Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Рәмис Латыйпов: Көрәшне танытырга теләсәк, аның бәйгеләренә дә яңалык кертелергә тиеш

Татар көрәше тарихындагы яңа бәйге - "Манзара" шоу-программасын караганнан соң, "Татар-информ" журналисты Рәмис Латыйпов милли спорт төрен таныту мөмкин һәм моның өчен беренче чиратта оештыручыларның теләге һәм креативлыгы гына кирәк дип саный.

news_top_970_100
Журналист Рәмис Латыйпов: Көрәшне танытырга теләсәк, аның бәйгеләренә дә яңалык кертелергә тиеш
“Чын татар ирләре юк” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Моны әйтүчеләр мисал итеп башлыча татарлар булган өлкәләрне төртеп күрсәтә: дөрестән дә, гадәттә хатын-кызлар гына анда. Матбугат, әдәбият, татар филологиясе, эстрада өлкәсендә башлыча хатын-кызлар – яшьләр арасында диюем.

Шимбә көнне Казанда цирк бинасында узган “Манзара” спорт-музыкаль тантанасына килгән кеше ул сүзне әйтмәс иде. Килмәгәннәр күз алдына китерсен: бер цирк татар егетләре. Һәм берән-сәрән генә аларга ияреп килгән кызлар. Барысы да татарча сөйләшә. Һәм татар егетләренең дә гадәттә татар өлкәләрендә була торган гуманитарийлары - идән астындагы билчән кебек озын буйлы, ак чырайлылары түгел. “Менә бу безнең милләт баласы” дип күрсәтерлекләре: типсә тимер изәрлек, басса бакыр изәрлек, кем әйтмешли. Бер дигән итеп татарча сөйләшәләр, кулларыннан эш килә, бер сүз белән әйткәндә, тормыш алып бара торган егетләр. Татар чаралары булганда җыела торган контингент - кулларына иске газеталар салынган кыршылып беткән пакетлар тоткан, таушалган пиджәкле бабайлар да түгел иде монда. 

 

Татар халкы җыела торган урыннар күп түгел. Камал театры, шул ук татфак, татар конгрессы... Татар теленең кулланылыш даирәсен арттырыйк дисәк, татар кешеләре җыела торган урыннар да артырга тиеш. “Манзара” татар милләтенең асыл егетләрен бер урынга җыя алган проект булган.


Көрәш – ул милли спорт төре, татар халкының байлыгы. Салават Фәтхетдинов “безнең бүләкләребез дә күп түгел, өчпочмак белән түбәтәй генә” дип шаяртты. Күп алар, әмма күбесе инде онытылган, шуңа без аларны белмибез дә. Татарның милли спорт төре булган көрәш тә онытылуга таба юл алган иде – трибуналары буш залларда уза иде бит көрәш. Ә бит алай ярамый. Ул бит татарның гасырлардан килгән байлыгы! Телне саклаган кебек үк көрәшне дә сакларга бурычлы без.

Ә нигә шулай иде соң? Минемчә, сәбәп моңа кадәр булган көрәш бәйгеләренең иске калып буенча үтүендә. Замана үзгәрде, ә бәйгеләрне оештыру искечә калды. Ә хәзерге тиз һәм ялтыравык заманда яшәгән кешеләр аны искелек итеп кабул итә. Элек авылдагы татар кешесенә спорт ярышы - сабан туендагы бәйге булган. Хәзер бик күп санда: гаилә, компания белән барып карый ала торган спорт чаралары барлыкка килде. Рәхәтләнеп кара хоккейны, анысы ошамаса “Татнефть”тә кыйнашканнарын кара. Берничә көн дәвам иткән, көрәшчеләрнең озак вакытлар бер-берсенә бил бирми азапланып йөрүен карау заман темпына ияләнгән гадәти кешегә кызык түгел. Профессионалларга кызык. Күпчелек халыкка – юк.

Ә көрәшчеләрне популярлаштыру белән беркем дә профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнми. Бу яктан алар үз көннәрен үзләре күрә: инстаграмга пост куялар икән, аларны табып була. Юк икән, аны да белә алмыйсың. 

 
Спорт шоу-бизнес кебек бөтен кешегә кызык булганда гына популяр булачак. 

 

Әле бер ел элек кенә вице-премьер, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновларны “Ни өчен безнең көрәшкә кеше йөрми?” дип борчыган идек. Икесе дә көрәшнең популяр булмавына борчылу белдерде. Марат Әхмәтов көрәшне популярлаштыруның кыен булуын, бу хакта язуны сорагач, журналистларның акча соравын әйтте. Хәлил Шәйхетдинов “кешеләргә билет җитмичә, урамда басып торган” көннәр турында хыяллануын яшермәде.

“Манзара” проектының авторы Айдар Шәймәрдановка афәрин! Ул бу проектны үзе оештырып чыкты һәм дәүләт дәрәҗәсендә үтә торган, халык өчен популяр чара итеп эшләп чыга алды. “Дәүләт акча бирсә, көрәш турнирын рекламалар идек, акча юк бит” дигән юл – ул тупик. 

Әйе, дәүләт милли байлыкны саклар өчен акча бирергә бурычлы, әмма татар проекты ул дәүләт ярдәменнән башка да үтә алырлык дәрәҗәдә кызыклы булырга тиеш. 


