Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәшит Сабиров: "Хәзер телевидениедә Илһам абый сирәк күрсәтелә. Үлгәч, "Сагынабыз сине, Илһам абый", дип концертлар үткәрерләр әле..."

Рәшит Сабиров, "Интертат" өчен махсус язган блогында, танылган шәхесләрне исән чакта данларга кирәклеген әйтә һәм уңай мисал итеп җырчы Габделфәт Сафинны китерә.

news_top_970_100
Рәшит Сабиров: "Хәзер телевидениедә Илһам абый сирәк күрсәтелә. Үлгәч, "Сагынабыз сине, Илһам абый", дип концертлар үткәрерләр әле..."
Габделфәт Сафин... Бу исем миллионлаган җыр сөючеләрнең күңел түрендә яши. Аның кабатланмас моңлы тавышы, җырны башкару осталыгы, ул тудырган җырларның образлары, халыкчан мәгънәле җырлары сәнгатебезнең алтын фонды булып тора. Аның "Уфалла арбасы" җырын беркем дә битараф тыңлый алмый. Күп мәртәбәләр тыңласам да, бу җыр һаман үткән тормышыбызны, яшәешебезне, тарихыбызны хәтеребездә яңартып тора. Габделфәтнең бик күп җырлары шулай мәгънәле, барысын да санап бетерү мөмкин түгел.

Габделфәт Сафинның кыйммәтле ягын әйтү өчен кулыма каләм алдым. Ул, татар халкының бөек шәхесләренә багышлап клиплар төшереп, аларны зурлый белә. Бик күп михнәтләр күргән шагыйребез Хәсән Туфанга багышлап эшләнгән клип-җыры өчен генә дә без аңа чиксез рәхмәтле. 

Әле Илһам Шакировка багышлап эшләнгән ""Гомерләр" дигән клибын карап күңелем елады, күзләремә яшь килде. Илһам абыйны шулай зурлавың өчен, аның яшь чагыннан алып хәзерге көнгә кадәрле тормышын дүрт минутлык клип-җырга оста итеп сыйдыра алганың өчен рәхмәт. 


Бу җыр - Илһам Шакировны исән чагында олылау билгесе. Хәзер телевидение каналларында сирәк күрсәтелә Илһам абый. Аның каруы, үлгәч: "Сагынабыз сине, Илһам абый" дип, "Пирамида"да концертлар да үткәрерләр әле. Ә Габделфәт аны исән чагында зурлап бик күркәм эш эшләгән. Кайсы җырчының болай эшләгәне бар соң?

Мәшһүр җырчыбыз Таһир Якупов каберенә чардуганны да, һәйкәлне дә Габделфәт Сафин ясатып куйды. Бу игелекле эшең үзеңә савап булып кайтсын.

Россия регионнары буйлап чирек гасырдан артык Габделфәт концертлар куеп, гастрольләрдә йөри. Ил буйлап сибелгән милләттәшләребезгә Арча ягының матур әдәби телен, җыр-моңнарын ишеттерә.

Зур иҗади хезмәтләре өчен Габделфәт үзе дә Россиянең мактаулы исеменә күптән лаеклы, моңа өлгергән җырчы. Минем тавышны, теләкне берәрсе ишетер әле дип өметләнәм. Әйдәгез, Габделфәт Сафинны күп санлы тематик концерт программалары өчен, татар җырына "үзгәреш җиле"нең салкынын тидермичә, озак еллар аны саклап, кадерләп җырлаганы өчен, бөек шәхесләребезгә багышланган клип-җырлары өчен 2019 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидат итеп күрсәтик. Бу тәкъдимне Габделфәт Сафин иҗатын яратучы миллионнар хуплап каршы алыр дип ышанам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100