Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Кәбиров: "Бер 10-15 елдан безнең телдә китап укырлык адәм калмаячак, ә бер 150 ел узуга Җирдә яшәүче милләтләр исемлегеннән бөтенләй югалачакбыз"

Татар әдәбиятында антиутопия жанрындагы әсәрләр бик аз. Аларның иң мәшһүре – Гаяз Исхакыйның “200 елдан соң инкыйраз” әсәре. Анда татарларның XXII гасырда юкка чыгулары сурәтләнә. Марат Кәбировның “Китап” романы антиутопия жанрындагы татар романы. “Интертат” укучыларын шушы китап белән таныштыра.

news_top_970_100
Марат Кәбиров: "Бер 10-15 елдан безнең телдә китап укырлык адәм калмаячак, ә бер 150 ел узуга Җирдә яшәүче милләтләр исемлегеннән бөтенләй югалачакбыз"

Язучы үзенең бу әсәрен “роман-кисәтү” дип атый. “Китап”ның төп геройлары – татарлар. Вакыйгалар техник яктан зур алга киткән җәмгыятьтә бара. Ул кешеләрнең тормыш-яшәеш алып барыр өчен бөтен әйберләре дә бар, алар прогресс ягыннан алга киткән җәмгыятьтә яшиләр кебек. Алар өчен барысын да акыллы роботлар эшли. Әмма бу җәмгыятьтә китап тыелган.

Марат Кәбировның бу әсәрен Рэй Брэдбериның “Фарангейт буенча 451 градус” әсәре һәм “Матрица” фильмыннары белән чагыштырулар булды. “Фарангейт буенча 451 градус” әсәрендә китапларга каршы көрәшүче җәмгыять сурәтләнә. Ә “Матрица”да роботлар идарәсендә дөнья турында сүз бара. Марат Кәбировның әсәрендә боларның икесе дә бар – китаплар тыелган, роботлар идарәсендә җәмгыять. Иң кызыгы – югарыда мисал итеп китерелгән әсәрләр чит ил тормышы булса, “Китап”та сүз татар халкы турында бара. Бер караганда, “Китап”тагы геройларга бик рәхәт кебек – алар өчен барысы да роботлар эшләп бирә. Әмма алар җаннарына тынгы таба алмый нидер эзләнә. Эзләнә торгач, моның сәбәбенә акрынлап төшенәләр дә кебек. Акылга килер өчен аларга китап ярдәмгә килә. Китап бердәнбер данәдә генә, әмма анда дөньяның ни өчен бу хәлгә төшүе турында мәгълүмат яшеренгән.

“Сез китапсыз, язучыларсыз, китап укучыларсыз  калган дөньяны күз алдына китерә аласызмы? Мин шуны күзалларга тырыштым бу романда”, - дип сөйләде Марат Кәбиров безгә.

- Нәрсә этәрде шушы китапны язарга? Нишләп “Телевизор” дигән, кешеләр телевизорсыз калган заман турында роман язмадыгыз?

- Хәзер бит инде кеше бик уку ягында түгел кебек. Уйларга, укырга иренә торганрак буын барлыкка килде, шул этәргеч булгандыр.

- Китапсыз дөнья ул коточкыч дөньямы соң инде, әллә бәхетлеме?

- Бәхетле дөнья.

- Бәхетле дөнья? Алайса, бу роман-утопия?

- Анда шулхәтле рәхәт яшиләр.

- Укыйсы юк?

- Укыйсы юк. Уйларга кирәкми.

- Хөкүмәткә дә җайлы - язучыларга акча түлисе юк, димәк?

- Дәүләт акчасына китаплар чыгарасы, премияләр бирәсе юк. Гомумән проблема юк. Шул рәхәткә чыккан дөнья турында.

- Киләчәктә юкка чыгарга мөмкин бүтән өлкәләр турында китап язарга ниятегез юкмы? Мәсәлән, “Газета” дигән.

- Исәп бар. Аларның юкка чыкканнарын көтеп йөрим.

- Китап юкка чыкмады бит әле. Әллә чыктымы?

- Юкка чыгуга юл алган. Китап юкка чыга икән, акрын гына башкаларын үз артыннан сөйри бит инде ул. Китап бит инде әдәбият кына дигән сүз түгел. Аңа фәне дә кергән -физикасы, математикасы, химиясе. Бу инде белемсез, гыйлемсез, мәдәниятсез, фәнсез калган дөнья сыманрак килеп чыга.

- Ә үзегезнең китапка мөнәсәбәтегез нинди? Сезнең өчен ул китап нәрсә?

- Нәрсә икәнен мин әйтә алмыйм. Нәрсә эшләтергә кирәген генә беләм. Китап юк икән аны язарга, бар икән - укырга кирәк.


"Китап"тан өзек.

3. Уяну

Мы лишь часть Справедливости, вершимой на этойземле.

Мириам Блейлок. «Голод»

22

Төш җиткәнче Ләйлә урамда йөрде.  Икеләнүләреннән арынып, күңелентынычландырырлык бер фикергә килергә тырышты. Әмма берни дә килеп чыкмады.Киресенчә, фикерләр көрәше кискенләште генә. Моңа кадәр ниндидер билгесезлекрәвешендә генә яшәгән уйлары көчәйгәннән көчәя барып, бу тормышта нәрсәдердөрес түгеллегенә ышанычны арттырды. Хәтта ул “нәрсәдер”нең чалымнары билгеләнәбашлагандай тоелды.

Беренчедән, ул ничә сәгать буена урам әйләнсә дә, бер генә кеше затында очрата алмады. Ә теләге бик зур иде. Кем беләндер күрешәсе, сөйләшәсе, аныңсүзләрен тыңлыйсы килә. Бары тик шунда гына күңелендә кайнаган сорауларга җаваптабылыр сыман. Ләкин... Урамның аргы очында сөйләшеп торган кешеләр дә яннарынаякыная башлау белән юкка чыктылар. Баштарак Ләйлә моны гадәти очраклылык дипкабул итте. Ләкин тора-бара, әлеге хәл бозылмас кагыйдә рәвешендә кабатлангач,фикере үзгәрә төште.

Ләкин ул башында бөреләнә генә башлаган коточкыч уйлар белән килешергәтеләми иде. Юк, алай булырга тиеш түгел. Бу акылга сыймаслык хәл. Һәм үзөметенә дәлилләр эзләп, урам буенда йөрүен дәвам итте. Бераздан, монда кемнедерочратачагына тәмам өмете өзелгәч, нинди дә булса йортка кереп чыгарга дигән фикергәкилде. Бер таныш булмаган кешеләрнең тупсасына килү уңайсыз иде. Шуңа күрә, улшәхси йортларга түгел, нинди дә булса офиска керергә карар итте.

Озак кына атласа да юлында бернинди хезмәт урыны да очрамады. Ләйләнеңбаягы шиге ныгый барды. Әмма ул моңа ирек бирмәскә тырышты.  Әле күптәнтүгел генә күченеп килделәр ич. Ләйлә бу тирәләрне юньләп белми. Теләгәннәрсәсен таба алмавы бары тик әйләнә-тирәне белмәгәнлектән генәдер. Бу урында,бәлки, торак йортлар гынадыр. Бернинди офис-фәлән юктыр. Әлбәттә, шулай! Бөтенуңайлыклары булган йортлар шәһәрчегендә башкача мөмкин дә түгел. Элита яшәгәнҗир ич. Ә ул... Ул монда офислар эзләп йөри, төрле куркыныч уйлар уйлап маташа.Кешеләрнең күзгә чалынмавына да шул сәбәпчедер. Тормышта теге яки бу дәрәҗәгәирешкән адәмнәр үз даирәләреннән башкалар белән аралашырга бик атлыгып тормый,киресенчә, алар чит-ятлар карашыннан качып, үз-үзенә бикләнеп яшәүчән. Буочракта да шулай килеп чыккандыр. Таныш түгел ханым якынлашуын сизү белән, аныңкүзеннән югалуны хуп күргәннәрдер. Бу уйларына ышану баягы теләген дә юккачыгаргандай булды. Тупсаларына барып ишек кыңгыравына бассаң да ачмаслар. Якиберәр тупас тавыш ишетелер, яки бөтенләй өйдә юкка салышырлар. Хәер, кемнәрненичек каршылау мәсьәләсен автоматик хезмәтләндерү системасы күптән хәл иткәндеринде...

Бу уйлардагы өметсезлек кызыктыргыч иде. Чынлап та шулаймы икәненәышану, әлеге фикернең хаклыгын тикшереп карау теләген уятты ул. Кызыксыну көчемизгелдән мизгелгә арта барды. Һәм Ләйлә үзе дә көтмәстән, юл уңаендагы бер капкааша узып, таныш түгел йортның ишеге төбенә килеп басты. Йорт чынлап та таныштүгел иде. Бу аларныкына бөтенләй дә охшамаган, бүтән төрле проект буенчатөзелгән. Өч катлы. Дәрәҗәлерәк, баерак кешеләр яшидер. Юкка гына монда килдеәле. Юкка гына гадиерәген сайламады. Ярый... Хәзер кирегә юл юк инде. Ләйләишектәге кыңгырау төймәсенә басты. Ул бу өйгә уза алмаячагын ачык чамалый иде.

Ләйлә тагын бер кат йортка, ишегалларына күз йөгертте. Койма буйларындаүскән куаклар да, капкадан кергән сукмак буендагы чәчәкләр дә башкача иде. Барда матур, пөхтә. Әмма Ләйлә теләгәнчә түгел. Әгәр бу йортка күченеп килсәләр,ул беренче эш итеп шул түтәлләрне, куакларны үзгәртергә тотыныр иде. Йорт үзедә башка төрле. Өч катлы һәм бик бай, хозур булып күренсә дә бу Ләйлә теләгәнөй түгел иде. Һәм хатын үзләренең йорты турында уйлап, аны сагынып куйды. Хәттаелмайды да. Нәкъ Ләйлә теләгән, нәкъ ул хыял иткән өйгә күченеп килделәр алар.Бу, уйлап карасаң, зур бәхет иде.

Хатын тагын кыңгырауга басты. Болай гына. Беркемнең дә чыкмаячагын,бернинди дә җавап булмаячагын ул инде аңлый иде. Бары тик кире урамга юнәлердәналда үз уйларының дөреслегенә тагын бер кат ышанырга гына теләде.

Ләкин көтмәгәндә ишек артыннан хатын-кыз тавышы ишетелде:

- Хәерле көн. Сез нинди йомыш белән?

Ләйләнең бер йомышы да юк иде. Ул бер мәлгә аптырабрак калды.

- Мин хәл белергә генә... – диде ул, үз әрсезлегенә аклану эзләгәндәй,- Без якындагы йортларның берсендә яшибез... Дөресрәге, кичә генә күченепкилдек... һәм...

Ишек артындагы тавыш шундук эләктереп алды.

- Кичә генә күченеп килдегез? Якындагы йортларның берсенә?

- Әйе... – Ләйлә шунда гына тавышның ишек артыннан түгел, ә ишекөстендәге кечкенә колонкадан чыкканын аңлады, - Гафу итегез...

- Гафу үтенү кирәкми, - диде тавыш, - Ишеккә якынрак килеп басыгыз. Минсезнең кемлегегезне төгәл ачыкларга тиешмен.

Ләйлә ишек төбендәге паласны хәтерләткән нәрсә өстенә менеп басты.

- Бер секунд көтегез... – Тавыш җанлы һәм ягымлы иде. Әмма Ләйлә аныңкеше тавышы түгеллеген аңлады. Ишек артында бернинди хатын-кыз да юк. Бу барытик автоматик хезмәтләндерү системасы иде.

- Мин сезнең шәхесегезне ачыкладым, - диде тавыш, - Хәзер ишекне ачам.Рәхим итегез!

Шул ук мизгелдә диярлек ишек ачылды.

- Узыгыз. Рәхим итегез.

Ләйлә монда ни өчен керүенә үкенгәндәй итеп куйды. Ул үзенең йортка узаалмаячагына тулы ышаныч белән килгән иде. Әле шул ышанычы акланмады. Әлбәттә,күңел кыйратырлык хәл түгел. Шулай да ничектер уңайсыз иде. Өметеңнең акланмавыберкачан да җиңел булмыйдыр. Хатын моңсу елмаеп, эчкә узды.

Тыштан караганда бөтенләй башкача булып тоелса да, өй эче Ләйләләрнекекебек иде. Һәрхәлдә, ишек төбеннән караганда бернинди аерма да күренмәде.

- Кыенсынып торма, Ләйлә... – диде тавыш, - Уз.

Ләйлә кайда узарга белмичә аптырабрак калды.

- Өйдә беркем дә юкмы әллә?

- Синнән башка берәү дә юк, - дип җавап бирде автоматик хезмәтләндерүсистемасы, - Түрдән уз, рәхәтләнеп ял ит. Син арыгансың.

Система шундый киң күңеллелек күрсәтсә дә чит кешенең өенә кереп ял итүсәер эш.

- Ә хуҗалар кайда?

- Илдар эштә.

- Илдар?

- Әйе, Ләйлә. Илдар эштә. Ә син ял итеп ал. Хәзер төшке аш әзер була.

Ләйлә уңайсызланып артка чигенде.

- Рәхмәт... Рәхмәт, әлбәттә... Тик мин... Мин үзебезнең өйгә кайтыйм.Башка вакыттта килермен...

Ул ишек тоткасын борылган җирдән катып калды.

- Син үз өеңдә, Ләйлә, – диде система, - Син үз өеңә кайттың. Рәхәтлнепял ит, син арыгансың.

Хатын акырын гына борылып өй эченә тагын күз йөгертте. Барсы даүзләрендәге шикелле. Әмма ул урам буйлап атлаган җирдән бу өйгә кергәнен, аныңбөтенләй дә үзләренең йорты түгеллеген яхшы белә иде. Һәм системаның сүзләренкунакчыллык чагылышы гына дип уйлап, ишек алдына атлады. Күтәрмәгә аяк басубелән, үз күзләренә үзе ышанырга теләмичә катып калды. Тирә-юньгә күз йөгертепалды. Ул үзләренең ихатасында иде. Бүген иртән менә моннан иренә кул болгапкалды... Әнә теге капкадан чыгып, урам буйлап китте... Һәм...

Ләйлә әлеге уйларының ялгышлыгын исбатлардай бер генә дәлил табаргателәп ишек алдына, урамга күз йөгертте. Күтәрмәдән төшеп йортка күз салды.Әмма... Ләкин...

Ничек кенә сәер тоелмасын, бу, чынлап та, аның үз өе иде.

23

Ул кабат өйгә керде.

- Бернинди шикләнүсез уз, Ләйлә. Син үз йортыңа кайттың. – дипкаршылады аны автоматик хезмәтләндерү системасының ягымлы тавышы, - Беренчетапкыр урамга чыгудан шултиклем нык арыдың. Сиңа ял итәргә кирәк.

Хәле ни дисәң ул түгел иде. Ишек төбендә киемнәрен алыштырырга ярдәмиткән системага да әһәмият бирмәде. Аның сүзләре дә зиһененә барып җитмәде.Көч-хәл белән сөйрәлеп килде дә хәлсезләнеп кәнәфигә ауды. Йомшак кәнәфи аныкуенына кысып алгандай тоелды.

- Күнегелмәгән эш тиз арыта торган була, - дип дәвам итте система, -Һәм син дә нык алҗадың. Сиңа ял итәргә кирәк. Беркадәр вакыттан соң барсы дакабат үз хәленә кайтыр. Ә әлегә...

Хәзер ул үз өендә икәненә шикләнми иде, шулай да  карашлары беләнтагы бер кат бүлмәләрне айкап чыкты. Күзе күргәнне аңы кабул итә алмады. Бәлки,автоматик хезмәтләндерү системасы хаклыдыр. Моңа кадәр өеннән беркайда дачыкканы юк иде бит. Чыкканы юк иде бугай... Ә бүген... Хәтсез йөрелде, ераккителде шул... Бәлки, ул арыган гынадыр... Чынлап та арыгандыр... Әнә битмускуллары ничек җебеп төште, бармакларын кыбырдатырлык та хәле юк...

- Синең бөтен тәнеңнең йомшаруын тоясың, - дип кабатлады автоматикхезмәтләндерү системасы, - Сулышың тирәнәя бара, күзәнәкләрең җиңелчә тибрәнә,күз кабакларың аска тартыла. Син арыгансың. Сиңа ял итәргә кирәк. Син бернәрсәтурында да уйламыйча, рәхәтләнеп ял итәсең...

Баштарак аңа фон булып, сизелер-сизелмәс кенә ишетелгән талгын татлымузыка көчәя барды. Музыка бишек җыры шикелле иде. Ул чынлап та сулышыңныңтирәнәюен дә, күзәнәкләреңнең тибрәнүен дә сизәргә ярдәм итә.

Ләйлә бөтен булмышының йомшарып калуын тойды. Аңа рәхәт иде. Дөресрәге,аңа барыбер иде. Тормышында нинди генә хәлләр булмасын, нинди генә кичерешләрҗанын өзгәләмәсен аның өчен хәзер барыбер иде. Әйтерсең, ул бу дөньяда яшәмиһәм әлеге тетрәнүләр Ләйлә белән түгел, ә бөтенләй бүтән кеше белән булган.Аның бөтен булмышын бушлык биләде.

Шул ук вакытта бөтенләе белән бушлыкка, битарафлыкка чумарга ирек бирмиторган тагын ниндидер көч бар иде. Ул көч бик еракта, җанның иң төптәгекатламнары астында. Һәм әлеге мизгелдә бернинди хәлиткеч мөмкинлекләргә дә иятүгел. Ләкин ул бар иде. Бөтен булмышын яулап алган битарафлык аша да Ләйләаның барлыгын сизде.  Хәтта аның мизгелдән-мизгелгә ераклаша баруын белсәдә хатынның күңеле тыныч калды. Ул бу көчнең кайчан да булса кире кайтачагынаһәм ялгызлыктан, чарасызлыктан курчалап алачагына ышана иде.  

Бераздан әлеге көч бөтенләй юкка чыкты. Тоташ бушлыкка күмелә барганаңы белән Ләйлә моны тойды. Ләкин аның югалуына ышанмады. “Югалмады, - дигәнхәлсез очкын пыскып калды аның аңында, - Югалмады... Ул бары тик яшерендегенә... “ Һәм хатын бөтен булмышы белән тынычлыкка чумды. Автоматикхезмәтләндерү системасының тавышы ишетелми иде инде. Бары тик көчәйгәннән көчәябарган музыка гына калды. Ул музыка, стаканга салган су шикелле, Ләйләнеңкүңеленә туладыр шикелле иде. Битарафлык музыкасы...

Әмма Ләйлә җансыз стакан түгел иде. Үз күңелен бернәрсә белән дәтутыруларын теләми иде ул. Ул теләми әлеге музыканың җанына керүен. Бар булмышымоңа каршы төшә. Әмма карышырлык, шушы көчләүгә чик куярлык хәле юк. Ризасызлыкдулкыны бер мәлгә генә үрә басты да бөтенләйгә тынып калды. Тәхеткә тагынбитарафлык менде. Хәзер аңа барыбер...

Икенче мизгелгә ул үзенең хаталануын аңлады. Юк, стаканга су салганшикелле түгел икән бу музыка... бу бөтенләй бүтәнчә... ниндидер күзгә күренмәс,кулга тимәс көч бу. Ул сиңа керми. Ул сине тарката. Ул сине үзендә эретеп юккачыгара. Үзенең бер өлешенә әйләндерә. Монсы күпкә куркынычрак... Син таралырсыңда... кабат җыелмассың кебек...

Хәер, барыбер...

Барыбер.

Озакламый Ләйләнең күңелендә бер генә хис тә, башында бер генә уйчаткысы да калмады. Ул зәңгәрсу бушлыкка чумды. Күз алдында талгын тибрәнүченокталар гына калды...

Башын күкрәгенә салып йомшак тирән креслога чумган Ләйлә тыныч сулышалып йоклый иде. Бөтен өй эченә таралган талгын музыка инде тынып калган. Өйүзе дә Ләйлә белән бергә йокыга чумган төсле тоела.

Ләкин Ләйләнең бу тынчлыгы озакка бармады. Аның сулышы тигезлегенҗуйды. Я ул өзелеп калды, я тагы да тирәнрәк булып китте. Шул чакларда аныңтәне дә тетрәнеп, тартышып куйгандай тоелды. Хатынның йокысында, ә бәлки, бөтенбулмышындадыр да, ритм бозылды. Ләкин йорт тынычлыгын җуймады. Берниндитавыш-гауга ишетелмәсә дә, Ләйлә белән йорт арасында көрәш барган шикелле иде.Йорт аны үзенең тынычлыгы, битарафлыгы белән бастырырга тырыша, ә хатын моңабирешми, йорт тәэсиреннән ычкынырга тели сыман тоелды.

