Фатих Сибагатуллин: Хәтер көнен Берләшү көне дип атарга кирәк!

17 Октября 2017

Укылган: 1042 тапкыр

Фото: Михаил ЗАХАРОВ
Фатих Сибагатуллин фикеренчә, Хәтер көненең атамасын үзгәртергә кирәк. "Татар-информ" агентлыгы өчен әзерләнгән блогта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты ни өчен бу көнне Берләшү көне дип атарга тәкъдим итүен аңлатты.
Хәтер көне Берләшү көне дип аталырга тиеш. Бу көннең идеясе – татар кешеләре үзара берләшергә һәм таркау булмаска тиеш. Казан ханлыгы алынуның төп сәбәбе – таркаулык. Мин тарихта үз халкына каршы эшләгән өч дәүләт җитәкчесен атап әйтер идем. Беренчесе – Олы Мөхәммәт хан. Ул Алтын Урдада хакимият өчен көрәш алып барган, аннары дәүләтне таркатып, Казан ханлыгын оештырган. Ул дәүләтне таркаткан, ә без "ул Казан ханлыгын оештырган" дип, аны хуплыйбыз. Икенчесе – Николай II. Үз гомере кызганыч булганга тәхетеннән ваз кичә. Россияне Бөтендөнья сугышына алып керә. Гражданнар сугышында, Бөтендөнья сугышында үлгән миллионлаган кеше дә аның эш нәтиҗәсе. Хәзер аны Изге дип игълан итмәкче булалар. Кайсы җире изге аның? Өченчесе – Горбачев. Ул бер дигән илне – СССРны таратты да бетерде. Ә нинди казанышлары бар иде ул илнең? Хәзер инде Казан ханлыгына килик. Иң башта Казан ханлыгындагы Кол Шәриф – без аның хөрмәтенә мәчет тә салып куйдык – Сөембикәне Мәскәүгә куып җибәрүдә Кол Шәрифнең дә өлеше зур. Нигә куып җибәрә ул аны? Үзенә хакимият кирәк булганга. Казан ханлыгы алынганга кадәр ел ярым ел элек – Тау ягы: Ульяновск, Чүпрәле, Буа килешү нигезендә Мәскәүгә киткән булган. Бу якта берничә төбәк кенә калган булган. Балтач, Кукмара ягы да Казан ханлыгы җире булмаган. Мамадыш-Алабуга да Мәскәү җире булган. Каманың теге ягы – Нугай җирләре. Казан тирәсе генә ханлыкныкы була. Ханлык дип зурлап сөйләрлеге дә калмаган була. Казанны якларга, берләшик дип нугайлар килә – казанлылар кертмиләр. Иван Грозныйны орышып йөрисе юк, гаепне үзебездән эзләргә һәм берләшергә кирәк. Ул вакыттагы таркаулык, бер-береңә ярдәм итмәү шушындый нәтиҗәләргә китергән. Без хәзер шушы хаталарны кабатламас өчен, Хәтер көнен Берләшү көне дип игълан итәргә кирәк. Хәтер көне дип кемнедер сүгәргә, кемгәдер үпкәләргә кирәкми. Коры кычкырып йөрүдән файда юк. Искә алырга, дога кылырга, берләшергә генә кирәк. Татар кешесе бай булырга, бердәм булырга тиеш! Бай кеше дип бер-берсеннән көнләшмәскә, татар байлары булганга сөенергә генә тиеш. Бары тик байлар гына нәрсәдер эшли ала. Шулай булганда гына татар алга бара ала. Үзенә дә юк, кешегә дә юк кешеләрдән берни дә көтеп булмас.

Фикерләр








Татар блогерлары

Рамил Гарифуллин: Кеше нигә фаҗига турындагы хәбәрләрне ярата?

Кеше ни өчен фаҗига турындагы хәбәрләрне ярата? Үтереш, җинаятьләр турындагы тапшырулар нигә популяр? Мәктәпләрдә үсмер балаларның иптәшләрен үтерүе, балта белән укытучыга ташлануы кебек күренешләргә мондый тапшыруларның тәэсире бармы? Психология фәннәре кандидаты, КФУның психология институты доценты Рамил Гарифуллин Интертат электрон газетасы өчен блогында шул хакта сөйли.

Татар блогерлары

Айсылу Юлдашева: Аллаһы Тәгалә тарафыннан әманәт буларак бирелгән телебезне саклап калуның ун ысулы

Башкалага килеп, Казаныбыз шаукымына ияреп яши башлаган студент елларымда иптәшләрем белән “Мин татарча сөйләшәм” акцияләрендә катнашып йөргән идем. Махсус футболкалар киеп, Бауман урамында, сәүдә үзәкләрендә татар теленә өйрәтә торган китапчыклар өләшәбез, кешеләрне туктатып, исәнмесез, сез татарча сөйләшәсезме, дип сорыйбыз. Аралашырга каршы булмаганнарга сораулар биреп, алар белән сөйләшүдән, күпмедер дәрәҗәдә эшебезне уңышлы башкарганга шатланабыз. Шул күтәренке кәефтә тулай торакларыбызга таралышкан, татар филологиясе, журналистикасы студентлыры идек без.

Татар блогерлары

Район башлыгы-фермер Таһир Хөрмәтуллин: “Хәзер яшьләр эшләмәс өчен укый”

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының күптән түгел үткән коллегиясендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кадрлар әзерләү мәсьәләсенә аеруча зур басым ясады. Ул бу өлкәне камилләштерү өчен махсус корпоратив уку йорты кирәк дип белдерде. 2006-2010 елларда Татарстанның Тукай районы, 2010-2011 елларда Менделеевск районы башлыгы булган, 2011 елдан Тукай районы Чыршылы авылында фермерлык белән шөгыльләнүче Таһир Хөрмәтуллин шушы уңайдан үз фикерләре белән уртаклашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла