Марат Кәбиров: "Бер 10-15 елдан безнең телдә китап укырлык адәм калмаячак, ә бер 150 ел узуга Җирдә яшәүче милләтләр исемлегеннән бөтенләй югалачакбыз"

2 Сентября 2017

Укылган: 621 тапкыр

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Солтан Исхаков
Татар әдәбиятында антиутопия жанрындагы әсәрләр бик аз. Аларның иң мәшһүре – Гаяз Исхакыйның “200 елдан соң инкыйраз” әсәре. Анда татарларның XXII гасырда юкка чыгулары сурәтләнә. Марат Кәбировның “Китап” романы антиутопия жанрындагы татар романы. “Интертат” укучыларын шушы китап белән таныштыра.

Язучы үзенең бу әсәрен “роман-кисәтү” дип атый. “Китап”ның төп геройлары – татарлар. Вакыйгалар техник яктан зур алга киткән җәмгыятьтә бара. Ул кешеләрнең тормыш-яшәеш алып барыр өчен бөтен әйберләре дә бар, алар прогресс ягыннан алга киткән җәмгыятьтә яшиләр кебек. Алар өчен барысын да акыллы роботлар эшли. Әмма бу җәмгыятьтә китап тыелган.

Марат Кәбировның бу әсәрен Рэй Брэдбериның “Фарангейт буенча 451 градус” әсәре һәм “Матрица” фильмыннары белән чагыштырулар булды. “Фарангейт буенча 451 градус” әсәрендә китапларга каршы көрәшүче җәмгыять сурәтләнә. Ә “Матрица”да роботлар идарәсендә дөнья турында сүз бара. Марат Кәбировның әсәрендә боларның икесе дә бар – китаплар тыелган, роботлар идарәсендә җәмгыять. Иң кызыгы – югарыда мисал итеп китерелгән әсәрләр чит ил тормышы булса, “Китап”та сүз татар халкы турында бара. Бер караганда, “Китап”тагы геройларга бик рәхәт кебек – алар өчен барысы да роботлар эшләп бирә. Әмма алар җаннарына тынгы таба алмый нидер эзләнә. Эзләнә торгач, моның сәбәбенә акрынлап төшенәләр дә кебек. Акылга килер өчен аларга китап ярдәмгә килә. Китап бердәнбер данәдә генә, әмма анда дөньяның ни өчен бу хәлгә төшүе турында мәгълүмат яшеренгән.

“Сез китапсыз, язучыларсыз, китап укучыларсыз  калган дөньяны күз алдына китерә аласызмы? Мин шуны күзалларга тырыштым бу романда”, - дип сөйләде Марат Кәбиров безгә.


- Нәрсә этәрде шушы китапны язарга? Нишләп “Телевизор” дигән, кешеләр телевизорсыз калган заман турында роман язмадыгыз?

- Хәзер бит инде кеше бик уку ягында түгел кебек. Уйларга, укырга иренә торганрак буын барлыкка килде, шул этәргеч булгандыр.

- Китапсыз дөнья ул коточкыч дөньямы соң инде, әллә бәхетлеме?

- Бәхетле дөнья.

- Бәхетле дөнья? Алайса, бу роман-утопия?

- Анда шулхәтле рәхәт яшиләр.

- Укыйсы юк?

- Укыйсы юк. Уйларга кирәкми.

- Хөкүмәткә дә җайлы - язучыларга акча түлисе юк, димәк?

- Дәүләт акчасына китаплар чыгарасы, премияләр бирәсе юк. Гомумән проблема юк. Шул рәхәткә чыккан дөнья турында.

- Киләчәктә юкка чыгарга мөмкин бүтән өлкәләр турында китап язарга ниятегез юкмы? Мәсәлән, “Газета” дигән.

- Исәп бар. Аларның юкка чыкканнарын көтеп йөрим.

- Китап юкка чыкмады бит әле. Әллә чыктымы?

- Юкка чыгуга юл алган. Китап юкка чыга икән, акрын гына башкаларын үз артыннан сөйри бит инде ул. Китап бит инде әдәбият кына дигән сүз түгел. Аңа фәне дә кергән -физикасы, математикасы, химиясе. Бу инде белемсез, гыйлемсез, мәдәниятсез, фәнсез калган дөнья сыманрак килеп чыга.

- Ә үзегезнең китапка мөнәсәбәтегез нинди? Сезнең өчен ул китап нәрсә?

- Нәрсә икәнен мин әйтә алмыйм. Нәрсә эшләтергә кирәген генә беләм. Китап юк икән аны язарга, бар икән - укырга кирәк.


"Китап"тан өзек.

3. Уяну

Мы лишь часть Справедливости, вершимой на этой земле.

Мириам Блейлок. «Голод»

22

Төш җиткәнче Ләйлә урамда йөрде.  Икеләнүләреннән арынып, күңелен тынычландырырлык бер фикергә килергә тырышты. Әмма берни дә килеп чыкмады. Киресенчә, фикерләр көрәше кискенләште генә. Моңа кадәр ниндидер билгесезлек рәвешендә генә яшәгән уйлары көчәйгәннән көчәя барып, бу тормышта нәрсәдер дөрес түгеллегенә ышанычны арттырды. Хәтта ул “нәрсәдер”нең чалымнары билгеләнә башлагандай тоелды.

Беренчедән, ул ничә сәгать буена урам әйләнсә дә, бер генә кеше затын да очрата алмады. Ә теләге бик зур иде. Кем беләндер күрешәсе, сөйләшәсе, аның сүзләрен тыңлыйсы килә. Бары тик шунда гына күңелендә кайнаган сорауларга җавап табылыр сыман. Ләкин... Урамның аргы очында сөйләшеп торган кешеләр дә яннарына якыная башлау белән юкка чыктылар. Баштарак Ләйлә моны гадәти очраклылык дип кабул итте. Ләкин тора-бара, әлеге хәл бозылмас кагыйдә рәвешендә кабатлангач, фикере үзгәрә төште.

Ләкин ул башында бөреләнә генә башлаган коточкыч уйлар белән килешергә теләми иде. Юк, алай булырга тиеш түгел. Бу акылга сыймаслык хәл. Һәм үз өметенә дәлилләр эзләп, урам буенда йөрүен дәвам итте. Бераздан, монда кемнедер очратачагына тәмам өмете өзелгәч, нинди дә булса йортка кереп чыгарга дигән фикергә килде. Бер таныш булмаган кешеләрнең тупсасына килү уңайсыз иде. Шуңа күрә, ул шәхси йортларга түгел, нинди дә булса офиска керергә карар итте.

Озак кына атласа да юлында бернинди хезмәт урыны да очрамады. Ләйләнең баягы шиге ныгый барды. Әмма ул моңа ирек бирмәскә тырышты.  Әле күптән түгел генә күченеп килделәр ич. Ләйлә бу тирәләрне юньләп белми. Теләгән нәрсәсен таба алмавы бары тик әйләнә-тирәне белмәгәнлектән генәдер. Бу урында, бәлки, торак йортлар гынадыр. Бернинди офис-фәлән юктыр. Әлбәттә, шулай! Бөтен уңайлыклары булган йортлар шәһәрчегендә башкача мөмкин дә түгел. Элита яшәгән җир ич. Ә ул... Ул монда офислар эзләп йөри, төрле куркыныч уйлар уйлап маташа. Кешеләрнең күзгә чалынмавына да шул сәбәпчедер. Тормышта теге яки бу дәрәҗәгә ирешкән адәмнәр үз даирәләреннән башкалар белән аралашырга бик атлыгып тормый, киресенчә, алар чит-ятлар карашыннан качып, үз-үзенә бикләнеп яшәүчән. Бу очракта да шулай килеп чыккандыр. Таныш түгел ханым якынлашуын сизү белән, аның күзеннән югалуны хуп күргәннәрдер. Бу уйларына ышану баягы теләген дә юкка чыгаргандай булды. Тупсаларына барып ишек кыңгыравына бассаң да ачмаслар. Яки берәр тупас тавыш ишетелер, яки бөтенләй өйдә юкка салышырлар. Хәер, кемнәрне ничек каршылау мәсьәләсен автоматик хезмәтләндерү системасы күптән хәл иткәндер инде...

Бу уйлардагы өметсезлек кызыктыргыч иде. Чынлап та шулаймы икәненә ышану, әлеге фикернең хаклыгын тикшереп карау теләген уятты ул. Кызыксыну көче мизгелдән мизгелгә арта барды. Һәм Ләйлә үзе дә көтмәстән, юл уңаендагы бер капка аша узып, таныш түгел йортның ишеге төбенә килеп басты. Йорт чынлап та таныш түгел иде. Бу аларныкына бөтенләй дә охшамаган, бүтән төрле проект буенча төзелгән. Өч катлы. Дәрәҗәлерәк, баерак кешеләр яшидер. Юкка гына монда килде әле. Юкка гына гадиерәген сайламады. Ярый... Хәзер кирегә юл юк инде. Ләйлә ишектәге кыңгырау төймәсенә басты. Ул бу өйгә уза алмаячагын ачык чамалый иде.

Ләйлә тагын бер кат йортка, ишегалларына күз йөгертте. Койма буйларында үскән куаклар да, капкадан кергән сукмак буендагы чәчәкләр дә башкача иде. Бар да матур, пөхтә. Әмма Ләйлә теләгәнчә түгел. Әгәр бу йортка күченеп килсәләр, ул беренче эш итеп шул түтәлләрне, куакларны үзгәртергә тотыныр иде. Йорт үзе дә башка төрле. Өч катлы һәм бик бай, хозур булып күренсә дә бу Ләйлә теләгән өй түгел иде. Һәм хатын үзләренең йорты турында уйлап, аны сагынып куйды. Хәтта елмайды да. Нәкъ Ләйлә теләгән, нәкъ ул хыял иткән өйгә күченеп килделәр алар. Бу, уйлап карасаң, зур бәхет иде.

Хатын тагын кыңгырауга басты. Болай гына. Беркемнең дә чыкмаячагын, бернинди дә җавап булмаячагын ул инде аңлый иде. Бары тик кире урамга юнәлердән алда үз уйларының дөреслегенә тагын бер кат ышанырга гына теләде.

Ләкин көтмәгәндә ишек артыннан хатын-кыз тавышы ишетелде:

- Хәерле көн. Сез нинди йомыш белән?

Ләйләнең бер йомышы да юк иде. Ул бер мәлгә аптырабрак калды.

- Мин хәл белергә генә... – диде ул, үз әрсезлегенә аклану эзләгәндәй, - Без якындагы йортларның берсендә яшибез... Дөресрәге, кичә генә күченеп килдек... һәм...

Ишек артындагы тавыш шундук эләктереп алды.

- Кичә генә күченеп килдегез? Якындагы йортларның берсенә?

- Әйе... – Ләйлә шунда гына тавышның ишек артыннан түгел, ә ишек өстендәге кечкенә колонкадан чыкканын аңлады, - Гафу итегез...

- Гафу үтенү кирәкми, - диде тавыш, - Ишеккә якынрак килеп басыгыз. Мин сезнең кемлегегезне төгәл ачыкларга тиешмен.

Ләйлә ишек төбендәге паласны хәтерләткән нәрсә өстенә менеп басты.

- Бер секунд көтегез... – Тавыш җанлы һәм ягымлы иде. Әмма Ләйлә аның кеше тавышы түгеллеген аңлады. Ишек артында бернинди хатын-кыз да юк. Бу бары тик автоматик хезмәтләндерү системасы иде.

- Мин сезнең шәхесегезне ачыкладым, - диде тавыш, - Хәзер ишекне ачам. Рәхим итегез!

Шул ук мизгелдә диярлек ишек ачылды.

- Узыгыз. Рәхим итегез.

Ләйлә монда ни өчен керүенә үкенгәндәй итеп куйды. Ул үзенең йортка уза алмаячагына тулы ышаныч белән килгән иде. Әле шул ышанычы акланмады. Әлбәттә, күңел кыйратырлык хәл түгел. Шулай да ничектер уңайсыз иде. Өметеңнең акланмавы беркачан да җиңел булмыйдыр. Хатын моңсу елмаеп, эчкә узды.

Тыштан караганда бөтенләй башкача булып тоелса да, өй эче Ләйләләрнеке кебек иде. Һәрхәлдә, ишек төбеннән караганда бернинди аерма да күренмәде.

- Кыенсынып торма, Ләйлә... – диде тавыш, - Уз.

Ләйлә кайда узарга белмичә аптырабрак калды.

- Өйдә беркем дә юкмы әллә?

- Синнән башка берәү дә юк, - дип җавап бирде автоматик хезмәтләндерү системасы, - Түрдән уз, рәхәтләнеп ял ит. Син арыгансың.

Система шундый киң күңеллелек күрсәтсә дә чит кешенең өенә кереп ял итү сәер эш.

- Ә хуҗалар кайда?

- Илдар эштә.

- Илдар?

- Әйе, Ләйлә. Илдар эштә. Ә син ял итеп ал. Хәзер төшке аш әзер була.

Ләйлә уңайсызланып артка чигенде.

- Рәхмәт... Рәхмәт, әлбәттә... Тик мин... Мин үзебезнең өйгә кайтыйм. Башка вакыттта килермен...

Ул ишек тоткасын борылган җирдән катып калды.

- Син үз өеңдә, Ләйлә, – диде система, - Син үз өеңә кайттың. Рәхәтлнеп ял ит, син арыгансың.

Хатын акырын гына борылып өй эченә тагын күз йөгертте. Барсы да үзләрендәге шикелле. Әмма ул урам буйлап атлаган җирдән бу өйгә кергәнен, аның бөтенләй дә үзләренең йорты түгеллеген яхшы белә иде. Һәм системаның сүзләрен кунакчыллык чагылышы гына дип уйлап, ишек алдына атлады. Күтәрмәгә аяк басу белән, үз күзләренә үзе ышанырга теләмичә катып калды. Тирә-юньгә күз йөгертеп алды. Ул үзләренең ихатасында иде. Бүген иртән менә моннан иренә кул болгап калды... Әнә теге капкадан чыгып, урам буйлап китте... Һәм...

Ләйлә әлеге уйларының ялгышлыгын исбатлардай бер генә дәлил табарга теләп ишек алдына, урамга күз йөгертте. Күтәрмәдән төшеп йортка күз салды. Әмма... Ләкин...

Ничек кенә сәер тоелмасын, бу, чынлап та, аның үз өе иде.

23

Ул кабат өйгә керде.

- Бернинди шикләнүсез уз, Ләйлә. Син үз йортыңа кайттың. – дип каршылады аны автоматик хезмәтләндерү системасының ягымлы тавышы, - Беренче тапкыр урамга чыгудан шултиклем нык арыдың. Сиңа ял итәргә кирәк.

Хәле ни дисәң ул түгел иде. Ишек төбендә киемнәрен алыштырырга ярдәм иткән системага да әһәмият бирмәде. Аның сүзләре дә зиһененә барып җитмәде. Көч-хәл белән сөйрәлеп килде дә хәлсезләнеп кәнәфигә ауды. Йомшак кәнәфи аны куенына кысып алгандай тоелды.

- Күнегелмәгән эш тиз арыта торган була, - дип дәвам итте система, - Һәм син дә нык алҗадың. Сиңа ял итәргә кирәк. Беркадәр вакыттан соң барсы да кабат үз хәленә кайтыр. Ә әлегә...

Хәзер ул үз өендә икәненә шикләнми иде, шулай да  карашлары белән тагы бер кат бүлмәләрне айкап чыкты. Күзе күргәнне аңы кабул итә алмады. Бәлки, автоматик хезмәтләндерү системасы хаклыдыр. Моңа кадәр өеннән беркайда да чыкканы юк иде бит. Чыкканы юк иде бугай... Ә бүген... Хәтсез йөрелде, ерак кителде шул... Бәлки, ул арыган гынадыр... Чынлап та арыгандыр... Әнә бит мускуллары ничек җебеп төште, бармакларын кыбырдатырлык та хәле юк...

- Синең бөтен тәнеңнең йомшаруын тоясың, - дип кабатлады автоматик хезмәтләндерү системасы, - Сулышың тирәнәя бара, күзәнәкләрең җиңелчә тибрәнә, күз кабакларың аска тартыла. Син арыгансың. Сиңа ял итәргә кирәк. Син бернәрсә турында да уйламыйча, рәхәтләнеп ял итәсең...

Баштарак аңа фон булып, сизелер-сизелмәс кенә ишетелгән талгын татлы музыка көчәя барды. Музыка бишек җыры шикелле иде. Ул чынлап та сулышыңның тирәнәюен дә, күзәнәкләреңнең тибрәнүен дә сизәргә ярдәм итә.

Ләйлә бөтен булмышының йомшарып калуын тойды. Аңа рәхәт иде. Дөресрәге, аңа барыбер иде. Тормышында нинди генә хәлләр булмасын, нинди генә кичерешләр җанын өзгәләмәсен аның өчен хәзер барыбер иде. Әйтерсең, ул бу дөньяда яшәми һәм әлеге тетрәнүләр Ләйлә белән түгел, ә бөтенләй бүтән кеше белән булган. Аның бөтен булмышын бушлык биләде.

Шул ук вакытта бөтенләе белән бушлыкка, битарафлыкка чумарга ирек бирми торган тагын ниндидер көч бар иде. Ул көч бик еракта, җанның иң төптәге катламнары астында. Һәм әлеге мизгелдә бернинди хәлиткеч мөмкинлекләргә дә ия түгел. Ләкин ул бар иде. Бөтен булмышын яулап алган битарафлык аша да Ләйлә аның барлыгын сизде.  Хәтта аның мизгелдән-мизгелгә ераклаша баруын белсә дә хатынның күңеле тыныч калды. Ул бу көчнең кайчан да булса кире кайтачагына һәм ялгызлыктан, чарасызлыктан курчалап алачагына ышана иде.  

Бераздан әлеге көч бөтенләй юкка чыкты. Тоташ бушлыкка күмелә барган аңы белән Ләйлә моны тойды. Ләкин аның югалуына ышанмады. “Югалмады, - дигән хәлсез очкын пыскып калды аның аңында, - Югалмады... Ул бары тик яшеренде генә... “ Һәм хатын бөтен булмышы белән тынычлыкка чумды. Автоматик хезмәтләндерү системасының тавышы ишетелми иде инде. Бары тик көчәйгәннән көчәя барган музыка гына калды. Ул музыка, стаканга салган су шикелле, Ләйләнең күңеленә туладыр шикелле иде. Битарафлык музыкасы...

Әмма Ләйлә җансыз стакан түгел иде. Үз күңелен бернәрсә белән дә тутыруларын теләми иде ул. Ул теләми әлеге музыканың җанына керүен. Бар булмышы моңа каршы төшә. Әмма карышырлык, шушы көчләүгә чик куярлык хәле юк. Ризасызлык дулкыны бер мәлгә генә үрә басты да бөтенләйгә тынып калды. Тәхеткә тагын битарафлык менде. Хәзер аңа барыбер...

Икенче мизгелгә ул үзенең хаталануын аңлады. Юк, стаканга су салган шикелле түгел икән бу музыка... бу бөтенләй бүтәнчә... ниндидер күзгә күренмәс, кулга тимәс көч бу. Ул сиңа керми. Ул сине тарката. Ул сине үзендә эретеп юкка чыгара. Үзенең бер өлешенә әйләндерә. Монсы күпкә куркынычрак... Син таралырсың да... кабат җыелмассың кебек...

Хәер, барыбер...

Барыбер.

Озакламый Ләйләнең күңелендә бер генә хис тә, башында бер генә уй чаткысы да калмады. Ул зәңгәрсу бушлыкка чумды. Күз алдында талгын тибрәнүче нокталар гына калды...

Башын күкрәгенә салып йомшак тирән креслога чумган Ләйлә тыныч сулыш алып йоклый иде. Бөтен өй эченә таралган талгын музыка инде тынып калган. Өй үзе дә Ләйлә белән бергә йокыга чумган төсле тоела.

Ләкин Ләйләнең бу тынчлыгы озакка бармады. Аның сулышы тигезлеген җуйды. Я ул өзелеп калды, я тагы да тирәнрәк булып китте. Шул чакларда аның тәне дә тетрәнеп, тартышып куйгандай тоелды. Хатынның йокысында, ә бәлки, бөтен булмышындадыр да, ритм бозылды. Ләкин йорт тынычлыгын җуймады. Бернинди тавыш-гауга ишетелмәсә дә, Ләйлә белән йорт арасында көрәш барган шикелле иде. Йорт аны үзенең тынычлыгы, битарафлыгы белән бастырырга тырыша, ә хатын моңа бирешми, йорт тәэсиреннән ычкынырга тели сыман тоелды.