Бу чынында да шулай иде. Автоматик хезмәтләндерү системасының оеткычсүзләре, тылсымлы музыкасы тәсирендә вакытлыча яшеренергә мәҗбүр булган тегекөч кабат әйләнеп килде. Ул әле хәлсез иде. Сизелер-сизелмәслек кенә иде. Әммаул КӨЧ иде. Һәм Ләйләнең тыныч күл шикелле оеп яткан күңелен тибрәндереп куйды.Күл өстендә сизелер-сизелмәс кенә дулкыннар пәйда булды. Әмма Ләйләнеңтынычлыгын бозарга күп кирәкми иде. Тойгылар уянды. Уй уянды. Әлегә аек фикерйөртеп, күргән-кичергәннәренә нәтиҗә ясарлык хәле булмаса да, Ләйлә индейортның тәэсиреннән ычкынган иде. Ул инде йокламый иде. Әмма хатын уянмады да.Ул өн белән төш арасында адашып йөридер шикелле иде.

...Тирә-якта тик зәңгәрсу караңгылык кына иде. Шул караңгылык аша ул иңберенче күк йөзен, андагы ниндидер яктылыкны күрде. Һәм күзгә күренмәс берторба буйлап шул яктылыкка шуып төште... Кояш нурына түзәлмичә ул күзләренйомды. Ниндидер сихри музыка агыла иде, ул үзенә буйсындырып бөтен дөньяңныоныттыра. Һәм ниндидер ис бар сыман... Саф һава... Юк... Тын юлларын иркәлиторган саф һәм... бераз гына әчкелтем һава... Һәм салкынлык... ниндидерсалкынлык... Ләйләгә бу күренеш таныш сыман тоелды. Моны аның күргәне, тойганыбар иде. Тик кайда икәнен генә хәтерли алмады. Ул күзләрен ачты һәм үзенеңкайда икәнен ачыкларга теләп тирә-юньгә күз ташлады.. Көтелмәгән күренештәнкоты алынды. Ул күзләрен ачып-йомып алды. Күренеш үзгәрмәде.

Ул шәһәрнең кайсыдыр урамында иде. Автомобиль юлының буеннан буенадиярлек хуҗасыз машиналар тезелеп киткән. Кайсыларының тәрәзәләре ватылган,кайсының ишеге каерылган, ә кайберләре дүрт тәгәрмәчен дә күккә каратыпята.  Кызыл кирпечтән һәм цемент блоклардан салынган тугызар катлыйортларның да тәрәзәләре ватылып беткән, кайберләре яртылаш җимерелгән,кайберләрендә әле булса янгын эзләре төтенләп тора. Урам буйлап кулларынабалталар, торбалар һәм тагын әллә нәрсәләр тоткан гарип кешеләр атлый. Боларныңкүзләре пыяла сыман салкын, хәрәкәтләре курчакныкы шикелле. Һәм һәркайсыныңөстендә пычрак сәләмә киемнәр, хәтта йөзләренә кадәр пычракка һәм канга батыпбеткән. Хәрәкәтләрендә дә, күз карашларында да, гомумән, бөтен барлыкларындаадәм балаларыннан аерылып тора торган ниндидер салкынлык, җансызлык чагыла.Алар сөйләшмиләр дә, бер-берсенә игътибар да итмиләр. Кемнеңдер күзгә күренмәскулы белән идарә ителүче машиналар сыман барсы бер юнәлештә хәрәкәт итә. Һәм...Нинди генә тарлавыкка барып керсәләр дә бер-берсенә бәрелмиләр дә, өелешеп тәтормыйлар, боларның барсы да бер организм шикелле.

Кинәт ул барсын да аңлаган шикелле булды. Моны тоюдан бөтен булмышынялкын көйдереп алды. Әлеге ялкыннанмы, әллә коточкыч күренештәнме качаргателәп, ул үзен-үзе атып бәрде. Һәм йомшак кәнәфидән очып төшеп, идәнгә башыбәрелүдән уянып китте. Күргән төшен ул хәтерли иде. Ләкин үзенең нәрсәнеаңлавын, нилектән болай коты алынуын гына хәтерли алмады.

- Ләйлә, - дип ягымлы эндәште автоматик хезмәтләндерү системасы, -Тынчылан, Ләйлә. Өс-башыңны тәртипкә китер. Кәнәфигә утырып хәл җый...

Һәм бүлмәгә көчле музыка таралды. Ләйлә система сүзләренә иярепкәнәфигә утырды да Хәрәкәтсез калды. Музыка акырынайды. Ул, корбанын өркетмәскәтырышып, аяк очларына басып кына   якынлашкан ерткычны хәтерләтә иде.Ләйлә күзгә күренмәс кешене этеп җибәргән хәрәкәт ясап, урыныннан сикерепторды.

- Капчыгыңны тот! – дип пышылдады ул, бу сүзләрнең нәрсәне аңлатканын,аны кайдан белүен дә уйлап тормастан, - Бирермен мин сиңа! Хәл җыярмын минсиңа!..

24

Ул идарә пульты урнашкан бүлмәгә тиз генә барып, автоматикхезмәтләндерү системасын сүндереп куярга теләгән иде. Ләкин бу эш ул уйлаганчаҗиңел булып чыкмады.

Көтмәгәндә килгән ярсу белән сикереп торганда гына ул үзен бик гайрәтлеитеп тойган икән, аягына басып бер-ике адым атлау белән чайкалып китте.Буыннары йомшарып, бөтенләй сөмтоймас булдылар. Ә музыка көчәйде. Ул күреп һәмхәтта тотып карап булырлык бер кыяфәткә кереп, Ләйләгә шуышты. Музыка сорытоман шикелле иде. Ул бөтен дөньяны томалап алды. Ләйлә берни күрмәслек, берниишетмәслек хәлгә килде. Хәтта уйларны да томан томалады. Хатын үз-үзенбелештермичә, дүрт аяклап идарә пульты урнашкан бүлмәгә мүкәйләде. Ләкин аныңаяк буыннары гына хәлсезләнмәгән иде, тиздән бөтен тәне мамык кебек булды һәмул идәнгә сузылып төште. Шул көенчә дә беркадәр шуышып барды да хәле бетептынган дулкын сыман, хәрәкәтсез калды. Ул бени дә күрмәде, колагында яңгыраганмузыкадан башка бернәрсә дә ишетмәде. Дөнья аның өчен соры томанга төренеп,бәйләнчек талгын музыка астында, кайдадыр китеп югалган иде.

Әмма күңеленең иң төбенә яшеренгән теге көч исән иде әле. Ләйлә адашканаңы белән дә ул көчнең барлыгын чамалый иде. Хәтта ул әлеге көчтән үзенә табансузылган җепне дә күргәндәй була һәм шуңа тотынып кайдадыр шуыша сыман иде.

Бу, әлбәттә, хатынга тоелды гына. Чынында ул беркайда да шуышмады.Хәтта хәрәкәтләнмәде дә. Бары тик бер арада сулышы гына тигезлеген югалтыпалды. Һәм  керфекләре дерелдәде. Бу хәрәкәтләр автоматик хезмәтләндерүсистемасының игътибарыннан читтә калмады. Ул шундук һөҗүмгә күчте:

- Синең күз кабакларың авырая. Сулышың тигезләнә. Син үзеңнеңтынычлануыңны сизәсең һәм бернәрсә турында да уйламыйсың. Син шундый тыныч һәмбәхетле...

Бераздан Ләйлә тыныч сулыш алып йоклый иде инде.

Ул йоклый һәм үзенең йоклаганын белә, уянырга тели, әмма әлегә системабасымыннан котылу юлын табалмый иде. Әйтерсең, Ләйлә шушы мизгелдән ике шәхескәәверелде. Аны бер өлеше автоматик хезмәтләндерү системасына буйсына, ә икенчеөшеле җанның төбендә сизелер-сизелмәс кенә кыбырдап куйган теге көч беләнхезмәттәшлек итә иде.

Ләйлә тынычланып йоклап киткәч, система басымы да, ярлардан шуып төшкәнавыл сыман, талгын гына кире чигенде. Өй эчендә инде берни дә юк, бары тиксизелер сизелмәс кенә татлы музыка уйный иде.

Басым кимү белән баягы көч кабат тернәкләнде. Бу юлы ул үзенсиздермәде, барлыгын белдереп Ләйләнең аңына ниндидер импульслар гына җибәрдедә тынып калды. Ләкин бернинди хәрәкәт күрсәтмәсә дә ул көч зурайганнан зураябара иде.

Ләйлә дә шул көчтән үрнәк алды. Ул үзенең аңына килүен берничек тәсиздермәскә тырышты. Уйлары сак кына, акырын гына, сизелер-сизелмәс кенә акты.

Ул инде бу көчнең нәрсә икәнен аңлаган иде бугай. Бу көч кайдандырпәйда булган гайре табигый нәрсә түгел иде. Ул бары тик Ләйлә җанының автоматикхезмәтләндерү системасына буйсынмыйча кала алган кечкенә бер өлеше иде. Монытоюдан хатынның үзенә булган ышанычы арткан кебек булды. Шул тиклем көдрәтлебасым да тулысынча җиңә алмагач, аның җаны вак нәрсә түгел, димәк. Бары тикүзеңнең халәтеңне сиздермәскә генә кирәк. Әлеге көчнең зураюын, хәл алуынкөтәргә.

Ләкин барлыгы-юклыгы да беленер-беленмәс кенә булган ул көчнең кайчанзураюы, автоматик хезмәтләндерү системасына каршы тора алырлык хәлгә җитүе билгесезиде. Озак, бик озак көтәргә туры килмәгәе.

Ләкин озак көтәргә туры килмәде. Ләйләнең эчке халәтен тоеп торган йорттагын һөҗүмгә күчте. Музыка көчәя башлады. Ләйлә үз аңының тагын томангауралуын тойды. Ул кабат татлы йокыга китәчәк. Ә яңадан уянганда системаныңгадәти бер колы булып, хәтерсез һәм бәхетле булып, уяначак.

Ләйлә күзләрен ачты да идарә пульты урнашкан бүлмәгә карап алды һәмкөтелмәгән гайрәт белән шул якка ыргылды. Бу юлы буыннары йомшак түгел иде. Улярыйсы гына араны сикереп үтеп, борыны белән идәнгә килеп бәрелде. Бөтенбулмышын чиксез әрнү телде. Танавыннан кайнар кан йөгерде. Ләкин хатын моңаигътибар итмәскә тырышты. Ул тагын алга омтылды. Әмма бу юлы берничә карыш арагына узып, идәнгә сузылып төште. Музыка көчәйде. Ләйлә аннан котылырга теләпбармаклары белән колакларын каплады. Әмма моның артык файдасы тимәде. Музыкатыштан түгел, ә аның үз эченнән ишетелә сыман иде.

- Юк, мин, барыбер, сиңа бирешмим, - дип ыңгырашты хатын, - Син минеҗиңәлмисең...

Бу сүзләр бары тик үз күңелен күтәрү өчен генә әйтелгән иде. Әммааларның файдасы тиде. Музыка кинәт туктап калды. Ул туктагач, басым да югалдыһәм Ләйлә идәнгә сузылган җиреннән кабат торып басып алга омтылды. Идарәбүлмәсенең ишегенә ерак та түгел иде инде. Биш-алты адым чамасы гына. Бу юлы улшушы араны бер ыргылуда үтәргә тырышып, бөтен гайрәтен туплап ишеккә ташланды.Ул юлында очраган барлык киртәне дә җимереп үтәчәк иде. Әмма юлына беркем дәаркылы төшмәде. Һәм ул, бар хутына алга ташланды да, вакытында тыелып калаалмыйча, башы белән ишек яңагына килеп бәрелде. Күз алдында ут шарлары биешепалды. Дөнья акырын гына чайкалып куйды. Һәм ул үзенең егылып баруын сизде.

Егылырга ярамый иде. Һуштан язу – җиңелү дигән сүз. Боларны уйлапбетерүгә, ул идәндә ята иде инде. Егылды, шулай да. Әмма һушын җуймады. Иңмөһиме егылу түгел. Иң мөһиме һушыңда калу. Һәм кабат аякка басу теләге. Теләк–ул көч. Кешенең бөтен булмышы тыелгысыз теләккә буйсына. Һәм Ләйлә торыпутырды. Музыка кабат ишетелмәде. Ләйләне кабат йоклата алуыннан өметен өзгәндәй,ул тукталып калды.

Ләйлә бар көчен җыеп аягына басты да бер секундын да әрәм итмәскәтырышып ишеккә ташланды. Ләкин бүлмәгә ярты гәүдәсе белән керепбетәр-бетмәстән, көтелмәгән авыртудан бөгелеп төште. Аның башы чатный иде. Башыэченә кечкенә машина кергәндер дә, ул хәзер иреккә чыгарга тырышып, Ләйләнеңлепкә тирәсендә салулап йөри шикелле иде. Һәм ул машина зурайганнан зурая бара.

Кинәт ул машина баш сөягенә бәрелде дә туктап калды. Һәм икенчемизгелгә үк коточкыч шартлау яңгырады. Шартлаган машинаның кыйпылчыклары әлләкайда тиклем чәчрәде. Ләйлә үзәк өзгеч ыңгырашу белән идәнгә йөзтүбән капланды.

Аңының икенче ягы, әлбәттә, бернинди машина да юклыгын белә иде. Бубары тик шундый халәт кенә булды. Шундый нык авырту. Һәм аңның ул өлеше әлегеавыртуга автоматик хезмәтләндерү системасы гаепле икәнне дә чамалый иде. “Миңашултиклем нык каршы торалар икән, димәк нәрсәдәндер куркалар, - дигән уй ялтлапкитте Ләйләдә, - Димәк, мин дөрес юлда” Ләкин бу уйны шундук аның башыннан куыпчыгардылар. Ниндидер күзгә күренмәс кул аның күз арасын борауларга тотынды.Ләйлә утлы борауның миенә кадәр үтеп керүен тойды. Аның каны да чыкмый, тиреседә ертылмаган иде, әлбәттә. Әмма авырту түзеп булмаслык иде. Ләйлә баштаакылдан язарлык тавыш белән кычкырды да, күзләрен акайтып тынып калды. Һәмбөтен тәне белән калтыранырга тотынды. Дөнья юкка чыкты. Бары тик авырту, әрнүгенә калды. Ләйлә дә әрнү. Ләйләдә - әрнү. Ләйлә үзе дә әрнүгә, сызланугаәйләнгән иде.

Моннан да ныграк газап юктыр шикелле тоелган иде. Әмма бер үк вакыттааның бармаклары очына күзгә күренмәс энәләр кадарга тотындылар. Бу энәләр баштабик нечкә булса, соңрак зурая бардылар һәм борауга әйләнеп бөтерелергәкерештеләр. Ләйләнең инде кычкырырлык хәле юк иде. Ул үзенең бөтен тәне беләнкалтырануын гына тойды.

- Гомерең буе шушындый газапта яшәячәксең, - диде кайдандыр ишетелгәнят тавыш, - әгәр миеңне кирәксез уйлардан чистартырга риза түгелсең икән, синемәңгелек газап көтә!

Ләйлә берни дип тә дәшә алмады.

Бераздан газаплар туктап калды. Һәм теге тавыш тагын ишетелде:

- Кирәксез уйларыңнан котылырга син әзерме?

Ләйлә дәшмәде. Ул чарасыз иде. Менә шушындый газапларда яшәүне күзалдына китерү дә куркыныч. Ләкин котылу хакына үз ниятеннән баш тартса, ул кембулачак соң? Бәлки, тагын хәтере җуелыр. Әмма хәтере әлеге хурлыклы мизгелнеҗуя алмаса, хатын үзен беркайчан да гафу итмәячәк.

- Без сине яңадан туган шикеллегә әйләндерербез, - диде баягы тавыш, -Син кабат бәхетле булып яши башлаячаксың. Бары тик үз ризалыгың гына кирәк...

- Кем соң сез? – дип сорады Ләйлә вакытны сузар өчен, - Сез кем?

Аңа җавап булып шаркылдап көлү генә ишетелде.

Әмма Ләйләгә шул да җитә иде. Ул бөтен батырлыгын туплап бүлмәгәташланды. Ләкин аңа аяк чалдылар шикелле. Бәлки, авыртудан оешкан тәне үзенәбуйсынырга гына теләмәгәндер. Тик ул идарә пульты янына барып җитәр-җитмәстән,идәнгә егылды. Бу аның соңгы талпынуы иде. Тагын җәзаларга тотынсалар, акылданязачак.

Әмма аны җәзаларга ашыкмадылар. Ләйлә идарә пультына борылды. Кул сузымарада гына. Хәтта аягыңа да басып торасы түгел. Яткан җиреңнән кулыңны гына суз– һәм автоматик хезмәтләндерү системасы сүнәчәк. Һәм ул кулын сузарга итте.Әмма мускуллары аңа буйсынмады. Бу яхшылык түгел. Ул тагын пультка карады.Якында гына. Бик якында. Һәм аның кулларын сузарлык та чарасы юк. Тамагына төертыгылды. Бөтен нәрсә мәгънәсен югалткандай тоелды.

Ләкин җанының бер почмагындагы тылсымлы көч тагын хәлсез кыбырдап куды.Ул исән иде әле. Ул бар иде! Димәк, Ләйләнең җиңәчәгенә өмет юк түгел. Һәм улкөч сизелеп-сизелеп үсә бара иде. “Ул да чыныга, - дип уйлады хатын, - Алыштаналышка ул көчлерәк була бара.”

Моны уйлаудан аның йөрәге талпынып куйды. Бар булмышын чиксез шатлыкбиләп алды. Йөрәгеннән яктылык сибелгәндәй тоелды. Әйе, аның йөрәгеннән кояшнурына тиң бер яктылык тарала иде. Ул әкерен генә бөтен күкрәген яулый бара.Ләйлә үзенең күкрәкләрендә татлы җылылык тойды. Җылылык аның бар булмышынрәхәтлеккә күмеп күкрәгенә тулды һәм акырын гына аска шуышты. Ул үзенеңсулышлары тирәнәюен, борын тишекләре киңәюен тойды. Күкрәге бер югарыкүтәрелде, бер түбән төште. Йөрәге ярсып типте. Бөтен күкрәген ләззәтлекайнарлык биләде. Һәм бу кайнар дулкын, бөтен тәнен рәхәт тибрәндереп аскашуышты. Акырын гына ашказаны тәңгәленә төште, аннан соң кендек тирәсенәтупланып, аяк бармакларына кадәр ләззәтле тартышырга мәҗбүр итеп, кендек тирәлибөтерелеп торды да аска агылды. Һәм күкрәктән ургылган кайнар дулкын касыгынатупланып, бөтен булмышын ләззәтле кытыклатып уйный башлады. Касыгында кайнаганялкын хатын-кызлык дәртен кузгатты. Эчендә нәрсәдер эрегәндәй тоелды. Нәрсәдерэреп, аска табан агып төште. Язгы кояш нурыннан эрегән кар сулары сыман. Әммабу сулар эреп кенә калмаган иде. Алар кайнар да, назлы да, татлы да иде. Ләйләүзенең ботлары буйлап ниндидер назлы кул шуышуын тойды. Һәм аякларын аерыпчалкан әйләнде...

Аның бернәрсә турында да уйларлыгы калмаган иде. Бөтен булмышынкинәндереп бары тик бер генә теләк котыра. Дөньяда шушы теләктән дә гайрәтлерәкбашка берни дә юк. Кешенең эш-гамәлләре дә, җир әйләнеше дә фәкать шушы теләккәбуйсынган иде.

Ләйлә ботлары буйлап шуышкан кулның тагы да югарырак үрләвен ашыктырып,түбәнгә шуышты. Ләкин теләгенә ирешә алмады. Кулларның назы юкка чыкты. Һәм улаякларын чалыштырып ботларын кысты да, газаплы ыңгырашып, бөгәрләнә-бөгәрләнәидәндә аунарга кереште. Куллары ирексездән аска, касык тирәсенә тартылды.

- Илдар, - дип ыңгырашты ул, татлы газап аша, - Интектермә, зинһар!Илдар, бәгърем!..

Һәм үз тавшын үзе ишетте.

Ул Илдарны ярата һәм сөю назларына бик еш, бик теләп бирелә иде. Әмондый вакытларда, ыңгырашу да, үз-үзеңне белештермичә тырмашу да була. ҺәмЛәйләнең үз тавышын ул чакларда да ишеткәне бар иде. Әмма бу юлы нигәдер үзенеңшулай үзәк өзгеч итеп ыңгырашуыннан кыенсынып куйды. Илдар аннан көләдер сымантоелды. Һәм үзенең шикләрен таратырга теләгәндәй, сөйгәненә эндәште:

- Син миннән көлмисеңме, җаным?..

Илдар, әлбәттә, аннан көлми иде. Ул беркайчан да хатынын кимсетми.Алдан ук белеп торса да, Ләйлә моны Илдарның үз авызыннан ишетергә теләде. Әммаире дәшмәде.

- Илдар...

Илдар дәшми калырга тиеш түгел иде.

- Илдар, дим...

- Юк, кадерлем, көлмим... – Тавыш Илдарныкы иде, - Бердәнберем минем...

Тавыш Илдарныкы иде.

Тик нәрсәдер Илдарча түгел иде.

Бу хакта уйланыр мөмкинлек булмады. Эчнең аскы өлешендә кайнаган тылсымтагын көчәйде һәм чиксез рәхәтлеккә күмде. Ләйлә бар гәүдәсе белән тартышып,идәндә чәбәләнде. Ләкин шушы кайнарлык давылы эчендә кекенә боз тамчысы пәйдабулды. Ул кечкенә, бер нокта зурлык кына иде. Әмма ул боз иде. Моны тоюданкасыгында дөрләгән ялкын ясалма булып күренде. Әлбәттә, ясалма ялкын. Әгәр дә чынучак, чын кайнарлык булса, шул кечкенә боз кисәген эретә алмас иде мени?!

Ләкин бу ялкын ясалма булса да чиксез рәхәт иде. Рәхәтлектән берничектә баш тарту мөмкин түгел. Рәхәтлектән арынасы килми. Гомерең буе шундыйләззәттә генә яшәрлек. Ясалма булсын. Бөтен дөньяңны балкыткан учак уртасындакечкенә боз кисәге булсын. Булсын! Мондый ләззәт янында кечкенә салкынлык улберни дә түгел. Мондый рәхәтлек өчен мең газапка түзәрлек бар...

Мең газапка!

Ләйлә инде әлеге халәтеннән чыгарга теләми иде. Һәм ул үзен биләп алганялкынны көчәйтү өчен, кечкенә боз кисәге турында бөтенләй онытырга тырышты. Бубоз кисәге – җанның бирешми калган өлеше генә. Әгәр Ләйлә аның барлыгын онытаикән, ул көч бөтенләй юкка чыгачак. Һәм бары тик татлы ялкын гына, рәхәтлеккенә калачак.

Болай уйлауга, ялкын тагын да ныграк көчәйде. Ләззәт бермә-бер артты.Һәм Ләйлә, бөтен булмышын биләп алган назга тулысынча бирелеп,ыңгыраша-ыңгыраша идәндә чәбәләнергә тотынды. Һәм эчендәге ялкын вулкан булыптышка атылганда, берчә күзгә күренмәс кешене куенына алып күкрәгенә кысты,берчә аннан арынырга тырышып өскәрәк тартылды, берчә кулларын җәеп очыпкитәрдәй булып талпынды.

Һәм шул рәвешле үзен-үзе белештермичә чәбәләнгәндә, кулы идарәпультының кызыл төймәсенә тиеп китте.

Һәм барсы да кинәт туктап калды. Чиксез ләззәт тә, ыңгырашулар да,чәбәләнү дә... Ләйлә хәлсезләнеп идәнгә сарылды.

 25

 Баштарак шундый татлы мизгелнең кинәт өзелүенә ачуы кабарса дабераздан ул һушына килде. Һәм үзен җиңүче итеп тойды. Шулай да күңелендәгарьләнү ачысы да бетмәгән иде. Бөтен булмышын биләп алган ләззәт хакына үзниятләреннән баш тарта язды бит! Ләкин мондый гарьлек озакка сузылмады. Шундыйук уңыш белән аны йокыга китүдә дә, сызлануга бирелүдә дә гаепләп булыр иде...Ничек кенә булмасын, бу алыштан ул җиңеп чыкты. Калганы мөһим түгел.

Ул торып басты да автоматик хезмәтләндерү системасын тагын бер каттикшерде. Сүнгән. Шушы система басымыннан котылгач, әллә нәрсәләр эшләр, әлләнинди зур эшләр майтарыр шикелле тоелган иде. Системаны сүндерү аның зур җиңүе булыр,әллә нинди мөмкинлекләргә юл ачар сыман иде. Әмма алай булып чыкмады. Системанысүндерү аңа хәзер бик вак нәрсә булып тоелды. Ул бүлмәгә күз йөгертеп чыкты датагын нишләргә белмичә аптырап калды.

Дөресен әйткәндә, нәрсәдер эшләрлек көче дә юк иде әле. Кашларыарасындагы борау урыны һаман да авырта, тырнак төпләре ут капкандай әрни иде.Ирен читләрен нәрсәдер кытыклатуын тоеп ул кул сырты белән авызын сыпырды һәманың куе канга буялуын күреп, кычкырып җибәрә язды. Тагын бер кат учлары беләнйөзен капшап карады. Борыны гына каный икән. Һәм ваннага юнәлде. Ләкин идарәбүлмәсенең ишек төбеннән ары китәргә кыюлыгы җитмәде. Моннан чыкса, тагын баягыгазапларга дучар булыр сыман тоелды. Һәм ул битен күлмәк җиңнәре белән генәсыпырып алды да кире борылды. Ишекне нык итеп ябып, бертын колак салып торды.Тавыш ишетелмәде. Ул үзенең куркаклыгына елмаеп куйды. Һәм бераз хәл җыю исәбебелән стена буендагы кәнәфигә атлады. Әмма анда утырырга да йөрәге җитмәде.Хатын сыеныр урын эзләгәндәй бүлмәгә күз йөгертте дә, идән уртасына сузылыпятты. Ул-бу була-калса дип, идарә пультына кулын сузып карады. Буе җитә иде.

Идәнгә сузылып яткач, бөтен тәнен ниндидер рәхәтлек биләде. Бу бүтәнбернәрсә белән дә чагыштыргысыз хис иде. Тәнендәге авыртулар таралып киткәндәйбулды.  Һәм ул күзләрен йомды. Күзләрен йому белән, теге чакта авырлыккабирештермичә саклап калган көчне кабат тойды. Бу зур көч, әйтеп бетергесезтылсым иде. Һәм ул мизгелдән-мизгелгә тернәкләнә, төзекләнә бара иде.

Шуның белән бергә аның авыртулары да басыла баргандай тоелды. Чынлапта, теге көч, үз рәвешенә кергән саен, хатын үзен сәләмәтрәк, ышанычлырак итепсизде. Тәне генә түгел, җаны да дәваланды. Хәтта уйлары да бер җепкәтезелгәндәй булды.

Моңа кадәр аның үз тормышы турында уйлаганы юк иде бугай. Булса даболар вакыт-вакыт кына килеп киткән өзек-ертык фикер кисәкләре иде. Күзәтүләр,канәгатьсезлек билгеләре, сәер кичерешләр... Әле шуланың барсы да бербөтенгәәверелеп, ниндидер нәтиҗә ясарлык рәвешкә килде. Ә нәтиҗәләр тагы да сәерерәкиде.

Безнең яшәү дөрес түгел,монда ниндидер җитешсезлек бар. Нәрсәседер тиешенчә түгел...  Теге вакытта Илдарга ул шулай дигән иде.Ләкин ирен борчуга салмас өчен төзәтмә кертергә ашыккан иде. Бу бары тик көйсезләнү генә булды бугай.Шушы йортка күчеп килгәч, мин ничектер кирәксезгә әйләндем, мин синең хактахәстәрлек күрә алмыйм, барсын да йорт эшли. Һәм үземне артык итеп сизәм.Көйсезләнүемнең сәбәбе шунда гына бугай.

Хәзер бу халәтнең көйсезләнү генә түгеллеген яхшы белә инде. Һәм моңабары тик яңа йортка күченеп килү генә сәбәпче түгеллеген дә чамалый. Әлегә улмондый уйларга килүенең сәбәпләрен төгәл әйтә алмый. Ләкин бөтен күңеле беләнсизә, монда яңа йортка күченүнең бер кысылышы да юк.

Бәлки, боларны белү безгәбөтенләй дә кирәкмидер?! Без синең белән ничек танышуыбызны да, ничә ел бергәяшәвебезне дә белмибез. Ләкин без бер-беребезне яратабыз һәм бәхетле булыпяшибез. Безгә шул да җитә...

Бу да Ләйләнең сүзләре иде. Ихлас күңелдән әйтелгән сүзләр. Улүзләренең кайчан тынышуын әле дә хәтерли алмады. Танышу гына түгел, үзенеңкайда туып, кайда үсүен дә. Моннан бер ел, бер ай, бер атна элек нәрсәләр беләншогылләнүен дә белми иде ул хәтта. Әйтерсең, аның үткәне юк иде.  Аныңүткәне юк иде. Ул бу дөньяда Илдардан башка бер кешене дә белми иде.

Безнең хәтта балабыз даюк.

Бөтенләй көтмәгәндә башында ялтлап киткән бу уйдан хатын сискәнепкуйды. Һәм аптыраулы карашларын як-якка атып алды. Әмма мондый уйны хасилитәрлек бернәрсә дә тапмады. Бу сәер уй иде. Ләйлә аны белергә тиеш түгел кебекиде. Ләкин бу дөреслек иде. Көненә унышар тапкыр гыйшык-гыйшрәт уенынабирелсәләр дә аларның балалары юк. Ә бит бала булырга тиеш. Бала. Тормышныңничектер читтән узып баргандай тоелуына, бәлки, шушы баласызлык сәбәпчедер әле.Яратышкач, ирең белән бергә сөю түшәгендә аунагач, аның мизгеллек рәхәтлектәнбашка да бер нәтиҗәсе булырга тиештер, ләбаса. Ә аларның бала күргәннәре юк.Аларның чынлап та бала күргәне булмады. Юк, үз балалары турында сүз бармый.Монсы әйтмәсәң дә билгеле. Гомумән, Ләйләнең беркайчан да бала күргәне булмады.Урамнарда кешеләрне күреп калганы булды. Йөзгә-йөз очрашып, сүз алышмасалар да,аларның кайдадыр барлыгын Ләйлә белә иде. Ләкин балалар... Юк... Беркайчанда...

Ул бу дөньяда бер кешене дә белми иде. Илдардан башка.

Ә Илдар? Ул да бит шул ук хәлдә. Аның да үткәне юк. “Һәмхезмәттәшләремнән башка берәүне дә искә төшерә алмадым,” – дигән иде ул тегевакытта.  Бу җирдә алар санаулы гына калмаганнардыр, ләбаса. Әкемнәрнең  үткәне бар икән?.. Кемнәр белә икән җирдә ниләр барганлыгын?Юктыр андыйлар. Бер дә булганга охшамаган. Һәркем санаулы гына кеше беләнаралашып, санаулы гына гамәлләр кылып, һәм шул ук вакытта, үзен тулы канлытормыш белән яшим дип уйлап гомер сөрәдер. Һәм бу тормышның гомер түгел, әавтоматик хезмәтләндерү системасы тарафыннан сеңдерелгән иллюзия икәнен беркемдә белмидер.

Ул үзенең чиксез газапка дучар ителгән чагын хәтерләде... Маңгаенда,бармак төпләрендә борау урыннары әле дә сызлый шикелле тоелды. Җенси ләззәтөермәсеннән ычкына алмый бәргәләнүен... Хәер, ул аннан котылырга теләмәде дәбит. Ул шушы ләззәтләрдән аерылмас өчен хәтта үз ниятләреннән баш тартырга даәзер иде.

Автоматик хезмәтләндерүсистемасы тарафыннан сеңдерелгән иллюзия.

Ләйләнең арка үзәге буйлап салкынлык йөгерде. Ул бу уйларының чынбулуыннан үзе дә курка иде. Ул моның бары тик шик-шөһбә, соңгы вакыттагы авыркичерешләр нәтиҗәсендә туган кот алыну гына булуын тели. Хәтта барлыкгамәлләренең, ире бүлмәсендәге сөйләшүләрнең, урам буйлап йөрүләрнең, өендәгемаҗараларның – барсының-барсының да – коточкыч саташу гына булуын тели. Шушысаташудан уянуга өмет итә. Шул ук вакытта ул моның чынбарлык икәнен яхшы беләһәм үз уйларының дөреслектән артык ерак түгеллеген дә чамалый иде.

Бу чынбарлык аны куркыта.

Әгәр безнең бу тормыш автоматик хезмәтләндерү системасы тарафыннансеңдерелгән иллюзия икән, чынбарлык нинди соң? Кемнәр без? Кайда без? Кайчанбез?

26

Ләйлә торып утырды. Үзенең кайда булуын, кем икәнен ачыкларгателәгәндәй, як-ягына карангалап алды. Һәм шунда, автоматик хезмәтләндерүсистемасының пульты янында яткан ак полиэтелинга төрелгән пакетка игътибаритте. Бу нәрсә монда юк иде бит әле... Каян хасил булган ул? Әллә Ләйләуйларына бирелгән арада берәрсе кереп калдырып киткәнме?

Егермегә унбиш сантиметр чамасындагы бу пакетта теләсә нәрсә булыргамөмкин иде... Һәм хатын капка үрелде. Ярты кило бардыр, дип уйлады Ләйлә. Һәмбу уй аны сискәндереп җибәрде. Шундый зур һәм авыр нәрсәне ул ничек күрмикалган? Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Димәк, әлеге пакет пульт янындаяңарак кына барлыкка килгән. Яки моңарчы ул күзгә күренмәс хәлдә булган.Боларның икесе дә сәер иде.

Ләйлә конверт рәвешендәге пакетны ачты да эчендәге нәрсәне күреп катыпкалды. Бу бик борынгы нәрсә булырга тиеш иде. Ләйлә аның нәрсә икәнен дәчамалый шикелле иде. Ул аны конверт эченнән алды да бармаклары белән уалапкарады. Кәгазь. Әлбәттә, борынгы әйбер. Хәзерге заманда кәгазьне каян табаргамөмкин, ди...

Ләйләнең кәгазь турындаишеткәне юк иде. Ләкин аң астыннан сыгылып чыккан бер дулкын әлеге нәрсәнеңкәгазь булуын билгеләргә ярдәм итте. Кәгазь. Аны борынгы заман кешеләре чамасызкүп кулланган. Нигездә ул мәгълумәт йөртү әсбабы булып хезмәт иткән.

Ул кулындагы табышка тагын беркадәр карап торды. Борынгы, агачныэшкәртеп ясалган табигый кәгазь битләрдән торган, бу китап...

аның китап турында даишеткәне юк иде. Монсы да аң астындагы теге дулкынның эше булды бугай. ӘммаЛәйлә кулындагы нәрсәнең китап булуына тамчы да шикләнмәде. Алай гына да түгел,ул бу китапта нәрсәләр язылганын да чамалаган кебек булды.

 ...кәгазь катырка белән тышланган, ялтыр ламинант ялатылгантышлыгына зур, алтынсыман хәрефләр белән авторның һәм әсәрнең исеме язылган.Һәм ул “Китап” дип атала иде. Китап.

Кинәт Ләйлә буыннарының йомшарып китүен тойды. Ул сыңар кулы беләнтаянып, акырын гына торып басты да, өстәл артындагы креслога килеп утырды.Мондый очракта бүлмә аны юатырга тырышыр, нинди дә булса музыка куяр, рухындәваларлык импульслар җибәрер иде. Әмма аңа беркем дә ярдәм итмәде. Автоматикхезмәтләндерү системасын ул сүндергән иде. Ире эштә. Йөрәгең ярылып үлсәң дәйөгереп килүче булмас. Ул креслога утырды да өстәлгә башын салып тынып калды.Күзгә бәрелеп торган сәбәп булмаса да, ул үзе өчен барсы да үзгәргәнен яхшыаңлый иде. Гадәтләнгән тормыш инде артта калды. Ул хәзер шушы соклангычдөньяның гади бер гади кешесе түгел, ул куркыныч кеше иде.

Куркыныч кеше...

әлеге уй да аң астыннанкилеп чыкты, ахры. Бу сүз моңарчы Ләйләгә бөтенләй таныш түгел иде. Үзең куркуберхәл әле, ә менә кем өчендер куркыныч булу... Юк, бу Ләйләгә хас нәрсә түгел.Гомумән, куркыта алу тойгысы аның өчен ят иде. Һәм менә кинәт...

Ләйлә тагын тирә-якка күз йөгертеп алды, өйгә тәртип сакчылары бәрепкермәдеме дип колак салып торды. Тавыш-тын ишетелмәде. Һәм автоматикхезмәтләндерү системасының пультына текәлеп торды. Барсы да тәртиптә иде. Әммамондый тынычлык аның шиген арттырды гына. Болай булырга тиеш түгел сыман иде.Ул кемнеңдер җитди күзәтүе астында. Һәм ул система кануннарын бозды. Моңа юлкуярга тиеш түгелләр. Кичекмәстән чара күрелергә тиеш. Әмма аның беләнкызыксынучы юк. Һәрхәлдә, Ләйлә аны күрми. Һәм дошманның күзгә күренмәвекуркыныч та иде. Ләкин китап битләрен ачып карау белән әлеге курку хисе шундукюкка чыкты. Күңелдә тыелгысыз кызыксыну гына калды.

Хәзер Ләйлә бүлмәдән тиз генә чыга алмаячагын чамалый иде инде. Букитап монда бер дә юктан гына пәйда булмаган һәм Ләйлә аны укырга, һәм нәкъменә хәзер, нәкъ шушы вакытта, укырга тиеш иде.

“КИТАП”тан өзекләр

* * *

Кайчан да булса, шушындый тар һәм тынчу өң буйлап шуышып барачаксыңдисәләр, мин елмаеп кына куяр идем. Үземнең шушы кадәр авыр нәрсәгә түзәалырыма тамчы да ышана алмас идем. Ләкин мин шуыштым. Мин бернәрсә дә күрмәдем.Вакыт-вакыт тарлавык урыннарда тыгылып калдым, таш кебек каткан балчыкныбармакларым белән умырырга туры килде. Һәм ул урынны көч-хәл белән үткәч, тагынтарлавыкка эләктем. Баштарак бармакларым әрни, бөтен тәнем оеый кебек иде.Тора-бара мин бернәрсә дә сизмәс булдым. Мин тәнемнең бер әгзасын да тоймасхәлгә килдем, бөтен булмышымны әрнү тончыктырды һәм бары тик җир өстенә чыгып,бер йотым һава сулау турында гына хыялландым. Шушы теләгемә ирешә алсам, хәттаүлем дә куркыныч булмас төсле тоелды. Әмма чираттагы люкка җитүгә, бу уемнанкире кайттым. Урамга күтәрелә торган люкның капкачын ачу белән теге затларэләктереп алырлар да тапап, сытып, изеп китәрләр сыман тоелды. Һәм мин чиксезкуркуга бирелеп, тиешенчә хәл дә алмаган килеш, торба белән җир стена арасынашуыштым. Һәм тагын газаплы юл...

Кайсы вакытларда мин беркайчан да кеше булмаганмындыр, кеше булып җирөстендә гомер итмәгәнмендер, ә туганнан алып, шушылай җир астыннан шуышыпяшәгәнмендер сыман тоелды. Җир өстендәге тормышымны күзалларга тырыштым, әммаберни дә килеп чыкмады. Минем бөтен хатирәләрем дә ерып чыккысыз томан артындаиде. Кайчандыр кеше булган булсам, бу могаен бүтән гомердә булгандыр. Әле минерткыч идем. Юлыма очраган адәм баласының бугазын кимереп алга узачак идем. Минүземне комак итеп тойдым. Комакның сәер, аеруча зур һәм аяусыз, бер төре итеп.Һәм юлыма очраган тарлавыкларны бармакларым белән ертып, бармак көче җитмәгәннәрсәләрне тешем белән өзеп алга шуыштым.

Ләкин чираттагы канализация чокырына җитеп, беркадәр хәл алуга кешеикәнлегем кабат искә төште. Мин комак түгел идем. Мин кеше идем. Һәм комакязмышы белән җир астыннан шуышуым гарьлек булып тоелды. Җир өстендә калып,психка әверелдең ни дә, җир астына төшеп комак булып яшәдең ни. Җан саклап калуөчен генә болай ертышу миңа бик түбән гамәл булып күренде. Җир өстенә чыгып,һичьюгы бер-ике психның гомерен өзеп һәлак булу, батырлыкка тиң кебек иде.

