Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселман яучысы Гөлназ Мөхәммәд: "Ифтарда мода күрсәтү - хата!"

Узган атнада Казан рестораннарының берсендә Fashion Iftar 2019, ягъни модалы ифтар мәҗлесе үтте. Анда мөселман модасы күрсәтелде, дизайнерлар эшләнмәләре ярминкәсе оештырылды. Быел чара бик колачлы булып – 500 хатын-кызны сыйдырышлы итеп үткәрелде һәм шуның белән мөселман җәмәгатьчелегенә танылды. Әмма мөселман яучысы, Татарстан мөслимәләре берлеге әгъзасы Гөлназ Мөхәммәд ифтар мәҗлесен мондый форматта үткәрүне дөрес түгел дип саный. Бу фикерен ул “Интертат” аша җиткерә.

news_top_970_100
Мөселман яучысы Гөлназ Мөхәммәд: "Ифтарда мода күрсәтү - хата!"

Ифтар ул татарча “авыз ачу” дигән сүз бит, ул Ураза тотканнан соң кылына торган гамәл. Аны мода күрсәтеп уздыруны мин хата дип саныйм.

Ифтар мәҗлесе дога белән, Аллаһы Тәгаләне зурлап узарга тиеш. Аның Казанда уздырылуын да исәпкә алганда, ул татар телендә узарга тиеш дип тә саныйм. Модалы ифтар мәҗлесе исә рус телендә үтте.

Инде ифтар мәҗлесен кызыклырак итәбәз дисәләр, программага мөнәҗәтләр, бәетләр ярышлары кертеп булыр иде, шул рәвешле ул мәҗлеснең асылына һәм темасына туры килер иде. Ә кием күрсәтү ифтарның мәгънәсеннән тайпылдыра.

Безнең халык болай да дингә кереп кенә бара әле. Керде дип һич кенә дә әйтеп булмый. Әле ул кечкенә бала сыман. Диннең дөрес юлын күрсәтү өчен бик күп вакыт кирәк. Ә мондый чаралар кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең, башын бутыйлар.

Оештыручылар ифтарны шушы рәвешле уздыруны исламга кызыксыну уяту белән аңлатырлар. Әмма ислам ул ислам бит инде, аны төрләндереп булмый. Ул һаман бер төрле ислам.

Мөселман киемен күрсәтү өчен башка вакыт та бар бит. Моданы Рамазаннан соң да, Рамазанга кадәр дә күрсәтергә була иде. Ифтар вакытында кием күрсәтү дөрес нәрсә түгелдер.

Мөслимәләр берлегендәге эшчәнлегем дәверендә дә, иҗтимагый эшчәнлегем дәверендә дә миңа ифтарлар оештыруда күп катнашырга туры килде. Мөслимәләр берлеге мөселман модасы фестивале дә уздырып килде. Ләкин бу чараларны ифтар белән кушып үткәрү - модалап авыз ачу мәҗлесе кебек килеп чыга түгелме соң? Һәр нәрсәнең мәгънәсе бар, аларны аера белү кирәк.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100