Бу чынында да шулай иде. Автоматик хезмәтләндерү системасының оеткыч сүзләре, тылсымлы музыкасы тәсирендә вакытлыча яшеренергә мәҗбүр булган теге көч кабат әйләнеп килде. Ул әле хәлсез иде. Сизелер-сизелмәслек кенә иде. Әмма ул КӨЧ иде. Һәм Ләйләнең тыныч күл шикелле оеп яткан күңелен тибрәндереп куйды. Күл өстендә сизелер-сизелмәс кенә дулкыннар пәйда булды. Әмма Ләйләнең тынычлыгын бозарга күп кирәкми иде. Тойгылар уянды. Уй уянды. Әлегә аек фикер йөртеп, күргән-кичергәннәренә нәтиҗә ясарлык хәле булмаса да, Ләйлә инде йортның тәэсиреннән ычкынган иде. Ул инде йокламый иде. Әмма хатын уянмады да. Ул өн белән төш арасында адашып йөридер шикелле иде.

...Тирә-якта тик зәңгәрсу караңгылык кына иде. Шул караңгылык аша ул иң беренче күк йөзен, андагы ниндидер яктылыкны күрде. Һәм күзгә күренмәс бер торба буйлап шул яктылыкка шуып төште... Кояш нурына түзәлмичә ул күзләрен йомды. Ниндидер сихри музыка агыла иде, ул үзенә буйсындырып бөтен дөньяңны оныттыра. Һәм ниндидер ис бар сыман... Саф һава... Юк... Тын юлларын иркәли торган саф һәм... бераз гына әчкелтем һава... Һәм салкынлык... ниндидер салкынлык... Ләйләгә бу күренеш таныш сыман тоелды. Моны аның күргәне, тойганы бар иде. Тик кайда икәнен генә хәтерли алмады. Ул күзләрен ачты һәм үзенең кайда икәнен ачыкларга теләп тирә-юньгә күз ташлады.. Көтелмәгән күренештән коты алынды. Ул күзләрен ачып-йомып алды. Күренеш үзгәрмәде.

Ул шәһәрнең кайсыдыр урамында иде. Автомобиль юлының буеннан буена диярлек хуҗасыз машиналар тезелеп киткән. Кайсыларының тәрәзәләре ватылган, кайсының ишеге каерылган, ә кайберләре дүрт тәгәрмәчен дә күккә каратып ята.  Кызыл кирпечтән һәм цемент блоклардан салынган тугызар катлы йортларның да тәрәзәләре ватылып беткән, кайберләре яртылаш җимерелгән, кайберләрендә әле булса янгын эзләре төтенләп тора. Урам буйлап кулларына балталар, торбалар һәм тагын әллә нәрсәләр тоткан гарип кешеләр атлый. Боларның күзләре пыяла сыман салкын, хәрәкәтләре курчакныкы шикелле. Һәм һәркайсының өстендә пычрак сәләмә киемнәр, хәтта йөзләренә кадәр пычракка һәм канга батып беткән. Хәрәкәтләрендә дә, күз карашларында да, гомумән, бөтен барлыкларында адәм балаларыннан аерылып тора торган ниндидер салкынлык, җансызлык чагыла. Алар сөйләшмиләр дә, бер-берсенә игътибар да итмиләр. Кемнеңдер күзгә күренмәс кулы белән идарә ителүче машиналар сыман барсы бер юнәлештә хәрәкәт итә. Һәм... Нинди генә тарлавыкка барып керсәләр дә бер-берсенә бәрелмиләр дә, өелешеп тә тормыйлар, боларның барсы да бер организм шикелле.

Кинәт ул барсын да аңлаган шикелле булды. Моны тоюдан бөтен булмышын ялкын көйдереп алды. Әлеге ялкыннанмы, әллә коточкыч күренештәнме качарга теләп, ул үзен-үзе атып бәрде. Һәм йомшак кәнәфидән очып төшеп, идәнгә башы бәрелүдән уянып китте. Күргән төшен ул хәтерли иде. Ләкин үзенең нәрсәне аңлавын, нилектән болай коты алынуын гына хәтерли алмады.

- Ләйлә, - дип ягымлы эндәште автоматик хезмәтләндерү системасы, - Тынчылан, Ләйлә. Өс-башыңны тәртипкә китер. Кәнәфигә утырып хәл җый...

Һәм бүлмәгә көчле музыка таралды. Ләйлә система сүзләренә ияреп кәнәфигә утырды да Хәрәкәтсез калды. Музыка акырынайды. Ул, корбанын өркетмәскә тырышып, аяк очларына басып кына   якынлашкан ерткычны хәтерләтә иде. Ләйлә күзгә күренмәс кешене этеп җибәргән хәрәкәт ясап, урыныннан сикереп торды.

- Капчыгыңны тот! – дип пышылдады ул, бу сүзләрнең нәрсәне аңлатканын, аны кайдан белүен дә уйлап тормастан, - Бирермен мин сиңа! Хәл җыярмын мин сиңа!..

24

Ул идарә пульты урнашкан бүлмәгә тиз генә барып, автоматик хезмәтләндерү системасын сүндереп куярга теләгән иде. Ләкин бу эш ул уйлаганча җиңел булып чыкмады.

Көтмәгәндә килгән ярсу белән сикереп торганда гына ул үзен бик гайрәтле итеп тойган икән, аягына басып бер-ике адым атлау белән чайкалып китте. Буыннары йомшарып, бөтенләй сөмтоймас булдылар. Ә музыка көчәйде. Ул күреп һәм хәтта тотып карап булырлык бер кыяфәткә кереп, Ләйләгә шуышты. Музыка соры томан шикелле иде. Ул бөтен дөньяны томалап алды. Ләйлә берни күрмәслек, берни ишетмәслек хәлгә килде. Хәтта уйларны да томан томалады. Хатын үз-үзен белештермичә, дүрт аяклап идарә пульты урнашкан бүлмәгә мүкәйләде. Ләкин аның аяк буыннары гына хәлсезләнмәгән иде, тиздән бөтен тәне мамык кебек булды һәм ул идәнгә сузылып төште. Шул көенчә дә беркадәр шуышып барды да хәле бетеп тынган дулкын сыман, хәрәкәтсез калды. Ул бени дә күрмәде, колагында яңгыраган музыкадан башка бернәрсә дә ишетмәде. Дөнья аның өчен соры томанга төренеп, бәйләнчек талгын музыка астында, кайдадыр китеп югалган иде.

Әмма күңеленең иң төбенә яшеренгән теге көч исән иде әле. Ләйлә адашкан аңы белән дә ул көчнең барлыгын чамалый иде. Хәтта ул әлеге көчтән үзенә табан сузылган җепне дә күргәндәй була һәм шуңа тотынып кайдадыр шуыша сыман иде.

Бу, әлбәттә, хатынга тоелды гына. Чынында ул беркайда да шуышмады. Хәтта хәрәкәтләнмәде дә. Бары тик бер арада сулышы гына тигезлеген югалтып алды. Һәм  керфекләре дерелдәде. Бу хәрәкәтләр автоматик хезмәтләндерү системасының игътибарыннан читтә калмады. Ул шундук һөҗүмгә күчте:

- Синең күз кабакларың авырая. Сулышың тигезләнә. Син үзеңнең тынычлануыңны сизәсең һәм бернәрсә турында да уйламыйсың. Син шундый тыныч һәм бәхетле...

Бераздан Ләйлә тыныч сулыш алып йоклый иде инде.

Ул йоклый һәм үзенең йоклаганын белә, уянырга тели, әмма әлегә система басымыннан котылу юлын табалмый иде. Әйтерсең, Ләйлә шушы мизгелдән ике шәхескә әверелде. Аны бер өлеше автоматик хезмәтләндерү системасына буйсына, ә икенче өшеле җанның төбендә сизелер-сизелмәс кенә кыбырдап куйган теге көч белән хезмәттәшлек итә иде.

Ләйлә тынычланып йоклап киткәч, система басымы да, ярлардан шуып төшкән авыл сыман, талгын гына кире чигенде. Өй эчендә инде берни дә юк, бары тик сизелер сизелмәс кенә татлы музыка уйный иде.

Басым кимү белән баягы көч кабат тернәкләнде. Бу юлы ул үзен сиздермәде, барлыгын белдереп Ләйләнең аңына ниндидер импульслар гына җибәрде дә тынып калды. Ләкин бернинди хәрәкәт күрсәтмәсә дә ул көч зурайганнан зурая бара иде.

Ләйлә дә шул көчтән үрнәк алды. Ул үзенең аңына килүен берничек тә сиздермәскә тырышты. Уйлары сак кына, акырын гына, сизелер-сизелмәс кенә акты.

Ул инде бу көчнең нәрсә икәнен аңлаган иде бугай. Бу көч кайдандыр пәйда булган гайре табигый нәрсә түгел иде. Ул бары тик Ләйлә җанының автоматик хезмәтләндерү системасына буйсынмыйча кала алган кечкенә бер өлеше иде. Моны тоюдан хатынның үзенә булган ышанычы арткан кебек булды. Шул тиклем көдрәтле басым да тулысынча җиңә алмагач, аның җаны вак нәрсә түгел, димәк. Бары тик үзеңнең халәтеңне сиздермәскә генә кирәк. Әлеге көчнең зураюын, хәл алуын көтәргә.

Ләкин барлыгы-юклыгы да беленер-беленмәс кенә булган ул көчнең кайчан зураюы, автоматик хезмәтләндерү системасына каршы тора алырлык хәлгә җитүе билгесез иде. Озак, бик озак көтәргә туры килмәгәе.

Ләкин озак көтәргә туры килмәде. Ләйләнең эчке халәтен тоеп торган йорт тагын һөҗүмгә күчте. Музыка көчәя башлады. Ләйлә үз аңының тагын томанга уралуын тойды. Ул кабат татлы йокыга китәчәк. Ә яңадан уянганда системаның гадәти бер колы булып, хәтерсез һәм бәхетле булып, уяначак.

Ләйлә күзләрен ачты да идарә пульты урнашкан бүлмәгә карап алды һәм көтелмәгән гайрәт белән шул якка ыргылды. Бу юлы буыннары йомшак түгел иде. Ул ярыйсы гына араны сикереп үтеп, борыны белән идәнгә килеп бәрелде. Бөтен булмышын чиксез әрнү телде. Танавыннан кайнар кан йөгерде. Ләкин хатын моңа игътибар итмәскә тырышты. Ул тагын алга омтылды. Әмма бу юлы берничә карыш ара гына узып, идәнгә сузылып төште. Музыка көчәйде. Ләйлә аннан котылырга теләп бармаклары белән колакларын каплады. Әмма моның артык файдасы тимәде. Музыка тыштан түгел, ә аның үз эченнән ишетелә сыман иде.

- Юк, мин, барыбер, сиңа бирешмим, - дип ыңгырашты хатын, - Син мине җиңәлмисең...

Бу сүзләр бары тик үз күңелен күтәрү өчен генә әйтелгән иде. Әмма аларның файдасы тиде. Музыка кинәт туктап калды. Ул туктагач, басым да югалды һәм Ләйлә идәнгә сузылган җиреннән кабат торып басып алга омтылды. Идарә бүлмәсенең ишегенә ерак та түгел иде инде. Биш-алты адым чамасы гына. Бу юлы ул шушы араны бер ыргылуда үтәргә тырышып, бөтен гайрәтен туплап ишеккә ташланды. Ул юлында очраган барлык киртәне дә җимереп үтәчәк иде. Әмма юлына беркем дә аркылы төшмәде. Һәм ул, бар хутына алга ташланды да, вакытында тыелып кала алмыйча, башы белән ишек яңагына килеп бәрелде. Күз алдында ут шарлары биешеп алды. Дөнья акырын гына чайкалып куйды. Һәм ул үзенең егылып баруын сизде.

Егылырга ярамый иде. Һуштан язу – җиңелү дигән сүз. Боларны уйлап бетерүгә, ул идәндә ята иде инде. Егылды, шулай да. Әмма һушын җуймады. Иң мөһиме егылу түгел. Иң мөһиме һушыңда калу. Һәм кабат аякка басу теләге. Теләк –ул көч. Кешенең бөтен булмышы тыелгысыз теләккә буйсына. Һәм Ләйлә торып утырды. Музыка кабат ишетелмәде. Ләйләне кабат йоклата алуыннан өметен өзгәндәй, ул тукталып калды.

Ләйлә бар көчен җыеп аягына басты да бер секундын да әрәм итмәскә тырышып ишеккә ташланды. Ләкин бүлмәгә ярты гәүдәсе белән кереп бетәр-бетмәстән, көтелмәгән авыртудан бөгелеп төште. Аның башы чатный иде. Башы эченә кечкенә машина кергәндер дә, ул хәзер иреккә чыгарга тырышып, Ләйләнең лепкә тирәсендә салулап йөри шикелле иде. Һәм ул машина зурайганнан зурая бара.

Кинәт ул машина баш сөягенә бәрелде дә туктап калды. Һәм икенче мизгелгә үк коточкыч шартлау яңгырады. Шартлаган машинаның кыйпылчыклары әллә кайда тиклем чәчрәде. Ләйлә үзәк өзгеч ыңгырашу белән идәнгә йөзтүбән капланды.

Аңының икенче ягы, әлбәттә, бернинди машина да юклыгын белә иде. Бу бары тик шундый халәт кенә булды. Шундый нык авырту. Һәм аңның ул өлеше әлеге авыртуга автоматик хезмәтләндерү системасы гаепле икәнне дә чамалый иде. “Миңа шултиклем нык каршы торалар икән, димәк нәрсәдәндер куркалар, - дигән уй ялтлап китте Ләйләдә, - Димәк, мин дөрес юлда” Ләкин бу уйны шундук аның башыннан куып чыгардылар. Ниндидер күзгә күренмәс кул аның күз арасын борауларга тотынды. Ләйлә утлы борауның миенә кадәр үтеп керүен тойды. Аның каны да чыкмый, тиресе дә ертылмаган иде, әлбәттә. Әмма авырту түзеп булмаслык иде. Ләйлә башта акылдан язарлык тавыш белән кычкырды да, күзләрен акайтып тынып калды. Һәм бөтен тәне белән калтыранырга тотынды. Дөнья юкка чыкты. Бары тик авырту, әрнү генә калды. Ләйлә дә әрнү. Ләйләдә - әрнү. Ләйлә үзе дә әрнүгә, сызлануга әйләнгән иде.

Моннан да ныграк газап юктыр шикелле тоелган иде. Әмма бер үк вакытта аның бармаклары очына күзгә күренмәс энәләр кадарга тотындылар. Бу энәләр башта бик нечкә булса, соңрак зурая бардылар һәм борауга әйләнеп бөтерелергә керештеләр. Ләйләнең инде кычкырырлык хәле юк иде. Ул үзенең бөтен тәне белән калтырануын гына тойды.

- Гомерең буе шушындый газапта яшәячәксең, - диде кайдандыр ишетелгән ят тавыш, - әгәр миеңне кирәксез уйлардан чистартырга риза түгелсең икән, сине мәңгелек газап көтә!

Ләйлә берни дип тә дәшә алмады.

Бераздан газаплар туктап калды. Һәм теге тавыш тагын ишетелде:

- Кирәксез уйларыңнан котылырга син әзерме?

Ләйлә дәшмәде. Ул чарасыз иде. Менә шушындый газапларда яшәүне күз алдына китерү дә куркыныч. Ләкин котылу хакына үз ниятеннән баш тартса, ул кем булачак соң? Бәлки, тагын хәтере җуелыр. Әмма хәтере әлеге хурлыклы мизгелне җуя алмаса, хатын үзен беркайчан да гафу итмәячәк.

- Без сине яңадан туган шикеллегә әйләндерербез, - диде баягы тавыш, - Син кабат бәхетле булып яши башлаячаксың. Бары тик үз ризалыгың гына кирәк...

- Кем соң сез? – дип сорады Ләйлә вакытны сузар өчен, - Сез кем?

Аңа җавап булып шаркылдап көлү генә ишетелде.

Әмма Ләйләгә шул да җитә иде. Ул бөтен батырлыгын туплап бүлмәгә ташланды. Ләкин аңа аяк чалдылар шикелле. Бәлки, авыртудан оешкан тәне үзенә буйсынырга гына теләмәгәндер. Тик ул идарә пульты янына барып җитәр-җитмәстән, идәнгә егылды. Бу аның соңгы талпынуы иде. Тагын җәзаларга тотынсалар, акылдан язачак.

Әмма аны җәзаларга ашыкмадылар. Ләйлә идарә пультына борылды. Кул сузым арада гына. Хәтта аягыңа да басып торасы түгел. Яткан җиреңнән кулыңны гына суз – һәм автоматик хезмәтләндерү системасы сүнәчәк. Һәм ул кулын сузарга итте. Әмма мускуллары аңа буйсынмады. Бу яхшылык түгел. Ул тагын пультка карады. Якында гына. Бик якында. Һәм аның кулларын сузарлык та чарасы юк. Тамагына төер тыгылды. Бөтен нәрсә мәгънәсен югалткандай тоелды.

Ләкин җанының бер почмагындагы тылсымлы көч тагын хәлсез кыбырдап куды. Ул исән иде әле. Ул бар иде! Димәк, Ләйләнең җиңәчәгенә өмет юк түгел. Һәм ул көч сизелеп-сизелеп үсә бара иде. “Ул да чыныга, - дип уйлады хатын, - Алыштан алышка ул көчлерәк була бара.”

Моны уйлаудан аның йөрәге талпынып куйды. Бар булмышын чиксез шатлык биләп алды. Йөрәгеннән яктылык сибелгәндәй тоелды. Әйе, аның йөрәгеннән кояш нурына тиң бер яктылык тарала иде. Ул әкерен генә бөтен күкрәген яулый бара. Ләйлә үзенең күкрәкләрендә татлы җылылык тойды. Җылылык аның бар булмышын рәхәтлеккә күмеп күкрәгенә тулды һәм акырын гына аска шуышты. Ул үзенең сулышлары тирәнәюен, борын тишекләре киңәюен тойды. Күкрәге бер югары күтәрелде, бер түбән төште. Йөрәге ярсып типте. Бөтен күкрәген ләззәтле кайнарлык биләде. Һәм бу кайнар дулкын, бөтен тәнен рәхәт тибрәндереп аска шуышты. Акырын гына ашказаны тәңгәленә төште, аннан соң кендек тирәсенә тупланып, аяк бармакларына кадәр ләззәтле тартышырга мәҗбүр итеп, кендек тирәли бөтерелеп торды да аска агылды. Һәм күкрәктән ургылган кайнар дулкын касыгына тупланып, бөтен булмышын ләззәтле кытыклатып уйный башлады. Касыгында кайнаган ялкын хатын-кызлык дәртен кузгатты. Эчендә нәрсәдер эрегәндәй тоелды. Нәрсәдер эреп, аска табан агып төште. Язгы кояш нурыннан эрегән кар сулары сыман. Әмма бу сулар эреп кенә калмаган иде. Алар кайнар да, назлы да, татлы да иде. Ләйлә үзенең ботлары буйлап ниндидер назлы кул шуышуын тойды. Һәм аякларын аерып чалкан әйләнде...

Аның бернәрсә турында да уйларлыгы калмаган иде. Бөтен булмышын кинәндереп бары тик бер генә теләк котыра. Дөньяда шушы теләктән дә гайрәтлерәк башка берни дә юк. Кешенең эш-гамәлләре дә, җир әйләнеше дә фәкать шушы теләккә буйсынган иде.

Ләйлә ботлары буйлап шуышкан кулның тагы да югарырак үрләвен ашыктырып, түбәнгә шуышты. Ләкин теләгенә ирешә алмады. Кулларның назы юкка чыкты. Һәм ул аякларын чалыштырып ботларын кысты да, газаплы ыңгырашып, бөгәрләнә-бөгәрләнә идәндә аунарга кереште. Куллары ирексездән аска, касык тирәсенә тартылды.

- Илдар, - дип ыңгырашты ул, татлы газап аша, - Интектермә, зинһар! Илдар, бәгърем!..

Һәм үз тавшын үзе ишетте.

Ул Илдарны ярата һәм сөю назларына бик еш, бик теләп бирелә иде. Ә мондый вакытларда, ыңгырашу да, үз-үзеңне белештермичә тырмашу да була. Һәм Ләйләнең үз тавышын ул чакларда да ишеткәне бар иде. Әмма бу юлы нигәдер үзенең шулай үзәк өзгеч итеп ыңгырашуыннан кыенсынып куйды. Илдар аннан көләдер сыман тоелды. Һәм үзенең шикләрен таратырга теләгәндәй, сөйгәненә эндәште:

- Син миннән көлмисеңме, җаным?..

Илдар, әлбәттә, аннан көлми иде. Ул беркайчан да хатынын кимсетми. Алдан ук белеп торса да, Ләйлә моны Илдарның үз авызыннан ишетергә теләде. Әмма ире дәшмәде.

- Илдар...

Илдар дәшми калырга тиеш түгел иде.

- Илдар, дим...

- Юк, кадерлем, көлмим... – Тавыш Илдарныкы иде, - Бердәнберем минем...

Тавыш Илдарныкы иде.

Тик нәрсәдер Илдарча түгел иде.

Бу хакта уйланыр мөмкинлек булмады. Эчнең аскы өлешендә кайнаган тылсым тагын көчәйде һәм чиксез рәхәтлеккә күмде. Ләйлә бар гәүдәсе белән тартышып, идәндә чәбәләнде. Ләкин шушы кайнарлык давылы эчендә кекенә боз тамчысы пәйда булды. Ул кечкенә, бер нокта зурлык кына иде. Әмма ул боз иде. Моны тоюдан касыгында дөрләгән ялкын ясалма булып күренде. Әлбәттә, ясалма ялкын. Әгәр дә чын учак, чын кайнарлык булса, шул кечкенә боз кисәген эретә алмас иде мени?!

Ләкин бу ялкын ясалма булса да чиксез рәхәт иде. Рәхәтлектән берничек тә баш тарту мөмкин түгел. Рәхәтлектән арынасы килми. Гомерең буе шундый ләззәттә генә яшәрлек. Ясалма булсын. Бөтен дөньяңны балкыткан учак уртасында кечкенә боз кисәге булсын. Булсын! Мондый ләззәт янында кечкенә салкынлык ул берни дә түгел. Мондый рәхәтлек өчен мең газапка түзәрлек бар...

Мең газапка!

Ләйлә инде әлеге халәтеннән чыгарга теләми иде. Һәм ул үзен биләп алган ялкынны көчәйтү өчен, кечкенә боз кисәге турында бөтенләй онытырга тырышты. Бу боз кисәге – җанның бирешми калган өлеше генә. Әгәр Ләйлә аның барлыгын оныта икән, ул көч бөтенләй юкка чыгачак. Һәм бары тик татлы ялкын гына, рәхәтлек кенә калачак.

Болай уйлауга, ялкын тагын да ныграк көчәйде. Ләззәт бермә-бер артты. Һәм Ләйлә, бөтен булмышын биләп алган назга тулысынча бирелеп, ыңгыраша-ыңгыраша идәндә чәбәләнергә тотынды. Һәм эчендәге ялкын вулкан булып тышка атылганда, берчә күзгә күренмәс кешене куенына алып күкрәгенә кысты, берчә аннан арынырга тырышып өскәрәк тартылды, берчә кулларын җәеп очып китәрдәй булып талпынды.

Һәм шул рәвешле үзен-үзе белештермичә чәбәләнгәндә, кулы идарә пультының кызыл төймәсенә тиеп китте.

Һәм барсы да кинәт туктап калды. Чиксез ләззәт тә, ыңгырашулар да, чәбәләнү дә... Ләйлә хәлсезләнеп идәнгә сарылды.

 25

 Баштарак шундый татлы мизгелнең кинәт өзелүенә ачуы кабарса да бераздан ул һушына килде. Һәм үзен җиңүче итеп тойды. Шулай да күңелендә гарьләнү ачысы да бетмәгән иде. Бөтен булмышын биләп алган ләззәт хакына үз ниятләреннән баш тарта язды бит! Ләкин мондый гарьлек озакка сузылмады. Шундый ук уңыш белән аны йокыга китүдә дә, сызлануга бирелүдә дә гаепләп булыр иде... Ничек кенә булмасын, бу алыштан ул җиңеп чыкты. Калганы мөһим түгел.

Ул торып басты да автоматик хезмәтләндерү системасын тагын бер кат тикшерде. Сүнгән. Шушы система басымыннан котылгач, әллә нәрсәләр эшләр, әллә нинди зур эшләр майтарыр шикелле тоелган иде. Системаны сүндерү аның зур җиңүе булыр, әллә нинди мөмкинлекләргә юл ачар сыман иде. Әмма алай булып чыкмады. Системаны сүндерү аңа хәзер бик вак нәрсә булып тоелды. Ул бүлмәгә күз йөгертеп чыкты да тагын нишләргә белмичә аптырап калды.

Дөресен әйткәндә, нәрсәдер эшләрлек көче дә юк иде әле. Кашлары арасындагы борау урыны һаман да авырта, тырнак төпләре ут капкандай әрни иде. Ирен читләрен нәрсәдер кытыклатуын тоеп ул кул сырты белән авызын сыпырды һәм аның куе канга буялуын күреп, кычкырып җибәрә язды. Тагын бер кат учлары белән йөзен капшап карады. Борыны гына каный икән. Һәм ваннага юнәлде. Ләкин идарә бүлмәсенең ишек төбеннән ары китәргә кыюлыгы җитмәде. Моннан чыкса, тагын баягы газапларга дучар булыр сыман тоелды. Һәм ул битен күлмәк җиңнәре белән генә сыпырып алды да кире борылды. Ишекне нык итеп ябып, бертын колак салып торды. Тавыш ишетелмәде. Ул үзенең куркаклыгына елмаеп куйды. Һәм бераз хәл җыю исәбе белән стена буендагы кәнәфигә атлады. Әмма анда утырырга да йөрәге җитмәде. Хатын сыеныр урын эзләгәндәй бүлмәгә күз йөгертте дә, идән уртасына сузылып ятты. Ул-бу була-калса дип, идарә пультына кулын сузып карады. Буе җитә иде.

Идәнгә сузылып яткач, бөтен тәнен ниндидер рәхәтлек биләде. Бу бүтән бернәрсә белән дә чагыштыргысыз хис иде. Тәнендәге авыртулар таралып киткәндәй булды.  Һәм ул күзләрен йомды. Күзләрен йому белән, теге чакта авырлыкка бирештермичә саклап калган көчне кабат тойды. Бу зур көч, әйтеп бетергесез тылсым иде. Һәм ул мизгелдән-мизгелгә тернәкләнә, төзекләнә бара иде.

Шуның белән бергә аның авыртулары да басыла баргандай тоелды. Чынлап та, теге көч, үз рәвешенә кергән саен, хатын үзен сәләмәтрәк, ышанычлырак итеп сизде. Тәне генә түгел, җаны да дәваланды. Хәтта уйлары да бер җепкә тезелгәндәй булды.

Моңа кадәр аның үз тормышы турында уйлаганы юк иде бугай. Булса да болар вакыт-вакыт кына килеп киткән өзек-ертык фикер кисәкләре иде. Күзәтүләр, канәгатьсезлек билгеләре, сәер кичерешләр... Әле шуланың барсы да бербөтенгә әверелеп, ниндидер нәтиҗә ясарлык рәвешкә килде. Ә нәтиҗәләр тагы да сәерерәк иде.

Безнең яшәү дөрес түгел, монда ниндидер җитешсезлек бар. Нәрсәседер тиешенчә түгел...  Теге вакытта Илдарга ул шулай дигән иде. Ләкин ирен борчуга салмас өчен төзәтмә кертергә ашыккан иде. Бу бары тик көйсезләнү генә булды бугай. Шушы йортка күчеп килгәч, мин ничектер кирәксезгә әйләндем, мин синең хакта хәстәрлек күрә алмыйм, барсын да йорт эшли. Һәм үземне артык итеп сизәм. Көйсезләнүемнең сәбәбе шунда гына бугай.

Хәзер бу халәтнең көйсезләнү генә түгеллеген яхшы белә инде. Һәм моңа бары тик яңа йортка күченеп килү генә сәбәпче түгеллеген дә чамалый. Әлегә ул мондый уйларга килүенең сәбәпләрен төгәл әйтә алмый. Ләкин бөтен күңеле белән сизә, монда яңа йортка күченүнең бер кысылышы да юк.

Бәлки, боларны белү безгә бөтенләй дә кирәкмидер?! Без синең белән ничек танышуыбызны да, ничә ел бергә яшәвебезне дә белмибез. Ләкин без бер-беребезне яратабыз һәм бәхетле булып яшибез. Безгә шул да җитә...

Бу да Ләйләнең сүзләре иде. Ихлас күңелдән әйтелгән сүзләр. Ул үзләренең кайчан тынышуын әле дә хәтерли алмады. Танышу гына түгел, үзенең кайда туып, кайда үсүен дә. Моннан бер ел, бер ай, бер атна элек нәрсәләр белән шогылләнүен дә белми иде ул хәтта. Әйтерсең, аның үткәне юк иде.  Аның үткәне юк иде. Ул бу дөньяда Илдардан башка бер кешене дә белми иде.

Безнең хәтта балабыз да юк.

Бөтенләй көтмәгәндә башында ялтлап киткән бу уйдан хатын сискәнеп куйды. Һәм аптыраулы карашларын як-якка атып алды. Әмма мондый уйны хасил итәрлек бернәрсә дә тапмады. Бу сәер уй иде. Ләйлә аны белергә тиеш түгел кебек иде. Ләкин бу дөреслек иде. Көненә унышар тапкыр гыйшык-гыйшрәт уенына бирелсәләр дә аларның балалары юк. Ә бит бала булырга тиеш. Бала. Тормышның ничектер читтән узып баргандай тоелуына, бәлки, шушы баласызлык сәбәпчедер әле. Яратышкач, ирең белән бергә сөю түшәгендә аунагач, аның мизгеллек рәхәтлектән башка да бер нәтиҗәсе булырга тиештер, ләбаса. Ә аларның бала күргәннәре юк. Аларның чынлап та бала күргәне булмады. Юк, үз балалары турында сүз бармый. Монсы әйтмәсәң дә билгеле. Гомумән, Ләйләнең беркайчан да бала күргәне булмады. Урамнарда кешеләрне күреп калганы булды. Йөзгә-йөз очрашып, сүз алышмасалар да, аларның кайдадыр барлыгын Ләйлә белә иде. Ләкин балалар... Юк... Беркайчан да...

Ул бу дөньяда бер кешене дә белми иде. Илдардан башка.

Ә Илдар? Ул да бит шул ук хәлдә. Аның да үткәне юк. “Һәм хезмәттәшләремнән башка берәүне дә искә төшерә алмадым,” – дигән иде ул теге вакытта.  Бу җирдә алар санаулы гына калмаганнардыр, ләбаса. Ә кемнәрнең  үткәне бар икән?.. Кемнәр белә икән җирдә ниләр барганлыгын? Юктыр андыйлар. Бер дә булганга охшамаган. Һәркем санаулы гына кеше белән аралашып, санаулы гына гамәлләр кылып, һәм шул ук вакытта, үзен тулы канлы тормыш белән яшим дип уйлап гомер сөрәдер. Һәм бу тормышның гомер түгел, ә автоматик хезмәтләндерү системасы тарафыннан сеңдерелгән иллюзия икәнен беркем дә белмидер.

Ул үзенең чиксез газапка дучар ителгән чагын хәтерләде... Маңгаенда, бармак төпләрендә борау урыннары әле дә сызлый шикелле тоелды. Җенси ләззәт өермәсеннән ычкына алмый бәргәләнүен... Хәер, ул аннан котылырга теләмәде дә бит. Ул шушы ләззәтләрдән аерылмас өчен хәтта үз ниятләреннән баш тартырга да әзер иде.

Автоматик хезмәтләндерү системасы тарафыннан сеңдерелгән иллюзия.

Ләйләнең арка үзәге буйлап салкынлык йөгерде. Ул бу уйларының чын булуыннан үзе дә курка иде. Ул моның бары тик шик-шөһбә, соңгы вакыттагы авыр кичерешләр нәтиҗәсендә туган кот алыну гына булуын тели. Хәтта барлык гамәлләренең, ире бүлмәсендәге сөйләшүләрнең, урам буйлап йөрүләрнең, өендәге маҗараларның – барсының-барсының да – коточкыч саташу гына булуын тели. Шушы саташудан уянуга өмет итә. Шул ук вакытта ул моның чынбарлык икәнен яхшы белә һәм үз уйларының дөреслектән артык ерак түгеллеген дә чамалый иде.

Бу чынбарлык аны куркыта.

Әгәр безнең бу тормыш автоматик хезмәтләндерү системасы тарафыннан сеңдерелгән иллюзия икән, чынбарлык нинди соң? Кемнәр без? Кайда без? Кайчан без?

26

Ләйлә торып утырды. Үзенең кайда булуын, кем икәнен ачыкларга теләгәндәй, як-ягына карангалап алды. Һәм шунда, автоматик хезмәтләндерү системасының пульты янында яткан ак полиэтелинга төрелгән пакетка игътибар итте. Бу нәрсә монда юк иде бит әле... Каян хасил булган ул? Әллә Ләйлә уйларына бирелгән арада берәрсе кереп калдырып киткәнме?

Егермегә унбиш сантиметр чамасындагы бу пакетта теләсә нәрсә булырга мөмкин иде... Һәм хатын капка үрелде. Ярты кило бардыр, дип уйлады Ләйлә. Һәм бу уй аны сискәндереп җибәрде. Шундый зур һәм авыр нәрсәне ул ничек күрми калган? Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Димәк, әлеге пакет пульт янында яңарак кына барлыкка килгән. Яки моңарчы ул күзгә күренмәс хәлдә булган. Боларның икесе дә сәер иде.

Ләйлә конверт рәвешендәге пакетны ачты да эчендәге нәрсәне күреп катып калды. Бу бик борынгы нәрсә булырга тиеш иде. Ләйлә аның нәрсә икәнен дә чамалый шикелле иде. Ул аны конверт эченнән алды да бармаклары белән уалап карады. Кәгазь. Әлбәттә, борынгы әйбер. Хәзерге заманда кәгазьне каян табарга мөмкин, ди...

Ләйләнең кәгазь турында ишеткәне юк иде. Ләкин аң астыннан сыгылып чыккан бер дулкын әлеге нәрсәнең кәгазь булуын билгеләргә ярдәм итте. Кәгазь. Аны борынгы заман кешеләре чамасыз күп кулланган. Нигездә ул мәгълумәт йөртү әсбабы булып хезмәт иткән.

Ул кулындагы табышка тагын беркадәр карап торды. Борынгы, агачны эшкәртеп ясалган табигый кәгазь битләрдән торган, бу китап...

аның китап турында да ишеткәне юк иде. Монсы да аң астындагы теге дулкынның эше булды бугай. Әмма Ләйлә кулындагы нәрсәнең китап булуына тамчы да шикләнмәде. Алай гына да түгел, ул бу китапта нәрсәләр язылганын да чамалаган кебек булды.

 ...кәгазь катырка белән тышланган, ялтыр ламинант ялатылган тышлыгына зур, алтынсыман хәрефләр белән авторның һәм әсәрнең исеме язылган. Һәм ул “Китап” дип атала иде. Китап.

Кинәт Ләйлә буыннарының йомшарып китүен тойды. Ул сыңар кулы белән таянып, акырын гына торып басты да, өстәл артындагы креслога килеп утырды. Мондый очракта бүлмә аны юатырга тырышыр, нинди дә булса музыка куяр, рухын дәваларлык импульслар җибәрер иде. Әмма аңа беркем дә ярдәм итмәде. Автоматик хезмәтләндерү системасын ул сүндергән иде. Ире эштә. Йөрәгең ярылып үлсәң дә йөгереп килүче булмас. Ул креслога утырды да өстәлгә башын салып тынып калды. Күзгә бәрелеп торган сәбәп булмаса да, ул үзе өчен барсы да үзгәргәнен яхшы аңлый иде. Гадәтләнгән тормыш инде артта калды. Ул хәзер шушы соклангыч дөньяның гади бер гади кешесе түгел, ул куркыныч кеше иде.

Куркыныч кеше...

әлеге уй да аң астыннан килеп чыкты, ахры. Бу сүз моңарчы Ләйләгә бөтенләй таныш түгел иде. Үзең курку берхәл әле, ә менә кем өчендер куркыныч булу... Юк, бу Ләйләгә хас нәрсә түгел. Гомумән, куркыта алу тойгысы аның өчен ят иде. Һәм менә кинәт...

Ләйлә тагын тирә-якка күз йөгертеп алды, өйгә тәртип сакчылары бәреп кермәдеме дип колак салып торды. Тавыш-тын ишетелмәде. Һәм автоматик хезмәтләндерү системасының пультына текәлеп торды. Барсы да тәртиптә иде. Әмма мондый тынычлык аның шиген арттырды гына. Болай булырга тиеш түгел сыман иде. Ул кемнеңдер җитди күзәтүе астында. Һәм ул система кануннарын бозды. Моңа юл куярга тиеш түгелләр. Кичекмәстән чара күрелергә тиеш. Әмма аның белән кызыксынучы юк. Һәрхәлдә, Ләйлә аны күрми. Һәм дошманның күзгә күренмәве куркыныч та иде. Ләкин китап битләрен ачып карау белән әлеге курку хисе шундук юкка чыкты. Күңелдә тыелгысыз кызыксыну гына калды.

Хәзер Ләйлә бүлмәдән тиз генә чыга алмаячагын чамалый иде инде. Бу китап монда бер дә юктан гына пәйда булмаган һәм Ләйлә аны укырга, һәм нәкъ менә хәзер, нәкъ шушы вакытта, укырга тиеш иде.

“КИТАП”тан өзекләр

* * *

Кайчан да булса, шушындый тар һәм тынчу өң буйлап шуышып барачаксың дисәләр, мин елмаеп кына куяр идем. Үземнең шушы кадәр авыр нәрсәгә түзә алырыма тамчы да ышана алмас идем. Ләкин мин шуыштым. Мин бернәрсә дә күрмәдем. Вакыт-вакыт тарлавык урыннарда тыгылып калдым, таш кебек каткан балчыкны бармакларым белән умырырга туры килде. Һәм ул урынны көч-хәл белән үткәч, тагын тарлавыкка эләктем. Баштарак бармакларым әрни, бөтен тәнем оеый кебек иде. Тора-бара мин бернәрсә дә сизмәс булдым. Мин тәнемнең бер әгзасын да тоймас хәлгә килдем, бөтен булмышымны әрнү тончыктырды һәм бары тик җир өстенә чыгып, бер йотым һава сулау турында гына хыялландым. Шушы теләгемә ирешә алсам, хәтта үлем дә куркыныч булмас төсле тоелды. Әмма чираттагы люкка җитүгә, бу уемнан кире кайттым. Урамга күтәрелә торган люкның капкачын ачу белән теге затлар эләктереп алырлар да тапап, сытып, изеп китәрләр сыман тоелды. Һәм мин чиксез куркуга бирелеп, тиешенчә хәл дә алмаган килеш, торба белән җир стена арасына шуыштым. Һәм тагын газаплы юл...

Кайсы вакытларда мин беркайчан да кеше булмаганмындыр, кеше булып җир өстендә гомер итмәгәнмендер, ә туганнан алып, шушылай җир астыннан шуышып яшәгәнмендер сыман тоелды. Җир өстендәге тормышымны күзалларга тырыштым, әмма берни дә килеп чыкмады. Минем бөтен хатирәләрем дә ерып чыккысыз томан артында иде. Кайчандыр кеше булган булсам, бу могаен бүтән гомердә булгандыр. Әле мин ерткыч идем. Юлыма очраган адәм баласының бугазын кимереп алга узачак идем. Мин үземне комак итеп тойдым. Комакның сәер, аеруча зур һәм аяусыз, бер төре итеп. Һәм юлыма очраган тарлавыкларны бармакларым белән ертып, бармак көче җитмәгән нәрсәләрне тешем белән өзеп алга шуыштым.

Ләкин чираттагы канализация чокырына җитеп, беркадәр хәл алуга кеше икәнлегем кабат искә төште. Мин комак түгел идем. Мин кеше идем. Һәм комак язмышы белән җир астыннан шуышуым гарьлек булып тоелды. Җир өстендә калып, психка әверелдең ни дә, җир астына төшеп комак булып яшәдең ни. Җан саклап калу өчен генә болай ертышу миңа бик түбән гамәл булып күренде. Җир өстенә чыгып, һичьюгы бер-ике психның гомерен өзеп һәлак булу, батырлыкка тиң кебек иде.

Белмим, бәлки, ары шуышырлык хәлем юклыктан гына шулай уйлаганмындыр. Куркуым бетмәгән иде. Әмма мине җир астына кабат керергә курку да мәҗбүр итә алмады. Җир өстенә чыгып, психлар корбанына әйләнү күпкә өстенрәк булып тоелды. Торба белән стена арасында үлеп калудан ул чынлап та өстенрәк булгандыр. Һәрхәлдә, психлар кулында озак интекмисең. Алар сине шундук юк итәләр.