Белмим, бәлки, ары шуышырлык хәлем юклыктан гына шулай уйлаганмындыр.Куркуым бетмәгән иде. Әмма мине җир астына кабат керергә курку да мәҗбүр итәалмады. Җир өстенә чыгып, психлар корбанына әйләнү күпкә өстенрәк булып тоелды.Торба белән стена арасында үлеп калудан ул чынлап та өстенрәк булгандыр. Һәрхәлдә,психлар кулында озак интекмисең. Алар сине шундук юк итәләр.

Һәм мин люкка үрмәләдем. Кулларыма, аякларыма, гәүдәмнең һәрбер өлешенәташ асканнардыр сыман иде. Һәм ул ташны гади генә итеп түгел, ә мускулларыныертып, тимерчыбык белән чи итемә бәйләп куйганнардыр кебек. Минем бөтен тәнем,һәрбер күзәнәгем әрнеде. Ләкин кире чигенергә дигән уй булмады. Ниндидер көчмине алга этәрде. Хәтта әлеге хәлемдә җир өстенә чыгуның үлемгә тиң икәненбелсәм дә туктап кала алмадым һәм әрнүләрне җиңеп, коточкыч бер үҗәтлек белән,бетон стеналарга кагылган тимер баскыч буйлап, өскә үрмәләдем.

Бармакларым люкның капкачына тигәнче тоташ бер гомер үткәндер шикеллетоелды. Бәлки, ул чынлап та шулай булгандыр. Мин адәм баласына, бөтен гомеребуена кичерергә дип, бирелгән газапны шушы арада кичеп чыкканмындыр. Бәлки,шулайдыр. Әмма кулларым каты нәрсәгә килеп бәрелүгә, мин сискәнеп киттем.Ниндидер тупыйкка килеп эләккәнмендер, аны беркайчан да ерып чыгалмам, шулайҗир астында калырмын шикелле тоелды. Бер генә мизгелгә. Мин җан әрнүеннәнкычкырып җибәрдем һәм шундук һушыма килдем. Җир асты буйлап шуышмыйм ич! Өскәүрмәлим! Моны аңлауга күзләремә яшь килде. Һәм мин люк капкачын назлы итепсыйпап алдым. Шушы капкач, шушы чуен кисәге минем өчен чынлап та кадерле иде.Җир өстенә юл ачучы иде ул.

Мин аякларымны җайлап куеп, люкны этәргә тотындым. Ул бик авыр иде.Урыныннан да кузгалмады. Бөтен көчемне җыеп эттем. Бары тик мускулларымныңсызлавын гына тойдым. Люк аз гына селкенде дә кабат урынына кайтты. Бу өметөстәде. Баштарак люк капкачы өстендә берәр машина, яки башка авыр нәрсәбулмагае дип курыккан идем. Хәзер алай түгеллеге ачыкланды. Аның авыркузгалуына бары тик минем хәлсезлек кенә сәбәпчы иде. Мин бераз көч җыеп тордымда тагын этәргә керештем. Бирешмәде. Ял алгач, фикер дә ачылып киткәндәйтоелды. Болай булмый иде. Кинәт этәрергә кирәк. Кинәт кенә этеп, капкачнычыгырыннан чыгарырга кирәк. Шул чакта аны ачу җайлырак булачак. Һәм минаякларымны җайлап бастым да бөтен көчем белән өскә омтылдым. Мускулларым буйлапкуз йөгергәндәй тоелды. Аягым шуып китте һәм мин түбәнгә очтым, тик куллырымүзлегеннән баскычка ябеште һәм мин асылынып калдым. Тәннең сызлавы онытылгандайбулды. Аякларым басар урын эзләп чәбәләнде. Бераздан алар баскычны таптылар.Мин өскә карап алдым. Һәм шатлыктан кычкырып җибәрдем. Капкач чыгырыннанычкынган иде.  Аны кемнеңдер ябып куюыннан куркып, бөтен авырлыкны онытыпөскә үрмәләдем.

Баскыч буйлап менеп җитүгә, бар көчем белән капкачны этәрдем. Ул акырынгына читкә шуышты. Люкның авызы ачылганнан ачыла барды. Бераздан анда минембашым сыярлык ара пәйда булды һәм мин өскә омтылдым.

Ике кулымны урам ташына тидереп, өскә ыргылуга, аякларым баскычтанаерылды. Әмма куллар инде асфальткә чат ябышкан иде. Мин бар көчемне җыеп,тартылдым да, терсәкләремә таяндым һәм аякларым белән этенеп өскә талпындым.Уңышлы килеп чыкты. Иңсәләрем капкачка тимичә генә җир өстенә узды. Тагын берталпынуга мин ярты гәүдәм белән урамда идем. Шатлыктан һәм көчәнүдәнхәлсезләнеп, урам ташына сузылып төштем. Ниһаять, кабат җир өстенә чыгып, сафһава сулый алуыма кинәнеп күзләремне йомдым. Күңелне ниндидер рәхәтлек биләде.

Үземне кеше түгел, ә комак итеп тойган вакытларым искә төште. Моннанмең ел элек булган иде ул хәл. Һәм нибары берничә сәгать элек. Мин елмаепкуйдым. Кызык. Кызык инде бу кеше дигәнең. Кеше бөек зат дип юкка гынаәйтмиләрдер. Адәм баласы теләсә нинди хайван хәлендә була ала. Ул хәтта комакбулып җир астыннан шуыша ала. Комак булып!

- Комак... Ха-ха-ха!.. Комак!..

Мин үз тавышымны ишетеп айнып киттем. Зәңгәр күктә йөзгән болытларныкүрдем. Берсен берсе куып баралар да, куып тоткач, кочаклашкан ике гашыйккебек, бергә кушылалар... Бөләңгерт күктә, каракучкыл болытлар. Күк һаман күккилеш калган. Ә җир... Мин шунда гына үземнең нинди җир өстендә икәнемне искәтөшердем. Җир өстендә җир астындагыдан да куркынычрак иде. Һәм  әлегехәлнең чынлыгына ышанырга теләп, тирә-юнгә карадым. Көн инде кичкә авышкан иде.Башка чакларда шәһәр төннәрен дә балкып торса, бүген, бер җирдә бер электр утыбулмагач, ул караңгы һәм җансыз кебек күренә. Котсыз шәһәр. Ул чынлап та җансызһәм котсыз иде.

Гомер буе җир астыннан шуышкан төсле тоелсам да мин Үзәк Базарданәлләни ерак китә алмаганмын. “Юбилейный” мәдәният йорты янында ук өскәчыкканмын. Хәер, адәм сыяр-сыймас кына арадан шуышкан кешегә бу да бик азтүгел. Озын көнем шунда үткән. Каршыдагы йортта матур авыш хәрефләр беләнязылган “Halle” дигән сүзне күрүгә, үземнең чамасыз ачыгуымны тойдым. Заманындамонда кергәләп, ашаган да, эчкән дә бар иде. Начар урын түгел. Хәзер инде андаадәм заты калмагандыр. Шулай да ризык табарга мөмкин булыр. Ашыйсы килә. Бугади ачыгу гына түгел, әллә ничек буынга төшеп, бөтен мускулларыңны йомшартыпҗибәрә торган, ирексездән калтыранырга мәҗбүр итә торган котырынкы ачыгу иде.Мин торып бастым. Ресторан ягына атламакчы идем, үзем дә сизмәстән Үзәк Базартарафына күз салдым. Һәм ашау теләге себереп алгандай юкка чыкты.

Мин иртәнге хәлне хәтерләдем. Алар нәкъ шушы базар янына җыелганнариде. Я, ходай…

Мин әлеге уйлардан котылырга теләгәндәй, кирегә атладым. Җир астычыгышы янына килеп, киоск алдына бастым. Һәм үземнең пыяладагы чагылышымныкүреп, котым алынды. Кап-кара йөз. Ярылып, чалшаеп беткән иреннәр. Киемнәрем дәпычрак һәм сасы иде. Мин киоскның тәрәзәсе ватып, бер баллон “Минзәлә” суыналдым да иренемә китердем. Әмма эчә алмадым. Шушы килеш эчсәм, бөтен пычракэчемә тулар сыман тоелды. Һәм мин аны башыма койдым. Рәхәт салкынлык йөгерде.Баллонны комган итеп аякларым арасына кыстырдым да, рәхәтләнеп юыныргатотындым. Юыну шул тиклем ләззәтле иде. Берничә баллон бушады. Әмма миндәгепычракны болай гына бетерү мөмкин түгел. Бераздан витринадан салфетка алыпсөртендем дә су эчә башладым. Йотлыгып эчтем. Су эчүдән дә зуррак бәхет юктыршикелле иде. Әмма икенче мизгелдә үк күңел уйнап китте һәм укшып җибәрдем.Эчкән су кире чыкты. Җир астында чакта ярыйсы ук итеп ашаганмын, ахры,балчыкны. Эчемнән чыккан лайлалы куе сыекча кап-кара иде. Косып туктагач,бертын хәл алып тордым да авызымны чайкагач, тагы су эчтем. Бу юлы ул киречыкмады. Тәндә дә җанда да ниндидер җиңеллек хасил булды. Мин үземне сәләмәтһәм көчле итеп тойдым. Тәмәке алып кабызгач, дөнья тагы да түгәрәкләнеп китте.Әмма бер-ике суыруга ук мин сискәнеп киттем. Җир асты чыгышында нәрсәдеркыштырдаган кебек булды. Мин бертын колак салып тордым да, тавыш чыгармаскатырышып, шунда атладым.

Баскычтан төшеп җиткәч, нәрсәдер ишетергә теләп катып тордым. Берни дәишетелмәде. Әмма кыюланып, бер адым атлауга ук муен тамырыма ниндидер күсәкочып килүен тоеп янтайдым. Әмма аягымда басып кала алмадым, чайкалып киттем дә,идәнгә егылдым. Әмма күсәктән котылып калдым. Ул арада дошманым күсәген күтәрепминем өскә ташланды. Аның касыгына тибәргә теләп аякларымны үземә тарттым. Һәмкөтелмәгән күренештән кычкырып җибәрдем:

- Алсу! Алсу, дим… Тукта!

Хатын бер мәлгә югалып калды. Шулай да күсәген төшерергә ашыкмады.

- Син кем? – диде ул икеләнүле тавыш белән, - Мине кайдан беләсең?

Аның болай соравы гаҗәп тоелды. Тик үз кыяфәтемне чамалый идем. Әммаҗавап урынына сорау бирдем:

- Улыбыз кайда, Алсу? Ул исәнме?

- Улыбыз?..

Алсу бер мизгелгә югалып калгандай тоелды. Һәм акырын гына таягынтөшерде.

- Бу чынлап та синме?! – диде ул әллә нинди ят бер тавыш белән, - Синмебу!?

Мин идәннән күтәрелдем. Әмма аягыма ныклап басарга өлгермәдем, Алу миңаташланды:

- Син исән! Син!!! Исән…

Көч-хәл белән аягымда басып калдым. Алсу минем күкрәгемә капланыпеларга кереште.

- Бердәнберем минем! Син исән! Без исән!

- Улыбыз кая?! – дип кычкырдым мин аны һушына китерергә теләп, - Улисәнме?

- Син исән! Без исән! – дип такмаклады Алсу, - Без… Син… Мин…

Мин инде аны шаңлап аңына китерер дәрәҗәгә җитеп ярсыган идем, кайдадырякында гына бала елаганы ишетелде. Һәм иреннәрем үзлегеннән елмаюга җәелде. МинАлсуны назлы итеп куеныма кыстым. Чәчләреннән сыйпап иркәләдем.

* * *

- Әлеге мәхшәр башлану белән мин җир асты чыгышына йөгердем, - дидеАлсу, - Бөтен яклап та килүчеләр Үзәк Базар мәйданына җыела башлагач, котымалынган иде. Әмма алар җир асты чыгышына борылып та карамадылар. Һәм без исәнкалдык. Бераздан алар урамнар буйлап кире киттеләр. Һәрбер йортка, һәрберфатирга кереп чыктылар бугай. Урам бераз тынычланып калгач, мин бу яккайөгердем. Һәм менә тагын шушында… Алар торым-торымга урам әйләнәләр. Монда даәле Әй урамы ягыннан, әле Ибраһимов урамыннан, әле башкасыннан пәйда булып кынаторалар. Мин берничә тапкыр күченергә омтылып карадым. Тик кире килергә мәҗбүрбулдым.

Мин аны елмая биребрәк тыңладым. Заман котсыз, һәр мизгел куркынычбулса да, Алсуның кулында тыныч йокыга киткән улымның татлы мышнавын, анасыныңтантана белән әйтелгән сүзләрен ишетү бәхет иде.

- Ә сине танырлык та түгел, - дип елмайды Алсу, - Мин башта кем икәндип торам…

- Юынырга кирәк.

Бер мизгелгә тынып калдык. Һәм икебез дә беръюлы диярлек, иң якынкешеләребезнең исән икәненә тагы бер кат ышанырга теләгәндәй, бер-беребезгәтөбәлдек.

- Бәлки, берәр фатирга кереп карарбыз? – диде Алсу, - Минем дә юынасымкилә.

- Ә тегеләр килеп чыкса?

- Белмим инде…

Без тагын тын калдык.

- Башкалардан… Үзебезнең кебекләрдән беркемне дә очратмадыңмы?

- Юк… Беркемне дә… - Алсу моңсу елмайды, - Бүген таң белән күрше хатыныкерде. Без аның белән яхшы гына мөнәсәбәттә идек. Әмма аның бик кереп йөргәнебулмады. Бүген ул таң белән ишек тукылдатты. “Кунаклар киләсе иде, кибетачыганчы бер-ике йомырка гына биреп тор әле”,- ди. Мин кухняга кереп суыткычныактарган арада, улымның караваты өстендә тора. Кулында – пычак. Котым алыныпкычкырып җибәрдем, ә ул уйлап та бирми. Акырын гына борылды да миңа киләбашлады. “Ярар, башта үзеңне үтерим, улыңа соңрак өлгерермен…” – ди. Тавышы!..Әллә нинди тавыш, үзенеке түгел… Мин уклауны эләктердем… Һәм…

- Күрдем, - дидем мин, - Син икән дип курыктым башта…

Алсу рәхмәтле елмаеп куйды. Һәм дәвам итте.

- Баскычка йөгереп чыксам, бөтен фатирларда да диярлек -  коточкычавазлар. Мин тиз генә улымны эләктердем дә урамга йөгердем…

Бер мәлгә тын калдык.

- Безнең кебекләр тагы бардыр дип уйламыйм. Булса да алар бик азкалгандыр… - диде Алсу үзалдына сөйләнгән кебек, - Таң белән кинәт… Һәм иңякын, иң ышанычлы кешеләр… Күпләр нәрсә булганын да аңламыйча җан биргәннәрдер.Ә үзең соң?..

Мин дә хәлне кыскача сөйләп алдым.

- Алар хәтта үз кешеләренең дә ялгышын кичерми! – Алсуның тавышында коталыну иде, - алар безне генә түгел, ә үз кешеләрен дә аямыйлар! Җаным, минкуркам! Мин шундый куркам…

- Мин дә куркам. Ләкин ничек тә булса, котылу җаен карарга кирәк. Хәттабөтен Уфада икәү генә калган булсак та, Уфа кебек шәһәрләр бетәсе түгел. Безҗыелсак бик күп була алырбыз. Әмма мин исән калучыларның күбрәк булуынаөметләнәм.

Алсу үзен бераз кулга алды.

- Нәрсә икән соң бу? – диде ул эшлекле тавыш белән, - Массакүләмгипноз? Зомбификация? Һәм кемнәр шулай эшли? Ни өчен? Берни аңлап һәм аңлатыпбулырлык түгел.

Мин, әлбәттә, хәлләрнең кайчан да булса шушыңа охшашрак нәрсәләр беләнтәмамланачагын чамалый идем. Әмма моны бары тик фантазия генә дип кабул иттем.Чынбарлыкның шулкадәр аяусыз булырына ышанырга теләмәдем. Кешеләрнең аңынюдыру, рухи кыйммәтләрне буш имезлек белән алыштыру күптән башланган иде ич.Матур кием, татлы ризык, затлы машина, мәһаббәт йортлар… Кешенең матди байлыгы…Матди байлык күльт дәрәҗәсенә күтәрелде һәм рухи байлыкның кадере бетте.Кешенең дәрәҗәсе аның кешелеге белән түгел, ә кәшилүгенең калынлыгы беләнүлчәнә башлады. Һәм шул фонда китаплар юкка чыкты. Әдәбият. Мәдәниятнең нигезе,аның арка сөяге. Һәм бераздан чират гәзит-журналларга, җыр-моңга да килепҗитте. Күңелгә азык бирә торган сәнгать төрләрен тәнгә ләззәт бирүче нәрсәләралыштырды.

Рухи таләпләр кузгалмасын өчен спорт культы һәм җенси бәйләнешләр ирегепропагандаланды. Спорт та тән камиллеге символына әверелде. Мәхәббәт дигәнтөшенчә дә җенси мөнәсәбәт дәрәҗәсенә төште. “Мәхәббәт белән шогылләнү” дигәнсүзбәйләнеш модага кереп китте. Адәм тәганәсе…

Ашыйсы килү теләге, җенси теләк – җан иясе белән башлыча шушы икеинстинкт идарә итә. Шушы теләкләрен канәгатьләндергәннән соң, аның ирексездәнкүзләре йомыла, бөтен булмышы йомшарып кала, сизгерлеге югала. Аны бүтәнбернәрсә дә кызыксындырмый башлый…

Әгәр ул гел генә татлы ризыклар ашап торса?

Әгәр минут саен җенси мөнәсәбәткә кереп торса?

Мин көненә ничәшәр кабат җенси бәйләнешкә кергән кешемә мәхәббәттөшенчәсен аңлатырлык сүзләр таба алмадым. Гуля мине аңламады. Хәзер беләминде, җенси якынлыкларны көчәйтә торган матдәләр без ашаган ризыкта гына түгел,без яшәгән атмосферада, без сулаган һавада булган. Һәм җенси бәйләнеш безнеңхисси ихтыяҗларыбызны тончыктыру коралы булып хезмәт иткән.

Рухи хассиятләре җитеш тормыш, корсак хәстәре һәм тән ләззәте беләнчикләнгән кешенең аңы белән идарә итү күпкә җиңелрәк. Бу – буш диск шикелле һәмаңа ни телисең, шуны яздырып була. Зомбига әйләндерер өчен кешене үтерептерелтү генә мотлак түгел. Психологик эшкәртүләр нигезендә, аның аңынҗуйдырырга мөмкин. Юдырырга һәм үзең теләгән нәрсәләр белән тутырырга. Ә бупроцесска бирешмәгәннәрне юк итәргә. Кинәт. Көтмәгәндә. Үз якыннарының кулыбелән.

Халыкның нинди эшкәтүгә дучар ителүе минем өчен ачык иде. Аны, әлбәттә,Алсу да аңлый иде. Юкка гына зомбилар дип атамады бит. Әмма мин әлеге хәлләрнеңкем тарафыннан һәм нинди максатта башкарылуын гына аңлый алмадым.

Алсуның сорауларына иңемне генә сикертеп куйдым. Ул минем җавабымныкөтми дә иде бугай. Әлеге сораулары бары тик җан әрнүе, ачыргалану гына иде.

- Баланы саклыйсы иде… - дип куйды ул бераздан, үзалдына сөйләнгәндәй,- Баланы…

Мин дәшмәдем.

- Бәлки, башка урынга күченеп карарбыз? – дидем мин бераздан, - аларкайчан да булса, барыбер, монда төшәчәкләр. Безгә монда озак торырга ярамый.

Алсу дәшмәде.

Мин аның чәчләреннән сыйпадым да баскыч буйлап өскә атладым. Һәмтуп-туры баскычка табан атлаучы дүрт зомбины күреп, шундук аска шудым. Аларгабаскычка җитәргә ун адым чамасы бар иде. Мин Алсуга ым кактым.

- Ничәүләр? – дип пышылдады ул, идәндә яткан күсәкне алып, - Мә, кирәгетияр…

Мин таякны эләктердем дә, зомбиларны күзәтергә тотындым. Алар индебаскыч төбенә килеп җиткәннәр иде. Бертын аптырап тордылар да берсе акырын гынааска атлады. Ул бер баскыч түбән төшүгә, икечесе иярде. Шул рәвешле алар бишбаскыч түбән төштеләр дә туктап калдылар. Бер мизгелгә алар зарядкасы бетепсүнгән уенчык роботларны хәтерләтте. Әмма шул арада җан керде. Һәм бернибулмагандай баскыч буйлап аска атладылар. Мин Алсуга кул болгадым. Ул баланыалып акырын гына артка чигенде.

- Йөгер! – диеп пышылдадым мин, - Тиз бул! Алар дүртәү, тиз бул йөгер!

Иң алдан атлаганының җан җиренә типтем, һәм шул мизгелдә үк янәшәсендәгенеңмаңгаена күсәк эләкте. Ул артка ауды һәм шуның белән миңа зур ярдәм күрсәтте –исән калган икәү беръюлы һөҗүм итә алмадылар. Мин артка сикердем. Өченченеңкулындагы озын саплы балта аяк астыма кадалып, плитканы чәрдәкләде. Бу зомбиКинг-Конг хәтле бар иде. Мин йөгерүгә күчтем. Зомби шундук диярлек балтасынкабат күтәреп миңа иярде. Ачыктан ачык каршы сугышу куркыныч иде. Мин беразакырынайдым да, теге куып җитә язгач, кисәк борылып, колонна артына качтым. Куакилүче мин бая гына торган урынга балта белән тондырды. Мин шундук аныңартыннан төшеп, башының арт чүмечен яньчедем. Әмма дүртенче зомбиның һөҗүменсизмичәрәк калдым. Арка үзәгемә доңк итеп нәрсәдер килеп бәрелде. Мин капланыпКинг-Конг өстенә барып төштем. Һәм шундук гәүдәмне тоталмыйча читкә тәгәрәпкиттем. Миңа тиешле тукмак әзмәвер зомбига эләкте. Шул арада мин эзәрлекләүчемәкүсәк белән тондырдым. Башын ярасым килгән иде, әмма күсәгем аның беләгенә генәтиде, зомби ыңгырашу авазы чыгарып, кулындагы милиция тукмагын төшереп җибәрде.Аның йомшак чагыннан файдаланырга теләп, мин торып бастым һәм кабат бернетондырдым. Ул егылды. Һәм бары тик шунда гына мин зомбины танып алдым. Бу Хамитиде. Теге вакытта мине концертка дәшкән егет. Мин бер мизгелгә нишләргә белмичәбасып тордым да иелеп Хамитнең акаеп катып калган күзләрен йомдырдым. Һәм Алсуянына йөгердем.

* * *

Монда бүтәнчә зомбилар төшмәде. Җир асты кичүенең Аграр университетгына чыга торган баскычы төбенә җиткәч, тукталап калдык. Өстә хәлләр ничекикәнен белмичә, күтәрелергә ярамый иде. Мин Алсуга шушында гына торырга кушыпбаскычтан күтәрелдем. Сак кына, тирә-ягыма каранып кына. “Мир” фирмасы ягынаатлаучы ун-унбиш кешелек төркемнән башка зат күренмәде. Алар ерак һәм безгәкуркыныч түгел иде. Мин Алсуга ым кактым. Ул бер-ике адым атлады да башселкеде. Мин кабат аның янына төшәргә мәҗбүр булдым.

- Урамга чыгу куркыныч, - диде ул, - алар көтмәгәндә пәйда булалар.Ярыктан чыккан тараканнар сыман. Бүтән нәрсә уйларга кирәк.

- Нишлибез соң?

- Белмим…

Алсу бермәлгә тынып калды. Кулындагы баланы җайлабрак тотты.

- Безгә ничек тә шәһәрдән чыгып китәргә кирәк. Зомбилар да кешебит…  Безгә адәм аягы басмаган урынга качарга кирәк… Урманга, мәсәлән…Һичьюгы шәһәр читенә… Кешеләр электән үк аз йөргән урынга…

Мин баш кактым.

- Ничек итәбез соң?

Җир асты чыгышыннан күтәрелү дә хәвефле булып тоелган бер вакытта шәһәрчитенә җитә алу чынга ашмаслык хыял булып тоелды. Кинәт минем башка бер фикеркилде. Ләкин ул да хәвефсез түгел иде. Һәм мин аны әлегә Алсуга әйтми торыргабулдым.

- Мин урамга чыгарга куркам, - диде ул бераздан, - Өстебезгә килепчыксалар, ни кылырга да белмәбез. Бала белән, бигрәк тә.

- Нишлибез соң?

Бу сорауны инде меңенче тапкыр кабатлый идем бугай.

- Монда тору да куркыныч бит. Төштеләр бит монда да.

Алсу дәшмәде.

- Әгәр мин берәр киоскка кереп яшеренсәм?.. – диде ул – Бәлки,төшмәсләр… Бәлки, төшсәләр дә сизми калырлар…

- Бәлки, сизсәләр дә үтермәсләр… - дип өстәдем мин, - Юк, Алсу, алайитмибез. Мин канализация чокырына яшеренеп исән калдым. Урамда беркем дәбулмаса, син дә бала белән шунда төшеп торырсың. Ә мин милиция участогынабарам. Дәүләтшина урамында гына ул. Бәлки, корал таба алырмын, ә бәлки, берәрмашиналары да исән калгандыр әле.

Алсу карышмады. Шатланып ризалашмады да.

- Караңгы төшәргә дә күп калмады, - дип кенә куйды.

Караңгы төшкәч, нәрсәләр булыры билгесез иде. Көпә-көндез шулкадәрявызлык кылган затларның төндә нишләрен күзаллап та булмый. Ашыгырга кирәк.

Мин кабат урамга күтәрелдем. Беркем дә күренмәде. Якындагы люкны ачтымда Алсу янына килдем. Аны үбеп алдым. Улымны да. Сабыема мин чиксез рәхмәтлеидем. Аның барлыгы-юклыгы да сизелмәде. Елап, көйсезләнеп теңкәгә тисә дә берникылып булмас иде. Балакаем минем.

Барсы да тиз дә, җайлы да булды. Алсу белән улымны канализация чокырынатөшердем дә өсләрен каплап куйдым. Һәм Дәүләтшина буйлап, милиция участогынайөгердем. Әй урамына атлаган ике шәүлә күренеп калды. Тик алар миңа комачаутүгел иде. Галле рестораны ягыннан җир асты чыгышына төшеп баручы биш зомбигада исем китмәде. Тизрәк участокны карап чыгарга кирәк.

Ләкин кинәт нәрсәдер булды…

Артымда үзәк өзгеч тавыш ишетелде һәм мин туктап калдым. Алсуларныкалдырып киткән люкны мин шундук эзләп таптым. Һәм бөтен барлыгымны ялкынкөйдереп үтте. Люк ачылган, ә  янында алты зомби тора иде. Аларның берсечүгәләгән. Менә ул торып басты. Һәм ачыргаланып кычкырган тавыш аерма ачыкбулып ишетелде. Бу Алсу иде. Бая люк өстенә чүгәләгән ир аны чәченнән сөйрәпчыгарды. Янындагы зомбиларның берсе Алсуның кулындагы баланы тартып алды. Малайкычкырып еларга тотынды. Аның тавышы үзәк өзгеч иде.

Мин абынып киттем… Һәм шунда гына җән фәрманга әлеге зомбилар өстенәйөгергәнемне аңладым. Мине күрүгә аларның икесе каршы атлады. Алсуны чәченнәнтотканы биленнән пычак тартып чыгарды һәм… Мин Алсуның муеныннан сиптергәнканны күреп калдым… Һәм каршыма килгән икәүне бер селтәүдә бәреп аудардым дабала күтәргән зомбига ташландым. Тик юлыма аркылы төштеләр. Боларның берсечылбыр, икенчесе балта тоткан иде. Мин йөгереп килгән уңайга балта тотканныңкуенына барып кердем. Ул моны көтмәгән иде бугай, артка тайчанды, күтәрелгәнбалтасы төшеп китте. Мин теземне күтәрдем һәм ул авыртуга чыдый алмый бөгелептөште. Шул арада аркамны чылбыр көйдерде. Бөтен тәнемне ток суккандай тоелды.Әмма мин бала тоткан зомбига ташланырлык көч таптым. Һәм шул уңайга йөзенә йодрыкбелән тондырып баланы тартып алдым. Улымны күкрәгемә кысарга да өлгермәдем, күзалдымда пычак ялтлап китте. Мин артка чигендем. Йөзе, бөтен киеме Алсуныңканына баткан зомби артымнан төште. Алсуны коткарырлык түгел. Ә баланы… Минбаламны күкрәгемә кысып йөгерергә тотындым. Улым тавыш-тын чыгармады. Куркуданһушын җуйды, күрәсең.

Никадәр генә тиз йөгерергә тырышсам да артымнан төшүче куып җитте. Һәммин кинәт кенә чүгәләргә мәҗбүр булдым. Ул өстемнән мәтәләп барып төште.Кулындагы пычагы асфальт буйлап шуып китте. Мин торып йөгермәкче идем, әлегебәндәнең аягына басарга маташуын күреп туктап калдым. Баламны җиргә куйдымда  бер кулым белән зомбиның җилкә тамырыннан эләктереп, икенчесе беләниягеннән тарттым. Шартлап сынган тавыш ишетелде. Кулымны ычкындыруга ук аныңборылган башы күкрәгенә бәрелде… Мин улымны эләктердем дә ары йөгердем.

Ләкин бераздан кайда барырга белмичә туктап калдым. Проспекттан да,Дәүләтшина урамыннан да, Матбугат йорты ягыннан да, Әйдән дә төркем-төркембулып зомбилар җыела иде. Чынлап та тараканнар кебек. Алсуның бу сүзенхәтерләүгә йөрәкне куз кимереп куйды. Әмма кайгыга бирелеп торырга вакыт юкиде. Яшәү теләге, балаң гомерен саклау теләге иң зур югалтудан да көчлерәкикән. Мин әле анда, әле монда томырылдым. Әмма бер генә тарафка барып та котылумөмкин түгел иде. Урамның төрле почмакларыннан чыгучы зомбилар бөтен дөньянытутыргандыр шикелле иде. Мин бернинди котылу юлы да табалмыйча, җир астычыгышына ташландым. Анда инде күзгә төртсәң дә күренмәслек дәрәҗәдә караңгыиде.

Артымнан куа килүче өч зомбиның берсе инде үкчәмә баскан иде. Мин тагынкисәк кенә чүгәләдем. Ул миңа абынып егылды да баскыч буйлап тәгәрәп китте. Минаска төшеп җитүгә аягына басып өлгергән иде. Ләкин кыяфәтендә бернинди агрессиядә сизмәгәч, аңа ташланырга ашыкмадым, артымнан куа килүчеләрдән ераклашыргатырышып, аның яныннан узып кына киттем. Кинәт колагыма аның сүзе ишетелде:

- Нәрсә булды? – диде ул йокыдан яңа гына уянган кеше тавышы белән, -Мин кайда?

Мин бер мизгелгә туктап калдым.

- Нәрсә булды минем белән? – Ир инде кычкыруга күчте, - Мин бернәрсә дәхәтерләмим.

Һәм кулларына ни эләгә шуны тоткан ике зомбины күреп, коты алыныпкычкырды:

- Коткарыгыз! Кот...

Тавыш шунда өзелеп калды. Зомбиларның берсе йөгереп килгән уңайгакулындагы тимер таяк белән аның башына бирде. Аларның берсе дә йөзтүбәнкапланып төшкән бу сәер затка башкача игътибар итеп тормадылар.

Чыгышның теге очында ниндидер хәрәкәт тоеп, мин туктап калдым. Болардүртәү иде. Алар да мине күрделәр. Һәм һөҗүм итәргә әзерләнеп, ниндидер салкынтынычлык белән өстемә килә башладылар. Кинәт нәрсәдер булды. Артымнан төшкәникәү дә, каршыма килүче дүрт әзмәвер дә бер мизгелгә туктап калдылар. Бер генәмизгелгә. Әмма алар тукталганда бөтен дөнья тынып торгандай тоелды. Алар беләнбергә бөтен зомбилар да, аларның дөньясы да, гомүмән, вакыт үзе дә тукталыпкалгандыр төсле иде.

Тиздән алар хәрәкәткә килде. Артымнан төшкән ике зомби да берьюлы киреборылдылар. Каршыма килүче дүртәү коралларын ташлады. Алар һаман минем яккаатладылар. Әмма хәрәкәтләрендә бернинди куркыныч та тоелмады. Алар минебөтенләй күрмиләрдер сыман иде. Мин күзләремә ышанырга теләмичә катып калдым.Ул арада зомбилар якын ук килеп җитте. Һөҗүм итә калсалар, мин берниндикаршылык та күрсәтерлек хәлдә түгел идем. Тавыш чыгарып, эшне бозып куймасындип, улымның авызын кулым белән капладым. Һәм үзем дә тын алырга куркып тордым.Әмма алар тыныч иде. Янымнан берни булмагандай узып киттеләр. Берсе хәттакулбашыма тиеп үтте. Зомбиларның бу гамәле минем өчен сәер иде.

Бераздан мин саклык белән генә баскычка атладым. Җир өсте күренерлекбулгач, тукталып тирә-якны күзәтергә тотындым. Бөтен дөнья зомбилар беләнтулган. Төрле урамнардан җыелган зомбилар, бернигә дә игътибар итмәстән, Матросов паркына атлыйлар иде. Бу агымның чиге-чамасы булмас сыман тоелды.

Алар чагыштырмача тиз арада җыелып беттеләр дә парадка әзерләнгәнсолдатлар сыман тезелешеп бастылар. Бөтен парк, “Кичке Уфа”дан алып “Юбилейный”сараена кадәр, бер-берсеннән ике адым ара калдырып баскан зомбилар белән тулды.Алар барсы бер булып талгын гына чайкалалар иде. Бертын шулай тордылар даакырын гына чүгәләделәр. Һәм акырын гына чалкан яттылар. Мин күзләремә ышаныргателәмичә, ачып-йомып алдым. Күренеш үзгәрмәде. Бәлки, торып басарлар, дигән шикбелән бераз көттем дә өскә күтәрелдем.

Тирә-якта зомби заты калмаган иде инде. Мин бая Алсуларны калдырыпкиткән люк янына ашыктым. Мөмкин түгеллеген аңласам да, Алсуны коткара алырмын,һичьюгы аның җан биргән чагын күреп калырмын сыман тоелды. Әмма бу уемчынбарлыктан бик тә ерак иде. Алсу инде үлгән генә түгел, меңәрләгән зомбитабаны астында сытылып, изелеп беткән, баш сөякләренә кадәр вак кына кисәкләргәчәрдәкләнеп, тирә-якка сибелгән, эчке әгъзалары асфальткә беркеп каткан иде.Монда бер Алсуның гәүдәсе генә түгел һәм кайсы сөякнең кемнеке икәненачыкларлык мөмкинлек юк иде.

Мин һушымны җуеп бертын карап тордым да кире йөгердем. “Юбилейный”алдындагы автобус тукталышына килеп, эскәмияләрнең берсенә утырдым. Улымны дашунда куеп тордым. Һәм бары тик шул мизгелдә генә күкрәгемнән алып чалбарымныңөске өлешенә кадәр агып төшкән куе канга игътибар иттем. Тәнемне капшапкарадым. Ярам юк сыман иде. Мин тиз генә күлмәгемне күтәреп, шәрә тәнемнебарладым. Юк, ярам юк иде. Нәрсә соң бу? Һәм шул мизгелдә үк куркыныч уй ялтлапкитте. Мин улыма ташландым. Төрелгән юрганын актару кыен булмады. Ул шундукикегә аерылып китте. Һәм мин улымның ертылган корсагыннан бүселеп чыкканэчәкләрен күреп, кычкырып җибәрдем...

Мин гомерем эчендә аз югалту кичермәдем. Бер карасаң, бөтен гомеремтоташ югалтулардан гына торадыр сыман. Алдануларны да күп татырга туры килде.Әмма бу тиклем зур югалту һәм шундый искиткеч алдануга юлыкканым юк иде әле.

Бу мизгелдә мин яралы ерткыч идем. Бу мизгелдән алып мин яралы ерткыч.Бу зомбилар Алсуымны һәм улымны һәлак иткән өчен тиененә кадәр түләячәк әле.Моңа кадәр бары тик әлеге хәлдән котылу юлы эзләсәм, хәзер мин зомбиларны юкитү юлын эзләячәк идем. Алар миңа каршы сугыш ачты. Һәм сугыш булачак.

Җиңеп чыгармынмы, әллә ятып калырмынмы – белмим - әмма сугыш булачак.Зур сугыш.

* * *

Күзләр белән фикер идарә итәдер кебек. Тукталышта җир тырмап елаганнансоң торып баскач, мин иң беренче бензин заправкасын күрдем. Һәм ирексездәнМатросов паркының буеннан буена тезелешеп яткан зомбиларга карап куйдым.

Мин бернәрсә дә кичермәдем. Күңелдә бушлыктан башка берни дә юк иде.Мин бер нәрсә турында да уйламадым. Бары тик атладым гына.

Башта заправка ягына оңгайладым да тукталып калдым һәм борылып“Юбилейный”га юнәлдем. Бу заманында бик күп халыкка шатлык өләшкән тамаша йортыиде. Мин дә анда узган концертларга еш йөри, күңелгә кинәнеч алып кайта торганидем. Әмма хәзер мине пожар тактасы гына кызыксындырды. Идәндә аунап ятканмәетләргә басмаска тырышып эчкә уздым. Караңгы иде. Мин башта икенче каткакүтәрелдем. Баскыч буендагы үле гәүдәләрне читкәрәк күчерергә туры килде.Икенче этажда мәетләр азрак иде. Тәрәзәдән төшкән ай нурында мин пожартакталарын тиз таптым.  Берсе уң баскыч буенда, икенчесе сул як баскычмәйданында. Пожар шлангаларын җилкәмә салдым да ишек төбенә китереп куйдым. Беренчекатта пожар такталары дүртәү иде.

Шлангаларның алтысын да ялгагач, бер очын тотып парк ягына юнәлдем.Зомбилар янына җиткәч, бертын шомланып басып тордым. Алар барсы да хәрәкәтсезяталар иде. Зарядкалары бетеп туктап калган уенчыклар кебек... Уенчыклар... Миналарның ни дәрәҗәдә уенчык икәннәрен күрдем. Күрдем... Кулымдагы шлангны нәфрәтбелән шулар өстенә ыргыттым да аграр университетка юлландым...

Университетта этаж саен шланглар. Бер баскыч буйлап кына әйләнеп төшсәмдә, миңа җитәрлеге булачак иде. Әмма ишек төбенә җитүгә үк бу уемнан кирекайттым. Күрәсең, монда кереп зомбилардан котылырга теләүчеләр исәпсез-сансызбулган. Күтәрмәдән алып мәетләр түшәлгән, ә ишек төбендә әлеге өемнең биеклегекүкрәк тиңелтен иде. Бертын аптырап басып тордым да милиция бүлегенә табанатладым. Ләкин йорт янына җиткәч, эчкә узу теләге юкка чыкты. Ишек төбендәаунап яткан ике милиционерның берсендәге автоматны җилкәмә астым, запаскамагазиннарын алдым. Һәм аларны кая куярга белмичә аптырап калдым. Ахырда,берсенең каешын салдырып, билемә тактым. Һәм магазиннарны шунда кыстырдым.

Эчтә дә күңелле хәл көтми торгандыр. Мәетләргә абынып йөрүдән гайрәтчиккән инде. Мин милиция бүлегенә кереп тормаска булдым.

Аның артындагы дворда машиналар зарар күрмәгән шикелле иде...

Озак маташырга туры килмәде. УАЗ ик шундук кабынды. Мин әйтепбетергесез бер ләззәт белән газга бастым. Һәм күз ачып йомганчы элекеполиграфия училищесы төбенә килеп туктадым. Хәзер монда реклама һәм пиар буенчабелгечләр әзерлиләр иде. Дөресрәге бүгенгә кадәр шулай иде. Монда да ишектөбеннән үк мәетләр түшәлгән иде. Мин берничә гәүдәне читкәрәк алып ыргыттым дабаскыч буендагы ике пожар тактасын чишендереп кире килдем.

Хәзер барсы да җитәргә тиеш. Ләкин заправкага килеп туктау белән, эшнеңмин уйлаганча ук җиңел булмаячагы ачыкланды. Колонкалар эшләми иде. Минарттарак җиргә күмелә язып утырган систерна янына килдем. Заманында, авылдаяшәгән чакта, без, егетләр, бензин урларга бара торган идек. Анда да шушыңаохшаш систерна була торган иде. Тик күпкә бәләкәйрәк кенә... Ничек ала идек соңәле? Кайдадыр кранигы бар идеме соң? Шулай иде бугай... Әһ-һә!.. Кран!

Мин кранны аз гына, саклык белән генә ачтым. Моңарчы беркеп катканшлангларга җан керде. Ул кинәт җир астыннан чыккан елан шикелле, “Юбилейный” гатабан шуышты. Һәм тагы да аскарак... Мин эчке бер канәгатьлек белән шул яккайөгердем. Шланга буйлап килүче бензинның басымы көчле түгел иде. Ул тулы һәмталгын агым белән җиргә ыргылды да түбәнгә юл алды. Тыныч кына йоклап ятканзомбилар ягына...

