән идарә итә алучы субъект, ул масса агымында булыргамы яки үзенең «мин»е булырга тиешме икәнен билгели ала.

Телевизорны дөрес карамасаң, дөрес газета укымасаң нинди нәтиҗәләр булырга мөмкинлеге турында мәктәпләрдә дә укытырга кирәк. Курку аркасында килгән зыян - начар кәеф, тормышны яратмауга китерү турында сөйләү зарур.

Фаҗигаләр турында мәгълүматны чикләү - күпмедер дәрәҗәдә тоталитаризм билгесе. Җәмгыять чынбарлыкны белми, ниндидер бәла-казалар булганын да белми кала, сукыр кебек яши. Бу да дөрес түгел. Хәзер исә мондый күренеш юк. Мәгълүмат агымы киеренке халәт тудыра, мәгълүмат оптималь күләмдә булырга тиеш, кешеләр җәмгыять өчен куркыныч булган нәрсәләрне белергә тиешләр. «Без яхшы яши башладык» диюләр ул гипноз кебек, кешеләр күп нәрсәне белми дә. Бу гипноз кебек тәэсир итә. Кеше күңелен бөтен пычрак, шакшы мәгълүмат белән тутыру кирәк түгел, ә менә актуаль, шатлык бирүче, тормышта курыкмыйча яшәргә ярдәм итүче мәгълүматлар булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100