Һәм мин люкка үрмәләдем. Кулларыма, аякларыма, гәүдәмнең һәрбер өлешенә таш асканнардыр сыман иде. Һәм ул ташны гади генә итеп түгел, ә мускулларыны ертып, тимерчыбык белән чи итемә бәйләп куйганнардыр кебек. Минем бөтен тәнем, һәрбер күзәнәгем әрнеде. Ләкин кире чигенергә дигән уй булмады. Ниндидер көч мине алга этәрде. Хәтта әлеге хәлемдә җир өстенә чыгуның үлемгә тиң икәнен белсәм дә туктап кала алмадым һәм әрнүләрне җиңеп, коточкыч бер үҗәтлек белән, бетон стеналарга кагылган тимер баскыч буйлап, өскә үрмәләдем.

Бармакларым люкның капкачына тигәнче тоташ бер гомер үткәндер шикелле тоелды. Бәлки, ул чынлап та шулай булгандыр. Мин адәм баласына, бөтен гомере буена кичерергә дип, бирелгән газапны шушы арада кичеп чыкканмындыр. Бәлки, шулайдыр. Әмма кулларым каты нәрсәгә килеп бәрелүгә, мин сискәнеп киттем. Ниндидер тупыйкка килеп эләккәнмендер, аны беркайчан да ерып чыгалмам, шулай җир астында калырмын шикелле тоелды. Бер генә мизгелгә. Мин җан әрнүеннән кычкырып җибәрдем һәм шундук һушыма килдем. Җир асты буйлап шуышмыйм ич! Өскә үрмәлим! Моны аңлауга күзләремә яшь килде. Һәм мин люк капкачын назлы итеп сыйпап алдым. Шушы капкач, шушы чуен кисәге минем өчен чынлап та кадерле иде. Җир өстенә юл ачучы иде ул.

Мин аякларымны җайлап куеп, люкны этәргә тотындым. Ул бик авыр иде. Урыныннан да кузгалмады. Бөтен көчемне җыеп эттем. Бары тик мускулларымның сызлавын гына тойдым. Люк аз гына селкенде дә кабат урынына кайтты. Бу өмет өстәде. Баштарак люк капкачы өстендә берәр машина, яки башка авыр нәрсә булмагае дип курыккан идем. Хәзер алай түгеллеге ачыкланды. Аның авыр кузгалуына бары тик минем хәлсезлек кенә сәбәпчы иде. Мин бераз көч җыеп тордым да тагын этәргә керештем. Бирешмәде. Ял алгач, фикер дә ачылып киткәндәй тоелды. Болай булмый иде. Кинәт этәрергә кирәк. Кинәт кенә этеп, капкачны чыгырыннан чыгарырга кирәк. Шул чакта аны ачу җайлырак булачак. Һәм мин аякларымны җайлап бастым да бөтен көчем белән өскә омтылдым. Мускулларым буйлап куз йөгергәндәй тоелды. Аягым шуып китте һәм мин түбәнгә очтым, тик куллырым үзлегеннән баскычка ябеште һәм мин асылынып калдым. Тәннең сызлавы онытылгандай булды. Аякларым басар урын эзләп чәбәләнде. Бераздан алар баскычны таптылар. Мин өскә карап алдым. Һәм шатлыктан кычкырып җибәрдем. Капкач чыгырыннан ычкынган иде.  Аны кемнеңдер ябып куюыннан куркып, бөтен авырлыкны онытып өскә үрмәләдем.

Баскыч буйлап менеп җитүгә, бар көчем белән капкачны этәрдем. Ул акырын гына читкә шуышты. Люкның авызы ачылганнан ачыла барды. Бераздан анда минем башым сыярлык ара пәйда булды һәм мин өскә омтылдым.

Ике кулымны урам ташына тидереп, өскә ыргылуга, аякларым баскычтан аерылды. Әмма куллар инде асфальткә чат ябышкан иде. Мин бар көчемне җыеп, тартылдым да, терсәкләремә таяндым һәм аякларым белән этенеп өскә талпындым. Уңышлы килеп чыкты. Иңсәләрем капкачка тимичә генә җир өстенә узды. Тагын бер талпынуга мин ярты гәүдәм белән урамда идем. Шатлыктан һәм көчәнүдән хәлсезләнеп, урам ташына сузылып төштем. Ниһаять, кабат җир өстенә чыгып, саф һава сулый алуыма кинәнеп күзләремне йомдым. Күңелне ниндидер рәхәтлек биләде.

Үземне кеше түгел, ә комак итеп тойган вакытларым искә төште. Моннан мең ел элек булган иде ул хәл. Һәм нибары берничә сәгать элек. Мин елмаеп куйдым. Кызык. Кызык инде бу кеше дигәнең. Кеше бөек зат дип юкка гына әйтмиләрдер. Адәм баласы теләсә нинди хайван хәлендә була ала. Ул хәтта комак булып җир астыннан шуыша ала. Комак булып!

- Комак... Ха-ха-ха!.. Комак!..

Мин үз тавышымны ишетеп айнып киттем. Зәңгәр күктә йөзгән болытларны күрдем. Берсен берсе куып баралар да, куып тоткач, кочаклашкан ике гашыйк кебек, бергә кушылалар... Бөләңгерт күктә, каракучкыл болытлар. Күк һаман күк килеш калган. Ә җир... Мин шунда гына үземнең нинди җир өстендә икәнемне искә төшердем. Җир өстендә җир астындагыдан да куркынычрак иде. Һәм  әлеге хәлнең чынлыгына ышанырга теләп, тирә-юнгә карадым. Көн инде кичкә авышкан иде. Башка чакларда шәһәр төннәрен дә балкып торса, бүген, бер җирдә бер электр уты булмагач, ул караңгы һәм җансыз кебек күренә. Котсыз шәһәр. Ул чынлап та җансыз һәм котсыз иде.

Гомер буе җир астыннан шуышкан төсле тоелсам да мин Үзәк Базардан әлләни ерак китә алмаганмын. “Юбилейный” мәдәният йорты янында ук өскә чыкканмын. Хәер, адәм сыяр-сыймас кына арадан шуышкан кешегә бу да бик аз түгел. Озын көнем шунда үткән. Каршыдагы йортта матур авыш хәрефләр белән язылган “Halle” дигән сүзне күрүгә, үземнең чамасыз ачыгуымны тойдым. Заманында монда кергәләп, ашаган да, эчкән дә бар иде. Начар урын түгел. Хәзер инде анда адәм заты калмагандыр. Шулай да ризык табарга мөмкин булыр. Ашыйсы килә. Бу гади ачыгу гына түгел, әллә ничек буынга төшеп, бөтен мускулларыңны йомшартып җибәрә торган, ирексездән калтыранырга мәҗбүр итә торган котырынкы ачыгу иде. Мин торып бастым. Ресторан ягына атламакчы идем, үзем дә сизмәстән Үзәк Базар тарафына күз салдым. Һәм ашау теләге себереп алгандай юкка чыкты.

Мин иртәнге хәлне хәтерләдем. Алар нәкъ шушы базар янына җыелганнар иде. Я, ходай…

Мин әлеге уйлардан котылырга теләгәндәй, кирегә атладым. Җир асты чыгышы янына килеп, киоск алдына бастым. Һәм үземнең пыяладагы чагылышымны күреп, котым алынды. Кап-кара йөз. Ярылып, чалшаеп беткән иреннәр. Киемнәрем дә пычрак һәм сасы иде. Мин киоскның тәрәзәсе ватып, бер баллон “Минзәлә” суын алдым да иренемә китердем. Әмма эчә алмадым. Шушы килеш эчсәм, бөтен пычрак эчемә тулар сыман тоелды. Һәм мин аны башыма койдым. Рәхәт салкынлык йөгерде. Баллонны комган итеп аякларым арасына кыстырдым да, рәхәтләнеп юынырга тотындым. Юыну шул тиклем ләззәтле иде. Берничә баллон бушады. Әмма миндәге пычракны болай гына бетерү мөмкин түгел. Бераздан витринадан салфетка алып сөртендем дә су эчә башладым. Йотлыгып эчтем. Су эчүдән дә зуррак бәхет юктыр шикелле иде. Әмма икенче мизгелдә үк күңел уйнап китте һәм укшып җибәрдем. Эчкән су кире чыкты. Җир астында чакта ярыйсы ук итеп ашаганмын, ахры, балчыкны. Эчемнән чыккан лайлалы куе сыекча кап-кара иде. Косып туктагач, бертын хәл алып тордым да авызымны чайкагач, тагы су эчтем. Бу юлы ул кире чыкмады. Тәндә дә җанда да ниндидер җиңеллек хасил булды. Мин үземне сәләмәт һәм көчле итеп тойдым. Тәмәке алып кабызгач, дөнья тагы да түгәрәкләнеп китте. Әмма бер-ике суыруга ук мин сискәнеп киттем. Җир асты чыгышында нәрсәдер кыштырдаган кебек булды. Мин бертын колак салып тордым да, тавыш чыгармаска тырышып, шунда атладым.

Баскычтан төшеп җиткәч, нәрсәдер ишетергә теләп катып тордым. Берни дә ишетелмәде. Әмма кыюланып, бер адым атлауга ук муен тамырыма ниндидер күсәк очып килүен тоеп янтайдым. Әмма аягымда басып кала алмадым, чайкалып киттем дә, идәнгә егылдым. Әмма күсәктән котылып калдым. Ул арада дошманым күсәген күтәреп минем өскә ташланды. Аның касыгына тибәргә теләп аякларымны үземә тарттым. Һәм көтелмәгән күренештән кычкырып җибәрдем:

- Алсу! Алсу, дим… Тукта!

Хатын бер мәлгә югалып калды. Шулай да күсәген төшерергә ашыкмады.

- Син кем? – диде ул икеләнүле тавыш белән, - Мине кайдан беләсең?

Аның болай соравы гаҗәп тоелды. Тик үз кыяфәтемне чамалый идем. Әмма җавап урынына сорау бирдем:

- Улыбыз кайда, Алсу? Ул исәнме?

- Улыбыз?..

Алсу бер мизгелгә югалып калгандай тоелды. Һәм акырын гына таягын төшерде.

- Бу чынлап та синме?! – диде ул әллә нинди ят бер тавыш белән, - Синме бу!?

Мин идәннән күтәрелдем. Әмма аягыма ныклап басарга өлгермәдем, Алу миңа ташланды:

- Син исән! Син!!! Исән…

Көч-хәл белән аягымда басып калдым. Алсу минем күкрәгемә капланып еларга кереште.

- Бердәнберем минем! Син исән! Без исән!

- Улыбыз кая?! – дип кычкырдым мин аны һушына китерергә теләп, - Ул исәнме?

- Син исән! Без исән! – дип такмаклады Алсу, - Без… Син… Мин…

Мин инде аны шаңлап аңына китерер дәрәҗәгә җитеп ярсыган идем, кайдадыр якында гына бала елаганы ишетелде. Һәм иреннәрем үзлегеннән елмаюга җәелде. Мин Алсуны назлы итеп куеныма кыстым. Чәчләреннән сыйпап иркәләдем.

* * *

- Әлеге мәхшәр башлану белән мин җир асты чыгышына йөгердем, - диде Алсу, - Бөтен яклап та килүчеләр Үзәк Базар мәйданына җыела башлагач, котым алынган иде. Әмма алар җир асты чыгышына борылып та карамадылар. Һәм без исән калдык. Бераздан алар урамнар буйлап кире киттеләр. Һәрбер йортка, һәрбер фатирга кереп чыктылар бугай. Урам бераз тынычланып калгач, мин бу якка йөгердем. Һәм менә тагын шушында… Алар торым-торымга урам әйләнәләр. Монда да әле Әй урамы ягыннан, әле Ибраһимов урамыннан, әле башкасыннан пәйда булып кына торалар. Мин берничә тапкыр күченергә омтылып карадым. Тик кире килергә мәҗбүр булдым.

Мин аны елмая биребрәк тыңладым. Заман котсыз, һәр мизгел куркыныч булса да, Алсуның кулында тыныч йокыга киткән улымның татлы мышнавын, анасының тантана белән әйтелгән сүзләрен ишетү бәхет иде.

- Ә сине танырлык та түгел, - дип елмайды Алсу, - Мин башта кем икән дип торам…

- Юынырга кирәк.

Бер мизгелгә тынып калдык. Һәм икебез дә беръюлы диярлек, иң якын кешеләребезнең исән икәненә тагы бер кат ышанырга теләгәндәй, бер-беребезгә төбәлдек.

- Бәлки, берәр фатирга кереп карарбыз? – диде Алсу, - Минем дә юынасым килә.

- Ә тегеләр килеп чыкса?

- Белмим инде…

Без тагын тын калдык.

- Башкалардан… Үзебезнең кебекләрдән беркемне дә очратмадыңмы?

- Юк… Беркемне дә… - Алсу моңсу елмайды, - Бүген таң белән күрше хатыны керде. Без аның белән яхшы гына мөнәсәбәттә идек. Әмма аның бик кереп йөргәне булмады. Бүген ул таң белән ишек тукылдатты. “Кунаклар киләсе иде, кибет ачыганчы бер-ике йомырка гына биреп тор әле”,- ди. Мин кухняга кереп суыткычны актарган арада, улымның караваты өстендә тора. Кулында – пычак. Котым алынып кычкырып җибәрдем, ә ул уйлап та бирми. Акырын гына борылды да миңа килә башлады. “Ярар, башта үзеңне үтерим, улыңа соңрак өлгерермен…” – ди. Тавышы!.. Әллә нинди тавыш, үзенеке түгел… Мин уклауны эләктердем… Һәм…

- Күрдем, - дидем мин, - Син икән дип курыктым башта…

Алсу рәхмәтле елмаеп куйды. Һәм дәвам итте.

- Баскычка йөгереп чыксам, бөтен фатирларда да диярлек -  коточкыч авазлар. Мин тиз генә улымны эләктердем дә урамга йөгердем…

Бер мәлгә тын калдык.

- Безнең кебекләр тагы бардыр дип уйламыйм. Булса да алар бик аз калгандыр… - диде Алсу үзалдына сөйләнгән кебек, - Таң белән кинәт… Һәм иң якын, иң ышанычлы кешеләр… Күпләр нәрсә булганын да аңламыйча җан биргәннәрдер. Ә үзең соң?..

Мин дә хәлне кыскача сөйләп алдым.

- Алар хәтта үз кешеләренең дә ялгышын кичерми! – Алсуның тавышында кот алыну иде, - алар безне генә түгел, ә үз кешеләрен дә аямыйлар! Җаным, мин куркам! Мин шундый куркам…

- Мин дә куркам. Ләкин ничек тә булса, котылу җаен карарга кирәк. Хәтта бөтен Уфада икәү генә калган булсак та, Уфа кебек шәһәрләр бетәсе түгел. Без җыелсак бик күп була алырбыз. Әмма мин исән калучыларның күбрәк булуына өметләнәм.

Алсу үзен бераз кулга алды.

- Нәрсә икән соң бу? – диде ул эшлекле тавыш белән, - Массакүләм гипноз? Зомбификация? Һәм кемнәр шулай эшли? Ни өчен? Берни аңлап һәм аңлатып булырлык түгел.

Мин, әлбәттә, хәлләрнең кайчан да булса шушыңа охшашрак нәрсәләр белән тәмамланачагын чамалый идем. Әмма моны бары тик фантазия генә дип кабул иттем. Чынбарлыкның шулкадәр аяусыз булырына ышанырга теләмәдем. Кешеләрнең аңын юдыру, рухи кыйммәтләрне буш имезлек белән алыштыру күптән башланган иде ич. Матур кием, татлы ризык, затлы машина, мәһаббәт йортлар… Кешенең матди байлыгы… Матди байлык күльт дәрәҗәсенә күтәрелде һәм рухи байлыкның кадере бетте. Кешенең дәрәҗәсе аның кешелеге белән түгел, ә кәшилүгенең калынлыгы белән үлчәнә башлады. Һәм шул фонда китаплар юкка чыкты. Әдәбият. Мәдәниятнең нигезе, аның арка сөяге. Һәм бераздан чират гәзит-журналларга, җыр-моңга да килеп җитте. Күңелгә азык бирә торган сәнгать төрләрен тәнгә ләззәт бирүче нәрсәләр алыштырды.

Рухи таләпләр кузгалмасын өчен спорт культы һәм җенси бәйләнешләр иреге пропагандаланды. Спорт та тән камиллеге символына әверелде. Мәхәббәт дигән төшенчә дә җенси мөнәсәбәт дәрәҗәсенә төште. “Мәхәббәт белән шогылләнү” дигән сүзбәйләнеш модага кереп китте. Адәм тәганәсе…

Ашыйсы килү теләге, җенси теләк – җан иясе белән башлыча шушы ике инстинкт идарә итә. Шушы теләкләрен канәгатьләндергәннән соң, аның ирексездән күзләре йомыла, бөтен булмышы йомшарып кала, сизгерлеге югала. Аны бүтән бернәрсә дә кызыксындырмый башлый…

Әгәр ул гел генә татлы ризыклар ашап торса?

Әгәр минут саен җенси мөнәсәбәткә кереп торса?

Мин көненә ничәшәр кабат җенси бәйләнешкә кергән кешемә мәхәббәт төшенчәсен аңлатырлык сүзләр таба алмадым. Гуля мине аңламады. Хәзер беләм инде, җенси якынлыкларны көчәйтә торган матдәләр без ашаган ризыкта гына түгел, без яшәгән атмосферада, без сулаган һавада булган. Һәм җенси бәйләнеш безнең хисси ихтыяҗларыбызны тончыктыру коралы булып хезмәт иткән.

Рухи хассиятләре җитеш тормыш, корсак хәстәре һәм тән ләззәте белән чикләнгән кешенең аңы белән идарә итү күпкә җиңелрәк. Бу – буш диск шикелле һәм аңа ни телисең, шуны яздырып була. Зомбига әйләндерер өчен кешене үтереп терелтү генә мотлак түгел. Психологик эшкәртүләр нигезендә, аның аңын җуйдырырга мөмкин. Юдырырга һәм үзең теләгән нәрсәләр белән тутырырга. Ә бу процесска бирешмәгәннәрне юк итәргә. Кинәт. Көтмәгәндә. Үз якыннарының кулы белән.

Халыкның нинди эшкәтүгә дучар ителүе минем өчен ачык иде. Аны, әлбәттә, Алсу да аңлый иде. Юкка гына зомбилар дип атамады бит. Әмма мин әлеге хәлләрнең кем тарафыннан һәм нинди максатта башкарылуын гына аңлый алмадым.

Алсуның сорауларына иңемне генә сикертеп куйдым. Ул минем җавабымны көтми дә иде бугай. Әлеге сораулары бары тик җан әрнүе, ачыргалану гына иде.

- Баланы саклыйсы иде… - дип куйды ул бераздан, үзалдына сөйләнгәндәй, - Баланы…

Мин дәшмәдем.

- Бәлки, башка урынга күченеп карарбыз? – дидем мин бераздан, - алар кайчан да булса, барыбер, монда төшәчәкләр. Безгә монда озак торырга ярамый.

Алсу дәшмәде.

Мин аның чәчләреннән сыйпадым да баскыч буйлап өскә атладым. Һәм туп-туры баскычка табан атлаучы дүрт зомбины күреп, шундук аска шудым. Аларга баскычка җитәргә ун адым чамасы бар иде. Мин Алсуга ым кактым.

- Ничәүләр? – дип пышылдады ул, идәндә яткан күсәкне алып, - Мә, кирәге тияр…

Мин таякны эләктердем дә, зомбиларны күзәтергә тотындым. Алар инде баскыч төбенә килеп җиткәннәр иде. Бертын аптырап тордылар да берсе акырын гына аска атлады. Ул бер баскыч түбән төшүгә, икечесе иярде. Шул рәвешле алар биш баскыч түбән төштеләр дә туктап калдылар. Бер мизгелгә алар зарядкасы бетеп сүнгән уенчык роботларны хәтерләтте. Әмма шул арада җан керде. Һәм берни булмагандай баскыч буйлап аска атладылар. Мин Алсуга кул болгадым. Ул баланы алып акырын гына артка чигенде.

- Йөгер! – диеп пышылдадым мин, - Тиз бул! Алар дүртәү, тиз бул йөгер!

Иң алдан атлаганының җан җиренә типтем, һәм шул мизгелдә үк янәшәсендәгенең маңгаена күсәк эләкте. Ул артка ауды һәм шуның белән миңа зур ярдәм күрсәтте – исән калган икәү беръюлы һөҗүм итә алмадылар. Мин артка сикердем. Өченченең кулындагы озын саплы балта аяк астыма кадалып, плитканы чәрдәкләде. Бу зомби Кинг-Конг хәтле бар иде. Мин йөгерүгә күчтем. Зомби шундук диярлек балтасын кабат күтәреп миңа иярде. Ачыктан ачык каршы сугышу куркыныч иде. Мин бераз акырынайдым да, теге куып җитә язгач, кисәк борылып, колонна артына качтым. Куа килүче мин бая гына торган урынга балта белән тондырды. Мин шундук аның артыннан төшеп, башының арт чүмечен яньчедем. Әмма дүртенче зомбиның һөҗүмен сизмичәрәк калдым. Арка үзәгемә доңк итеп нәрсәдер килеп бәрелде. Мин капланып Кинг-Конг өстенә барып төштем. Һәм шундук гәүдәмне тоталмыйча читкә тәгәрәп киттем. Миңа тиешле тукмак әзмәвер зомбига эләкте. Шул арада мин эзәрлекләүчемә күсәк белән тондырдым. Башын ярасым килгән иде, әмма күсәгем аның беләгенә генә тиде, зомби ыңгырашу авазы чыгарып, кулындагы милиция тукмагын төшереп җибәрде. Аның йомшак чагыннан файдаланырга теләп, мин торып бастым һәм кабат берне тондырдым. Ул егылды. Һәм бары тик шунда гына мин зомбины танып алдым. Бу Хамит иде. Теге вакытта мине концертка дәшкән егет. Мин бер мизгелгә нишләргә белмичә басып тордым да иелеп Хамитнең акаеп катып калган күзләрен йомдырдым. Һәм Алсу янына йөгердем.

* * *

Монда бүтәнчә зомбилар төшмәде. Җир асты кичүенең Аграр университет гына чыга торган баскычы төбенә җиткәч, тукталап калдык. Өстә хәлләр ничек икәнен белмичә, күтәрелергә ярамый иде. Мин Алсуга шушында гына торырга кушып баскычтан күтәрелдем. Сак кына, тирә-ягыма каранып кына. “Мир” фирмасы ягына атлаучы ун-унбиш кешелек төркемнән башка зат күренмәде. Алар ерак һәм безгә куркыныч түгел иде. Мин Алсуга ым кактым. Ул бер-ике адым атлады да баш селкеде. Мин кабат аның янына төшәргә мәҗбүр булдым.

- Урамга чыгу куркыныч, - диде ул, - алар көтмәгәндә пәйда булалар. Ярыктан чыккан тараканнар сыман. Бүтән нәрсә уйларга кирәк.

- Нишлибез соң?

- Белмим…

Алсу бермәлгә тынып калды. Кулындагы баланы җайлабрак тотты.

- Безгә ничек тә шәһәрдән чыгып китәргә кирәк. Зомбилар да кеше бит…  Безгә адәм аягы басмаган урынга качарга кирәк… Урманга, мәсәлән… Һичьюгы шәһәр читенә… Кешеләр электән үк аз йөргән урынга…

Мин баш кактым.

- Ничек итәбез соң?

Җир асты чыгышыннан күтәрелү дә хәвефле булып тоелган бер вакытта шәһәр читенә җитә алу чынга ашмаслык хыял булып тоелды. Кинәт минем башка бер фикер килде. Ләкин ул да хәвефсез түгел иде. Һәм мин аны әлегә Алсуга әйтми торырга булдым.

- Мин урамга чыгарга куркам, - диде ул бераздан, - Өстебезгә килеп чыксалар, ни кылырга да белмәбез. Бала белән, бигрәк тә.

- Нишлибез соң?

Бу сорауны инде меңенче тапкыр кабатлый идем бугай.

- Монда тору да куркыныч бит. Төштеләр бит монда да.

Алсу дәшмәде.

- Әгәр мин берәр киоскка кереп яшеренсәм?.. – диде ул – Бәлки, төшмәсләр… Бәлки, төшсәләр дә сизми калырлар…

- Бәлки, сизсәләр дә үтермәсләр… - дип өстәдем мин, - Юк, Алсу, алай итмибез. Мин канализация чокырына яшеренеп исән калдым. Урамда беркем дә булмаса, син дә бала белән шунда төшеп торырсың. Ә мин милиция участогына барам. Дәүләтшина урамында гына ул. Бәлки, корал таба алырмын, ә бәлки, берәр машиналары да исән калгандыр әле.

Алсу карышмады. Шатланып ризалашмады да.

- Караңгы төшәргә дә күп калмады, - дип кенә куйды.

Караңгы төшкәч, нәрсәләр булыры билгесез иде. Көпә-көндез шулкадәр явызлык кылган затларның төндә нишләрен күзаллап та булмый. Ашыгырга кирәк.

Мин кабат урамга күтәрелдем. Беркем дә күренмәде. Якындагы люкны ачтым да Алсу янына килдем. Аны үбеп алдым. Улымны да. Сабыема мин чиксез рәхмәтле идем. Аның барлыгы-юклыгы да сизелмәде. Елап, көйсезләнеп теңкәгә тисә дә берни кылып булмас иде. Балакаем минем.

Барсы да тиз дә, җайлы да булды. Алсу белән улымны канализация чокырына төшердем дә өсләрен каплап куйдым. Һәм Дәүләтшина буйлап, милиция участогына йөгердем. Әй урамына атлаган ике шәүлә күренеп калды. Тик алар миңа комачау түгел иде. Галле рестораны ягыннан җир асты чыгышына төшеп баручы биш зомбига да исем китмәде. Тизрәк участокны карап чыгарга кирәк.

Ләкин кинәт нәрсәдер булды…

Артымда үзәк өзгеч тавыш ишетелде һәм мин туктап калдым. Алсуларны калдырып киткән люкны мин шундук эзләп таптым. Һәм бөтен барлыгымны ялкын көйдереп үтте. Люк ачылган, ә  янында алты зомби тора иде. Аларның берсе чүгәләгән. Менә ул торып басты. Һәм ачыргаланып кычкырган тавыш аерма ачык булып ишетелде. Бу Алсу иде. Бая люк өстенә чүгәләгән ир аны чәченнән сөйрәп чыгарды. Янындагы зомбиларның берсе Алсуның кулындагы баланы тартып алды. Малай кычкырып еларга тотынды. Аның тавышы үзәк өзгеч иде.

Мин абынып киттем… Һәм шунда гына җән фәрманга әлеге зомбилар өстенә йөгергәнемне аңладым. Мине күрүгә аларның икесе каршы атлады. Алсуны чәченнән тотканы биленнән пычак тартып чыгарды һәм… Мин Алсуның муеныннан сиптергән канны күреп калдым… Һәм каршыма килгән икәүне бер селтәүдә бәреп аудардым да бала күтәргән зомбига ташландым. Тик юлыма аркылы төштеләр. Боларның берсе чылбыр, икенчесе балта тоткан иде. Мин йөгереп килгән уңайга балта тотканның куенына барып кердем. Ул моны көтмәгән иде бугай, артка тайчанды, күтәрелгән балтасы төшеп китте. Мин теземне күтәрдем һәм ул авыртуга чыдый алмый бөгелеп төште. Шул арада аркамны чылбыр көйдерде. Бөтен тәнемне ток суккандай тоелды. Әмма мин бала тоткан зомбига ташланырлык көч таптым. Һәм шул уңайга йөзенә йодрык белән тондырып баланы тартып алдым. Улымны күкрәгемә кысарга да өлгермәдем, күз алдымда пычак ялтлап китте. Мин артка чигендем. Йөзе, бөтен киеме Алсуның канына баткан зомби артымнан төште. Алсуны коткарырлык түгел. Ә баланы… Мин баламны күкрәгемә кысып йөгерергә тотындым. Улым тавыш-тын чыгармады. Куркудан һушын җуйды, күрәсең.

Никадәр генә тиз йөгерергә тырышсам да артымнан төшүче куып җитте. Һәм мин кинәт кенә чүгәләргә мәҗбүр булдым. Ул өстемнән мәтәләп барып төште. Кулындагы пычагы асфальт буйлап шуып китте. Мин торып йөгермәкче идем, әлеге бәндәнең аягына басарга маташуын күреп туктап калдым. Баламны җиргә куйдым да  бер кулым белән зомбиның җилкә тамырыннан эләктереп, икенчесе белән иягеннән тарттым. Шартлап сынган тавыш ишетелде. Кулымны ычкындыруга ук аның борылган башы күкрәгенә бәрелде… Мин улымны эләктердем дә ары йөгердем.

Ләкин бераздан кайда барырга белмичә туктап калдым. Проспекттан да, Дәүләтшина урамыннан да, Матбугат йорты ягыннан да, Әйдән дә төркем-төркем булып зомбилар җыела иде. Чынлап та тараканнар кебек. Алсуның бу сүзен хәтерләүгә йөрәкне куз кимереп куйды. Әмма кайгыга бирелеп торырга вакыт юк иде. Яшәү теләге, балаң гомерен саклау теләге иң зур югалтудан да көчлерәк икән. Мин әле анда, әле монда томырылдым. Әмма бер генә тарафка барып та котылу мөмкин түгел иде. Урамның төрле почмакларыннан чыгучы зомбилар бөтен дөньяны тутыргандыр шикелле иде. Мин бернинди котылу юлы да табалмыйча, җир асты чыгышына ташландым. Анда инде күзгә төртсәң дә күренмәслек дәрәҗәдә караңгы иде.

Артымнан куа килүче өч зомбиның берсе инде үкчәмә баскан иде. Мин тагын кисәк кенә чүгәләдем. Ул миңа абынып егылды да баскыч буйлап тәгәрәп китте. Мин аска төшеп җитүгә аягына басып өлгергән иде. Ләкин кыяфәтендә бернинди агрессия дә сизмәгәч, аңа ташланырга ашыкмадым, артымнан куа килүчеләрдән ераклашырга тырышып, аның яныннан узып кына киттем. Кинәт колагыма аның сүзе ишетелде:

- Нәрсә булды? – диде ул йокыдан яңа гына уянган кеше тавышы белән, - Мин кайда?

Мин бер мизгелгә туктап калдым.

- Нәрсә булды минем белән? – Ир инде кычкыруга күчте, - Мин бернәрсә дә хәтерләмим.

Һәм кулларына ни эләгә шуны тоткан ике зомбины күреп, коты алынып кычкырды:

- Коткарыгыз! Кот...

Тавыш шунда өзелеп калды. Зомбиларның берсе йөгереп килгән уңайга кулындагы тимер таяк белән аның башына бирде. Аларның берсе дә йөзтүбән капланып төшкән бу сәер затка башкача игътибар итеп тормадылар.

Чыгышның теге очында ниндидер хәрәкәт тоеп, мин туктап калдым. Болар дүртәү иде. Алар да мине күрделәр. Һәм һөҗүм итәргә әзерләнеп, ниндидер салкын тынычлык белән өстемә килә башладылар. Кинәт нәрсәдер булды. Артымнан төшкән икәү дә, каршыма килүче дүрт әзмәвер дә бер мизгелгә туктап калдылар. Бер генә мизгелгә. Әмма алар тукталганда бөтен дөнья тынып торгандай тоелды. Алар белән бергә бөтен зомбилар да, аларның дөньясы да, гомүмән, вакыт үзе дә тукталып калгандыр төсле иде.

Тиздән алар хәрәкәткә килде. Артымнан төшкән ике зомби да берьюлы кире борылдылар. Каршыма килүче дүртәү коралларын ташлады. Алар һаман минем якка атладылар. Әмма хәрәкәтләрендә бернинди куркыныч та тоелмады. Алар мине бөтенләй күрмиләрдер сыман иде. Мин күзләремә ышанырга теләмичә катып калдым. Ул арада зомбилар якын ук килеп җитте. Һөҗүм итә калсалар, мин бернинди каршылык та күрсәтерлек хәлдә түгел идем. Тавыш чыгарып, эшне бозып куймасын дип, улымның авызын кулым белән капладым. Һәм үзем дә тын алырга куркып тордым. Әмма алар тыныч иде. Янымнан берни булмагандай узып киттеләр. Берсе хәтта кулбашыма тиеп үтте. Зомбиларның бу гамәле минем өчен сәер иде.

Бераздан мин саклык белән генә баскычка атладым. Җир өсте күренерлек булгач, тукталып тирә-якны күзәтергә тотындым. Бөтен дөнья зомбилар белән тулган. Төрле урамнардан җыелган зомбилар, бернигә дә игътибар итмәстән,  Матросов паркына атлыйлар иде. Бу агымның чиге-чамасы булмас сыман тоелды.

Алар чагыштырмача тиз арада җыелып беттеләр дә парадка әзерләнгән солдатлар сыман тезелешеп бастылар. Бөтен парк, “Кичке Уфа”дан алып “Юбилейный” сараена кадәр, бер-берсеннән ике адым ара калдырып баскан зомбилар белән тулды. Алар барсы бер булып талгын гына чайкалалар иде. Бертын шулай тордылар да акырын гына чүгәләделәр. Һәм акырын гына чалкан яттылар. Мин күзләремә ышанырга теләмичә, ачып-йомып алдым. Күренеш үзгәрмәде. Бәлки, торып басарлар, дигән шик белән бераз көттем дә өскә күтәрелдем.

Тирә-якта зомби заты калмаган иде инде. Мин бая Алсуларны калдырып киткән люк янына ашыктым. Мөмкин түгеллеген аңласам да, Алсуны коткара алырмын, һичьюгы аның җан биргән чагын күреп калырмын сыман тоелды. Әмма бу уем чынбарлыктан бик тә ерак иде. Алсу инде үлгән генә түгел, меңәрләгән зомби табаны астында сытылып, изелеп беткән, баш сөякләренә кадәр вак кына кисәкләргә чәрдәкләнеп, тирә-якка сибелгән, эчке әгъзалары асфальткә беркеп каткан иде. Монда бер Алсуның гәүдәсе генә түгел һәм кайсы сөякнең кемнеке икәнен ачыкларлык мөмкинлек юк иде.

Мин һушымны җуеп бертын карап тордым да кире йөгердем. “Юбилейный” алдындагы автобус тукталышына килеп, эскәмияләрнең берсенә утырдым. Улымны да шунда куеп тордым. Һәм бары тик шул мизгелдә генә күкрәгемнән алып чалбарымның өске өлешенә кадәр агып төшкән куе канга игътибар иттем. Тәнемне капшап карадым. Ярам юк сыман иде. Мин тиз генә күлмәгемне күтәреп, шәрә тәнемне барладым. Юк, ярам юк иде. Нәрсә соң бу? Һәм шул мизгелдә үк куркыныч уй ялтлап китте. Мин улыма ташландым. Төрелгән юрганын актару кыен булмады. Ул шундук икегә аерылып китте. Һәм мин улымның ертылган корсагыннан бүселеп чыккан эчәкләрен күреп, кычкырып җибәрдем...

Мин гомерем эчендә аз югалту кичермәдем. Бер карасаң, бөтен гомерем тоташ югалтулардан гына торадыр сыман. Алдануларны да күп татырга туры килде. Әмма бу тиклем зур югалту һәм шундый искиткеч алдануга юлыкканым юк иде әле.

Бу мизгелдә мин яралы ерткыч идем. Бу мизгелдән алып мин яралы ерткыч. Бу зомбилар Алсуымны һәм улымны һәлак иткән өчен тиененә кадәр түләячәк әле. Моңа кадәр бары тик әлеге хәлдән котылу юлы эзләсәм, хәзер мин зомбиларны юк итү юлын эзләячәк идем. Алар миңа каршы сугыш ачты. Һәм сугыш булачак.

Җиңеп чыгармынмы, әллә ятып калырмынмы – белмим - әмма сугыш булачак. Зур сугыш.

* * *

Күзләр белән фикер идарә итәдер кебек. Тукталышта җир тырмап елаганнан соң торып баскач, мин иң беренче бензин заправкасын күрдем. Һәм ирексездән Матросов паркының буеннан буена тезелешеп яткан зомбиларга карап куйдым.

Мин бернәрсә дә кичермәдем. Күңелдә бушлыктан башка берни дә юк иде. Мин бер нәрсә турында да уйламадым. Бары тик атладым гына.

Башта заправка ягына оңгайладым да тукталып калдым һәм борылып “Юбилейный”га юнәлдем. Бу заманында бик күп халыкка шатлык өләшкән тамаша йорты иде. Мин дә анда узган концертларга еш йөри, күңелгә кинәнеч алып кайта торган идем. Әмма хәзер мине пожар тактасы гына кызыксындырды. Идәндә аунап яткан мәетләргә басмаска тырышып эчкә уздым. Караңгы иде. Мин башта икенче катка күтәрелдем. Баскыч буендагы үле гәүдәләрне читкәрәк күчерергә туры килде. Икенче этажда мәетләр азрак иде. Тәрәзәдән төшкән ай нурында мин пожар такталарын тиз таптым.  Берсе уң баскыч буенда, икенчесе сул як баскыч мәйданында. Пожар шлангаларын җилкәмә салдым да ишек төбенә китереп куйдым. Беренче катта пожар такталары дүртәү иде.

Шлангаларның алтысын да ялгагач, бер очын тотып парк ягына юнәлдем. Зомбилар янына җиткәч, бертын шомланып басып тордым. Алар барсы да хәрәкәтсез яталар иде. Зарядкалары бетеп туктап калган уенчыклар кебек... Уенчыклар... Мин аларның ни дәрәҗәдә уенчык икәннәрен күрдем. Күрдем... Кулымдагы шлангны нәфрәт белән шулар өстенә ыргыттым да аграр университетка юлландым...

Университетта этаж саен шланглар. Бер баскыч буйлап кына әйләнеп төшсәм дә, миңа җитәрлеге булачак иде. Әмма ишек төбенә җитүгә үк бу уемнан кире кайттым. Күрәсең, монда кереп зомбилардан котылырга теләүчеләр исәпсез-сансыз булган. Күтәрмәдән алып мәетләр түшәлгән, ә ишек төбендә әлеге өемнең биеклеге күкрәк тиңелтен иде. Бертын аптырап басып тордым да милиция бүлегенә табан атладым. Ләкин йорт янына җиткәч, эчкә узу теләге юкка чыкты. Ишек төбендә аунап яткан ике милиционерның берсендәге автоматны җилкәмә астым, запаска магазиннарын алдым. Һәм аларны кая куярга белмичә аптырап калдым. Ахырда, берсенең каешын салдырып, билемә тактым. Һәм магазиннарны шунда кыстырдым.

Эчтә дә күңелле хәл көтми торгандыр. Мәетләргә абынып йөрүдән гайрәт чиккән инде. Мин милиция бүлегенә кереп тормаска булдым.

Аның артындагы дворда машиналар зарар күрмәгән шикелле иде...

Озак маташырга туры килмәде. УАЗ ик шундук кабынды. Мин әйтеп бетергесез бер ләззәт белән газга бастым. Һәм күз ачып йомганчы элеке полиграфия училищесы төбенә килеп туктадым. Хәзер монда реклама һәм пиар буенча белгечләр әзерлиләр иде. Дөресрәге бүгенгә кадәр шулай иде. Монда да ишек төбеннән үк мәетләр түшәлгән иде. Мин берничә гәүдәне читкәрәк алып ыргыттым да баскыч буендагы ике пожар тактасын чишендереп кире килдем.

Хәзер барсы да җитәргә тиеш. Ләкин заправкага килеп туктау белән, эшнең мин уйлаганча ук җиңел булмаячагы ачыкланды. Колонкалар эшләми иде. Мин арттарак җиргә күмелә язып утырган систерна янына килдем. Заманында, авылда яшәгән чакта, без, егетләр, бензин урларга бара торган идек. Анда да шушыңа охшаш систерна була торган иде. Тик күпкә бәләкәйрәк кенә... Ничек ала идек соң әле? Кайдадыр кранигы бар идеме соң? Шулай иде бугай... Әһ-һә!.. Кран!

Мин кранны аз гына, саклык белән генә ачтым. Моңарчы беркеп каткан шлангларга җан керде. Ул кинәт җир астыннан чыккан елан шикелле, “Юбилейный” га табан шуышты. Һәм тагы да аскарак... Мин эчке бер канәгатьлек белән шул якка йөгердем. Шланга буйлап килүче бензинның басымы көчле түгел иде. Ул тулы һәм талгын агым белән җиргә ыргылды да түбәнгә юл алды. Тыныч кына йоклап яткан зомбилар ягына...