Мин тукталыш янына килеп туктадым да улымны кадерләп кенә алгыутыргычка салдым. Аның йөзенә дә, ертылган корсагына да башкача карамадым.Әрнүем ансыз да көчле иде. Әгәр башкача кузгалмаулары хак булса, зомбилар хәзерминем кулда. Кылган гонаһлары өчен аларның барсын да тамуг көтә.

Соңгы тапкыр сорау алырга җыенган хаким кыяфәтендә, парк ягына атладым.Заправкадан сузылган шлангалар инде үз эшен башлаган иде. Талгын әмма кирекаккысыз агым парк буйлап астка тәгәри. Бераздан ул Минһаҗев урамына төшепҗитәчәк, ә мин шлангны икенче рәткә күчерәчәкмен. Ә аңынчы барсы берьюлы тыналып яткан кавем белән сөйләшеп алырга кирәк. Мин читтә яткан бер зомби өстенәиелдем. Бу егерме яшьләр тирәсендәге кыз булып чыкты. Студент-фәләндер, ахры.Ерткычларча җәзаларга, улым һәм Алсу өче үч алырга теләп иелгән идем. Әмма аныңай нурында ачык күренгән матур йөзенә карап катып калдым. Кызый бернинди явыззатка да охшамаган иде. Ул бары тик очраклы рәвештә генә зомбилар арасына килепэләккәндер дә, бүген күргән авыр кичерешләреннән арып, йокыга талгандыр сыман.Мин сугарга дип күтәрелгән кулымның йодрыкларын яздым. Һәм кызыйның битләреннәнгенә сыпырып куйдым. Ул бернәрсә дә сизмәде.

Мин инде чын зомбиларның берәрсе янына китәргә дип күтәрелгән идем.Әмма кире чүгәләргә мәҗбүр булдым. Бу кызый монда очраклы рәвештә генәэләккәндер дигән уй тынгы бирмәде. Аны уятырга кирәк иде. Бу килеше калдырыпкитсәң, пожарда һәлак булачак.

- Әй, кызый...

Мин аның битеннән сыйпап алдым. Әмма ул берни дә сизмәде.

- Тор! Монда йокларга ярамый...

 Кызыйны җилтерәтергә тотындым. Ул җавапсыз калды.

- Тор!

Җиңелчә генә итеп яңакларына суккалап алдым. Ул берни тоймады. Моныңбелән вакыт үткәрсәң таң атарга мөмкин. Күзеннән утлар күренерлек итеп шаңлапҗибәрдем. Кыз дертләп китте. Тагы берне өстәдем. Кинәт ул сикереп торып утырды.

- Нәрсә булды? – Йокылы тавышында канәгатьсезлек тә, курку да бар иде,- Кем сез? Мин кайда?

- Монда йокларга ярамый, - дидем мин мөмкин тиклем ягымлырак булыргатырышып, - Куркыныч.

Ул тирә-якка күз йөгертеп алды. Һәм рәт-рәт яткан кешеләрне күреп,ыңгырашып куйды.

- Кемнәр болар?

- Сез үзегез генә исән калдыгызмы?

- Белмим... Мин бернәрсә дә хәтерләмим...

- Ярый. Безгә ашыгырга кирәк.

Мин кызны сөйрәп торгыздым да, машина ягына әйдәләдем. Ул карышты.

- Сез кем? Мине кайда алып барасыз?

- Безгә монда калырга ярамый, - дип кабатладым, - Соңыннан иркенләпсөйләшербез.

- Мин беркая да бармыйм.

- Ярый. Бармагыз.

Мин кызны баскан урынында калдырып шланг янына атладым. Аны трамвай юлыкырыннан алып, “Юбилейный”ның артына күчердем.

Кыз һаман урынында басып тора иде.

- Әйдәгез, машинада утырып торыгыз, - дидем мин, - Арысагыз, йоклапалырсыз.

Кыз бу юлы карышмады.

- Бу – ничәнче гасыр? – диде ул, машина янына килеп җиткәч.

Мин гаҗәпләнеп аңа төбәлдем.

- Нәрсә?

- Ничәнче ел?

- Ә сезгә ничәнче кирәк?

Мин аның бу соравын минем УАЗ-иктан көлү дип кабул иттем. Әммаялгышканмын икән.

- Мин бу заман кешесе түгел, - диде кыз минннән гафу сорагандай, - Безбөтенләй бүтән дәвердә яшибез.

- Ничек бүтән дәвердә? – Мин аның канга баткан футболкасына, вьетнамбазарыннан алынган стрич чалбарына күз йөгерттем, - Кайсы дәвердә яшисез?

- Белмим, әмма без сездән күпкә алга киткәнбез. Бик күпкә. Бездә бөтеннәрсәне дә автоматик хезмәтләндерү системасы башкара. Ә бу нинди җанвар?

Мин моны берәр студентка дип уйлаган идем, хәзер психбольница пациентытүгелме икән дип шикләнә башладым. Шулай да тупаслыкка барасым килмәде.

- Бу – минем улым.

- Ә-ә-ә... – Тавышыннан мин аның бернәрсә дә аңламавын тойдым, -Улыгыз...

- Сез шушында утырып торыгыз, ә минем бераз эшем бар.

Кыз машинаны әйләнеп чыкты да тротуарга чүгәләде. Мин елмаеп куйдым.Әмма аны урыныннан кузгатып тормадым, парк ягына атладым.

Мин шланганы тагын күчереп куйдым да читкәрәк барып, зомбиларга күзсалдым. Болар арасында УАЗ ик янында утырган кыз сыман сантыйлар да юк түгелдеринде. Үзем дә, ялгыш абынып егылсам, йоклап китәр чиккә җитеп арыганмын. Әчынлап та шулай йоклап китсәм? Һәм кемдер бензин сибеп ут төртсә? Меңәрләгәнзомбины юк итү өчен бу, әлбәттә, бик кечкенә корбан булачак. Ләкин...

Мин тагын рәтләр арасына уздым. Хатын-кыз икәнлекләре киеменнән үккүренеп торганнар янында тукталмадым. Ерткычлыкның типик вәкиле булырдай зомбикирәк иде. Үч алырга. Әмма андыйлар табылмады. Мин берничә урында чүгәләпкарадым. Боларның барсы да тынычланып татлы йокы белән йоклый һәм йөзләренәкарап берсен дә үтерүче дип уйларлык түгел. Киресенчә, алар миңа үзем кебеккешеләр булып күренде, уятсам, уята алсам, дусларыма әйләнерләр сымантоелдылар. Мин эткәләп тә, төрткәләп тә, яңакларына сугып та карадым, тик берседә уянмады.

Бераздан шлангны тагын күчердем. Бу юлы иң читкә, “Кичке Уфа” ягыннанменә торган юл буена ук. Бөтен тирә-як бензин исе белән тулган иде инде. Тагынберничә минут көтсәм, зомбиларны тулысынча юк итәр өчен бер шырпы бөртегеҗитәчәк.

Әмма минем шырпы сызу теләге югалганнан югала барды. Үтерү өчен, хәттаүч алу теләге белән үтерү өчен дә, миңа зомбиларның һөҗүме, ачыктан-ачыкдошманлыгы кирәк иде. Болай тыныч йоклап яткан затларга ут төртергә йөрәкҗитми. Һәм мин, уянып китеп, һөҗүмгә күчмәсләрме дигән өмет белән берничәзомбины типкәләп карадым, тик берсе дә уянмады. Нинди генә кыяфәткә кертсәм дә,ничекләр генә җәзаласам да алар курчак кебек бер хәрәкәтсез, бер каршылыксызята бирделәр. Мин тулысынча чыгырымнан чыктым. Боларны юк итү бернинди дәканәгатьлек бирмәячәк иде.

- Шайтан алгыры!

Бу юлы да алар җиңде. Мин аларның көлен күккә очырырга теләдем. Ләкинбулдыра алмадым. Шушы тыныч төркемне утка олактырырга минем батырлыгым җитмәде.Күңелем тулы әрнү һәм нәфрәт булса да аларның йокысы алдында мин көчсез идем.

Автозаправканың кранын ябып, шлангларны аерып, УАЗ-ик янына килгәндәмин хәлсез һәм буш идем. Шулай да тынычланырга иртәрәк иде әле. Таң атканчы бушәһәрдән чыгып, адәм аягы сирәк басканрак урын табарга кирәк. Иртәгә кояш калкубелән улымны җирләрмен. Бәлки, тамак хәстәрен дә күреп булыр. Ә бу кызыйныүземнән калдырырга ярамый. Бер иптәш ич ул.

- Нәрсә, тагын йоклап киттеңме әллә?

Бая чүгәләп калган җирендә йомарланып яткан кыз дәшмәде. Мин аның янынаиелдем дә, битеннән сыйпап кына уятырга иттем. Әмма аның тәне салкын булыптоелды. Һәм ашыгып пульсын капшадым. Кызый җан биргән иде. Мин аны әйләндерепкарадым. Бернинди кан әсәре юк. Үтерү эзе күренми. Димәк, үзе...

Мин тирә-якка колак салып тордым. Бернинди тавыш юк. Тормыш эзесизелми. Хәер, эз калдырырлык тормыш юк ич инде ул. Юкка чыкты. Әлбәттә, бушәһәрдә миннән башка да исән калучы кешеләр юк түгелдер. Шуларны эзләргә кирәк.Табарга кирәк шуларны. Мин автоматны салып, улым янына куйдым да машинаныкабыздым. Кинәт искә төште... Шайтан алгыры!..  Зомбиларның берсе дә утлыкорал кулланмады бит! Аларның берсе дә пистолеттан, яки автоматтанфайдаланмады. Ә бүген иртән, Сипайлованың милиция участогы янында... Ата-атаартымнан куа килүче милиционерлар... Димәк, алар зомби булмаган... Алар минемшикелле үк кеше булганнар... Һәм арка үзәгем буйлап салкын йөгерде. Моңа кадәркешеләргә юлыксам, без шундук дуслашырбыз. Бертугандай булып, зомбиларга каршыкөрәшербез, дибрәк өмет итә идем. Бу уйларым чынбарлыктан ерак икән бит! Миңахәзер зомбилардан да, адәм балаларыннан да сакланырга кирәк...

27

Ләйлә китапны читкә алып куйды. Аның тәэсирендә калкып чыккан уйларнытәртипкә китерергә кирәк иде. Ул, әлбәттә, барсын да аңлады. Һәм моны аңлауданбөтен булмышын чиксез гаҗәпләнү һәм курку биләп алды. Шул ук вакытта үзен шушыхәлгә төшергән билгесез көчкә карата тыелгысыз нәфрәт тә бар иде.

Белмим, әмма без сездәнкүпкә алга киткәнбез. Бик күпкә. Бездә бөтен нәрсәне дә автоматик хезмәтләндерүсистемасы башкара.

Язучы сантыйга санаган кыз аның күз алдыннан китмәде. Ире беләнмашинада барган чакта, урамдагы кешеләрнең кинәт кенә юкка чыгуын аның күргәнебар иде. Баштарак әлеге хәлне күз алмашыну дип кабул итсә, соңрак аның чынлыкташулай икәненә ышанды. Тик күпме генә баш ватса да сәбәпләрен белә алмады. Хәер,озаклап уйланып торырга вакыты да, мөмкинлеге дә юк иде инде. Автоматикхезмәтләндерү системасы шундук үз кысасына куып кертә, борчылырга, якигаҗәпләнергә мәҗбүр иткән нәрсәләрне оныттыра иде. Хәзер Ләйлә бу вакыйгаларныңсәбәбен аңлагандай булды. Кешеләр кинәт, ни сәбәпледер, уянып китә һәм будөньядан юкка чыга. Язучы уяткан кыз да, җир асты чыгышында үзенең кайдаэләгүен аңлый алмый йөргән зомби да моңа ачык мисал иде.

Белмим, әмма без сездәнкүпкә алга киткәнбез. Бик күпкә. Бездә бөтен нәрсәне дә автоматик хезмәтләндерүсистемасы башкара. Ә бу нинди җанвар?

Бу җанвар бала дип атала... Бала...

Ләйлә үзенең дә уяна алу мөмкинлеге турында уйлады.

Ул инде тормышны беркадәр аңлый һәм уяна калса, теге бахырларсыман:”Нәрсә булды? Мин кайда?” – дип кеше аптыратмаячагын күзаллый иде. Ләкинул, барыбер, уянудан курыкты. Аларны я зомбилар һәлак итә, я үзлегеннән үләләр.Кызганыч, язучы теге кызның үлеме, сәбәпләре турында җентеклерәк языпкалдырмаган. Ә Ләйләнең белеме әлеге күренешкә ачыклык кертү дәрәҗәсеннәнкүпкә, бик күпкә, ерак иде. Һәм ул курыкты.

Бездә бөтен нәрсәне дәавтоматик хезмәтләндерү системасы башкара.

Шул ук вакытта Ләйлә хәзер автоматик хезмәтләндерү системасы өчен дә яткеше иде. Дошман. Куркыныч кеше. Зомбилар җәмгыятендә ул башкача яши алмаячак.Яшәтмәячәкләр дә.

Кинәт ул үзен мәет итеп сизде. Үлем аның тирәсендә генә. Кайда гынаатласаң да, кайсы якны гына сайласаң да – котылу юк. Син барыбер юккачыгачаксың. Син мәет.

Коточкыч.

Ләйлә тагын китапка үрелде. Тик укый башларга ашыкмады. Аны кулына алды.Күкрәгенә кысты. Иң кадерле нәрсәсен кочкандай итеп кысты һәм китап та аңашундый ук кайнарлык белән җавап кайтаргандай булды. Соңыннан Ләйлә китапныңтышыннан сыйпап иркәләде, назлап кына битләрен ачкалап карады.

Бу бернинди дә төш түгел. Бернинди дә иллюзия түгел. Бу чынбарлык иде.Китап аның кулында. Китап. Чып-чын китап. Тик аның нинди юллар белән мондакилеп эләгүе билгесез.

Белмим, әмма без сездәнкүпкә алга киткәнбез. Бик күпкә. Бездә бөтен нәрсәне дә автоматик хезмәтләндерүсистемасы башкара. Ә бу нинди җанвар?

Әгәр әлеге тормышны язучы сантыйга санаган кызның... һәм аныңкебекләрнең... зомбиларның төше дип кабул итсәң, нәрсәдер төсмерләнгән кебекбула. Китап – ул зомбиларны йокыдан уятыр өчен, уйландырыр өчен кемдертарафыннан әлеге иллюзиялар дөньясына җибәрелгән әйбер. Һәм аның кинәт пәйдабулуы гаҗәп булып тоелмый. Ә бәлки, ул монда электән дә булгандыр. Бары тикЛәйлә күрмәгән генәдер. Күзләре дә, аңы да аның барлыгын кабул итәр дәрәҗәдәбулмагандыр ул чак. Әле менә уяна башлагач... Автоматик хезмәтләндерүсистемасының басымы белән алышырлык хәлгә җиткәч...

Юк... Аны уяна башларга нәрсәдер мәҗбүр итте. Үзлегеннән генә болайбулдыра алмас иде. Аңа нәрсәдер этәргеч бирде. Нәрсә? Канәгатьсезлек тойгысы?Бәлки... Ләкин ул тойгының көчәюе нәкъ менә шушы йортка күчкәч булды. Бәлки, улИлдарның эшчәнлеге белән бәйледер? Илдар. Илдар...

- Әлбәттә, син барсын дабеләссең, - дип елмайды Илдар, - Тик әйтеп кара әле, без синең белән кайчантаныштык?

Һәм Ләйлә исенә төшерә алмады.

Мин бит барсын да белә идем. Мин барсын да белә идем. Нишләттең синмине?!

Юк, син бернәрсә дә белмиидең. Син бары тик боларны беләм дип уйлый идең генә. Мин дә шулай дип йөриидем. Көннәрнең берендә үзебезнең ничә ел яшәвебезне искә төшерергә тырыштымда... берни дә килеп чыкмады. Аннан соң бу шәһәрдә кайчаннан бирле яшәвебезне,нинди танышларыбыз, дусларыбыз барлыгын билгеләргә теләдем. Һәмхезмәттәшләремнән башка берәүне дә искә төшерә алмадым. Хәтта теге фатирдагыкүршеләрне дә. Сәер, шулай бит?

Әлбәттә, Илдар. Ләйләнең уйлана башлавында аның да өлеше бар. Бардыр.Булырга тиеш. Илдар аңа һәрвакыт ниндидер тәэсир ясый иде. Нинди тәэсир икәнентөгәл әйтеп булмый. Әмма ирендә бөтен булмышыңа үтеп керерәй ниндидер сәер көчбар иде. Хәтта сөю ләззәтләренә бирелгән мәлләрдә дә Ләйлә моны тоймыйчакалалмый иде.

Әйтерсең, мизгел эчендә генә күк кабагы ачылып ябыла. Бары тик мизгелэчендә. Әмма шул арада да син үзеңә кирәкле нәрсәләрне күреп, хәтта алыпкаласың. Күрәсең, аласың һәм... Һәм үзеңнең нәрсә күреп, нәрсә алганыңны онытасың...Тик ул ниндидер бик кирәкле, бик кадерле әйбер.

Менә шундыйрак тойгылар кичерә иде Ләйлә Илдар янында. Бәлки, мондыйкичерешләргә ниндидер мәгънә бирергә тырышу ахмаклыктыр. Шулай да.

Белмим, әмма без сездәнкүпкә алга киткәнбез. Бик күпкә. Бездә бөтен нәрсәне дә автоматик хезмәтләндерүсистемасы башкара.

Ничек кенә булмасын, китап чынлап та бар, ул чынбарлык иде.

Ләкин тагын бер чынбарлык бар иде. Ләйләнең башбаштаклануына индехәтсез вакыт узды. Һәм аның артыннан тәртип сакчылары, яки криминаль тикшеренүләрүзәгенең махсус хезмәткәрләре килергә тиеш иде. Хәтта автоматик хезмәтләндерүсистемасын сүндереп кую да хәлиткеч нәрсә түгел. Ул бары тик әлеге бүлмәнеңһөҗүмен юкка чыгару гына. Йорт үзе бар. Урамнар бар. Шәһәр бар. Һәм һәркайсында– автоматик хезмәтләндерү системасы. Шулай булгач, тәртип сакчылары инде күптәнЛәйлә артыннан килергә тиеш иде. Тик алар һаман юк. Менә монсы чынбарлыккатамчы да охшамаган иде.

Монда инде икенең бере генә. Яки Ләйлә акылыннан шашкан. Яки СистемадаЛәйлә кайгысы юк.

28

Системада чынлап та Ләйлә кайгысы түгел иде.

Пыяла табутны хәтерләткән махсус капсула эченә кереп яткач, Илдусныңхәле тагы да авырайды. Галюцинацияләр тагы башланды. Ак пакет тынгылык бирмәде.Тиздән ул бу нәрсәнең китап дип аталуын, ә моңарчы таныш булмаган тамгаларныңхәреф булуын төшенде. Һәм әлллә китап эченнән, әллә үз аңыннан моңарчы үзе дәбелмәгән нәрсәләр калкып чыкты. Колагына кемдер нәрсәдер пышылдый сыман тоелды.Әйе, аңа кемдер шыбырдый иде. Нәрсә турындадыр сөйли. Капсула эчендә яңгыраганкөчле музыка астында сөйләүченең сүзләрен аңларлык мөмкинлек юк. Музыка беләнбергә ниндидер басым бөтен тәнеңне йомшартырга, фикерләреңне таркатырга тырыша.Тәнең дә, җаның да кечкенә кисәкчәләргә әйләнеп, күз алдыңда йөзеп йөргән сыманбула. Шул ук вакытта сөйләүченең авазы да басылмый. Ул берчә күмелеп кала,бөтенләй аңлаешсызга әйләнә, берчә көчәеп китә, музыка шавын күмеп, аерма ачыкбулып ишетелә. Һәм аның көчәйгән мәлләрендә тәнеңнеңме, аңыңныңмы кайсыдырөлешендә нәрсәдер уянган кебек, яңарган кебек була. Үзеңне көчлерәк тә,акыллырак та, камилрәк тә итеп тоясың. Әмма бу озакка бармый, тагын музыкакүмә.

Кайчагында Илдуска үз эчендә ике җан бар сыман тоела. Алар аның тәненәхуҗа булыр өчен сугышалар сыман. Ул тәгаен генә кайсын якларга да белми. Шулайда колагында шыбырлаган тавышны ачыграк ишетәсе килгән кебек. Тик музыка моңамөмкинлек бирми. Музыканы ябып куясы иде. Әмма бу мөмкин түгел. Һәм ул бөтенихтыяр көче белән сөйләүченең сүзләренә ябешә. Сүзләрне ычкындырмаска кирәк.

Мин әлеге кызны аңлаганкебек булдым. Юк, бу начар кеше түгел иде. Үч, яки ачу саклый торган, мәкерленәрсә түгел. Аның тавышы да ягымлы иде. Ягымлы һәм салкын. Ул бары тик үз эшен,үз вазифасын башкара. Төгәл башкара. Җиренә җиткереп. Кинәт мин сискәнепкиттем. Каршымда чибәр генә яшь кыз түгел, ә шундый сурәттәге робот торгандайтоелды. Һәм минем аңа бер сорау бирәсем килде. Бу сорауның мәгънәсезлегенаңлаган хәлдә дә, мин аны бирмичә булдыра алмадым.

- Сез кеше бит, әйме?

Сүзләрне ычкындырмаска кирәк...

Сүзләрне тотып алырга. Һәм ычкындырмаска. Шунда алар аңлашылабашлаячак. Бөтен ихтыяр көчен тупларга тырышудан бар булмышы киеренкеләнә.

Гасырлар буена бер фикергәкилә алмыйча ызгыш-талаш белән гомер иткән кешелек санаулы гына вакыт эчендәбер организмга әйләнде. Моның кемнәр тарафыннан, нинди максатта эшләнүе миңакараңгы иде. Әмма аның бер организмга әверелүенә тамчы да шикләнмәдем. Алар беркулның бармаклары сыман хәрәкәт итәләр иде. Нинди генә тарлавыкка килепкерсәләр дә бер-берсенә бәрелмиләр дә, комачауламыйлар да. Барсы бербөтен.

Күзәнәкләр әрни. Тән күзәнәкләреме, әллә җанныкымы – билгесез. Әммамузыка да ерагая төшкәндәй тоела... Музыка ерагая төшкәндәй тоела һәм бу, үзгамәлеңнең нәтиҗәсен күрү, тагы да көч өстәгәндәй була. Сүзләр инде аңлаешлыбула бара. Хәтта бая ишетелмичә калганнары да аң өстенә калкып чыга. Һәм тоташбер картина пәйда була.

Коточкыч картина.

Кулларына ни эләгә шуны тотып, урамнар буйлап атлаган зомбилар...

Кичке паркта рәт-рәт булып тезелешеп яткан бәндәләр...

Үзенең алга киткән җәмгыяттә яшәве турында сөйләнгән кыз...

УАЗ-икның алгы утыргычында яткан сабый...

Коточкыч картина...

Һәм Илдус аңында ачылган дөньяның чын булуына ышанырга теләмичә җанөзгеч тавыш белән кычкырып җибәрә:

- Юк, моның булуы мөмкин түгел... –Һәм үзенең хаклыгын исбатларгателәгәндәй, еламсырап кабатлый, - Юк... Юк... Юк... Моның булуы мөмкин түгел...

Ул аяк-кулларын болгый, пыяла капсуланы бәреп чыгардай булып чәбәләнә.Һәм беркадәр дулагач, хәлсезләнеп тынып кала. Бугазыннан ниндидер яман гырылдаусыгылып чыга:

- Ю-у-уггк...

Музыка инде ерак. Ишетергә теләсәң дә ишетү мөмкин түгел. Ул үткәннәркебек, кире кайтмый торган. Илдус хәзер беркайчан да ул музыканы ишетәалмаячак. Аны беркем дә тынычландырмаячак. Барсы да артта калды. Боларның барсыда тик иллюзия генә булган. Ә алда – чынбарлык. Әмма моның чынлап та шулайикәненә ышанасы килми. Тылсымлы музыка менә-менә яңгырап китәр дә авыркичерешләрдән тартып алыр сыман. Бөтен нәрсәгә кодрәте җиткән автоматикхезмәтләндерү системасы аны бу хәлдә калдырмас кебек...

Ләкин автоматик хезмәтләндерү системасында Илдус кайгысы да түгел.

Көтмәгәндә бөтен дөньяны ялмап алган йогышлы авыру инде күз иярмәстизлек белән тарала. Пыяла капсулаларның барсы да авырулар белән тулган. Әммааларның бер ярдәме дә тими. Авыруны җиңәргә Системаның көче җитми. Авыру үзесистеманы җиңә.

Һәм Система хәзер гади авыруларны дәвалаудан туктап, әлеге йогышлычирне таратучыларны эзли. Иң төп таратучыларны. Бары тик шуларны тапкан очрактагына бу коточкыч чирнең сәбәпләрен ачыклауга өмет бар.

Меңәрләгән дулкыннар буйлап бер хәбәр йөгерә. Бары тик бер генә хәбәр.

- Объект табылды.

Һәм кичектергесез боерык булып Системаның җавабы оча:

- Кулга алырга!

29

Бу  бүлмә Илдарның эш бүлмәсенә охшаш иде. Ул тирә-ягына аптыраулы караш ташлап алды. Ирексездән шкафка төбәлеп катып калды. РамилӘхмәтович елмаеп куйды.

- Нәрсә, әллә охшамыймы? – һәм ниндидер хәрәкәт ясады, бүлмә шундукаларның лабораториясенә әверелде, - Болай итсәк тә була.

Илдар үз күзләренә үзе ышанмады. Йөзендә канәгатьсезлек очкыннары пәйдабулды. Рамил Әхмәтович, елмая биребрәк тагын бер хәрәкәт ясады һәм бүлмә кабатИлдарның эш кабинетына әйләнде.

- Рамил Әхмәтвич... – Илдар чиксез гаҗәпләнүдән сүзләрен әйтеп бетерәалмады.

Рамил Әхмәтович тагын елмаеп куйды.

- Боларның барсы да иллюзия генә, - диде ул җитдиләнеп, - Бүлмә дә, безсулаган һава да, үзебез дә... Безнең гәүдәләребез бөтенләй башка җирдә. Безсинең белән башка үлчәмдә, бүтән психологик яссылыкта аралашабыз.

Илдар әйтелгәннәрне аңларга тырышып кашларын җыерды.

- Хәтереңдә булса, без синең белән тәҗрибәләр үткәрер өчен икебез икеваннага кереп яткан идек...

Илдар баш какты.

- Аннан алдарак кына син берүзең...

- Әйе... Шуннан?

- Ә аннан да алдарак...

- Мин барсын да хәтерлим, Рамил Әхмәтович.

- Бик яхшы. Димәк, син безнең фәнни тәҗрибәләрнең барсын да хәтерлисең.

- Әйе.

- Безнең фәнни эшчәнлек бары тик иллюзия гына. Фәнни тикшеренүләр үзәгедә, Илдус та, Зифа да, хәтта синең Ләйләң дә - барсы да иллюзия. Коллективиллюзия.

Илдар нәрсәдер әйтергә теләгән иде, авызын ачарлык көч тапмады.

- Безнең тормыш – үзе иллюзия. Автоматик хезмәтләндерү системасы безнешушы иллюзияләр белән тәэмин итә, шушы иллюзияләрдән читкә тайпылмавыбызныкүзәтә. Ул иллюзиялар генераторы ролен башкара. Аңлашыламы?

Илдар, әлбәттә, аңлый иде. Ләкин ул моңа ышана алмады. Тоташ җәмгыять,тоташ кешелек ничек иллюзия булырга мөмкин?

- Син “КИТАП”ны укыдың һәм кешелекнең ни рәвешле шушы хәлгә төшүен яхшыбеләсең. Җәмгыятьтә матди кыйммәтләр культы нәтиҗәсендә килеп туган рухиачлыкны ниндидер көч үз мәнфәгатьләрендә файдалана һәм кешеләрне тере зомбигаәйләндерә. Психологик басымны кабул итә алмаган шәхесләрне эзәрлеклиләр,үтерәләр. Нәтиҗәдә, тоташ кешелек кемнеңдер ихтыяры белән идарә ителүче көтүгәәверелә. Һәм аңа бөтен кешенең дә теләген канәгатьләндерә алырлык иллюзиятагыла. Җитеш тормыш... Һәрбер теләгеңне үтәргә әзер торган хезмәтләндерүсистемасы... Яныңда гүзәл хатын-кыз, яки ышанычлы, таза ир-егет... Таталы ризыкһәм ләззәтле хисләр... Без чынбарлыкта түгел, ә үз хыялларыбызда яшибез. Һәркемалга киткән җәмгыятьтә, файдалы эш белән шогыльләнеп, бәхетле тормыш кичерәм,дип уйлый. Ә асылда...

Рамил Әхмәтович бер мәлгә тынып калды. Илдар үзенең төшләрен исенәтөшерде...

Урам буйлап кулларынабалталар, торбалар һәм тагын әллә нәрсәләр тоткан гарип кешеләр атлый. Боларныңкүзләре пыяла сыман салкын, хәрәкәтләре курчакныкы шикелле. Һәм һәркайсыныңөстендә пычрак сәләмә киемнәр, хәтта йөзләренә кадәр пычракка һәм канга батыпбеткән, боларның барсы да яралы, кайсының муены умырылган, кайсының аркасындасабы сынган пычак серәеп тора. Араларында ирләр дә, хатыннар да бар...

- Ә асылда нәрсә? – Илдар үз уйларының чын булуыннан курыкты, -Асылда?..

Рамил Әхмәтович дәшмәде.

Ул бертын Илдарга текәлеп торды да баш кагып кына куйды.

- Ләкин...

- Һәрхәлдә, бүгенгәчә алар бары тик башкаларны эзләү һәм юк итү беләнгенә шогыльләнделәр. Дөресрәге, без шогыльләндек. Без язучы кебекләрне табу һәмюк итү белән шогыльләндек. Һәм төшләребезгә кереп йөдәткән нәрсә - чынбарлык.Тик без таң ату белән төшебезне оныта идек. Автоматик хезмәтләндерү системасыаны шундук җуеп ташлый.

- Ә алар... Без ничек яшибез соң? Чынбарлык нинди?

- Чынбарлык... – Рамил Әхмәтович тагын тынып торды, - Чынбарлык -чагыштырмача күренеш. Ул безнең карашыбыз, ышанычыбыз белән билгеләнә. Күзалдыңа китер. Без бер лабораториядә дүрт кеше эшлибез. Илдус, Зифа, син, мин.Мин сезнең җитәкчегез һәм сезнең белән идарә итәм. Бу – чынбарлык. Ә ни өчен?Чөнки сез минем җитәкче булуымны таныйсыз, сез моңа ышанасыз. Кушкан һәрберәмеремнең җиренә җиткереп башкарылырга тиешлегенә ышанасыз. Һәм шуның өчен,фәкать шуның өчен генә, мин сезнең белән идарә итә алам. Әгәр син миңабуйсынмыйсың икән, мин сине җәзага тарттырам. Бер синең буйсынмавыңнан гынаберни дә үзгәрми. Ләкин сез өчегез дә миңа буйсынудан туктыйсыз икән, мондаинде ситуация үзгәрә. Сез өчегез дә мине җитәкче дип танымый башласагыз, минчынлап та җитәкче булудан туктыйм. Димәк, чынбарлык үзгәрә. 

Рамил Әхмәтович бераз дәшми торды да дәвам итте:

- Зуррак масштабта алсак, болай була. Зур бер державаның җитәкчесетеләсә нинди дәүләтне җир йөзеннән сепереп ташлый ала. Үз дәүләтендәге теләсәнинди кешене яки күтәрә, яки төшерә ала. Аның кодрәте чиксез. Ләкин бу бары тикхалкы аңа ышанган очракта гына, аны җитәкче итеп таныган очракта гына шулай.Әгәр халкы аны җитәкче итеп танымый икән, ул гади бер бәндәгә әверелеп кала.

Илдар дәшмәде. Ул нәрсә әйтергә дә белми иде. Рамил Әхмәтовичныңкулында бер кап  егерме бишлек купюра пәйда булды.

- Яки менә борынгы акча... Дәверендә шушы акчага күп нәрсә алып булганһәм аның өчен үтерешләргә кадәр барып җиткәннәр. Чөнки бөтенесе дә моныңкыйммәтенә ышанганнар. Бүген ул гап-гади кәгазь кисәге һәм беркемгә дә кирәктүгел...

Рамил Әхмәтович купюраларны чәчеп җибәрде.

- Чынбарлык ул тотып карап, күреп, ишетеп, яки билгеләп була торганәйбер түгел. Нәрсәгә ныграк һәм күбрәк ышаналар, шул – чынбарлык.

- Ләкин бу акылга сыярлык түгел… - диде Илдар үз алдына сөйләнгәндәй.

- Борынгы кешеләр җирне яссы дип уйлаган. Барсы да шуңа ышанганнар. Һәмшул чынбарлык булып хезмәт иткән. Җирнең түгәрәк булу мөмкинлеге беркемнең дәакылына сыя алмаган…- Рамил Әхмәтович елмаеп куйды. – Заманында Кояш һәмйолдызлар җир тирәли әйләнә дип ышанганнар. Бу да чынбарлык булган. Җирнең кояштирәли әйләнү мөмкинлеге беркемнең дә башына сыя алмаган…

Илдар акырын гына башын кагып куйды.

- Һәм безнең ярыйсы гына яшәп яткан җирдән зомбилар планетасынаәйләнүебез дә акылга сыярлык нәрсә түгел. Һәрхәлдә, ике меңенче еллар башындабу хакта әйтсәң, сине тилегә исәпләрләр иде. Ә бүген…

- Менә шул, Илдар… - Рамил Әхмәтовичның йөзен моңсу җитдилек каплады, -Чынбарлык ул – дөньяның безнең акылга сыя алган өлеше генә. Әгәр мин сине хәрефтанырга өйрәтмәсәм, әгәр шушы китапны укымаган һәм минем кул астында башкаүлчәмнәргә күчеп белем алмаган булсаң… Ул чакта синең өчен әлеге халәт тәакылга сыймаслык күренеш булыр иде. Хәтта шул килеш тә әле бүлмәне төрлерәвешкә кертүемне син бик гаҗәпләнеп күзәттең.

- Ә сез үзегез чынбарлыкмы соң?

Бу сораудан Рамил Әхмәтович елмаеп куйды. Әмма Илдар җитди иде.

- Син дә, мин дә, башкалар да – барыбыз да – кайчандыр кеше тормышыбелән җирдә яшәгән затлар. Без бар. Һәм Ләйлә дә. Безнең иллюзияләрнең барсы дачынбарлыкка нигезләнгән. Әйтик, Ләйлә белән сез чынлап та бер-берегезгә турыкиләсез. Зомбилашканчы очрашкан булсагыз, сез гашыйк булышыр идегез. Синеңбелән без дә… Теге дөньяда ( мин җирдәге кеше тормышы белән яшәү турында әйтәм)без, икебез дә фән кешеләре булганбыздыр. Бәлки, бергә эшләгәнбездер. Бәлки,бергә эшләргә теләгәнбез генәдер… Әмма безнең теге дөньядагы халәт әлегесеннән артыкерак булмаган. Монда белем дәрәҗәсе һәм холык-фигылләре тап килерлек кешеләргенә бер тирәдә туплана. Әйтик, потенциаль үтерүче белән аның корбаны бергәбула алмый. Шул рәвешле, конфликлы ситуацияләр юкка чыгарыла. Бу бик мөһим.Чөнки конфликтлар кеше аңының тынычлыгын ала. Ә тынгысыз аң белән идарә итүавыр. Шуңа да иллюзияләр кешенең уй-хисләрен, теләк-омтылышларын исәпкә алыптөзелә…

Илдар кинәт утырган урынында дертләп китте.

- Ә сез… Сез боларның барсын да каян беләсез?

Рамил Әхмәтович Илдарның каршысындагы креслога барып утырды.

- Без бу сорауга да җитәрбез, - диде ул сабыр гына, - Ләкин сүзне синеборчыган сорауларның икенчесеннән башлыйк әле. Син бит бу хәлләрнең кемтарафыннан башкарылуын белергә телисең. Шулай бит?

Илдар баш какты.

- Әйе. Кем безне зомбига әйләндерде соң?

- Һәм мин бу сорауга бик теләп җавап бирер идем. Ләкин кызганычкакаршы… Белмим. Мин бу хәлнең кем тарафынаннан оештырылуын әйтә алмыйм. Бәлки,чит планета вәкилләредер… Бәлки, паралель дөньялардагы затлардыр… Ә бәлки,ходай дигәнебез үзедер… Ул бит заман ахрында китапны алырмын дигән. Димәк,кешенең рухи кыйммәтләрен кире алу турында әйткән ул…

- Мин сезнең аллага ышануыгызны белми идем…- Илдар кинәт тотлыгыпкалды. Моңарчы ул алла төшенчәсен бөтенләй белми иде, ләбаса.

Рамил Әхмәтович елмаеп куйды да дәвам итте:

- Мин үземне диндар кеше димим. Әмма алланың юклыгына да ышанып булмый.Гасырлар буена дин әһелләре кешелекне аллага ышанырга өндәп яшәде. Әлбәттә,ихлас күңелдән ходайга табынучылар да булды. Әмма күпчелек башка юлдан китте, яул алланы бөтенләй инкар итте, я тыштан гына ышанган булып кыланды. Икейөзлеләрдинчеләрнең үз арасында да җитәрлек иде. Шуңа күрә, алла бармы-юкмы дигән бәхәсгасырлар буена сузылды. Ләкин... Әгәр без аның барлыгына ихлас күңелдән ышанганбулсак, без аны күрә алган булыр идек. Паралель доньялар белән дә шундый укхәл. Без аларның булуын теләмәдек. Безгә алласыз һәм паралель дөньяларсыз дабик рәхәт, чөнки ул үзебезне җирнең хуҗалары дип уйларга мөмкинлек бирә иде.Без үзебез күрергә теләгән чынбарлыкта яшәдек. Ата-бабаларыбыз яссы җирдә гомерсөргән кебек. Ләкин дөньяның башка өлеше дә бар. Безнең акылыбызга сыймаганөлеше…

Кыскасы, әлеге вакыйга теләсә нинди көч тарафыннан эшләнергә мөмкин.Һәрхәлдә, без моны тәгаен генә белмибез. Әмма ул санаулы гына вакыт эчендәбөтен җир шарын зомбига әйләндерде. Шәхес дигән нәрсә юкка чыкты. Кешелек беләнкечкенә төркемнәрдән торган коллектив аң идарә итә башлады. Һәм ул әлегетылсымга бирешмичә калган шәхесләргә каршы сугыш ачты.

Кинәт Илдарның арка үзәге буйлап салкын йөгерде. Ул тагын үзенең төшенхәтерләде. Урам буйлап кешеләр атлый.Хәер, юк, боларның берсен дә нормаль кешегә исәпләп булмый. Хәрәкәтләрендә дә,күз карашларында да, гомумән, бөтен барлыкларында адәм балаларыннан аерылыптора торган ниндидер салкынлык, җансызлык чагыла. Алар сөйләшмиләр дә,бер-берсенә игътибар да итмиләр. Кемнеңдер күзгә күренмәс кулы белән идарәителүче машиналар сыман барсы бер юнәлештә хәрәкәт итә. Һәм... Нинди генәтарлавыкка барып керсәләр дә бер-берсенә бәрелмиләр дә, өелешеп тә тормыйлар,боларның барсы да бер организм шикелле.

- Алар бер төн эчендә үзләренең тылсымына бирешмәгән шәхесләрнең күпөлешен юкка чыгарды. Баштарак хәтта үз сафларындагы зомбиларны, аз гына кыешадым өчен дә, юк иттеләр. Әмма соңрак, чын кешеләрнең коточкыч каршылыгынаюлыккач, хәтта мәетләрне дә үз мәнфәгатьләрендә файдалана башладылар. Башларыяньчелмәгән мәетләр яңа җәмгыятьнең ирексез солдатларына әверелде. Болары индечын-чынлап зомбилар иде. Һәм бу - шәхесләр тупланган урыннарга һөҗүм оештыруөчен иң җайлы ысул иде. Дөрес, алар бары тик берничә сәгатькә генә җитә. Әммавакыйгалар борылышын секундлар хәл иткән чакта бу бик көчле корал иде. Һәмҗирдәге чын кешеләрнең саны көннән көнгә азая барды… Син бу хакта яхшы беләсеңинде. Болай, исеңә төшерер өчен генә әйтүем.

Илдар баш кагып куйды.

- Ләкин кешелекне яулап алырга теләгән барлык баскынчылар кебек үк,болар да хата җибәрә, адәм баласының бөтен үзенчәлекләрен дә исәпкә алып бетерәалмый. Беренчедән, психологик эшкәртүгә бирешмәүчеләрне кинәт һәм бер селтәнүдәюк итү планы уңышсызлыкка очрый. Әлеге һөҗүм кем тарафыннан гына оештырылмасын,ул монда кеше фигылендәге мантыйкка сыймау феноменын һәм шуның нәтиҗәсендәбарлыкка килүче очраклы хәлләр тезмәсен исәпкә алмаган булып чыга. Икенчедән,кешелеген югалтмый калучылар аз санлы булса да, зур көчкә ия. Чөнки аларбуйсынмас ихтыярлы, бай рухлы һәм акыллы шәхесләр. Психологик басымгабуйсынмаулары үзе үк шушы хакта сөйли. Һәм алар канкоешларның беренчеминутыннан башлап әлеге күренешнең дошманына әверелә.

Илдар ирексездән язучыны исенә төшерде. Аның хатынын һәм улын югалткач,“Юбилейный” тукталышында таш тырмап елаганын һәм үч алырга ант иткәнен.

- Әмма сугыш булачак… - дип кабатлады Илдар язучының сүзләрен, - Зурсугыш…

Һәм тагын сискәнеп китте. Ул китапның бу өлешен укымаган иде… Ул моныбелергә тиеш түгел иде… Соңгы көннәрдә ничәнче тапкыр инде шушы хис беләночраша…

Рамил Әхмәтовичның игътибарыннан аның бу халәте дә читтә калмады. Улелмаеп куйды.

- Мин сине аңлыйм, Илдар... – диде ул юаткандай,  - Син кинәтнәрсәдер уйлыйсың да, үзеңнең моны белергә тиеш түгеллегеңне аңлыйсың. Чөнкисинең мондый төшенчә белән беркайчан да, беркайда да очрашканың юк. Ләкин нигаҗәп, син аны беләсең…

Илдар күзләрен түгәрәкләндереп профессорга карады.

- Ә сез моны каян белдегез?

Рамил Әхмәтович елмайды.

- Баштагы мәлләрдә мин үзем дә шундый халәт кичерә идем. Һәм чиксезгаҗәпләнә, хәтта куркуга төшә идем. Ләкин бу табигый күренеш. Без синең беләнбүген үз хәлебезне аек бәяли алабыз икән, нәкъ кеше табигатенең шушыүзенчәлегенә бурычлыбыз.

Рамил Әхмәтович бер мизгелгә генә тынып торды.

- Безнең баш миендәге мәгълумәтләрне юдыртып ташлап, анда үз хакимлегенурнаштырган көч… Безне зомбига әйләндерүче көч бернәрсәне исәпкә алмый...

Ул урыныннан торып Илдар янына килеп басты.

- Син укый-яза беләсең. Тор әле, күзләреңне йом да идәнгә аягың беләнүз исемеңне яз.

Илдар бу көтелмәгәнлектән аптырап китте.

- Тор-тор, - дип үҗәтләнде профессор, - Җитәкчең кушканны үтәргә кирәк.

Илдар торып басты. Һәм күзләрен йомып уң аягы белән идәнгә исеменязарга тотынды.

- Бик яхшы! – дип елмайды профессор, - Бик яхшы. Синең кайчан да булсааягың белән язганың бардыр дип уйламыйм. Әмма  бу эшне бик җиңел башкарыпчыктың. Күзләреңне йомган килеш тә! Ни өчен?

Илдар нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Чынлап та ул үзенең аяк беләнязганын хәтерләми һәм моны эшли алачагына тамчы да ышанмый иде.

- Чөнки кулларыңны күнектергән мәгълумәт синең аякларыңда да сакланган,- дип елмайды Рамил Әхмәтович, - Кеше турындагы мәгълумәт аның баш миендә генәсакланмый. Мәгүлумәт адәм баласының һәрбер әгъзасында, һәрбер күзәнәгендәсаклана. Безнең беркайчан да илләр һәм дәүләтләр турында сөйләшкәнебез юк иде.Илюзия-җәмгыяттә бу хакта фикер йөртмиләр. Әмма син минем державалар хакындасөйләгәнемне аңладың. Безнең беркайчан да алла турында сүз кузгатканыбыз юк. Әсин: “Мин сезнең аллага ышанугызны белми идем…”- дип каршы төштең… Бу нәрсәхакында сөйли?!

- Мин үзем белмим дип уйлаган нәрсәләрне дә беләм…- Илдар елмайгандайитте, - Дөресрәге, мин үземнең нәрсәләр белгәнемне үзем дә белеп бетермим…

Рамил Әхмәтович көлеп җибәрде.

- Әйе, без үзебезнең нәрсәгә сәләтле икәнебезне үзебез дә белепбетермибез… Ә фәнни тел белән әйткәндә, без үзебездәге мәгълумәтне бөтенләебелән кабул итәрлек хәлдә түгелбез. Ул безнең акылыбызга сыеп бетми. Тагын бермисал китерәм. Операция вакытында, әйтик, кешенең аягын кисеп ташлыйлар… Синмоны беләсең. Кешеләр дөньясында мондый хәлләр еш була иде. Исеңә төштеме?

Илдар баш какты. Рамил Әхмәтович дәвам итте.

 - Юк аның аягы. Әмма ул төннәрен шул юк аягының кычытуына, якисызлавына  түзә алмыйча уянып китә. Менә бу да – хәтер. Аяк турындагымәгълумәт тәннең башка урыннарында  да саклана дигән сүз.

Илдар үз халәтен аңлаган сыман булды. Димәк, бер нәрсәдә белеменарттыру нәтиҗәсендә, аның икенче өлкәдәге белеме дә уяна. Чылбыр реакциясенәтартым нәрсә барлыкка килә. Чылбыр реакциясе…

- Кешенең баш миенә тулысынча хуҗа булып, безне зомбига әйләндергән көчадәм баласының менә шушы үзенчәлеген исәпкә алмаган. Бәлки, искә алып та аныҗиңәрлек көч тапмагандыр. Без хәтта тулысынча кемнеңдер ихтыярына буйсынсак та,үткәнебезне оныта алмыйбыз. Һәм иллюзия-җәмгыятьтә бәхетле гомер кичергәндә дәниндидер канәгатьсезлек тойгысы, нәрсәнедер югалту һәм сагыну хисе барлыккакилә.

Илдар Ләйләне хәтерләде. Колагында аның сүзләре ңгырап киткәндәй булды:

- Шушы йортка күчепкилгәннән бирле мин тынычлыгымны югалттым... Без бу өйдә түгел, ә йорт бездәяшидер сыман... Ул безнең эчтә яши, ул безнең белән идарә итә... Илдар, башкаҗиргә күченеп китик, җаным...

Һәм шундук диярлек үзенең җавабы яңгырады:

- Көннәрнең берендәүзебезнең ничә ел яшәвебезне искә төшерергә тырыштым да... берни дә килепчыкмады. Аннан соң бу шәһәрдә кайчаннан бирле яшәвебезне, нинди танышларыбыз,дусларыбыз барлыгын билгеләргә теләдем. Һәм хезмәттәшләремнән башка берәүне дәискә төшерә алмадым. Хәтта теге фатирдагы күршеләрне дә. Сәер, шулай бит?

- Безнең һәрбер күзәнәгебездә элеке тормышыбыз турындагы мәгълумәтсаклана. Социаль һәм физиологик ихтыяҗларыбыз тулысынча канәгатьләндерелсә дә,без ирексездән элеке тормышка тартылабыз. Без аңасты дәрәҗәсендә ниндидерюгалту хисе кичерәбез. Бу халәт - кисеп ташланган аякның сызлавы кебек.

- Ә мин әлеге тойгыларның уянуына китап сәбәпчедер дип уйлый идем, -диде Илдар үзенең беркатлылыгына уфтанган сыман.

- Китап, - Рамил Әхмәтович авыр сулап куйды, - Аның хакында сүзачканчы, бер нәрсәне хәтереңә сал. Без көннәр буена зомбига әйләнмичә калганкешеләрне эзләп һәм үтереп йөрибез дә, кич җитүгә үзебезгә тәгаенләнгәнмәйданнарга кайтып ятабыз. Һәм төш күрергә тотынабыз. Иллюзия-җәмгыяткә күчәбез- алга киткән илдә бәхетле тормыш белән яшибез, файдалы эшләр эшлибез… Нәкъменә шушы вакытта чын кешеләр безнең янга килә. Һәм төрле ысуллар белән безнеңхәлебезне өйрәнәләр. Тәҗрибәләр үткәрәләр. Алар инде безне үтермиләр, ә кабатүз хәлебезгә кайтару юлларын эзлиләр. Һәм алар безнең психологиядәге әнә шулүзенчәлекне ачыклый. Һәм безнең күзәнәкләрдә сакланган мәгълумәтне уяту,активлаштыру юлларын эзли…

- Аңлашылды, - Илдар җиңел сулап куйды, - Хәтерне уяту өчен нәкъ шулдәверне сурәтләгән китаптан да кулаерак нәрсә булуы мөмкин! Димәк, минемкүңелдәге тойгыларны китап уяткан. Монсы билгеле. Әмма Ләйлә китап укымады бит…

Рамил Әхмәтович елмаеп куйды.

- Син укыдың… - Һәм Илдарның фикер көчен сынарга теләгәндәй, тыныпкалды, - Я?

- Бездә коллектив аң. Димәк, безнең белән идарә итүче көч – бербөтен.Берәү. Автоматик хезмәтләндерү системасы безнең барыбызны да бергә тоташтыра.Һәм беребездәге мәгълумәтне икенчебезгә җиткерә.

- Әйе. Без бер челтәрдәге компьютерлар сыман тоташканбыз. Һәм туктаусызаралашабыз.

- Компьютерлар? Димәк, китап бу очракта вирус ролен үти.

- Нәкъ шулай.

- Ә син – вирус йөртүче?

- Әйе, Илдар… Моның өчен хисләре һәм акылы белән идарә итә белгән, үзаңына башкаларны үткәрмәслек ихтыярга ия булган затлар кирәк иде. Һәм без синеңбелән шундыйлардан булдык. - Рамил Әхмәтович җитдиләнде, - Хәзер без барыбыз давирус йөртүчеләр. Китап инде үз эшен эшләде һәм кешеләр уяну алдында тора.

- Тик мин... Мин берни дә эшләмәдем бугай...

- Әлеге проектны әзерләү өчен бер үк вакытта зомби да, кеше дә булаалган зат кирәк булган. Һәм мин – шундыйларның берсе. Бердәнбер. Меңнәрарасыннан. Монда кешенең бик күп үзенчәлекләре исәпкә алына. Үзенә күрә,аномаль күренеш. Мин зомбилар белән кешеләр дөньясына күпер булсам, син бүгенгебелән үткәннәр арасын тоташтыру сәләтенә ия. Син дә бердәнбер. Меңнәрарасыннан.

- Меңнәр арасыннан? – дип елмайды Илдар, - Рәхмәт…

- Бу шаяру түгел, - Рамил Әхмәтович аның тавышындагы кинаяне җитдикабул итте, - Профессор Гаскәровны хәтерлисеңме? Ул үзенең зомби, ә чынбарлыкдип уйлаган тормышының иллюзия икәнен аңлагач, акылдан шашты.

- Хәтерлим, - диде Илдар күңелсез генә, - Ул яшәгән йортта яшим ич.

- Уяну кешеләргә ничек тәэсир итәчәк? Бу сорауга без беребез дә җавапбирә алмыйбыз. Система тәэсиреннән ычкынган кешеләрнең күбесе вафат булды,кайберсе акылдан шашты, кемнәрдер төшенкелеккә, чиксез кайгыга бирелде. Кансызерткычка әверелүчеләр дә аз булмады. Ә бүген гомум уяну көтелә. Аның ни беләнбетәчәген күзаллау мөмкин түгел. Уяну әле кешелеккә кабат кайтуның беренчеадымы гына. Ул зур канкоешларга, хәтта һәлакәткә китерергә дә мөмкин. Ә бу –җирдә адәм дигән затның югалуы белән яный.

- Шулай булгач, ник кирәк соң ул уяну? – диде Илдар, һәм үз соравыныңмәгънәсезлегеннән үзе дә гарьләнеп куйды, - Хәер, зомби булып яшәгәнче...

- Бу хәлгә калуыбызга, барсыннан да бигрәк, үзебез гаепледер. Безкулланучылар җәмгыятенә әверелдек тә җан һәм тән, рух һәм матдә арасындагыбаллансны боздык. Хәер, хәзер күпме генә сөйләсәң дә соң инде... Бары тик бергенә өмет кала...

Илдар сагайды.

- Китап безне уятты. Ләкин... – Рамил Әхмәтович авыр сулап куйды, -Кайда егылырымны белсәм, салам түшәп куяр идем, дигән борынгылар. Безүткәннәрне уятырга, алда ниләр көткәнлеге хакында аларны да кисәтергә тиешбез.Һәм моңа ирешүнең бердәнбер коралы – син.

Профессор Илдарга текәлде. Илдар берни дип тә дәшә алмады.

- Җирнең бөтен кешеләре исән-имин уянып аякка баскан хәлдә дә бер гәүдәятып калачак. Ул кабат зомбилар җәмгыятендә дә, кешеләр тормышында дабулмаячак. Ул - синең гәүдәң.

Илдар төкереген йотып куйды. Тамагына утырган төер китмәде.

- Ләйлә белән... – диде ул ниһаять, - Ләйлә белән... тагын бер генә...бер генә күрешәсе иде...

Рамил Әхмәтович аның аркасыннан какты.

- Кызганычка каршы...

Тынлык урнашты.

- Бәлки, мин әле үткәннәргә тәэсир итә алырмын... – Илдар елмайгандайитте, - Һәм бу хәлләр булмый калыр. Ул чагында без Ләйлә белән...

- Әйе... – Рамил Әхмәтович күзләрен читкә борды, - Мин ышанам... Шулайбулачак...

Тынлык.

- Мин нәрсә эшләргә тиеш? – Илдарның тавышы инде тәвәккәл иде.

Рамил Әхмәтович ниндидер хәрәкәт ясады да бүлмәнең почмагында пәйдабулган ишеккә ымлады. Илдар елмаеп куйды. Күрер күзгә лифт ишеге сыман гынатоелган бу җайланма аны үткәннәргә илтәчәк иде.

- Барсы да без исәпләгәнчә булса, син ике меңенче еллар тирәсенә барыпчыгачаксың, - диде профессор, - Син ул чорны хәтерлисеңме?

- Юк, - дип елмайды Илдар, - Мин ул чакта тумаганмын әле... Ә минтугач... Җирдә ике Илдар булачак...

- Әйе, - профессор бертын аңа текәлеп торды, - Ләкин сез бер-берегезнекүрмәячәксез. Син кеше сурәтендә түгел, ә мәгълумәт дулкыннары рәвешендәбулачаксың.

- Дулкын рәвешендә... – Илдар авыр сулап куйды, - Кызганыч.

- Син кешеләргә китапны һәм бүгенге хәлләр турындагы мәгълумәтнеҗиткерергә тиеш.

Илдар бу бурычны ничек үтәрен үзе дә белеп бетерми иде әле.

- Әгәр алар мине аңламаса?

Рамил Әхмәтович дәшмәде.

Бераздан бүлмәдә бипелдәү тавышы ишетелде. Профессор сискәнеп китте.

- Безгә ашыгырга кирәк, - Ул Илдарны сөйрәп диярлек лифтка охшашҗайланма янына алып килде, - Бик ашыгырга!

Ишекләр ачылды.

Илдар эчкә узды. Бу чынлап та лифт кебек иде.

- Хуш, Илдар! Бар ышаныч синдә. Уңыш телим!

Илдар бернәрсә дә әйтәлмәде. Бары тик башын кагып кына җавап бирде.

Ул кешеләрне белә иде инде. Һәм үз бурычының никадәр авырлыгын, хәттамөмкин булмас дәрәҗәдә икәнен дә чамалый иде. Әмма бу соңгы өмет. Ул кешеләрнеңрухын уятырга тиеш. Шунсыз мөмкин түгел...

Ишекләр ябыла башлады.

- Уңыш телим сиңа! – дип пышылдады профессор.

Ишекләр ябылып өлгергәнче, Илдар аның битендәге сырларга агып төшкәнкүз яшьләрен күреп калды...

30

Ишекләр ябылып, ялгызы гына калгач, күңелен әллә нинди сагышлы уйларбиләр шикелле тоелган иде. Әмма Илдар бернәрсә дә уйлап өлгерә алмады. Кинәтбөтен дөнья күксел томанга әверелде. Әмма бу гади томан түгел, энә күзендәйкечкенә кисәкчәләр җанлы сыман тоела, алар йөри, сулыш ала, сөйли... алар яшииде. Илдар бертын соклану катыш гаҗәпләнү белән шушы манзараны күзәтте, әикенче мизгелдә үзенең дә томанга әверелгәнлеген тойды. Тик бернинди югалтухисе дә сизелмәде. Ул да шушы томанның бер өлеше иде. Аңа монда бар да газизиде. Таныш төсләр, таныш хисләр, таныш кичерешләр... Бераздан төсләр дә,томанны хасил иткән күзәнәкләр дә юкка чыкты. Вак-вак авазлар гына калды. Буавазлар да аңа таныш иде. Кайсыдыр мизгелдә Илдар авазларның мәгънәсен дәтөшенде, хәтта таныш тавышны да ишеткәндәй булды... Һәм тыңлады...

* * *

Мин ул вакытта бары тикязучылык белән генә шогылләнә идем. Бүген безнең һөнәр кешеләрен хәтерләүче юкдиярлек инде. “Әдәбият” дигән төшенчә кулланыштан төшеп калды. Ул чорда да буэш лоторея уены сыманрак нәрсә иде - я уңышка ирешәсең, яки ирешмисең. Өлешеңәшушы ике юлның кайсы төшсә дә үзеңне бәхетле дип чутлый алмыйсың, чөнкикитапларың алып килгән билгелек сине мул, иркен тормышка чыгармый. Бу аз санлыхалыкның әдипләре өлешенә төшкән котылгысыз язмыш. Һәм иҗатчыларның барсы дамоны аңлап чамалап тора. Дөресен әйткәндә, алар белән матди табыш артыннан куутеләге идарә итми, алар язган әсәрләре белән халыкның яшәешен бизәргә, күңеленматурларга омтылалар һәм үзләрен рух сакчысы итеп күрәләр. Бу кылыклары өченаларны берәүләр изгегә, берәүләр сантыйга исәпли. Мин дә менә шул кавемнең беркисәге идем.

*  * *

Мин китап кибетләренәкермәскә тырышам, андагы киштәләрдә тезелеп торган чит ил язучыларының унар-егермешәртом китапларын күргән саен җаным әрни, мин дә алардан ким түгел бит, мин дәшулкадәр китаплар чыгарып, данлыклы һәм бәйсез язучы булып яши алыр идем, дипуйлыйм. Бу уй минем бөтен кәефемне кыра, үземнең мескенлегемне искә төшерә.Кайчагында хәтта үз талантларын бар дип белмәгән халкыма да, аны шушы хәлгәтөшергән ата-бабаларга да рәнҗеп куям. Күпсанлы милләт булсак, безнеңкитапларны укучылар да күп булыр иде. Китап кадерен белгән кешеләребез күпбулса, халыкның үз-үзенә булган ихтирамы артыр, ул үз тормышына аек күз беләнкарар дәрәҗәдә булыр иде. Һәм бәйсез, иркен тормышлы иҗатчылар тагы да яхшыракәсәрләр язар иде. Бу “иде”ләрне санап кына бетерерлек түгел. Һәм алар миңаберкайчан да тормышка ашмаячак хыял гына булып тоела.

* * *

Әгәр эшләр шулай барса,бер ун-унбиш елдан безнең телдә китап укырлык адәм калмаячак, ә бер йөз илле елузуга Җирдә яшәүче милләтләр исемлегеннән бөтенләй югалачакбыз. Шуны беркем дәаңламый микәнни соң?!. Аңлыйлар инде, әлбәттә. Ләкин беркем дә моның өченборчылмый. Көндәлек мәшәкатьләр, корсак хәстәре янында ул чынбарлык булыптоелмый, тоелса да бик тә ерак, безнең гомердә генә килеп җитмәстер кебектоела. Бу, күрәсең, югалуга дучар ителгән халыкларның бер үзенчәлегедер инде.

Нишлисең, мескен халыкныңязучылары бәхетле була алмый.

Мин үз халкымның менәшундый бер баласы идем.

* * *

Тиздән әлеге авазлар да юкка чыкты.

Барсы да юкка чыкты.

Һәм гади адәм балаларыннан беркем дә сизми, тоймый торган бушлык кынакалды.  



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100