Шулай булганда гына ул яши алачак. Дәүләт ярдәменә генә өметләнеп яшәү ул дөрес түгел. Ә “Манзара”га халыкның билет түләп килүен оештырып чыгара алганнар.

Айдар Шәймәрданов һәм башка оештыручылар көрәш бәйгесенең асылын калдырып, аны оештыруын – басым ясап әйтәм, оештыруын – бөтенләй башкача итеп ясап чыга алган. Эстрада җырчыларының чыгышы тамашачыларны һәм көрәшчеләрне ял да иттерә, бәйге нәтиҗәсендә барлыкка килгән үзара киеренкелекне дә бушатырга мөмкинлек бирә. Бер дигән шоу килеп чыккан. Көрәшнең ни икәнен белмәгән кеше дә килеп карый алырлык проект булган бу.

“Көрәштә төп приз ул – тәкә” дип күпме генә әйтсәләр дә, көрәшчеләр тәкә өчен генә көрәшми иде инде. Моңа кадәр статуслы көрәшчеләрне төп призга автомобиль биреп кенә чакыралар иде. Эмиль Гарипов кадәр Эмиль Гарипов оештырган бәйгегә дә көрәшчеләрне автомобиль биреп кенә китерә алдылар. Өченче генә тапкыр уза торган “Манзара”га бөтен титуллы көрәшчеләрне китерә алганнар һәм автомобиль, зур суммадагы акчалар белән түгел! “Манзара”да катнашучыларны көрәшчеләр үзләре өчен дәрәҗә дип саный.

Көрәшнең хәрәмләшүләргә, алдан килешүләргә мөмкин кадәр күбрәк киртәләр куелганын да әйтергә кирәк. Монысы өчен дә оештыручыларга һәм казыйларга рәхмәт. “Манзара”ның күпләр алдан фаразлаганча тәмамланмавы да шуны күрсәтә.

“Кайчан безнең көрәшчеләр “Ак барс” хоккейчылары кебек популярлашыр, алар белән фотога төшәр өчен кешеләр чират торыр, аларның исемнәре язылган футболкаларны киеп йөри башлар?” – дип сораулар бирә идем мин төрле кешеләргә. Мондый хыяллар да чынга аша башлады, шөкер. Циркта “Батыр”, “Көрәш” дип язылган футболкалар сатыла, ә халык танылган көрәшчеләр белән фотога төшә. Менә бит! Башлана башлады дияргә була.



“Манзара”дан чыгып нинди нәтиҗә ясарга була? Моңа кадәр булган көрәшләрне оештыручылар да үз турнирларын таныту буенча тиешле эш алып бармаган.

Әгәр көрәшне танытырга теләсәк, ул турнирлар элекке шаблон белән үткәрелмәскә тиеш. Болай алар трафареттан чыгарылган кебек – берсен-берсе кабатлап торалар, исемнәре генә үзгә. Шуңа да гадәти тамашачы алар арасында аерма күрми, йөрми дә.

Әгәр “Манзара” да баш батырга автомобиль вәгъдә иткән гадәти бер бәйге булса, аның да трибуналары буш калыр иде.

“Манзара”ны кабатлап, җырчылар китерегез дип әйтүем түгел. Әмма турнирларны танытырга теләсәк, һәрберсенең үз йөзе булырга тиеш. Мәсәлән, “Манзара”га бер үк вакытта җыр тыңларга һәм көрәш карарга килсәләр, Муса Җәлил призына башка төрле тамаша кылсыннар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шулай ук үз йөзен уйлап таба ала. “Татар көрәшен бозып бетерәсез шоу ясап” дип гаепләүчеләрнең мөмкин булуын фаразлап

Классик бер фестиваль – республика чемпионаты булса, шул җиткән. Ә калганнары шоу булсын.

“Манзара”дан чыгып, берничә штрих.

Финалда Раил Нургалиев белән көрәшеп хәле беткән Радик Сәлаховның абсолют батыр булу өчен көрәшкә чыгуы күпләрнең күңеленә тигән булып чыкты. Эстрада җырчыларыбыздан берешәр җыр башкартып, көрәшчене бераз ял иттерергә мөмкин иде, дип яздылар. Киләчәктә монысын исәпкә алырлар дип уйлыйм.

Казыйлар гадел хөкем итмәде дигәнне шулай ук ишетергә туры килде. Монысы – фәлсәфирәк мәсьәлә. “Манзара”ның баш казые Азат Нурмөхәммәтов әйткәнчә, җиңелүчеләр һәрвакыт казыйны гаепли, ә бер генә җиңүченең дә әле “казый мине яклаганга күрә җиңдем” дип интервью биргәне юк. Күренеп торган гаделсезлекне төртеп күрсәткән кеше булмады, шуңа да казыйларның ничек хөкем итүен профессионалларга калдырыйк.


Соңгы сүз. Бер кызыклы күренеш шаһиты булырга туры килде. Гадәттә, кызлары белән кибетләргә килгән егетләр тезелешеп утырып, телефоннарында актарына. Монда киресенчә – егетләренә ияреп килгән, әмма күрәсең көрәшне сөймәгән кызлар телефоннарында актарына иде. Әмма бу әле башы гына – көрәшчеләр популярлашып беткәч, залларны кызлар штурмлар әле киләчәктә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100