Мин тукталыш янына килеп туктадым да улымны кадерләп кенә алгы утыргычка салдым. Аның йөзенә дә, ертылган корсагына да башкача карамадым. Әрнүем ансыз да көчле иде. Әгәр башкача кузгалмаулары хак булса, зомбилар хәзер минем кулда. Кылган гонаһлары өчен аларның барсын да тамуг көтә.

Соңгы тапкыр сорау алырга җыенган хаким кыяфәтендә, парк ягына атладым. Заправкадан сузылган шлангалар инде үз эшен башлаган иде. Талгын әмма кире каккысыз агым парк буйлап астка тәгәри. Бераздан ул Минһаҗев урамына төшеп җитәчәк, ә мин шлангны икенче рәткә күчерәчәкмен. Ә аңынчы барсы берьюлы тын алып яткан кавем белән сөйләшеп алырга кирәк. Мин читтә яткан бер зомби өстенә иелдем. Бу егерме яшьләр тирәсендәге кыз булып чыкты. Студент-фәләндер, ахры. Ерткычларча җәзаларга, улым һәм Алсу өче үч алырга теләп иелгән идем. Әмма аның ай нурында ачык күренгән матур йөзенә карап катып калдым. Кызый бернинди явыз затка да охшамаган иде. Ул бары тик очраклы рәвештә генә зомбилар арасына килеп эләккәндер дә, бүген күргән авыр кичерешләреннән арып, йокыга талгандыр сыман. Мин сугарга дип күтәрелгән кулымның йодрыкларын яздым. Һәм кызыйның битләреннән генә сыпырып куйдым. Ул бернәрсә дә сизмәде.

Мин инде чын зомбиларның берәрсе янына китәргә дип күтәрелгән идем. Әмма кире чүгәләргә мәҗбүр булдым. Бу кызый монда очраклы рәвештә генә эләккәндер дигән уй тынгы бирмәде. Аны уятырга кирәк иде. Бу килеше калдырып китсәң, пожарда һәлак булачак.

- Әй, кызый...

Мин аның битеннән сыйпап алдым. Әмма ул берни дә сизмәде.

- Тор! Монда йокларга ярамый...

 Кызыйны җилтерәтергә тотындым. Ул җавапсыз калды.

- Тор!

Җиңелчә генә итеп яңакларына суккалап алдым. Ул берни тоймады. Моның белән вакыт үткәрсәң таң атарга мөмкин. Күзеннән утлар күренерлек итеп шаңлап җибәрдем. Кыз дертләп китте. Тагы берне өстәдем. Кинәт ул сикереп торып утырды.

- Нәрсә булды? – Йокылы тавышында канәгатьсезлек тә, курку да бар иде, - Кем сез? Мин кайда?

- Монда йокларга ярамый, - дидем мин мөмкин тиклем ягымлырак булырга тырышып, - Куркыныч.

Ул тирә-якка күз йөгертеп алды. Һәм рәт-рәт яткан кешеләрне күреп, ыңгырашып куйды.

- Кемнәр болар?

- Сез үзегез генә исән калдыгызмы?

- Белмим... Мин бернәрсә дә хәтерләмим...

- Ярый. Безгә ашыгырга кирәк.

Мин кызны сөйрәп торгыздым да, машина ягына әйдәләдем. Ул карышты.

- Сез кем? Мине кайда алып барасыз?

- Безгә монда калырга ярамый, - дип кабатладым, - Соңыннан иркенләп сөйләшербез.

- Мин беркая да бармыйм.

- Ярый. Бармагыз.

Мин кызны баскан урынында калдырып шланг янына атладым. Аны трамвай юлы кырыннан алып, “Юбилейный”ның артына күчердем.

Кыз һаман урынында басып тора иде.

- Әйдәгез, машинада утырып торыгыз, - дидем мин, - Арысагыз, йоклап алырсыз.

Кыз бу юлы карышмады.

- Бу – ничәнче гасыр? – диде ул, машина янына килеп җиткәч.

Мин гаҗәпләнеп аңа төбәлдем.

- Нәрсә?

- Ничәнче ел?

- Ә сезгә ничәнче кирәк?

Мин аның бу соравын минем УАЗ-иктан көлү дип кабул иттем. Әмма ялгышканмын икән.

- Мин бу заман кешесе түгел, - диде кыз минннән гафу сорагандай, - Без бөтенләй бүтән дәвердә яшибез.

- Ничек бүтән дәвердә? – Мин аның канга баткан футболкасына, вьетнам базарыннан алынган стрич чалбарына күз йөгерттем, - Кайсы дәвердә яшисез?

- Белмим, әмма без сездән күпкә алга киткәнбез. Бик күпкә. Бездә бөтен нәрсәне дә автоматик хезмәтләндерү системасы башкара. Ә бу нинди җанвар?

Мин моны берәр студентка дип уйлаган идем, хәзер психбольница пациенты түгелме икән дип шикләнә башладым. Шулай да тупаслыкка барасым килмәде.

- Бу – минем улым.

- Ә-ә-ә... – Тавышыннан мин аның бернәрсә дә аңламавын тойдым, - Улыгыз...

- Сез шушында утырып торыгыз, ә минем бераз эшем бар.

Кыз машинаны әйләнеп чыкты да тротуарга чүгәләде. Мин елмаеп куйдым. Әмма аны урыныннан кузгатып тормадым, парк ягына атладым.

Мин шланганы тагын күчереп куйдым да читкәрәк барып, зомбиларга күз салдым. Болар арасында УАЗ ик янында утырган кыз сыман сантыйлар да юк түгелдер инде. Үзем дә, ялгыш абынып егылсам, йоклап китәр чиккә җитеп арыганмын. Ә чынлап та шулай йоклап китсәм? Һәм кемдер бензин сибеп ут төртсә? Меңәрләгән зомбины юк итү өчен бу, әлбәттә, бик кечкенә корбан булачак. Ләкин...

Мин тагын рәтләр арасына уздым. Хатын-кыз икәнлекләре киеменнән үк күренеп торганнар янында тукталмадым. Ерткычлыкның типик вәкиле булырдай зомби кирәк иде. Үч алырга. Әмма андыйлар табылмады. Мин берничә урында чүгәләп карадым. Боларның барсы да тынычланып татлы йокы белән йоклый һәм йөзләренә карап берсен дә үтерүче дип уйларлык түгел. Киресенчә, алар миңа үзем кебек кешеләр булып күренде, уятсам, уята алсам, дусларыма әйләнерләр сыман тоелдылар. Мин эткәләп тә, төрткәләп тә, яңакларына сугып та карадым, тик берсе дә уянмады.

Бераздан шлангны тагын күчердем. Бу юлы иң читкә, “Кичке Уфа” ягыннан менә торган юл буена ук. Бөтен тирә-як бензин исе белән тулган иде инде. Тагын берничә минут көтсәм, зомбиларны тулысынча юк итәр өчен бер шырпы бөртеге җитәчәк.

Әмма минем шырпы сызу теләге югалганнан югала барды. Үтерү өчен, хәтта үч алу теләге белән үтерү өчен дә, миңа зомбиларның һөҗүме, ачыктан-ачык дошманлыгы кирәк иде. Болай тыныч йоклап яткан затларга ут төртергә йөрәк җитми. Һәм мин, уянып китеп, һөҗүмгә күчмәсләрме дигән өмет белән берничә зомбины типкәләп карадым, тик берсе дә уянмады. Нинди генә кыяфәткә кертсәм дә, ничекләр генә җәзаласам да алар курчак кебек бер хәрәкәтсез, бер каршылыксыз ята бирделәр. Мин тулысынча чыгырымнан чыктым. Боларны юк итү бернинди дә канәгатьлек бирмәячәк иде.

- Шайтан алгыры!

Бу юлы да алар җиңде. Мин аларның көлен күккә очырырга теләдем. Ләкин булдыра алмадым. Шушы тыныч төркемне утка олактырырга минем батырлыгым җитмәде. Күңелем тулы әрнү һәм нәфрәт булса да аларның йокысы алдында мин көчсез идем.

Автозаправканың кранын ябып, шлангларны аерып, УАЗ-ик янына килгәндә мин хәлсез һәм буш идем. Шулай да тынычланырга иртәрәк иде әле. Таң атканчы бу шәһәрдән чыгып, адәм аягы сирәк басканрак урын табарга кирәк. Иртәгә кояш калку белән улымны җирләрмен. Бәлки, тамак хәстәрен дә күреп булыр. Ә бу кызыйны үземнән калдырырга ярамый. Бер иптәш ич ул.

- Нәрсә, тагын йоклап киттеңме әллә?

Бая чүгәләп калган җирендә йомарланып яткан кыз дәшмәде. Мин аның янына иелдем дә, битеннән сыйпап кына уятырга иттем. Әмма аның тәне салкын булып тоелды. Һәм ашыгып пульсын капшадым. Кызый җан биргән иде. Мин аны әйләндереп карадым. Бернинди кан әсәре юк. Үтерү эзе күренми. Димәк, үзе...

Мин тирә-якка колак салып тордым. Бернинди тавыш юк. Тормыш эзе сизелми. Хәер, эз калдырырлык тормыш юк ич инде ул. Юкка чыкты. Әлбәттә, бу шәһәрдә миннән башка да исән калучы кешеләр юк түгелдер. Шуларны эзләргә кирәк. Табарга кирәк шуларны. Мин автоматны салып, улым янына куйдым да машинаны кабыздым. Кинәт искә төште... Шайтан алгыры!..  Зомбиларның берсе дә утлы корал кулланмады бит! Аларның берсе дә пистолеттан, яки автоматтан файдаланмады. Ә бүген иртән, Сипайлованың милиция участогы янында... Ата-ата артымнан куа килүче милиционерлар... Димәк, алар зомби булмаган... Алар минем шикелле үк кеше булганнар... Һәм арка үзәгем буйлап салкын йөгерде. Моңа кадәр кешеләргә юлыксам, без шундук дуслашырбыз. Бертугандай булып, зомбиларга каршы көрәшербез, дибрәк өмет итә идем. Бу уйларым чынбарлыктан ерак икән бит! Миңа хәзер зомбилардан да, адәм балаларыннан да сакланырга кирәк...

27

Ләйлә китапны читкә алып куйды. Аның тәэсирендә калкып чыккан уйларны тәртипкә китерергә кирәк иде. Ул, әлбәттә, барсын да аңлады. Һәм моны аңлаудан бөтен булмышын чиксез гаҗәпләнү һәм курку биләп алды. Шул ук вакытта үзен шушы хәлгә төшергән билгесез көчкә карата тыелгысыз нәфрәт тә бар иде.

Белмим, әмма без сездән күпкә алга киткәнбез. Бик күпкә. Бездә бөтен нәрсәне дә автоматик хезмәтләндерү системасы башкара.

Язучы сантыйга санаган кыз аның күз алдыннан китмәде. Ире белән машинада барган чакта, урамдагы кешеләрнең кинәт кенә юкка чыгуын аның күргәне бар иде. Баштарак әлеге хәлне күз алмашыну дип кабул итсә, соңрак аның чынлыкта шулай икәненә ышанды. Тик күпме генә баш ватса да сәбәпләрен белә алмады. Хәер, озаклап уйланып торырга вакыты да, мөмкинлеге дә юк иде инде. Автоматик хезмәтләндерү системасы шундук үз кысасына куып кертә, борчылырга, яки гаҗәпләнергә мәҗбүр иткән нәрсәләрне оныттыра иде. Хәзер Ләйлә бу вакыйгаларның сәбәбен аңлагандай булды. Кешеләр кинәт, ни сәбәпледер, уянып китә һәм бу дөньядан юкка чыга. Язучы уяткан кыз да, җир асты чыгышында үзенең кайда эләгүен аңлый алмый йөргән зомби да моңа ачык мисал иде.

Белмим, әмма без сездән күпкә алга киткәнбез. Бик күпкә. Бездә бөтен нәрсәне дә автоматик хезмәтләндерү системасы башкара. Ә бу нинди җанвар?

Бу җанвар бала дип атала... Бала...

Ләйлә үзенең дә уяна алу мөмкинлеге турында уйлады.

Ул инде тормышны беркадәр аңлый һәм уяна калса, теге бахырлар сыман:”Нәрсә булды? Мин кайда?” – дип кеше аптыратмаячагын күзаллый иде. Ләкин ул, барыбер, уянудан курыкты. Аларны я зомбилар һәлак итә, я үзлегеннән үләләр. Кызганыч, язучы теге кызның үлеме, сәбәпләре турында җентеклерәк язып калдырмаган. Ә Ләйләнең белеме әлеге күренешкә ачыклык кертү дәрәҗәсеннән күпкә, бик күпкә, ерак иде. Һәм ул курыкты.

Бездә бөтен нәрсәне дә автоматик хезмәтләндерү системасы башкара.

Шул ук вакытта Ләйлә хәзер автоматик хезмәтләндерү системасы өчен дә ят кеше иде. Дошман. Куркыныч кеше. Зомбилар җәмгыятендә ул башкача яши алмаячак. Яшәтмәячәкләр дә.

Кинәт ул үзен мәет итеп сизде. Үлем аның тирәсендә генә. Кайда гына атласаң да, кайсы якны гына сайласаң да – котылу юк. Син барыбер юкка чыгачаксың. Син мәет.

Коточкыч.

Ләйлә тагын китапка үрелде. Тик укый башларга ашыкмады. Аны кулына алды. Күкрәгенә кысты. Иң кадерле нәрсәсен кочкандай итеп кысты һәм китап та аңа шундый ук кайнарлык белән җавап кайтаргандай булды. Соңыннан Ләйлә китапның тышыннан сыйпап иркәләде, назлап кына битләрен ачкалап карады.

Бу бернинди дә төш түгел. Бернинди дә иллюзия түгел. Бу чынбарлык иде. Китап аның кулында. Китап. Чып-чын китап. Тик аның нинди юллар белән монда килеп эләгүе билгесез.

Белмим, әмма без сездән күпкә алга киткәнбез. Бик күпкә. Бездә бөтен нәрсәне дә автоматик хезмәтләндерү системасы башкара. Ә бу нинди җанвар?

Әгәр әлеге тормышны язучы сантыйга санаган кызның... һәм аның кебекләрнең... зомбиларның төше дип кабул итсәң, нәрсәдер төсмерләнгән кебек була. Китап – ул зомбиларны йокыдан уятыр өчен, уйландырыр өчен кемдер тарафыннан әлеге иллюзиялар дөньясына җибәрелгән әйбер. Һәм аның кинәт пәйда булуы гаҗәп булып тоелмый. Ә бәлки, ул монда электән дә булгандыр. Бары тик Ләйлә күрмәгән генәдер. Күзләре дә, аңы да аның барлыгын кабул итәр дәрәҗәдә булмагандыр ул чак. Әле менә уяна башлагач... Автоматик хезмәтләндерү системасының басымы белән алышырлык хәлгә җиткәч...

Юк... Аны уяна башларга нәрсәдер мәҗбүр итте. Үзлегеннән генә болай булдыра алмас иде. Аңа нәрсәдер этәргеч бирде. Нәрсә? Канәгатьсезлек тойгысы? Бәлки... Ләкин ул тойгының көчәюе нәкъ менә шушы йортка күчкәч булды. Бәлки, ул Илдарның эшчәнлеге белән бәйледер? Илдар. Илдар...

- Әлбәттә, син барсын да беләссең, - дип елмайды Илдар, - Тик әйтеп кара әле, без синең белән кайчан таныштык?

Һәм Ләйлә исенә төшерә алмады.

Мин бит барсын да белә идем. Мин барсын да белә идем. Нишләттең син мине?!

Юк, син бернәрсә дә белми идең. Син бары тик боларны беләм дип уйлый идең генә. Мин дә шулай дип йөри идем. Көннәрнең берендә үзебезнең ничә ел яшәвебезне искә төшерергә тырыштым да... берни дә килеп чыкмады. Аннан соң бу шәһәрдә кайчаннан бирле яшәвебезне, нинди танышларыбыз, дусларыбыз барлыгын билгеләргә теләдем. Һәм хезмәттәшләремнән башка берәүне дә искә төшерә алмадым. Хәтта теге фатирдагы күршеләрне дә. Сәер, шулай бит?

Әлбәттә, Илдар. Ләйләнең уйлана башлавында аның да өлеше бар. Бардыр. Булырга тиеш. Илдар аңа һәрвакыт ниндидер тәэсир ясый иде. Нинди тәэсир икәнен төгәл әйтеп булмый. Әмма ирендә бөтен булмышыңа үтеп керерәй ниндидер сәер көч бар иде. Хәтта сөю ләззәтләренә бирелгән мәлләрдә дә Ләйлә моны тоймыйча калалмый иде.

Әйтерсең, мизгел эчендә генә күк кабагы ачылып ябыла. Бары тик мизгел эчендә. Әмма шул арада да син үзеңә кирәкле нәрсәләрне күреп, хәтта алып каласың. Күрәсең, аласың һәм... Һәм үзеңнең нәрсә күреп, нәрсә алганыңны онытасың... Тик ул ниндидер бик кирәкле, бик кадерле әйбер.

Менә шундыйрак тойгылар кичерә иде Ләйлә Илдар янында. Бәлки, мондый кичерешләргә ниндидер мәгънә бирергә тырышу ахмаклыктыр. Шулай да.

Белмим, әмма без сездән күпкә алга киткәнбез. Бик күпкә. Бездә бөтен нәрсәне дә автоматик хезмәтләндерү системасы башкара.

Ничек кенә булмасын, китап чынлап та бар, ул чынбарлык иде.

Ләкин тагын бер чынбарлык бар иде. Ләйләнең башбаштаклануына инде хәтсез вакыт узды. Һәм аның артыннан тәртип сакчылары, яки криминаль тикшеренүләр үзәгенең махсус хезмәткәрләре килергә тиеш иде. Хәтта автоматик хезмәтләндерү системасын сүндереп кую да хәлиткеч нәрсә түгел. Ул бары тик әлеге бүлмәнең һөҗүмен юкка чыгару гына. Йорт үзе бар. Урамнар бар. Шәһәр бар. Һәм һәркайсында – автоматик хезмәтләндерү системасы. Шулай булгач, тәртип сакчылары инде күптән Ләйлә артыннан килергә тиеш иде. Тик алар һаман юк. Менә монсы чынбарлыкка тамчы да охшамаган иде.

Монда инде икенең бере генә. Яки Ләйлә акылыннан шашкан. Яки Системада Ләйлә кайгысы юк.

28

Системада чынлап та Ләйлә кайгысы түгел иде.

Пыяла табутны хәтерләткән махсус капсула эченә кереп яткач, Илдусның хәле тагы да авырайды. Галюцинацияләр тагы башланды. Ак пакет тынгылык бирмәде. Тиздән ул бу нәрсәнең китап дип аталуын, ә моңарчы таныш булмаган тамгаларның хәреф булуын төшенде. Һәм әлллә китап эченнән, әллә үз аңыннан моңарчы үзе дә белмәгән нәрсәләр калкып чыкты. Колагына кемдер нәрсәдер пышылдый сыман тоелды. Әйе, аңа кемдер шыбырдый иде. Нәрсә турындадыр сөйли. Капсула эчендә яңгыраган көчле музыка астында сөйләүченең сүзләрен аңларлык мөмкинлек юк. Музыка белән бергә ниндидер басым бөтен тәнеңне йомшартырга, фикерләреңне таркатырга тырыша. Тәнең дә, җаның да кечкенә кисәкчәләргә әйләнеп, күз алдыңда йөзеп йөргән сыман була. Шул ук вакытта сөйләүченең авазы да басылмый. Ул берчә күмелеп кала, бөтенләй аңлаешсызга әйләнә, берчә көчәеп китә, музыка шавын күмеп, аерма ачык булып ишетелә. Һәм аның көчәйгән мәлләрендә тәнеңнеңме, аңыңныңмы кайсыдыр өлешендә нәрсәдер уянган кебек, яңарган кебек була. Үзеңне көчлерәк тә, акыллырак та, камилрәк тә итеп тоясың. Әмма бу озакка бармый, тагын музыка күмә.

Кайчагында Илдуска үз эчендә ике җан бар сыман тоела. Алар аның тәненә хуҗа булыр өчен сугышалар сыман. Ул тәгаен генә кайсын якларга да белми. Шулай да колагында шыбырлаган тавышны ачыграк ишетәсе килгән кебек. Тик музыка моңа мөмкинлек бирми. Музыканы ябып куясы иде. Әмма бу мөмкин түгел. Һәм ул бөтен ихтыяр көче белән сөйләүченең сүзләренә ябешә. Сүзләрне ычкындырмаска кирәк.

Мин әлеге кызны аңлаган кебек булдым. Юк, бу начар кеше түгел иде. Үч, яки ачу саклый торган, мәкерле нәрсә түгел. Аның тавышы да ягымлы иде. Ягымлы һәм салкын. Ул бары тик үз эшен, үз вазифасын башкара. Төгәл башкара. Җиренә җиткереп. Кинәт мин сискәнеп киттем. Каршымда чибәр генә яшь кыз түгел, ә шундый сурәттәге робот торгандай тоелды. Һәм минем аңа бер сорау бирәсем килде. Бу сорауның мәгънәсезлеген аңлаган хәлдә дә, мин аны бирмичә булдыра алмадым.

- Сез кеше бит, әйме?

Сүзләрне ычкындырмаска кирәк...

Сүзләрне тотып алырга. Һәм ычкындырмаска. Шунда алар аңлашыла башлаячак. Бөтен ихтыяр көчен тупларга тырышудан бар булмышы киеренкеләнә.

Гасырлар буена бер фикергә килә алмыйча ызгыш-талаш белән гомер иткән кешелек санаулы гына вакыт эчендә бер организмга әйләнде. Моның кемнәр тарафыннан, нинди максатта эшләнүе миңа караңгы иде. Әмма аның бер организмга әверелүенә тамчы да шикләнмәдем. Алар бер кулның бармаклары сыман хәрәкәт итәләр иде. Нинди генә тарлавыкка килеп керсәләр дә бер-берсенә бәрелмиләр дә, комачауламыйлар да. Барсы бербөтен.

Күзәнәкләр әрни. Тән күзәнәкләреме, әллә җанныкымы – билгесез. Әмма музыка да ерагая төшкәндәй тоела... Музыка ерагая төшкәндәй тоела һәм бу, үз гамәлеңнең нәтиҗәсен күрү, тагы да көч өстәгәндәй була. Сүзләр инде аңлаешлы була бара. Хәтта бая ишетелмичә калганнары да аң өстенә калкып чыга. Һәм тоташ бер картина пәйда була.

Коточкыч картина.

Кулларына ни эләгә шуны тотып, урамнар буйлап атлаган зомбилар...

Кичке паркта рәт-рәт булып тезелешеп яткан бәндәләр...

Үзенең алга киткән җәмгыяттә яшәве турында сөйләнгән кыз...

УАЗ-икның алгы утыргычында яткан сабый...

Коточкыч картина...

Һәм Илдус аңында ачылган дөньяның чын булуына ышанырга теләмичә җан өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрә:

- Юк, моның булуы мөмкин түгел... –Һәм үзенең хаклыгын исбатларга теләгәндәй, еламсырап кабатлый, - Юк... Юк... Юк... Моның булуы мөмкин түгел...

Ул аяк-кулларын болгый, пыяла капсуланы бәреп чыгардай булып чәбәләнә. Һәм беркадәр дулагач, хәлсезләнеп тынып кала. Бугазыннан ниндидер яман гырылдау сыгылып чыга:

- Ю-у-уггк...

Музыка инде ерак. Ишетергә теләсәң дә ишетү мөмкин түгел. Ул үткәннәр кебек, кире кайтмый торган. Илдус хәзер беркайчан да ул музыканы ишетә алмаячак. Аны беркем дә тынычландырмаячак. Барсы да артта калды. Боларның барсы да тик иллюзия генә булган. Ә алда – чынбарлык. Әмма моның чынлап та шулай икәненә ышанасы килми. Тылсымлы музыка менә-менә яңгырап китәр дә авыр кичерешләрдән тартып алыр сыман. Бөтен нәрсәгә кодрәте җиткән автоматик хезмәтләндерү системасы аны бу хәлдә калдырмас кебек...

Ләкин автоматик хезмәтләндерү системасында Илдус кайгысы да түгел.

Көтмәгәндә бөтен дөньяны ялмап алган йогышлы авыру инде күз иярмәс тизлек белән тарала. Пыяла капсулаларның барсы да авырулар белән тулган. Әмма аларның бер ярдәме дә тими. Авыруны җиңәргә Системаның көче җитми. Авыру үзе системаны җиңә.

Һәм Система хәзер гади авыруларны дәвалаудан туктап, әлеге йогышлы чирне таратучыларны эзли. Иң төп таратучыларны. Бары тик шуларны тапкан очракта гына бу коточкыч чирнең сәбәпләрен ачыклауга өмет бар.

Меңәрләгән дулкыннар буйлап бер хәбәр йөгерә. Бары тик бер генә хәбәр.

- Объект табылды.

Һәм кичектергесез боерык булып Системаның җавабы оча:

- Кулга алырга!

29

Бу  бүлмә Илдарның эш бүлмәсенә охшаш иде. Ул тирә-ягына  аптыраулы караш ташлап алды. Ирексездән шкафка төбәлеп катып калды. Рамил Әхмәтович елмаеп куйды.

- Нәрсә, әллә охшамыймы? – һәм ниндидер хәрәкәт ясады, бүлмә шундук аларның лабораториясенә әверелде, - Болай итсәк тә була.

Илдар үз күзләренә үзе ышанмады. Йөзендә канәгатьсезлек очкыннары пәйда булды. Рамил Әхмәтович, елмая биребрәк тагын бер хәрәкәт ясады һәм бүлмә кабат Илдарның эш кабинетына әйләнде.

- Рамил Әхмәтвич... – Илдар чиксез гаҗәпләнүдән сүзләрен әйтеп бетерә алмады.

Рамил Әхмәтович тагын елмаеп куйды.

- Боларның барсы да иллюзия генә, - диде ул җитдиләнеп, - Бүлмә дә, без сулаган һава да, үзебез дә... Безнең гәүдәләребез бөтенләй башка җирдә. Без синең белән башка үлчәмдә, бүтән психологик яссылыкта аралашабыз.

Илдар әйтелгәннәрне аңларга тырышып кашларын җыерды.

- Хәтереңдә булса, без синең белән тәҗрибәләр үткәрер өчен икебез ике ваннага кереп яткан идек...

Илдар баш какты.

- Аннан алдарак кына син берүзең...

- Әйе... Шуннан?

- Ә аннан да алдарак...

- Мин барсын да хәтерлим, Рамил Әхмәтович.

- Бик яхшы. Димәк, син безнең фәнни тәҗрибәләрнең барсын да хәтерлисең.

- Әйе.

- Безнең фәнни эшчәнлек бары тик иллюзия гына. Фәнни тикшеренүләр үзәге дә, Илдус та, Зифа да, хәтта синең Ләйләң дә - барсы да иллюзия. Коллектив иллюзия.

Илдар нәрсәдер әйтергә теләгән иде, авызын ачарлык көч тапмады.

- Безнең тормыш – үзе иллюзия. Автоматик хезмәтләндерү системасы безне шушы иллюзияләр белән тәэмин итә, шушы иллюзияләрдән читкә тайпылмавыбызны күзәтә. Ул иллюзиялар генераторы ролен башкара. Аңлашыламы?

Илдар, әлбәттә, аңлый иде. Ләкин ул моңа ышана алмады. Тоташ җәмгыять, тоташ кешелек ничек иллюзия булырга мөмкин?

- Син “КИТАП”ны укыдың һәм кешелекнең ни рәвешле шушы хәлгә төшүен яхшы беләсең. Җәмгыятьтә матди кыйммәтләр культы нәтиҗәсендә килеп туган рухи ачлыкны ниндидер көч үз мәнфәгатьләрендә файдалана һәм кешеләрне тере зомбига әйләндерә. Психологик басымны кабул итә алмаган шәхесләрне эзәрлеклиләр, үтерәләр. Нәтиҗәдә, тоташ кешелек кемнеңдер ихтыяры белән идарә ителүче көтүгә әверелә. Һәм аңа бөтен кешенең дә теләген канәгатьләндерә алырлык иллюзия тагыла. Җитеш тормыш... Һәрбер теләгеңне үтәргә әзер торган хезмәтләндерү системасы... Яныңда гүзәл хатын-кыз, яки ышанычлы, таза ир-егет... Таталы ризык һәм ләззәтле хисләр... Без чынбарлыкта түгел, ә үз хыялларыбызда яшибез. Һәркем алга киткән җәмгыятьтә, файдалы эш белән шогыльләнеп, бәхетле тормыш кичерәм, дип уйлый. Ә асылда...

Рамил Әхмәтович бер мәлгә тынып калды. Илдар үзенең төшләрен исенә төшерде...

Урам буйлап кулларына балталар, торбалар һәм тагын әллә нәрсәләр тоткан гарип кешеләр атлый. Боларның күзләре пыяла сыман салкын, хәрәкәтләре курчакныкы шикелле. Һәм һәркайсының өстендә пычрак сәләмә киемнәр, хәтта йөзләренә кадәр пычракка һәм канга батып беткән, боларның барсы да яралы, кайсының муены умырылган, кайсының аркасында сабы сынган пычак серәеп тора. Араларында ирләр дә, хатыннар да бар...

- Ә асылда нәрсә? – Илдар үз уйларының чын булуыннан курыкты, - Асылда?..

Рамил Әхмәтович дәшмәде.

Ул бертын Илдарга текәлеп торды да баш кагып кына куйды.

- Ләкин...

- Һәрхәлдә, бүгенгәчә алар бары тик башкаларны эзләү һәм юк итү белән генә шогыльләнделәр. Дөресрәге, без шогыльләндек. Без язучы кебекләрне табу һәм юк итү белән шогыльләндек. Һәм төшләребезгә кереп йөдәткән нәрсә - чынбарлык. Тик без таң ату белән төшебезне оныта идек. Автоматик хезмәтләндерү системасы аны шундук җуеп ташлый.

- Ә алар... Без ничек яшибез соң? Чынбарлык нинди?

- Чынбарлык... – Рамил Әхмәтович тагын тынып торды, - Чынбарлык - чагыштырмача күренеш. Ул безнең карашыбыз, ышанычыбыз белән билгеләнә. Күз алдыңа китер. Без бер лабораториядә дүрт кеше эшлибез. Илдус, Зифа, син, мин. Мин сезнең җитәкчегез һәм сезнең белән идарә итәм. Бу – чынбарлык. Ә ни өчен? Чөнки сез минем җитәкче булуымны таныйсыз, сез моңа ышанасыз. Кушкан һәрбер әмеремнең җиренә җиткереп башкарылырга тиешлегенә ышанасыз. Һәм шуның өчен, фәкать шуның өчен генә, мин сезнең белән идарә итә алам. Әгәр син миңа буйсынмыйсың икән, мин сине җәзага тарттырам. Бер синең буйсынмавыңнан гына берни дә үзгәрми. Ләкин сез өчегез дә миңа буйсынудан туктыйсыз икән, монда инде ситуация үзгәрә. Сез өчегез дә мине җитәкче дип танымый башласагыз, мин чынлап та җитәкче булудан туктыйм. Димәк, чынбарлык үзгәрә. 

Рамил Әхмәтович бераз дәшми торды да дәвам итте:

- Зуррак масштабта алсак, болай була. Зур бер державаның җитәкчесе теләсә нинди дәүләтне җир йөзеннән сепереп ташлый ала. Үз дәүләтендәге теләсә нинди кешене яки күтәрә, яки төшерә ала. Аның кодрәте чиксез. Ләкин бу бары тик халкы аңа ышанган очракта гына, аны җитәкче итеп таныган очракта гына шулай. Әгәр халкы аны җитәкче итеп танымый икән, ул гади бер бәндәгә әверелеп кала.

Илдар дәшмәде. Ул нәрсә әйтергә дә белми иде. Рамил Әхмәтовичның кулында бер кап  егерме бишлек купюра пәйда булды.

- Яки менә борынгы акча... Дәверендә шушы акчага күп нәрсә алып булган һәм аның өчен үтерешләргә кадәр барып җиткәннәр. Чөнки бөтенесе дә моның кыйммәтенә ышанганнар. Бүген ул гап-гади кәгазь кисәге һәм беркемгә дә кирәк түгел...

Рамил Әхмәтович купюраларны чәчеп җибәрде.

- Чынбарлык ул тотып карап, күреп, ишетеп, яки билгеләп була торган әйбер түгел. Нәрсәгә ныграк һәм күбрәк ышаналар, шул – чынбарлык.

- Ләкин бу акылга сыярлык түгел… - диде Илдар үз алдына сөйләнгәндәй.

- Борынгы кешеләр җирне яссы дип уйлаган. Барсы да шуңа ышанганнар. Һәм шул чынбарлык булып хезмәт иткән. Җирнең түгәрәк булу мөмкинлеге беркемнең дә акылына сыя алмаган…- Рамил Әхмәтович елмаеп куйды. – Заманында Кояш һәм йолдызлар җир тирәли әйләнә дип ышанганнар. Бу да чынбарлык булган. Җирнең кояш тирәли әйләнү мөмкинлеге беркемнең дә башына сыя алмаган…

Илдар акырын гына башын кагып куйды.

- Һәм безнең ярыйсы гына яшәп яткан җирдән зомбилар планетасына әйләнүебез дә акылга сыярлык нәрсә түгел. Һәрхәлдә, ике меңенче еллар башында бу хакта әйтсәң, сине тилегә исәпләрләр иде. Ә бүген…

- Менә шул, Илдар… - Рамил Әхмәтовичның йөзен моңсу җитдилек каплады, - Чынбарлык ул – дөньяның безнең акылга сыя алган өлеше генә. Әгәр мин сине хәреф танырга өйрәтмәсәм, әгәр шушы китапны укымаган һәм минем кул астында башка үлчәмнәргә күчеп белем алмаган булсаң… Ул чакта синең өчен әлеге халәт тә акылга сыймаслык күренеш булыр иде. Хәтта шул килеш тә әле бүлмәне төрле рәвешкә кертүемне син бик гаҗәпләнеп күзәттең.

- Ә сез үзегез чынбарлыкмы соң?

Бу сораудан Рамил Әхмәтович елмаеп куйды. Әмма Илдар җитди иде.

- Син дә, мин дә, башкалар да – барыбыз да – кайчандыр кеше тормышы белән җирдә яшәгән затлар. Без бар. Һәм Ләйлә дә. Безнең иллюзияләрнең барсы да чынбарлыкка нигезләнгән. Әйтик, Ләйлә белән сез чынлап та бер-берегезгә туры киләсез. Зомбилашканчы очрашкан булсагыз, сез гашыйк булышыр идегез. Синең белән без дә… Теге дөньяда ( мин җирдәге кеше тормышы белән яшәү турында әйтәм) без, икебез дә фән кешеләре булганбыздыр. Бәлки, бергә эшләгәнбездер. Бәлки, бергә эшләргә теләгәнбез генәдер… Әмма безнең теге дөньядагы халәт әлегесеннән артык ерак булмаган. Монда белем дәрәҗәсе һәм холык-фигылләре тап килерлек кешеләр генә бер тирәдә туплана. Әйтик, потенциаль үтерүче белән аның корбаны бергә була алмый. Шул рәвешле, конфликлы ситуацияләр юкка чыгарыла. Бу бик мөһим. Чөнки конфликтлар кеше аңының тынычлыгын ала. Ә тынгысыз аң белән идарә итү авыр. Шуңа да иллюзияләр кешенең уй-хисләрен, теләк-омтылышларын исәпкә алып төзелә…

Илдар кинәт утырган урынында дертләп китте.

- Ә сез… Сез боларның барсын да каян беләсез?

Рамил Әхмәтович Илдарның каршысындагы креслога барып утырды.

- Без бу сорауга да җитәрбез, - диде ул сабыр гына, - Ләкин сүзне сине борчыган сорауларның икенчесеннән башлыйк әле. Син бит бу хәлләрнең кем тарафыннан башкарылуын белергә телисең. Шулай бит?

Илдар баш какты.

- Әйе. Кем безне зомбига әйләндерде соң?

- Һәм мин бу сорауга бик теләп җавап бирер идем. Ләкин кызганычка каршы… Белмим. Мин бу хәлнең кем тарафынаннан оештырылуын әйтә алмыйм. Бәлки, чит планета вәкилләредер… Бәлки, паралель дөньялардагы затлардыр… Ә бәлки, ходай дигәнебез үзедер… Ул бит заман ахрында китапны алырмын дигән. Димәк, кешенең рухи кыйммәтләрен кире алу турында әйткән ул…

- Мин сезнең аллага ышануыгызны белми идем…- Илдар кинәт тотлыгып калды. Моңарчы ул алла төшенчәсен бөтенләй белми иде, ләбаса.

Рамил Әхмәтович елмаеп куйды да дәвам итте:

- Мин үземне диндар кеше димим. Әмма алланың юклыгына да ышанып булмый. Гасырлар буена дин әһелләре кешелекне аллага ышанырга өндәп яшәде. Әлбәттә, ихлас күңелдән ходайга табынучылар да булды. Әмма күпчелек башка юлдан китте, я ул алланы бөтенләй инкар итте, я тыштан гына ышанган булып кыланды. Икейөзлеләр динчеләрнең үз арасында да җитәрлек иде. Шуңа күрә, алла бармы-юкмы дигән бәхәс гасырлар буена сузылды. Ләкин... Әгәр без аның барлыгына ихлас күңелдән ышанган булсак, без аны күрә алган булыр идек. Паралель доньялар белән дә шундый ук хәл. Без аларның булуын теләмәдек. Безгә алласыз һәм паралель дөньяларсыз да бик рәхәт, чөнки ул үзебезне җирнең хуҗалары дип уйларга мөмкинлек бирә иде. Без үзебез күрергә теләгән чынбарлыкта яшәдек. Ата-бабаларыбыз яссы җирдә гомер сөргән кебек. Ләкин дөньяның башка өлеше дә бар. Безнең акылыбызга сыймаган өлеше…

Кыскасы, әлеге вакыйга теләсә нинди көч тарафыннан эшләнергә мөмкин. Һәрхәлдә, без моны тәгаен генә белмибез. Әмма ул санаулы гына вакыт эчендә бөтен җир шарын зомбига әйләндерде. Шәхес дигән нәрсә юкка чыкты. Кешелек белән кечкенә төркемнәрдән торган коллектив аң идарә итә башлады. Һәм ул әлеге тылсымга бирешмичә калган шәхесләргә каршы сугыш ачты.

Кинәт Илдарның арка үзәге буйлап салкын йөгерде. Ул тагын үзенең төшен хәтерләде. Урам буйлап кешеләр атлый. Хәер, юк, боларның берсен дә нормаль кешегә исәпләп булмый. Хәрәкәтләрендә дә, күз карашларында да, гомумән, бөтен барлыкларында адәм балаларыннан аерылып тора торган ниндидер салкынлык, җансызлык чагыла. Алар сөйләшмиләр дә, бер-берсенә игътибар да итмиләр. Кемнеңдер күзгә күренмәс кулы белән идарә ителүче машиналар сыман барсы бер юнәлештә хәрәкәт итә. Һәм... Нинди генә тарлавыкка барып керсәләр дә бер-берсенә бәрелмиләр дә, өелешеп тә тормыйлар, боларның барсы да бер организм шикелле.

- Алар бер төн эчендә үзләренең тылсымына бирешмәгән шәхесләрнең күп өлешен юкка чыгарды. Баштарак хәтта үз сафларындагы зомбиларны, аз гына кыеш адым өчен дә, юк иттеләр. Әмма соңрак, чын кешеләрнең коточкыч каршылыгына юлыккач, хәтта мәетләрне дә үз мәнфәгатьләрендә файдалана башладылар. Башлары яньчелмәгән мәетләр яңа җәмгыятьнең ирексез солдатларына әверелде. Болары инде чын-чынлап зомбилар иде. Һәм бу - шәхесләр тупланган урыннарга һөҗүм оештыру өчен иң җайлы ысул иде. Дөрес, алар бары тик берничә сәгатькә генә җитә. Әмма вакыйгалар борылышын секундлар хәл иткән чакта бу бик көчле корал иде. Һәм җирдәге чын кешеләрнең саны көннән көнгә азая барды… Син бу хакта яхшы беләсең инде. Болай, исеңә төшерер өчен генә әйтүем.

Илдар баш кагып куйды.

- Ләкин кешелекне яулап алырга теләгән барлык баскынчылар кебек үк, болар да хата җибәрә, адәм баласының бөтен үзенчәлекләрен дә исәпкә алып бетерә алмый. Беренчедән, психологик эшкәртүгә бирешмәүчеләрне кинәт һәм бер селтәнүдә юк итү планы уңышсызлыкка очрый. Әлеге һөҗүм кем тарафыннан гына оештырылмасын, ул монда кеше фигылендәге мантыйкка сыймау феноменын һәм шуның нәтиҗәсендә барлыкка килүче очраклы хәлләр тезмәсен исәпкә алмаган булып чыга. Икенчедән, кешелеген югалтмый калучылар аз санлы булса да, зур көчкә ия. Чөнки алар буйсынмас ихтыярлы, бай рухлы һәм акыллы шәхесләр. Психологик басымга буйсынмаулары үзе үк шушы хакта сөйли. Һәм алар канкоешларның беренче минутыннан башлап әлеге күренешнең дошманына әверелә.

Илдар ирексездән язучыны исенә төшерде. Аның хатынын һәм улын югалткач, “Юбилейный” тукталышында таш тырмап елаганын һәм үч алырга ант иткәнен.

- Әмма сугыш булачак… - дип кабатлады Илдар язучының сүзләрен, - Зур сугыш…

Һәм тагын сискәнеп китте. Ул китапның бу өлешен укымаган иде… Ул моны белергә тиеш түгел иде… Соңгы көннәрдә ничәнче тапкыр инде шушы хис белән очраша…

Рамил Әхмәтовичның игътибарыннан аның бу халәте дә читтә калмады. Ул елмаеп куйды.

- Мин сине аңлыйм, Илдар... – диде ул юаткандай,  - Син кинәт нәрсәдер уйлыйсың да, үзеңнең моны белергә тиеш түгеллегеңне аңлыйсың. Чөнки синең мондый төшенчә белән беркайчан да, беркайда да очрашканың юк. Ләкин ни гаҗәп, син аны беләсең…

Илдар күзләрен түгәрәкләндереп профессорга карады.

- Ә сез моны каян белдегез?

Рамил Әхмәтович елмайды.

- Баштагы мәлләрдә мин үзем дә шундый халәт кичерә идем. Һәм чиксез гаҗәпләнә, хәтта куркуга төшә идем. Ләкин бу табигый күренеш. Без синең белән бүген үз хәлебезне аек бәяли алабыз икән, нәкъ кеше табигатенең шушы үзенчәлегенә бурычлыбыз.

Рамил Әхмәтович бер мизгелгә генә тынып торды.

- Безнең баш миендәге мәгълумәтләрне юдыртып ташлап, анда үз хакимлеген урнаштырган көч… Безне зомбига әйләндерүче көч бернәрсәне исәпкә алмый...

Ул урыныннан торып Илдар янына килеп басты.

- Син укый-яза беләсең. Тор әле, күзләреңне йом да идәнгә аягың белән үз исемеңне яз.

Илдар бу көтелмәгәнлектән аптырап китте.

- Тор-тор, - дип үҗәтләнде профессор, - Җитәкчең кушканны үтәргә кирәк.

Илдар торып басты. Һәм күзләрен йомып уң аягы белән идәнгә исемен язарга тотынды.

- Бик яхшы! – дип елмайды профессор, - Бик яхшы. Синең кайчан да булса аягың белән язганың бардыр дип уйламыйм. Әмма  бу эшне бик җиңел башкарып чыктың. Күзләреңне йомган килеш тә! Ни өчен?

Илдар нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Чынлап та ул үзенең аяк белән язганын хәтерләми һәм моны эшли алачагына тамчы да ышанмый иде.

- Чөнки кулларыңны күнектергән мәгълумәт синең аякларыңда да сакланган, - дип елмайды Рамил Әхмәтович, - Кеше турындагы мәгълумәт аның баш миендә генә сакланмый. Мәгүлумәт адәм баласының һәрбер әгъзасында, һәрбер күзәнәгендә саклана. Безнең беркайчан да илләр һәм дәүләтләр турында сөйләшкәнебез юк иде. Илюзия-җәмгыяттә бу хакта фикер йөртмиләр. Әмма син минем державалар хакында сөйләгәнемне аңладың. Безнең беркайчан да алла турында сүз кузгатканыбыз юк. Ә син: “Мин сезнең аллага ышанугызны белми идем…”- дип каршы төштең… Бу нәрсә хакында сөйли?!

- Мин үзем белмим дип уйлаган нәрсәләрне дә беләм…- Илдар елмайгандай итте, - Дөресрәге, мин үземнең нәрсәләр белгәнемне үзем дә белеп бетермим…

Рамил Әхмәтович көлеп җибәрде.

- Әйе, без үзебезнең нәрсәгә сәләтле икәнебезне үзебез дә белеп бетермибез… Ә фәнни тел белән әйткәндә, без үзебездәге мәгълумәтне бөтенләе белән кабул итәрлек хәлдә түгелбез. Ул безнең акылыбызга сыеп бетми. Тагын бер мисал китерәм. Операция вакытында, әйтик, кешенең аягын кисеп ташлыйлар… Син моны беләсең. Кешеләр дөньясында мондый хәлләр еш була иде. Исеңә төштеме?

Илдар баш какты. Рамил Әхмәтович дәвам итте.

 - Юк аның аягы. Әмма ул төннәрен шул юк аягының кычытуына, яки сызлавына  түзә алмыйча уянып китә. Менә бу да – хәтер. Аяк турындагы мәгълумәт тәннең башка урыннарында  да саклана дигән сүз.

Илдар үз халәтен аңлаган сыман булды. Димәк, бер нәрсәдә белемен арттыру нәтиҗәсендә, аның икенче өлкәдәге белеме дә уяна. Чылбыр реакциясенә тартым нәрсә барлыкка килә. Чылбыр реакциясе…

- Кешенең баш миенә тулысынча хуҗа булып, безне зомбига әйләндергән көч адәм баласының менә шушы үзенчәлеген исәпкә алмаган. Бәлки, искә алып та аны җиңәрлек көч тапмагандыр. Без хәтта тулысынча кемнеңдер ихтыярына буйсынсак та, үткәнебезне оныта алмыйбыз. Һәм иллюзия-җәмгыятьтә бәхетле гомер кичергәндә дә ниндидер канәгатьсезлек тойгысы, нәрсәнедер югалту һәм сагыну хисе барлыкка килә.

Илдар Ләйләне хәтерләде. Колагында аның сүзләре ңгырап киткәндәй булды:

- Шушы йортка күчеп килгәннән бирле мин тынычлыгымны югалттым... Без бу өйдә түгел, ә йорт бездә яшидер сыман... Ул безнең эчтә яши, ул безнең белән идарә итә... Илдар, башка җиргә күченеп китик, җаным...

Һәм шундук диярлек үзенең җавабы яңгырады:

- Көннәрнең берендә үзебезнең ничә ел яшәвебезне искә төшерергә тырыштым да... берни дә килеп чыкмады. Аннан соң бу шәһәрдә кайчаннан бирле яшәвебезне, нинди танышларыбыз, дусларыбыз барлыгын билгеләргә теләдем. Һәм хезмәттәшләремнән башка берәүне дә искә төшерә алмадым. Хәтта теге фатирдагы күршеләрне дә. Сәер, шулай бит?

- Безнең һәрбер күзәнәгебездә элеке тормышыбыз турындагы мәгълумәт саклана. Социаль һәм физиологик ихтыяҗларыбыз тулысынча канәгатьләндерелсә дә, без ирексездән элеке тормышка тартылабыз. Без аңасты дәрәҗәсендә ниндидер югалту хисе кичерәбез. Бу халәт - кисеп ташланган аякның сызлавы кебек.

- Ә мин әлеге тойгыларның уянуына китап сәбәпчедер дип уйлый идем, - диде Илдар үзенең беркатлылыгына уфтанган сыман.

- Китап, - Рамил Әхмәтович авыр сулап куйды, - Аның хакында сүз ачканчы, бер нәрсәне хәтереңә сал. Без көннәр буена зомбига әйләнмичә калган кешеләрне эзләп һәм үтереп йөрибез дә, кич җитүгә үзебезгә тәгаенләнгән мәйданнарга кайтып ятабыз. Һәм төш күрергә тотынабыз. Иллюзия-җәмгыяткә күчәбез - алга киткән илдә бәхетле тормыш белән яшибез, файдалы эшләр эшлибез… Нәкъ менә шушы вакытта чын кешеләр безнең янга килә. Һәм төрле ысуллар белән безнең хәлебезне өйрәнәләр. Тәҗрибәләр үткәрәләр. Алар инде безне үтермиләр, ә кабат үз хәлебезгә кайтару юлларын эзлиләр. Һәм алар безнең психологиядәге әнә шул үзенчәлекне ачыклый. Һәм безнең күзәнәкләрдә сакланган мәгълумәтне уяту, активлаштыру юлларын эзли…

- Аңлашылды, - Илдар җиңел сулап куйды, - Хәтерне уяту өчен нәкъ шул дәверне сурәтләгән китаптан да кулаерак нәрсә булуы мөмкин! Димәк, минем күңелдәге тойгыларны китап уяткан. Монсы билгеле. Әмма Ләйлә китап укымады бит…

Рамил Әхмәтович елмаеп куйды.

- Син укыдың… - Һәм Илдарның фикер көчен сынарга теләгәндәй, тынып калды, - Я?

- Бездә коллектив аң. Димәк, безнең белән идарә итүче көч – бербөтен. Берәү. Автоматик хезмәтләндерү системасы безнең барыбызны да бергә тоташтыра. Һәм беребездәге мәгълумәтне икенчебезгә җиткерә.

- Әйе. Без бер челтәрдәге компьютерлар сыман тоташканбыз. Һәм туктаусыз аралашабыз.

- Компьютерлар? Димәк, китап бу очракта вирус ролен үти.

- Нәкъ шулай.

- Ә син – вирус йөртүче?

- Әйе, Илдар… Моның өчен хисләре һәм акылы белән идарә итә белгән, үз аңына башкаларны үткәрмәслек ихтыярга ия булган затлар кирәк иде. Һәм без синең белән шундыйлардан булдык. - Рамил Әхмәтович җитдиләнде, - Хәзер без барыбыз да вирус йөртүчеләр. Китап инде үз эшен эшләде һәм кешеләр уяну алдында тора.

- Тик мин... Мин берни дә эшләмәдем бугай...

- Әлеге проектны әзерләү өчен бер үк вакытта зомби да, кеше дә була алган зат кирәк булган. Һәм мин – шундыйларның берсе. Бердәнбер. Меңнәр арасыннан. Монда кешенең бик күп үзенчәлекләре исәпкә алына. Үзенә күрә, аномаль күренеш. Мин зомбилар белән кешеләр дөньясына күпер булсам, син бүгенге белән үткәннәр арасын тоташтыру сәләтенә ия. Син дә бердәнбер. Меңнәр арасыннан.

- Меңнәр арасыннан? – дип елмайды Илдар, - Рәхмәт…

- Бу шаяру түгел, - Рамил Әхмәтович аның тавышындагы кинаяне җитди кабул итте, - Профессор Гаскәровны хәтерлисеңме? Ул үзенең зомби, ә чынбарлык дип уйлаган тормышының иллюзия икәнен аңлагач, акылдан шашты.

- Хәтерлим, - диде Илдар күңелсез генә, - Ул яшәгән йортта яшим ич.

- Уяну кешеләргә ничек тәэсир итәчәк? Бу сорауга без беребез дә җавап бирә алмыйбыз. Система тәэсиреннән ычкынган кешеләрнең күбесе вафат булды, кайберсе акылдан шашты, кемнәрдер төшенкелеккә, чиксез кайгыга бирелде. Кансыз ерткычка әверелүчеләр дә аз булмады. Ә бүген гомум уяну көтелә. Аның ни белән бетәчәген күзаллау мөмкин түгел. Уяну әле кешелеккә кабат кайтуның беренче адымы гына. Ул зур канкоешларга, хәтта һәлакәткә китерергә дә мөмкин. Ә бу – җирдә адәм дигән затның югалуы белән яный.

- Шулай булгач, ник кирәк соң ул уяну? – диде Илдар, һәм үз соравының мәгънәсезлегеннән үзе дә гарьләнеп куйды, - Хәер, зомби булып яшәгәнче...

- Бу хәлгә калуыбызга, барсыннан да бигрәк, үзебез гаепледер. Без кулланучылар җәмгыятенә әверелдек тә җан һәм тән, рух һәм матдә арасындагы баллансны боздык. Хәер, хәзер күпме генә сөйләсәң дә соң инде... Бары тик бер генә өмет кала...

Илдар сагайды.

- Китап безне уятты. Ләкин... – Рамил Әхмәтович авыр сулап куйды, - Кайда егылырымны белсәм, салам түшәп куяр идем, дигән борынгылар. Без үткәннәрне уятырга, алда ниләр көткәнлеге хакында аларны да кисәтергә тиешбез. Һәм моңа ирешүнең бердәнбер коралы – син.

Профессор Илдарга текәлде. Илдар берни дип тә дәшә алмады.

- Җирнең бөтен кешеләре исән-имин уянып аякка баскан хәлдә дә бер гәүдә ятып калачак. Ул кабат зомбилар җәмгыятендә дә, кешеләр тормышында да булмаячак. Ул - синең гәүдәң.

Илдар төкереген йотып куйды. Тамагына утырган төер китмәде.

- Ләйлә белән... – диде ул ниһаять, - Ләйлә белән... тагын бер генә... бер генә күрешәсе иде...

Рамил Әхмәтович аның аркасыннан какты.

- Кызганычка каршы...

Тынлык урнашты.

- Бәлки, мин әле үткәннәргә тәэсир итә алырмын... – Илдар елмайгандай итте, - Һәм бу хәлләр булмый калыр. Ул чагында без Ләйлә белән...

- Әйе... – Рамил Әхмәтович күзләрен читкә борды, - Мин ышанам... Шулай булачак...

Тынлык.

- Мин нәрсә эшләргә тиеш? – Илдарның тавышы инде тәвәккәл иде.

Рамил Әхмәтович ниндидер хәрәкәт ясады да бүлмәнең почмагында пәйда булган ишеккә ымлады. Илдар елмаеп куйды. Күрер күзгә лифт ишеге сыман гына тоелган бу җайланма аны үткәннәргә илтәчәк иде.

- Барсы да без исәпләгәнчә булса, син ике меңенче еллар тирәсенә барып чыгачаксың, - диде профессор, - Син ул чорны хәтерлисеңме?

- Юк, - дип елмайды Илдар, - Мин ул чакта тумаганмын әле... Ә мин тугач... Җирдә ике Илдар булачак...

- Әйе, - профессор бертын аңа текәлеп торды, - Ләкин сез бер-берегезне күрмәячәксез. Син кеше сурәтендә түгел, ә мәгълумәт дулкыннары рәвешендә булачаксың.

- Дулкын рәвешендә... – Илдар авыр сулап куйды, - Кызганыч.

- Син кешеләргә китапны һәм бүгенге хәлләр турындагы мәгълумәтне җиткерергә тиеш.

Илдар бу бурычны ничек үтәрен үзе дә белеп бетерми иде әле.

- Әгәр алар мине аңламаса?

Рамил Әхмәтович дәшмәде.

Бераздан бүлмәдә бипелдәү тавышы ишетелде. Профессор сискәнеп китте.

- Безгә ашыгырга кирәк, - Ул Илдарны сөйрәп диярлек лифтка охшаш җайланма янына алып килде, - Бик ашыгырга!

Ишекләр ачылды.

Илдар эчкә узды. Бу чынлап та лифт кебек иде.

- Хуш, Илдар! Бар ышаныч синдә. Уңыш телим!

Илдар бернәрсә дә әйтәлмәде. Бары тик башын кагып кына җавап бирде.

Ул кешеләрне белә иде инде. Һәм үз бурычының никадәр авырлыгын, хәтта мөмкин булмас дәрәҗәдә икәнен дә чамалый иде. Әмма бу соңгы өмет. Ул кешеләрнең рухын уятырга тиеш. Шунсыз мөмкин түгел...

Ишекләр ябыла башлады.

- Уңыш телим сиңа! – дип пышылдады профессор.

Ишекләр ябылып өлгергәнче, Илдар аның битендәге сырларга агып төшкән күз яшьләрен күреп калды...

30

Ишекләр ябылып, ялгызы гына калгач, күңелен әллә нинди сагышлы уйлар биләр шикелле тоелган иде. Әмма Илдар бернәрсә дә уйлап өлгерә алмады. Кинәт бөтен дөнья күксел томанга әверелде. Әмма бу гади томан түгел, энә күзендәй кечкенә кисәкчәләр җанлы сыман тоела, алар йөри, сулыш ала, сөйли... алар яши иде. Илдар бертын соклану катыш гаҗәпләнү белән шушы манзараны күзәтте, ә икенче мизгелдә үзенең дә томанга әверелгәнлеген тойды. Тик бернинди югалту хисе дә сизелмәде. Ул да шушы томанның бер өлеше иде. Аңа монда бар да газиз иде. Таныш төсләр, таныш хисләр, таныш кичерешләр... Бераздан төсләр дә, томанны хасил иткән күзәнәкләр дә юкка чыкты. Вак-вак авазлар гына калды. Бу авазлар да аңа таныш иде. Кайсыдыр мизгелдә Илдар авазларның мәгънәсен дә төшенде, хәтта таныш тавышны да ишеткәндәй булды... Һәм тыңлады...

* * *

Мин ул вакытта бары тик язучылык белән генә шогылләнә идем. Бүген безнең һөнәр кешеләрен хәтерләүче юк диярлек инде. “Әдәбият” дигән төшенчә кулланыштан төшеп калды. Ул чорда да бу эш лоторея уены сыманрак нәрсә иде - я уңышка ирешәсең, яки ирешмисең. Өлешеңә шушы ике юлның кайсы төшсә дә үзеңне бәхетле дип чутлый алмыйсың, чөнки китапларың алып килгән билгелек сине мул, иркен тормышка чыгармый. Бу аз санлы халыкның әдипләре өлешенә төшкән котылгысыз язмыш. Һәм иҗатчыларның барсы да моны аңлап чамалап тора. Дөресен әйткәндә, алар белән матди табыш артыннан куу теләге идарә итми, алар язган әсәрләре белән халыкның яшәешен бизәргә, күңелен матурларга омтылалар һәм үзләрен рух сакчысы итеп күрәләр. Бу кылыклары өчен аларны берәүләр изгегә, берәүләр сантыйга исәпли. Мин дә менә шул кавемнең бер кисәге идем.

*  * *

Мин китап кибетләренә кермәскә тырышам, андагы киштәләрдә тезелеп торган чит ил язучыларының унар-егермешәр том китапларын күргән саен җаным әрни, мин дә алардан ким түгел бит, мин дә шулкадәр китаплар чыгарып, данлыклы һәм бәйсез язучы булып яши алыр идем, дип уйлыйм. Бу уй минем бөтен кәефемне кыра, үземнең мескенлегемне искә төшерә. Кайчагында хәтта үз талантларын бар дип белмәгән халкыма да, аны шушы хәлгә төшергән ата-бабаларга да рәнҗеп куям. Күпсанлы милләт булсак, безнең китапларны укучылар да күп булыр иде. Китап кадерен белгән кешеләребез күп булса, халыкның үз-үзенә булган ихтирамы артыр, ул үз тормышына аек күз белән карар дәрәҗәдә булыр иде. Һәм бәйсез, иркен тормышлы иҗатчылар тагы да яхшырак әсәрләр язар иде. Бу “иде”ләрне санап кына бетерерлек түгел. Һәм алар миңа беркайчан да тормышка ашмаячак хыял гына булып тоела.

* * *

Әгәр эшләр шулай барса, бер ун-унбиш елдан безнең телдә китап укырлык адәм калмаячак, ә бер йөз илле ел узуга Җирдә яшәүче милләтләр исемлегеннән бөтенләй югалачакбыз. Шуны беркем дә аңламый микәнни соң?!. Аңлыйлар инде, әлбәттә. Ләкин беркем дә моның өчен борчылмый. Көндәлек мәшәкатьләр, корсак хәстәре янында ул чынбарлык булып тоелмый, тоелса да бик тә ерак, безнең гомердә генә килеп җитмәстер кебек тоела. Бу, күрәсең, югалуга дучар ителгән халыкларның бер үзенчәлегедер инде.

Нишлисең, мескен халыкның язучылары бәхетле була алмый.

Мин үз халкымның менә шундый бер баласы идем.

* * *

Тиздән әлеге авазлар да юкка чыкты.

Барсы да юкка чыкты.

Һәм гади адәм балаларыннан беркем дә сизми, тоймый торган бушлык кына калды.  



Фикерләр








Татар блогерлары

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: Радио-телевидениедә эшләүчеләр хата ясаса - кис хезмәт хакын!

Моннан бер ел элек “Татар-информ”га интервью биргәндә Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев рус теллеләр арасында татар теле укытуга ризасызлык арта баруының безнең файдага булмавы турында ачынып әйткән һәм моның кайчан да булса “тишелеп чыгу” куркынычы турында да кисәткән иде. “Интертат” электрон газетасында Илтөзәр Мөхәммәтгалиев проблеманы ничек хәл итеп булырга мөмкинлеге хакында әйтте.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла