Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмис Латыйпов ТМТV премиясе турында: Арба күчәрен майлаганнар, арбага утыртырга кыз гына табасы калды

Кичә ТМТV премияләрен тапшыру тантанасы булды. Журналист Рәмис Латыйпов концерт һәм татар эстрадасы турындагы фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Рәмис Латыйпов ТМТV премиясе турында: Арба күчәрен майлаганнар, арбага утыртырга кыз гына табасы калды
Концерт бик күңелле узды. Кич буе “тыпа-тыпа, дөп-дөп-дөп” иткән музыка тыңлаучылар концерттан чыгып барганда да шул музыка тактына селкенешеп торыр хәлгә килеп җиткән иде.

Алып баручылар: арбаны майлаганнар 

Чынлап күңелле. “Татар җыры”ның копиясе булмасмы дигән идем, юк, үз йөзе булган концерт ясап чыкканнар. Әле генә бөтен концертлар трафарет белән уза, гел бер алып баручылар дип сукранган идем. Яңалары чыккан. Айрат Ильясов, Рамил Шәрәпов, Рифат Зарипов, Иркә. Бар икән безнең бер дигән алып баручылар, Гөлназ белән Айваз гына түгел, мөмкинлек бирсәң, табыла. Тырышкач, була! Юморчы егетләр турында әйтмим дә инде – алар концерт куеп йөри. Айрат Ильясов аеруча ошады – моны сәхнәдә генә тотып торырлык. Кыяфәт шәп, сүзгә бик тапкыр, тоткарлыклар чыкканда югалып калмый, хәтта концертның кызыклы мизгеленә әйләндерә. Тоткарлыклар махсус сценарийда язылган диярсең. 

Җырчы Иркә алып баручы булса, татар концертларына йөрүчеләр артыр иде. Бәрхет тавышы белән энҗе-мәрҗәннәр тезә инде, минсиңайтим.

Гөлназ Сәфәрова да кисеп җибәргән кебек кисәк кычкырмады, сүзләрне шатыр-шотыр ботарламады. Йөрәк тыныч калды. Элекке концертлардагы алып бару авыл юлыннан майламаган арба шыгыр-шыгыр барган кебек була иде. Җырчыларны игълан иткәндә шул арба күчәре шыгырдаган тавышлар чыга иде. Арбаны майлаганнар – келтер-келтер генә бара. Күңелле.


Җырчылар: инкубатор чебиләре

Концертның башыннан азагына кадәр кертелгән көчне акчага һәм кеше хезмәтенә әйләндереп карасаң, ай-яй. Костюмнар, бизәлеш, җырлар – бик-бик зур эш башкарылган. Эш башкарылган, әмма бу хезмәт җырчыларның үз йөзләрен булдыруга түгел, алардан инкубатор чебиләре ясауга да сарыф ителгән.

Бик күп җырчыларның йөзе юк. Бу беренче тапкыр гына әйтелгән фикер түгел, авызын ачарга иренмәгән һәркем шул сүзне әйтә. Мин дә иренмим, шуңа әйтим әле.

Концерт озак булган саен җырчыларның бертөрле булуы күбрәк сизелә икән. Концертка зур хезмәт кертелгән, ә аранжировкага дигән акчаны этләгәннәр булса кирәк. Уптым арзанрак диптерме, бөтен аранжировкаларны капчыгы белән бер җирдән сатып алганнар. Спонсор дип бер күпләп сату базарын атаганнар иде, мөгаен шундагы берәр ипешник арбасы белән төяп җибәргән. “Тыпа-тыпа, дөп-дөп-дөп” итеп тора бөтен җырлар. Шул аранжировка белән башкарган җырчыларның йөзләре бөтенләй югала. Алышынып торалар - ә шул ук җыр дәвам иткән кебек. Залда утлар уйнап тора, яхшы тавыш, күктән конфеттилар ява, артта күршеләр пәрәмәч ашап, аракы эчеп утыралар – шушы атмосферада бу җырны тыңлап була. Ә менә машинада барганда радиодан ул җырларны мин мәңге тыңламас идем.

Җырчыларның йөзе юк дигән сүзем дә дөрес үк түгел бугай. Җырларының йөзе юк түгелдер, ә башкалардан бик нык аерылып торган харизмасы җитеп бетми. Шуңа күрә шушы бер типтагы җыр һәм бер типтагы музыка Илназ Баһ белән Илдар Хәкимовны бер рәвешкә кертергә сәләтле. Әнвәр Нургалиев та "тыпа-тыпа, дөп-дөп" иткән бер классик җыр башкарды.



Мин аңлыйм – үз йөзе булган җырчыны табуы бик кыен, әмма аранжировка белән бөтенесен тигезләп чыкмасалар да була иде. Гитарага гына җырлатып карагыз берәрсен эксперимент өчен – бөтенләй башка яңгыраш булачак.

Кайда син, гармун?

Мисалын да шушы концертта ук күрдек. Әле кайчан гына “татар концертларының шул инде – баянга чыгып җырлыйлар” дип хурлыйлар иде. Менә хәзер шундый заман - кырыктан артык җырчының икесе генә баянга җырлады. Салават һәм Ришат Фазлыйәхмәтов. Ришатның тавышы моңлы, баян белән чыккач, үзенең йөзе дә бар. Булат Шәрипов иде баянчысы, дан булсын, языйм әле. Болар сәхнәгә чыккач, “Зомби апокалипсис” фильмындагы җан ияләре кебек “тыпа-тыпа” тактына башларын селкеп утырган халыкның башлары да селкенүдән туктады.

Кызлар кирәк!

Бу минем шәхсән бәяләмә билгеле. “Барс”ның бизәге булырдай кыз юк. Заманында Ландыш, Иркәләр сәхнәгә чыгып, матур кызларны күрү теләген канәгатьләндерделәр шулай. Хәзер алар җиңел итеп кенә әйткәндә, урта буынга күченде диик, ә алыштыра алырлык матур җырчы кыз юк. Бу минем фикерем генә түгелдер дип уйлыйм. Әнә яшь, матур Гөлназ Асаева нинди популярлык казанды. Тотып әйтерлек хиты да юк, ә халык ничек ярата. Сәхнә яшьлекне ярата. Яшьлек ул үзе энергия. Күпме генә матур җырласа да, ничек кенә заманча шаяртса да, яшьләрне Хәмдүнә алыштыра алмый. Аның үз урыны, аны онытмыйча бик дөрес эшлиләр. Әмма ул яшь җырчы түгел.

Дөрес, “Барс” ниндидер яшьләрне тәкъдим итеп карый, әмма аларның чыгышларын уңышлы дип әйтеп булмый. Мин шәхсән аларның берсен дә истә калдырмадым. Әллә нинди алтын барс бирсәләр дә истә калмыйлар.

Кыскасы, яшен тизлегендә берәр җырчыны таба алмасалар, Асаева Мәскәүдән кайтып, Элвин кебек үк бөтен Татарстанны яулап алачак әле, менә күрерсез. Яшьлеге һәм энергиясе белән бәреп керәчәк.

Кызлар гына да түгел. Унсигез-унтугыз яшьлек егетләре дә юк “Барс”ның. Яңа йолдызлар кирәк. Арбаның күчәрен майлаган "Барс", хәзер шул арбада тәти генә утырып барган матур кыз кирәк. Җырлый да белсә инде, бәхет басты дигән сүз.

Татар җырчылары озын мунчалалы

Элек җырлар өч кенә куплет була иде бугай ул. Хәзер бигрәк озын – ничә куплеттыр. Тыңлап бетереп булмый. Башласалар, бетерә алмый безнең җырчылар – берәр нинди проблемалары бардырмы. Духтырга күренергә кирәк. Инде кереп китә дигәч тә унсигез тапкыр кушымтасын кабатлый. Булды, җитте, рәхмәт, ишеттек кемнедер яратканыңны – бетер инде! Бетер!!! Юк, тагын башлый. Бетерми. Ай-яй озын мунчалалы җегетләр. Хатыннары ничек түзәдер.

Костюмнар: Хәләлләшү


Җырчыларны матур киендергәннәр. Коточкыч костюмнар юк иде. Азалия Зиннәт изүен капламаса да, озын итәкле күлмәк кигән. Ландышка озын чалбар кидергәннәр. Ботын каплагач, савабы да бар, әле бер чәчәк тә бирделәр. Менә бит, ялтыр бот өчен генә бирмиләр икән чәчәкләрне. Прогресс дәвам итсә, киләсе “Татар җыры”на яулык та бәйләп чыгар әле.

Шаярту: Билдән мыекка күтәрелдек 

Алып баручыларның юморлары үзгәргән. Безнең концертларда яки гел бер тапталган мәзәкләр була, яки Шамкайның чебен тизәк ашаганы турындагы кыйссалары. Яки инде кеше хурлауга корылган мәзәкләр.

Билдән югары кызыклы юмор үрнәге булды бу концерт. Сәяси мәзәкләр дә бар иде – Грудининның мыегын тикшерделәр. Бер генә киңәш бар - безнең сәясәтчеләрнең мыеклары турында шаяртып карагыз әле, алып баручылар, ә? Ул безнең халыкка күпкә кызыграк булыр иде.

Элвин Грей белән прокурор

Концертны Элвин Грей – Радик Юльякшиннан башладылар – гел ул йомгаклап йөрмәсен дигәннәрдер, Салават абзыйның да күңелен күрик дигәннәрдер. Аның каруы ике җыр җырлаттылар үзенә!

Элвинны ач күзле мәдәният йорты директорыннан саклап калган Кукмара прокуроры Ришат Шакиров бүләк тапшырды. Әй, җаным, бөтен җирдә дә шул инде. Сәхнәгә чыккач, Элвин Грейның армиягә законсыз рәвештә бармый калу ихтималы билгеле булды. Радик шул хакта Хәмдүнәгә сөйләгән булган икән – җырчы кешенең авызында сүз торамыни. Әмма тиз килеште хокук органы белән “гаепле”.

- Ярар, җырлап түләрсең! – диде прокурор. “Взятка в виде оказания услуг” дияр иде моны ишетсә коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Марс Сарымович. Гади бер авыл баласы булса, җырлап түләрсең дип тормаслар иде.

Радик Юльякшинга мәдәният министрлыгының Мактау кәгазен дә бирделәр. Димәк, озакламый “Татарстанның атказанган” исеме дә биреләчәк. Котлый торырга да ярыйдыр – дүкәминтләре җыела егетнең министрлыкта.

Калгутки бөтен егетләргә дә килешми

Гүзәл Уразованың гел үзен бик яшь итеп күрсәтәсе килә. Әмма вакытка терәү терәтеп буламы? Әле генә сәхнәгә бала уенчыкларыннан торган күлмәк белән чыккан иде. Бу юлы зур кызыл йөрәк тотып чыкты. Икеадан алган. Шунда бар ул, кыйбат түгел. Яшең җитсең кырыкка, син бала уенчыгы күтәреп йөр. Курчак күтәреп чыгып, курчагын ашатып-эчертеп, астын алыштырып күрсәтсә, тагын да кызганычрак күренеш булыр иде. Әмма маладис хатын үзе. Бөтен җитәкчеләргә тезеп-тезеп рәхмәтен әйтә, башы түшәмгә тиярлек итеп сикереп-сикереп бии. Сүзен оештырып әйтә алмый торган мужигын да җыештырып йөртә, артыннан төртеп җибәреп, сүз дә бирдерде.

Бәхет кешенең кыяфәтенә чыккан була. Алсу белән Азат Фазлыевлар да яхшы атлар кебек баскан җирдә биеп торалар. Җырларын хәтерләмим – шул тыпа-тыпа иде инде. Азаты калгутки киеп үзен бик мәзәк ясаган. Калгутки Казан егетләре кебек ябыкларга гына килешә, өзеп тора аларны. Гәүдәң зур булса, бер дә бармый икән – арыш капчыгыннан чыгып калган салам бөртекләре кебек тырпаеп тора аяклары. Яки калгуткиеңны саласың, яки спорт белән шөгыльләнәсең гәүдәң зур булса.

Артур белән Марат киң күңелле җегетләр. Сәхнәгә икесе генә чыкты, әмма кулларына тоттырылган ТМТВ статуэткасын залдагы тагын бер җегетләренә - Булатка бирделәр.

Җыр текстлары: Фәләнне төгән итик!

Эстрада киләчәктә татар теле нинди булачак дигән сорауга җавап бирә ала. Өч сүздән оештырылган текстлар. Примитив сүзләр. Ашады – ташлады. Йөрәк – кирәк.

Бер җырчы чыкты – музыкасы шул тыпа-тыпа инде, кем белсен аларның исемнәрен!

- Әйдәгез, бергәләп җырлыйбыз! – ди.

Җырының сүзләре бик гади икән – “хей-хей, хей!” Менә татарчасы шундый моның. Аның өчен ул татар теле.

Болгар кызлары чыкты берзаман. “Лейтенант, нигә туктатасың? Ачуны кузгатасың!” дип җырлыйлар. Ачуны чыгарасыңдыр инде ул. Бу өч кыз каян белсен инде аның татарчасын?

Урыс сүзләрен әкренләп сәхнәгә чыгара башладылар. Тел бетүгә халык ияләнә торсын. “Посмотри күзләремә!” дип җырлый Уразова. Өйдә дә шулай сөйләшдер инде алар. Ләйсән Мәхмүтовасы да урысча җибәрә: “Син сагласны, мин сагласны, ник йөрибез напрасны?” Сәхнәгә чыккан бер картуз кигән җегетне суырып үбеп тә алды. Толерантлык, милләтара дуслык, туган тел – ата-аналар теләге буенча укытыла һәм башкалар.

Дәүләт Советы җыр текстларында “ара ерагая” дигән сүз булмаска тиеш дигән канун кабул итсен. Алар “Ара ерагая” дип кабатлаган саен тамашачы белән җырчы арасында ара ерагая бара.

Аннары “шулай итик, болай итик” дигән рухтагы җырлар бик күп. Берничә җырчы “тыпа-тыпа” музыкасына кушылып шундый җыр текстын башкарды. Зәйнәпнең дә җыры “бүген яшик, изгелекләр кылыйк, тырышып эшлик, “бишле” билгеләренә генә укыйк” дигән иде. Яхшы теләкләр булгач, андый сүзләр әйтмәгез дип сукранып та булмый. Шулай итик. Фәләнен төгән итик бу җыр текстларын язучыларның!

Кемнең йөзе бар: төрлесеннән, төрлесеннән, төрлесеннән

Ди-джей Радикның йөзе бар – тыпа-тыпа булса да, Мәскәү “тыпасы”, үзенчәлекле. Артур белән Марат та башкалардан үзенчәлекле җыр башкарды. Айдар да Айдар инде – музыкасы шул ук “тыпа-тыпа” булса да, тавышы белән аерылып тора. Талант не пропьешь!

Зинираның тавышы аерылып тора. Тын урман юлыннан барганда чишмә чылтыравы ишетелгән кебек. Ялгыш әйттем инде, музыка шул ук "тыпа" бит. Урманда утын әзерләү бара, "Дружба" белән утын кискәндә колакка чишмә тавышы ишетелгән кебек дип язарга тиеш мин. Башкортстан тавышы. 

Бездә мәҗлес җырлары башкаручылар юк. Бу кимчелек түгел, күзәтүдән соң нәтиҗә чыгару гына. Үз вакытында Салават мәҗлес җырларын башкарып бик популярга әйләнгән иде. Тямаев шуларны җырлап популярлашты. Шушы юнәлешнең буш икәнен җырчылар күреп тора, берсе дә шунда килеп керми. Бу концерт вакытында башкарылган җырларның ничәсен табын артында баянга кушылып җырлап була икән? Мин Ринат Рәхмәтуллинныкын гына була дип уйлыйм. Менә шуңа күрә дә популяр ул. “Төрлесеннән, төрлесеннән, төрлесеннән” дип кабатланган паразит сүзле бер мәҗлес җырын башкарды. Әле дә колакта “төрлесеннән, төрлесеннән” дип чыңлап тора, заразы. Җырчы өчен шәп бит инде шундый эффект тудыра алгач. “Тукта яңгыр, тукта яңгыр” дигән җыры да бар аның шундый – табын артында акырып җырлап була.

Биючегә сүз әйтегез

<~>

Һәр җырчы артына да биючеләрне куып чыгарып, бер үк хәрәкәтләр белән биетеп тору кирәк микән ул? Бу җырчыларның бөтенесен бертөрле итүгә тагын бер адым. Ә биючеләрне чыгармасаң, бераз чыгымнарны да экономияләп булыр иде.

Бер җырчы өчен әллә никадәр биючене куып чыгаралар. Кайбер биючеләр – сәхнә артына якынрак булганнары - биеп тә бетерми бугай, тик селкенеп кенә йөрделәр ахырысы. Ишле кеше булгач, күренмәс дип уйлаганнардыр инде, атлап кына йөрсәләр дә. Мин дә шулар арасына чыгып болганып кергән булсам, залдагы халыкның яртысы сизмәс тә иде – аның кадәр кеше арасында кемнең нәрсә эшләгәнен аерырлыкмыни.

Сукранып йөргән Салават  

Салават соңгы “Татар җыры”на чыккач, җырчыларны сүгеп, җырламыйча сукранып кереп киткән иде. Аннан алдагы концертта соңгы җырчы итеп Элвин Грейны җырлату ярамаган иде бугай аңа. Бу юлы Салават җырларга ризалашкан. Соңгы итеп җырлыйсың дип юатып күндергәннәрдер инде. Ел җырчысы дип тә атадылар. Алай да агуын чәчми калмаса, Салават буламыни инде ул. “Бәйрәм булгач, әйбәт була инде, кеше килгәч” дип сукранып алды. Рәхмәте шул булгандыр инде. Бабайлар кебек мыжгып йөри сәхнәдә дә. Хәер, күптән бабай бит инде. 


Салаватның бер генә мәгънәсез җыры да юк. Мәгънәсез текстлы – “гомер үтә, ашыйк-эчик, кая киттең инде” дигән кебек җырлар башкармый. Аннары аның гомер-гомергә бэк-вокалчылары шәп булды. Аның ярты уңышы да алардыр әле. Әмма бит аларны таба да белергә кирәк! Шуңа күрә Салаватның агу чәчкәннәре кичерелә. Өстәвенә аның өчен безнең кичерү-кичермәүләр барыбер.

Җырчыга хөрмәт кирәк!

Әй халык рәхәтләнеп эчте дә инде! Бар янында чират бит – акыллы халык үзе белән алып килә икән пакетка тыгып. Бер ир эчеп бетерә алмаган – калган шешәсен үзе белән алып чыгып китеп бара иде. Хатыны ачулана, калдыр ди. Тегесе барыбер калдырмады – калдырып чыгып китсәң, исраф бит! Барыбер алды үзе белән – йорт тотар ир икәне күренеп тора!

Алты сәгать буе концертта түзеп утырасың икән, концертның соңында – җырчылар барысы да чыккач, йөзләренә карап кул чабып рәхмәт әйтә дә бел инде! Синең күңелеңне күрергә чыккан җырчыларның, оештыручыларның да рәхмәт ишетәсе киләдер. Көн буе хезмәт иткән җырчыга артлары белән борылып чыгып киткән кешеләрне күрү бик авырдыр дип уйлыйм. Концерт беткәнче чыгып киткән кешеләргә штраф түләтү системасын да җайга саласы иде. Кешенең хезмәтен күрә дә белергә кирәк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100